"Әти, әни һәм мин"
материал (2 класс) по теме

Гильфанова Ильмира Альбертовна

Спортивный праздник .

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ti_ni_hm_min.doc39.5 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа Әхмәт башлангыч белем бирү мәктәбе

 

 ӘТИ, ӘНИ ҺӘМ МИН –

               СӘЛАМӘТ ГАИЛӘ

   


                       

Уенда әти, әни һәм бер баладан торган өч гаилә командасы катнашты. Зал бәйрәмчә бизәлгән. “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”, “Сәламәтлек – иң зур байлык”, “Саф һава – тәнгә дәва” кебек язулар, спорт темасына стендлар эленгән.

Динамик музыка астында залга катнашучы командалар үтә. Алып баручы командалар белән таныштыра. Залдан жюри сайлап куела.

I тур Танышу эстафетасыҺәр катнашучы капчык киеп каршыдагы такта янына йөгереп бара һәм үз исемен язып куя.Үзе белән беренче булып “таныштырып” бетергән команда җиңүче була.

II тур Кемнең әтисе иң көчле?

Әтиләр гер күтәрү буенча ярышалар.

III тур Блиц-турнир

Командалар сорауларга җавап бирәләр.

1.Футбол кыры уртасында урнашкан фигура. (түгәрәк)

2. Малайларның яраткан кышкы уены.(хоккей)

3.Спорт мәйданчыгында баш кеше. (судья)

4. Футбол, хоккей уеннарындагы судьяның эш коралы. (сыбызгы)

5. Сәламәт булуның төп шарты (чисталык)

6. Шайбалы хоккей уены туган ил (Канада)

7.Төрле буын вәкилләре уйный торган спорт уены (шахмат)

8.Корабльдә һәм спорт командасында баш кеше (капитан)

9. Беренче Олимпиада уеннарының башкаласы (Афины)

10. 1980 нчы елда Олимпиада уеннары булган шәһәр (Мәскәү)

IV тур   Күңелле баскетбол

Уенда катнашучы ( бала – әни – әти) 2 таякчык ярдәмендә шарны тотып кәрзин янына алып бара, кулларына тотып кәрзингә кертә. Кире килгәндә шарны кулына тотып йөгереп килә, икенче уенчыга тапшыра.

Тамашачылар өчен уен. “Аждаһа”

Балалар бер-бер артлы тезелеп уң кулларын алдагы кешенең җилкәсенә куялар. Беренче кеше – Аждаһаның башы, ахыргысы – койрыгы. “Баш”  “койрыкны” тотмакчы була, башкалар аңа комачау итәләр.

V тур Балыкчылар

Уенда балалар гына катнаша.

Кармак: җепнең бер очы озын таякка бәйләнгән, икенчесенә карандаш бәйләнгән. Таяктан тотып карандашны шешәгә кертәсе. Беренче булып керткән укучы җиңүче була.

VI тур Койрыкка койрык

Һәр уенчының биленә бау бәйләнә. Бауның бер башы “койрык” булып артта кала. Сигнал буенча беренче уенчылар флагка  таба йөгерәләр, аны әйләнеп киләләр. Беренче уенчы килеп җиткәч  икенче уенчы аның “койрыгы”на тотына, икесе бергә флагны әйләнеп киләләр. Өченче уенчы икенчесенең бавына тотына, өчесе бергә йөгереп киләләр. Алдан килүче команда җиңүче була.

VII тур Шагыйрьләр

Алып баручы шигырь укый, шигырьнең ахыргы сүзен уенчылар әйтеп бетерергә тиеш булалар.

  • Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле... (затлы тел)

  • Бүген бар да мине котлый,

Һәммәсе дә бирә бүләк.

Әти курчак алып кайткан,

Әнием...(теккән күлмәк)

  • Кояш миңа серле карап,

Күзен кысты.

Әйтерсең лә мин кояшның

Якын...(дусты)

  • Берәү, икәү, өч, дүрт, биш-

Бакчага кергән куян.

Кәбестәне кимергән

Китергән...(бик күп зыян)

  • Бака кебек бак та бак,

Бак та бак килә үрдәк.

Менә шулай була ул,

Бакадан...(алсаң үрнәк)

  • Безнең әби бик уңган,

Иртүк тора йокыдан,

Куллары тора уйнап,

Пешереп куя...(коймак)

VIII тур   Уңган әниләр

Турда әниләр генә катнаша.

Хәрәкәтләрне берьюлы башкарырга: Уң кул белән тактага язарга, сул кул белән баланың башыннан сыйпарга, йөрергә,  “Дәфтәрләрне ачабыз”- дияргә.

IX тур      Йомгаклау конкурсы

Әтиләр өчен “Аучылар” конкурсы: элеп куелган шарны рогаткадан атып шартлатырга.

Әниләр өчен “Җитез куллар” конкурсы. Таякка озын бау бәйләнгән. Бауны таякка чорнап бетерәсе.

Балалар өчен “Кемнең шары зуррак” конкурсы. Шарны мөмкин кадәр зуррак итеп кабартасы.

Сигнал буенча барлык уенчылар берьюлы үз биремнәрен үтиләр. Команданың өч әгъзасы да эшен төгәлләгәч өчесе бергә бер кыршау эченә кереп флагка таба йөгерәләр, аны әйләнеп киләләр. Алдан килеп җиткән команда җиңүче була.

Сүз жюрига бирелә. Гаиләләргә конкурс нәтиҗәләреннән чыгып “Иң көчле гаилә”, “Иң җитез гаилә”, “Иң сөйкемле гаилә” сүзләре язылган медальләр, бүләкләр тапшырыла.