Культура общения
классный час по теме

Разработка классного часа на тему "Культура общения"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon min_uz.doc43.5 КБ

Предварительный просмотр:

Мин үз-үземне тәртипле тотарга өйрәнәм.

Максат: 1. Әдәплелек кагыйдәләрен искә төшерү.

                2. Мәктәп кодексы белән якыннан танышу.

                3. Балаларның үз-үзләрен тотышын үстерү.

 Җиһазлау: Г.Тукай портреты, укучылар кодексы, тәртип сүзе, магнитафон, сандугач җыры (кассета).

Укытучы. Исәнмесез балалар. Хаерле иртә. Менә без сезнең белән класс сәгатенә җыелдык. Хәзер теләгән кеше өстәл өстенә, теләгән кеше тәрәзә төбенә менеп утырсын да ,дәресне башлыйбыз.

Укучылар. Өстәл өстенә дә,тәрәзә төбенә дә утырырга ярамый.

Укытучы. Ә кайда ярый?

Укучылар. Утырыр өчен урындык бар бит.

Укытучы. Шулаймыни? Алайса урындыкларга утырыгыз да сөйләшүне дәвам итәбез. Сез өстәл өстенә утырырга ярамый дидегез. Ни өчен?

Укучылар. Өстәл-ашау урыны. Өстәл әйберләр кую, язу,дәрес әзерләү өчен кирәк.

Укытучы. Балалар, сез чит ил фильмнары карыйсыз инде. Аларда менә шундый  күренешләр очрый :каяндыр арып-талып кайтып кергән әфәнделәр, ханым һәм туташлар да кәнәфигә яки диванга килеп утыралар да, аякларын өстәлгә күтәреп куеп, башны артка ташлап, ял итәләр.Сез ничек уйлыйсыз? Болай эшләү әйбәтме? Әйе, безнең татар халкында, шулай ук рус, чуваш, башкортларда һ.б. халыкларда да мондый гадәт юк. Без өстәлне ризык кую, ашау урыны дип беләбез. Ә ризык-иң изге олуг нәрсәләрнең берсе. Аны таптарга, аяк астына салырга ярамый. Тагын балалар, безнең динебезне хөрмәтләп өстәлне аллахы тәгаләнең учы итеп күз алдына китерик. Ә хәзер учларыгызны сузыгыз әле.Кайсыгызның үз учына аяк куйдыртасы килә? Чит ил кешеләре иң беренче чиратта, сәламәтлекне саклауга нык игътибар итсәләр (аякны югары куйсаң, ул ял итә, кан йөреше яхшыра),безнең халык исә әхлак, әдәп мәсьәләсенә зур әһәмият бирә. Мондый ямьсез күренешләрне киноларда күрсәтәләр диеп, зыялылык сыйфаты дип аңлап, без алай кыланырга тиеш түгел. Һәр халыкның үзенең яшәү кагыйдәләре , үз гореф-гадәте бар. Саесканча йөрим дип, үзеңчә йөрүеңне онытырга ярамый.

    Ә нигә тәрәзә төбенә утырырга ярамый?

Балалар.  Тәрәзә төбе тәрәзә өлгесен урнаштыру һәм гөлләр үстерү өчен бит. (Шул вакыт соңга калып, пычрак киемле, чәче тарамаган, укытучыга каршы эндәшеп бер укучы килеп керә). Балалар бу укучыдагы хаталарны табалар. Шулай йөрү ниләр китереп чыгарыр? Ә тәртипле кеше нинди була соң ул? Балалар тәртип турында сөйләшкәндә нинди сүзләр күңелегезгә килә?

Т- тыйнак, тырыш, тыныч, тыңлаучан.

Ә- әдәпле, әзер.

Р- рәхмәтле, рәхимле.

Т- тырыш, тәүъфыйкле.

И- иманлы, итәгатъле, игелекле, ихтирамлы, игътибарлы.

П- пөхтә.

  Ә менә хәзер без сезнең белән мәктәп кодексы белән танышып чыгарбыз.( Иң элек укучылар өчен кагыйдәләрне искә төшерәбез. Аннан соң тактага мәктәп кодексын элеп куям да, балалар белән һәрбер пункытны укып анализлыйбыз).

    Тәртипле кеше барысына да

өлгерә. Тәртипне саклау өчен режим белән яшәргә кирәк. Көнлек режим белән яшәү исәнлегебезне саклый. Исән кеше озын гомерле була, тормышны да матур була, үзе дә бәхетле була.

   Әдәпле кеше һәр җирдә үзен тәртипле итеп тота, олыны олы итеп, кечене кече итеп сөйләшә белергә, иптәшләре белән дус булып уйнарга, тирә-якка игътибарлы, ихтирамлы булырга тиеш.

    Балалар,”ярый” ларны күбрәк эшләп,”ярамый” лардан тыелып яшәгез, тәүфыйкълы, бәхетле булырсыз.”Тәүфыйгыгыз булса, бәхетегез булыр,”-диләр әбиләр. Менә шул турыда бөек Тукаебыз”Бәхетле бала” шигырен язган.(Бер укучы шигырне сөйли.)

                  Бәхетле бала.

Бәхетле шул баладыр,кайсы дәрсенә күңел бирсә,

Мөгаллимне олуг күрсә,белергә кушканын белсә;

Сабакка калмаса соңга,борылмый барса уң-сулга,

Уенга салмаса ихлас-менә бәхте аның шунда,

Кешеләргә итеп шәфкать,үзеннән зурга юл

 Бәхетсезләрне кимсетми,егылганнарга кул бирсә.

Г.Тукайның” Эш беткәч уйнарга ярый”

шигырен инсценировать итәбез.

                     Эш беткәч уйнарга ярый.

Бик матур бер җәйге көн:өстәл янында бер сабый

Ян тәрәзә каршысында иртәнге дәрсен карый.

Чын күңел берлән ул,кат-кат әйтеп һәр сүзен,

Бик озак шунда утырды,бер дә алмастан күзен.

Шул чагында бу сабыйны чакыра тышка, кояш:

“И сабый,-ди,-әйдә тышка,ташла дәрсең,күңлең ач!

Җитте бит,бик күп тырыштың,торма бер җирдә һаман,

Чыкчы тышка,нинди якты,нинди шәп уйнар заман!”

Бу кояшның сүзенә җавабында бала:

“Тукта сабыр ит,уйнамыйм,-ди,-уйнасам,дәрсем кала.

Көн озын ич,ул уенның мин  һаман вактын табам,

Чыкмамын тышка,уенга,булмыйча дәрсем тәмам”.

Ул,шулай дип,кимчелек бирми укырга дәртенә,

Бик каты ихлас белән чынлап ябышты дәрсенә.

Өй түрендә шул заман сайрый ботакта сандугач,

Ул да бер сүзне сайрый:”Әйдә тышка, күңлең ач!

Җитте бит,бик күп тырыштың,торма бер җирдә һаман,

Чыкчы тышка,нинди һәйбәт,нинди шәп уйнар заман!”

Сандугачка каршыга биргән җавабында бала:

“Юк,сөекле сандугачым,уйнасам,дәрсем кала.

Туктале,бетсен дәрс,-ди,-әйтмәсәң дә уйнармын,

Син дә сайрарсың матурлап,мин авазың тыңлармын!”

Ул,шулай дип,һич зарар бирми укырга дәртенә,

Бик каты ихлас белән чынлап кереште  дәрсенә.

Шул вакытта өй түрендә бакчада бер алмагач

Чакыра тышка сабыйны:”Әйдә тышка,күңлең ач;

Бик күңелсездер сиңа эштә утырмак һәрвакыт,

Әйдә чык бакчага,җитте хәзер уйнар вакыт!”

Алмагачның сүзенә каршы җавабында бала:

“Юк сөекле алмагачым,уйнасам,дәрсем кала.

Тукта сабыр ит аз гына,-ди-и кадерле алмагач,

Һич уенда юк кызык,дәрсем хәзерләп куймагач”.

Күп тә үтми ,бу бала куйды тәмамлап дәрсене,

Куйды бер читкә җыеп дәфтәр,китапны-барсыны.

Чыкты йөгреп бакчага:”Якем чакырды,-дип,-мине?

Әйдә кем уйный?Тәмам иттем хәзер мин дәрсеми”

Шунда аңгар бик матурлап елмаеп көлде кояш,

Шунда аңгар кып-кызыл,зур алма бирде алмагач;

Шунда аңгар шатланып сайрап җибәрде сандугач,

Шунда аңгар баш иделәр бакчада һәрбер агач.  

   

Инсценировкадан соң балалар белән әңгәмәне дәвам итәбез,йомгаклау ясыйбыз.

         

Укытучы. Бәхетле булыгыз балалар!

Мәкальләр.

Яхшы гадәт адәм итәр,

Яман гадәт әрәм итәр.

Тәүфыйгыгыз булса, бәхетегез булыр.

Литература.

  1. Мәгариф журналы №1, 1997 ел.
  2. Мәкальләр.
  3. Г. Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.
  4. Г. Тукай “Бәхетле бала”.
  5. Мәктәп кодексы.

                                      Әлки районы Нәби Дәүли      

                                                                     исемендәге Базарлы

                                                                     Матак гимназиясенең

                                                                     I категорияле башлангыч                                                                                                                                                        

                                                                     сыйныф укытучысы

                                                                    Фахразиева Гүзәл                        

                                                                     Илгизовна.

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Культура общения" Рабочая программа внеурочной деятельности по общекультурному напрвлению

Предлагаемая рабочая программа внеурочной деятельности по общекультурному направлению «Культура общения» – это практический педагогический курс для развития навыков межличностного взаимоде...

Культура общения преподавателя и студентов

Педагогическая этика является самостоятельным разделом этической науки и изучает особенности педагогической морали, выясняет специфику реализации общих принципов нравственности в сфере педагогического...

Открытый урок по культуре общения "Если добрый ты - это хорошо!"

Нашим современным детям так не хватает доброты, тактичности, сочувствия. Поэтому данная тема урока актуальна. Урок содержит практический материал, позволяющий каждому ребёнку задуматься о добре, вежли...

Психолого-педагогические основы культуры общения

Данный материал можно использовать для развития культуры речи учащихся...

Урок по культуре общения "Язык мой - друг мой" в начальных классах

Заниматься таким предметом, как русский язык, совсем не скучно, а наоборот, очень увлекательно и интересно. Этот урок о богатстве русского языка....

программа внеклассных мероприятий по формированию культуры общения и профилактике конфликтов "Общение"

По мнению В.В. Давыдова: «Общение – взаимодействие двух и более людей, состоящее в обмене между ними информацией познавательного или эффективно-оценочного характера. Общение удовлетворяет особую потре...

Родительское собрание по теме: "Культура речи и культура общения"

Представлены высказывания великих писателей о русском языке, правила общения, нормы произношения , вжливые слова....