Мероприятие "Ягез әле, малайлар!"
план-конспект занятия по теме

Гарипова Айгуль Котдусовна

Это мероприятия можно проводить с учащимися 1- 4 классов ко дня Защитника Отечества.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yagez_le_malaylar.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

Ягез әле, малайлар!

      Максат:  Укучыларда әтиләргә, солдатта булган а быйларга хөрмәт тәрбияләү, алар белән горурлану хисләре уяту. Туган илебезгә, туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияләү. Балаларның уйлау һәм фикерләү ,иҗади  сәләтләрен үстерү.

      Җиһазлау: мамык яки кәгазь, ручкалар, кәгазь битләре, уенчык машина, кеглилар,

      Алып баручы:

   Хәерле көн кадерле укучылар, укытучылар!

   Без бүген,  23 февраль – Ватанны  саклаучылар көненә багышлап , 3 нче һәм 4 нче сыйныф малайлары арасында “ Ягез әле, малайлар!” бәйгесе үткәрәбез. Ни өчен бу бәйрәм 23 февральдә үткәрелә соң  һәм бу көн Ватанны саклаучылар көне дип атала?

   1918 елның 23 февралендә Кызыл армия төзелү турында указга кул куела. Бик күп еллар буе бу көн- Кызыл Армия көне , Совет Армиясе көне итеп билгеләп үтелде. Ә 1991 елдан бирле 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне дип атала. Бу көнне без Туган илебезне саклаучы солдатларны, әтиләрне , малайларны һәм бөтен ир-егетләрне бәйрәм белән котлыйбыз.

   Безнең малайлар да булачак солдатлар. Без аларны да бәйрәм белән котлыйбыз. Тырышып укуларын, батыр, көчле, чын-ир егетләр булып үсеп җитүләрен телибез һәм киләчәктә солдат хезмәтен үтеп , илебезнең тынычлыгын сакларлар дип ышанып калабыз.

    Ә хәзер залга командаларны чакырабыз.

           I.Сәламләү.

II. “ Эрудит” конкурсы.

               1 командага сораулар:

  1. Мотоциклда чабып йөрергә яратучы кеше ( брокер, бартер, байкер, бретер)
  2. Болгар шәһәренең хәрәбәрәләре кайсы районда урнашкан? ( Спас, Алексеевский, Арча, Яшел Үзән)
  3. Кайсы хәрби дәрәҗә югарырак?( генерал- лейтенант, полковник, генерал- майор, подполковник)
  4. Кайсы елганың татарча атамасы Нократ? ( Кама, Вятка, Свияга, Белая)
  5. Нәрсәне музыкаль инструмент итеп кулланмыйлар? (Чынаяк, кашык, өчпочмак, флейта)
  6. Кайсы машина хәрби түгел? (Катюша, танк, Камаз , Зил)

                   2 командага сораулар:

  1. Компьютер ватучы кеше. (байкер, маркер, хакер, чартер)
  2. Кайсы айда Сөмбелә бәйрәме уздырыла? ( июль, сентябрь, январь, март)
  3. Бу хәрби берәмлекләрнең кайсысы иң кечкенәсе? ( дивизия, батальон, рота, взвод)
  4. Кукмара районы кайсы район белән чиктәш түгел? ( Арча, Әтнә, Мамадыш, Саба)
  5. Боларның кайсысы цитрус түгел? ( апельсин, грепфрут, лимон, киви)
  6. Кайсы траспорт су юлы белән йөрми ?( корабль, катер, метеор, трамвай)

III. “ Төнге тревога”.

Вакытка тиз генә киенү һәм ботинка бавын бәйләү.

  1. “Кухняда”

Аш яки салат рецепты белән таныштыру.

  1. нче сыйныф укучысы Ибрагимова Айгөл башкаруында җыр.
  1. “ Снайпер “ конкурсы.

Ераклыкка мамык яки кәгазь ыргыту.

  1. Без – булачак солдатлар”

Хәрби чиннарны санау :  

  1. Рядовой
  2. Ефрейтор
  3. Младший сержант
  4. Сержант
  5. Старший сержант
  6. Старшина
  7. Прапорщик
  8. Старший прапорщик
  9. Младший лейтенант

10)Лейтенант

11) старший лейтенант

12) капитан

13)генерал

14) майор

15) маршал

16) генералисимус

                Газеева Альбина  башкаруында төрек халык биюе.

  1. “ Радист”

Ребус чишү.( Тырышкан табар, ташка кадак кагар)

                Низамова Адилә башкаруында җыр.

  1. “ Миналы кыр”

   Кеглиларга тидермичә һәм  екмыйча бау белән уенчык машинаны тартып алып бару.

  1. Болельщиклар ярышы.
  1. Хәрбиләрнең тантаналы җыелышы ничек дип атала? ( Парад)
  2. Мундирның йолдызлы урыны ( Погон)
  3. Корабльдәге яшьүсмер ничек дип атала? ( Юнга)
  4. Хәрби больница ничек дип атала? (Госпиталь)
  5. Реактив снарядлар белән йөри торган хәрби машина? ( Катюша)
  6. Сугышчыларның яулап алу хәрәкәте ничек дип атала? (Атака)
  1.   Йомгаклау.
  1. Балларны исәпләү.
  2. Командаларны бүләкләү.