"Хәрәкәттә - бәрәкәт"
методическая разработка (2 класс) по теме

Тазетдинова Гульшат Ринатовна

VI республика  "Универсиаданы каршылап"  исемендәге Сәламәтлек театры конкурсын эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hrktt_-_brkt.docx26.79 КБ

Предварительный просмотр:

ТР Арча муниципаль районы

МББУ “Шушмабаш урта гомумбелем мәктәбе”

 

“Хәрәкәттә -

бәрәкәт!”

(башлангыч сыйныфлар өчен сәламәтлек театры)

I квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

 Гөлшат Ринатовна Тазетдинова

Кереш сүз

  “ Универсиаданы каршылап...” дигән баш астында уздырылачак  сәламәтлек театры конкурсына өчен әлеге эшкәртмә сигез, тугыз яшьлек укучыларның яшь һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде. Максатым: балаларны урман җәнлекләре рольләре аркылы сәламәт яшәргә өйрәтү; табигатьне сакларга өндәү; сәхнәдә үз-үзенңе дөрес тотарга, рольгә кереп уйнарга өйрәтү; иҗади мөмкинлекләрен, сәләтләрен ачыклап, шуларны үстерү, камилләштерү.

     Әлеге чыгышыбыз белән районда  I нче, республикада  II урынны яулап җиңүчеләр булдык

     Әсәрдә төп герой – песи – 2013 елда Казанда узачак универсиаданың символы. Ул  универсиадада катнашу өчен талантлар эзли. Тамаша ахырында барлык урман җәнлекләре - әсәрнең башка геройлары – сәламәт яшәү өчен спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану, табигать чисталыгын саклауның мөһимлегенә төшенәләр.

     Әсәрдә берникадәр катлаулылык та бар: сәхнәгә бер тапкыр чыккан герой тамаша ахырына кадәр шунда кала, димәк, балалар гел рольгә кереп уйнарга, сәхнәдә югалып калмаска, дөрес хәрәкәтләр башкарырга тиеш булалар. Шуңа да карамастан тамашаны балалар яратып уйнады, чөнки әсәрнең темасы бик актуаль, рольләр балаларны кызыксындыра торган.

   Әлеге эшкәртмәне балалар бакчаларының зурлар төркеменә йөрүчеләре белән дә сәхнәләштерергә мөмкин.

Үткәрү формасы:     класстан тыш чара

Кулланган әдәбият:      Ш.Галиев – “Һай, тешем!”,

                                              Р.Миңнуллин.     Шигырьләр җыентыгы.

                                            “Сабантуй” - №10, 2009-11-05

Җиһазлау:

1. Декорация: спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елын чагылдыручы логотип, урман аланын күрсәтү өчен агачлар, чәчәкләр, гөмбәләр; теш пастасы, щёткасы, сабын макетлары, кәрзин белән кишерләр, универсиада символлары

                        (5 йолдыз, факел, UNIWERSIADE KAZAH 2013 сүзләре язылган плакат )

2. Костюмнар:  куян, песи, саескан, аю, төлке, тиен, керпе, бүре                            костюмнары

3. Спорт инвентаре: гимнастик туплар, скакалкалар, гантельләр,     обруч

Рольләрдә:

Әти куян – Гизатуллин Айназ

Әни куян – Юсупова Лилия

1 нче куян кызы – Вәлиева Зилә

2 нче куян кызы – Низамова Ләйлә

Куян малае – Шәрәфетдинова Ләйлә

Саескан - Әхмәдуллина Ландыш

Песи – Хадиев Илгиз

Аю – Кәримов Әлимас

Төлке – Гәрәева Илүсә

1 нче тиен – Габитова Ләйлә

2 нче тиен – Хашимова Лилия

1 нче керпе – Хәмзин Ренат

2 нче керпе – Нигъмәтҗанов Илназ

Бүре – Кәримов Нияз

   Урман аланы.Кошлар сайрый. Әти, әни куян һәм аларның өч баласы  музыка астында туп уйныйлар. Агач артыннан,  качып кына, песи карап тора. Аны урман хәбәрчесе – саескан күреп ала. Кинәт каты  итеп песи кычкырган тавыш яңгырый. Куяннар  куркуга кала:  җиргә яталар, агач артына посалар һ.б.

Сәхнәгә урман хәбәрчесе – саескан очып керә. Шомлы музыка яңгырый.

Саескан: - Әй, сез, куе урманнарда, киң кырларда, яшел болыннарда яшәүчеләр! Коточкыч хәбәр! (агач артыннан песине алып чыга) Урманга ят җәнлек  килгән. Ул аюга да, бүрегә дә, төлкегә дә охшамаган...  Сак булыгыз!

Песи:      - Курыкмагыз, мин ерткыч түгел. Мин – песи, ләкин  гади песи  түгел. 2013 елда Казанда узачак универсиадага талантлар эзләүче мин. (кулында зур карандаш һәм блокнот – ул универсиадага катнашырга теләгән сәламәт җәнлекләрне тамаша буенча язып барачак)

Куяннар качкан урыннарыннан чыгып, үзара шаулаша башлыйлар, аптырап калалар:

                  -  Нәрсә, нәрсә? Нәрсә соң ул универсиада?

             -  Белмим, ни икән соң ул? һ.б.

Бу тавышка сәхнәгә алпан-тилпән атлап аю керә:

Аю:      - Нинди тавыш бу? Йокымнан уяттыгыз!? Әллә берәрсе урманга хуҗа булырга җыенамы?

Әти куян: - Аю абзый, без универсиадага талантлар эзлибез.

Аю:           - Нәрсә дисең? Уни-универсиада? Нәрсә соң ул?

Песи:      - Универсиада – бик күп спорт төрләре буенча зур ярыш ул. Менә мин – шуның вәкиле.Саескан дус, бар, оч. Барлык җәнлекләрне шушы аланга чакыр.

Саескан очып чыгып китә.

Аю:        -  Алай икән. Песи дус, кара әле, минем дә анда катнашасым килә  башлады бит.Тик менә, каткан буыннарны нишләтергә? Минем кебекләр бик күп бит әле!?

Куян баласы:

         - Аю абзый, юкка борчылма. Хәрәкәттә - бәрәкәт! Сиңа фитнес белән шөгыльләнергә кирәк.

Аю:           - Кем белән?

Куян баласы: -  Кем белән түгел, ә нәрсә белән. Фит-нес бе-лән!

Аю:          - Ә нәрсә соң ул хвинтес?

Куян баласы: -  Фитнесмы? Ул сувременная гимнастика. Әйдә аю абзый бас!

Музыка,2 куян баласы һәм аю фитнес белән шөгыльләнә.

 Аю:        - Хәрәкәттә - бәрәкәт!

                   Тәнгә керә көч һәм дәрт.

                   Тәнгә - рәхәт, җанга – сихәт,

              Хәрәкәткә мең рәхмәт!

Сәхнәгә төчкерә-төчкерә төлке керә.(ямьсез киемнән)

Төлке:     - Абау! Ник шулай тузан туздырасыз?! Уф! Саескан нигә дип чакырды икән соң мине монда, ә?

Аю:           - Без тузан туздырмыйбыз, сәламәт яшәргә өйрәнәбез! Ә син кем?

Төлке:     -   Төлке бит мин! Әллә танымыйсыңмы, урман хуҗасы?!

Куян баласы: -   Төлке? Мондый төлке була димени?

                             Бармакларың кәкре-бөкре,

                             Күзләрең кысылып беткән,

                             Тешләрең дә исән түгел –

                             Барсы да череп беткән.

                             Менә миңа син кара,

                             Бармакларга, колакка,

                             Күзлегем дә юк бит минем,

                             Буй-сыным да бик зифа.

Песи:   - Көлтә койрык, чыннан да сиңа ни булды? Карар җирең калмаган! Аяк-кулларың, йөзләрең дә пычрак, йоннарың да таланып беткән! Син соңгы тапкыр кайчан сабын белән юындың?

Төлке:  - Нинди сабын? Минем аны күргәнем дә юк. Минем бит су белән дә юынганым юк.Ә нигә миңа юынырга!? Мин болай да бик чибәр!

Куян баласы:

               -  Сау-сәламәт булыйм дисәң,

                  Гел чиста йөрт үзеңне.

                  Чистлыкта-пөхтәлектә

                  Сәламәтлек нигезе.

Төлкегә зур сабын бирә.

Куян баласы:

                - Күрәсеңме, барыбыз да

       Сәламәт, йөзебез шат.

       Сәламәт буласың килсә

       Спортны ярат!  

     Төлкегә обруч  бирә. Музыка яңгырый.        Төлке обруч әйләндерә - шул вакытта киемнәре яңага алышына.Бу вакытта сәхнәгә, скакалка сикереп тиеннәр керә.

1 нче тиен: -  Мин иренмим беркайчан –

                         Таңнан ук торып басам.

                         Кояш нурларын каршылап,

                         Тәрәзәләрне ачам.

2 нче тиен: -  Иртәнге салкын һаваны

                         Сулыйм да иркен итеп:

                        -Әйдә, -  дим, - физзарядкага! –

                    Кулны канаттай җилпеп.

Тиеннәр: 

- Без – җитез тиеннәр, универсиадада сикерү буенча беренчелекне алачакбыз!

    Музыка, сәхнәгә мәтәлчек атып керпеләр керә.

1 нче керпе:  - Курыкмыйм мин салкын суда

                         Йөзәргә дә уйнарга.

                         Чыныгырга яратам –

                         Авырмыйм шуңарга.

2 нче керпе:  - Яшь спортчылар юлыннан

                         Нык басып атлап киләм.

                         Кемнәр тели чыныгырга,

                         Әйдәгез, минем белән!

 

Керпеләр: - Ә без – иң оста мәтәлчек атучылар булырбыз!

Саескан:     - Барыбыз да җыйналдык кебек, тик нигәдер бүре  күренми.

Ямьсез музыка, бүре улаганы ишетелә - башын тотып сәхнәгә бүре керә.

Бүре:           - У-у-у!

                 Һай, тешем сызлавы

                 Башымны бораулый.

                 Эт кебек улыйм да

                 Мәчедәй мыраулыйм.

Песи:       - Нигә мине алай телгә аласың әле, бүре абзый? Нигә мин яман мыраулыйм ди? Мин – сау-сәламәт песи. Барлык җан иясен сәламәт яшәргә чакырам мин!

Бүре: (песинең сүзләренә игътибар итмичә)

                  -  Ут капкан шикелле

                 Чабам да чабам мин.

                 Тастымал ябам мин,

                 Дарулар кабам мин.

                 Гәүдәгә ябыктым,

                 Яңакка симердем...

Тиен:        -  Бүре абзый, иртән һәм кич тешләреңне теш пастасы һәм теш щеткасы белән чистарт.

(Бүрегә зур теш пастасы һәм щеткасы бирә)

Әни куян: (кулында -  зур кишер)

          - Тешләр сәламәт булсын өчен витаминнар да кирәк. Менә без кишер                   ашыйбыз. Шуңа күрә тешләребез дә таза, күзләребез дә яхшы күрә.

Керпе:     -  Бүре абзый, моннан соң бер дә авырма. Син бит әле  - урман санитары, Моннан соң авыру җәнлекләр өчен генә түгел, урман чисталыгы өчен дә син җаваплы булырсың.

(Бүрегә яшел повязка тага)

Песи:      - Чыннан да, бар җан иясе дә сәламәт булсын өчен тирә-ягыбызның чиста, һавабызның саф булуы да кирәк. Күрәм, монда әле тәртип түгел. (җирдә аунап яткан чүп-чарларга күрсәтә)

Тиен       - Әйдәгез, бергәләп аланыбызны чүпләрдән арындырыйк!

             Без – сау-сәламәт җәнлекләр.Универсиадага бергә булып, бердәм булып атлыйк!

( Талгын музыка яңгырый - җәнлекләр чүп-чарларны җыялар,аланны тәртипкә китерәләр, шул вакытта песи шигырь сөйли)

Песи:

-  Табигатьне яратыйк, дип                                 Иң матур урынны табып

Кешеләр гел сөйлиләр.                                        Учаклар яндыралар

Ә үзләре, сизеп торам,                                         Без белгәнне дә белмиләр –

Табигатьне сөймиләр.                                          Чүп-чарлар калдыралар.

                                 Җәннәт бакчасыдай җирне

                                 Маллардан таптаталар.

                                 Канатлары ныгып беткәч

                                 Кыр казларын аталар.

Тамаша күмәк җыр белән тәмамлана:

                -    Хәрәкәттә - бәрәкәт!

                     Тәнгә керә көч һәм дәрт.

                     Тәнгә - рәхәт, җанга – сихәт,

                Хәрәкәткә мең рәхмәт!

  1. Сәламәт тормыш рәвешен

Куәтлибез, мактыйбыз.

Казанда да танылырбыз –

Ишебез күп, шактый без.

Физзарядка ясамыйча

Үтмәсен бер көнегез

Сәламәтлек – иң зур байлык

Шуның кадерен белегез!

Җыр ахырында алда торган җәнлекләр универсиада символлары булган

5 йолдызны өскә күтәрәләр.Песи йолдызлар янына баса,  кулында – факел. Артта торучы җәнлекләр UNIWERSIADE KAZAH 2013 сүзләре язылган плакат күтәрә.