Әниләр бәйрәме
методическая разработка по теме

Басирова Фидалия Агелиевна

8 март- Халыкара хатын-кызлар бәйрәмен үткәрү өчен сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nilr_byrme.doc79.5 КБ

Предварительный просмотр:
















        













Башлангыч сыйныф

                                                          укытучысы Басыйрова Ф.А.

Тема:           8 Март – Әниләр бәйрәме!

Максат:   Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү; укучыларның сәләтен ачу, үстерү; әниләрне ихтирам итү,сөю сыйфатларын үстерү, тәрбияләү; әниләрне мәктәпкә җәлеп итү, Балаларны ата – аналар белән берлектә тәрбияләү бәйләнешен ныгыту.

Җиһазлау:

  1. Плакатлар.
  1. «Әниләргә чәчәкләр бүләк итегез!»
  2. «Бәйрәмегез котлы булсын!».
  1. Әниләргә әзерләнгән бүләкләр.

Бүлмә бәйрәмчә бизәлгән. Өстәл өстендә гөлләр, чәчәкләр куелган, шарлар эленгән.

Бүлмәдә көй яңгырый. Милли киемнәрдә 2 малай керә. Алар бүлмәне карап чыгалар, җыештыралар.

1алып баручы:      

Тузаннарны сөртеп чыктым,

Коедан су китердем

Әни эштән кайтканчы дип.

Бөтен эшне бетердем,

Бүлмәләрне җыештырдым.

Бар җир ялт итсен әле,

Үзенең бәйрәмендә бер

Әни ял итсен  әле.

2алып баручы:        

Үзебезне дә матурлыйк,

Пөхтә итеп киеник.

Тиздән дуслар килеп җитәр –

Бергәләшеп сөеник.

1алып баручы:              Әйе, иптәшләребез киллер вакыт җиткән икән шул.

Көй яңгырый, балалар йөгерешеп керәләр.

2алып баручы:              Рәхим итегез! Түрдән үтегез, бик вакытлы килдегез.

1алып баручы:              Биредә нинди күңелле, әниләр дә килгән, дуслар да җыелды. Кичәне башлыйбызмы?

Хор:            Әйе, башлыйбыз!

1 укучы:        Мәктәп  бүген гөрләп тора,

                       Шаулап тора күрегез.

                       Без бит бәйрәмгә җыелдык,

                      Әллә шуны белмисез?

2алып баручы:              Бүген әниләр бәйрәме! Тик бүген әниләр генә бәйрәме түгел – бүген әбиләр, апалар һәм сеңелләр бәйрәме дә.

2укучы:      Кадерле әниләребез,

Көләч йөзле кызларыбыз,

Чал чәчле әбиләребез,

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз.

3 укучы:          

Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

Җыр:               «Әниемә»

4 укучы:        

Әни безне тудырган,

Әни безне үстергән.

Ана сөте гомерлеккә

Җитә торган көч биргән.

5 укучы:        

Авырсаң, янда тора ул

Төн буе керфек какмый.

Үз саулыгын да кызганмый

Ул безне саклый, яклый.

7укучы:        

Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора, әнием.

Аш – суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора әнием.

8укучы:        

Нинди назлы, нинди эшчән

Синең куллар әнием!

Бөтен дөнья бәйрәм итә

Сине зурлап, әнием!

9укучы:      

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерле әнием!

Яхшылыкта, яктылыкта

Әниемә тиң – илем!

Җыр:        «Әниләр бәйрәме».

10 укучы:        Көнгә ничә тапкыр «әни» дибез,

Рәхәт тә соң «әни» диюләр.

Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

Бүләк итик матур биюләр!

Бию:    «Вальс для мам».(Музыка яңгырый балалар әниләрен вальс әйләнергә чакыралар.)

11укучы:

Гөлләр дә елмаеп баш ия;

Яшәгез, кадерле әниләр, әбиләр!

Сез булган урында, сез булган урында,

Мәңгелек язларның яме бар.

Ишек шакыйлар.

Кулына чәчәкләр салынган кәрзин тотып, башына такыя кигән Яз кызы керә.

Яз кызы:        Мин ерактан килдем сезгә,

Язлар иленнән,

Урман аланының ал чәчәкләр

Үскән җиреннән.

Чәчәкләрне җыеп алып

Тездем күлмәккә.

Иң – иң матурларын алдым

Сезгә бүләккә!

Исәнмесез балалар! Исәнмесез кунаклар!

Хор:                Исәнме, Яз кызы! Без сине бик көттек.

Яз кызы:        Беләм, беләм, сез мине бик яратасыз. Чөнки мин җылы көннәр, йөгерек сулар, шау чәчәкләр алып киләм. Бүген исә мин сезгә бәйрәм бүләк итәм.

Яз кызы:          Ә хәзер мин сезнең җитезлегегезне сынап карыйм. Моның өчен «Кем күбрәк чәчәк җыя?» дигән уен уйныйбыз.

Чәчәкләр сибелеп идәндә яталар. 2 бала, музыка уйный  башлагач, чәчәкләрне җыялар. Кемнеке күбрәк, шул җиңүче.

(Музыка яңгырый)

12укучы:        Яз кызы, хәзер инде үзеңнең дә  һөнәреңне күрсәт.

Җыр:                          «Иң матур кешем син»

Яз кызы:     Хөрмәтле әниләр, апалар, әбиләр! Без бүген бәйрәм кичәсенә җыелдык. Сезне язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәргә рөхсәт итегез! Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез. Без Сезгә матур җырлар, шигырьләр бүләк итәрбез. Сез дә безнең белән уеннарга катнашыгыз, күңел ачыгыз.

-Хәзер без мәктәбебезнең башлангыч класс кызлары арасында “Сылу -2013”конкурсы  үткәрәбез .

Бәйрәмне дәвам итәбез,

Көч сынашабыз.

Уңганнарны, булганнарны,

Зирәкләрне, җитезләрне,,

Чибәрләрне, тыйнакларны .

Каршы алабыз.

Күңелле музыка яңгырый.Кызлар чыгалар.

УЕННАР.

  1. “Таныш булыгыз – бу мин” Кызлар үзләре белән таныштыралар.
  2.  Разминка“Тиз җавап бир”Сораулар :

-Әниеңнең исеме.

-Син кем кызы?

-Әниеңә ничә яшь?

-Әткәй- шикәр, әнкәй –.......   (бал)

- Кем куллары өйне, җирне ямьли.  (әни)

- Җырның исемен әйтеп бетер: Әниемнең җылы ... (кочагы)

- Ана күңеле –балада, бала күңеле –.... (далада.)

- Сезнең класста ничә кыз?

- Исемең ничек?

-Дөньяда иң кирәк кем?

  1. Кыз бала өй җыештыра. Кием ремонтлый,кисә,тегә,чигә.

“Ремонт уены “ уйнап алабыз.

Хәрефләре төшереп калдырылган шигырь юлларын дөрес итеп укырга, тиз генә ятлап сөйләргә.

Торм.ш.ма .мь бирүче

Иң шәфка.ьле  .ни син.

Бер ..майсаң .өзләреңнән

Бар .йгә нур б.ркисең.

4.“Әниемә матур сүзләр бүләк итәм” Әниләргә хас сыйфатларны язу.

Әниләр күзләрен бәйләп 8 Март бәйрәменә багышлап рәсем төшерәләр.

5. “Бигрәк тәмле булган”. “Уңган кеше уяну белән сикереп тора”- диелгән мәкальдә. Хәзер без кызларыбызның уңганлыкларын тикшерәбез. Аларга бер татар халык ризыгы пешереп килергә кушылган иде. Кызлар үзләренең ризыкларын яклыйлар.

Кызлар әзерләнгән арада әниләргә бирем  “Үзеңне таны”. Укучылар инша яздылар. Мин укыйм , ә сез үзегезне танырга тырышыгыз. «Минем әнием ».

6. “Тиз-тиз-тизрәк” Кечкенә сеңлегез, энегез өйне туздырган, тиздән сезгә кунаклар килә, кем күбрәк әйбер җыя.

7.  “Яз бизәкләре” Кыз бала матурлыкның бер бизәге. Мода күрсәтү.

Әниләр белән уен.«Үз балаңны тап». Әниләр күзләрен бәйләп үзенең кызын яки улын таба.

8. “Минем сәләтем” Концерт номеры күрсәтү.

Йомгаклау. Хөкемдарлар балларны саныйлар, кызларны түбәндәге номинацияләр буенча бүләклиләр.

-“Иң тапкыр сылу”

-“Иң ягымлы сылу”

-“Иң уңган сылу”

-“Иң зирәк сылу”

-“Иң җитез сылу”

-“Иң моңлы сылу”

- “Сылу-2013”

  1кыз        Яңгырады матур көйләр,

                           Шат көлүләр таралды,

                           Менә болар бәхетлеләр диеп,

                           Бөтен кеше безгә карады.

   

  2кыз                Биедек тә, җырладык та,

                           Шигырьләр дә сөйләдек.

                           Бәйрәм итеп уйнап алдык,

                           Матур көйләр көйләдек.

      3кыз        Бәйрәм киче бетеп килә,

                          Әниләргә әйтик шуны:

                          Сәламәтлек, бәхет телик,

                          Һич белмәсеннәр борчылуны.

      4кыз        Бәйрәмегез котлы булсын,

                           Языгыз шаулы булсын,

                           Йөзләрегез нурга тулсын,

                          Кояштай балкып торсын.

       5кыз        Тагы гүзәлрәк таңнар

                           Уянсын туган җиргә.

                          Әниләр! Кояш Гомере

                          Телибез бүген сезгә!

        6кыз        Бәйрәм бүләксез булмый ул,

                          Барыгыз да беләсез.

                          Безнең ничек тырышканны

                          Хәзер менә күрерсез.

         7кыз         Нәни кулларым белән мин

                          Тик сиңа, диеп кенә

                          Әзерләдем бүләгемне

                          Бик зур көч куеп кына.

Балалар әниләренә әзерләгән бүләкләрен тапшыралар.

Җыр:                «Һәрвакыт булсын кояш».

Бәйрәм чәй табынында дәвам итә.