Милли- төбәк компоненты- әхлакый һәм рухи яктан үсә баручы шәхес тәрбияләүнең нигезе
статья по теме
Милли - төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, алар мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый -географик мохитен, хезмәтчел традицияләрен чагылдырган укыту - тәрбия материалын үз эченә берләштерә.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
milli-tobk.doc | 44.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Милли- төбәк компоненты- әхлакый һәм рухи яктан үсә баручы шәхес тәрбияләүнең нигезе.
Милли - төбәк компоненты халык һәм милләт үзенчәлеген, алар мәдәниятен һәм рухи дөньясын, телен һәм тарихын, табигый -географик мохитен, хезмәтчел традицияләрен чагылдырган укыту - тәрбия материалын үз эченә берләштерә. Милли - төбәк компоненты яшь кешене төбәкнең социаль - мәдәни кыйммәтләрен һәм традицияләрен кабул иткән, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә мәдәниятләрнең үзара аралашуына ирешә алган,туган халкы белән һәм этникара бердәмлек хисләренә ия булган лаеклы вәкил итеп тәрбияләүгә юнәлткән.Ул белемнәрне тулыландыра, конкретлаштыра һәм тирәнәйтә,дөньяны,табигатьне,төрле мәдәниятләрне,кешене бербөтен итеп һәм конкрет күзаллау сәләтен булдыруга булыша,төбәктәге интеллектуаль мәдәниятне үзлегеңнән үзләштерү процессына алып керә. Милли- төбәк компонентының эчтәлеген формалаштыруның төп чыганагын төбәкнең табигый-географик, социаль-икътисадый,сәяси-хокукый,тарихи-мәдәни үзенчәлеге тәшкил итә.
Тәрбия эше эчтәлегендәге милли - төбәк компоненты дөньяны, гомумкешелек кыйммәтләрен, милли рухи байлыкларны тулы күзалларга мөмкинлек бирә, шәхесне гражданин һәм үз халкының улы, кызы итеп үстерү өчен кирәкле тәрбия факторларын билгели, халык педагогикасы,традицион тәрбия культурасы, милли үзенчәлек нигезендә мөстәкыйль,ирекле һәм югары әхлаклы шәхес тәрбияләү өчен кирәкле шартлар тудыра һәм түбәндәге юнәлешләрне үз эченә ала:
-татар халкының рухи-әхлакый кыйммәтләрен ныклап үзләштерү максатында,яшь буынны туган телдә тәрбияләүне оештыру;
-тәрбия бирү системасында туган халкыңның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыра торган һәм балаларга традицияләрне, сәнгати һөнәрчелекне, милли бәйрәмнәрне,һәм уеннарны белергә булыша торган альбомнар булдыру,музей материаллары туплау;
-балаларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген ныгытуда гаиләнең ролен күтәрү.
Һәр халык мәдәни-тарихи,рухи,әхлакый байлыкларга ия.Әлеге байлыклар һәрберебезнең туган төбәгендә дә бихисап. Халык тарихын өйрәнү, аның мәдәни байлыгы турында күзаллау булдыру укучыга ул яшәгән республика, район,авыл тарихы турында мәгълүмат бирүдән башлана.
Дәресләрдә төбәгебезнең авыл хуҗалыгында, икътисад өлкәсендә ирешкән уңышлары турында сүз алып бару да укучыларда туган ягыбызга мәхәббәт һәм хөрмәт хисе тәрбияли.
Шушы максат һәм бурычларны тормышка ашыруны күз алдында тотып мин дәресләрдә ,тәрбия сәгатьләрендә милли төбәк компоненты куллануның түбәндәге алымнарын кертәм:
- укучыларга республика, туган як турында мәгълүмат бирү;
- халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәнтен таныштыру;
- әдәби һәм мәдәни байлыгыбыз турында күзаллау булдыру;
- төбәктә яшәүче язучылар,сәнгать кешеләре белән очрашулар үткәрү;
- аерым дәресләрдә төбәк икътисады үсеше фактларын куллану;
Кабинетта шушы юнәлешләрне чагылдырган стендлар төзелде. Ул түбәндәге өлешләрдән тора:
- Татарстанның дәүләт символлары(герб,флаг,гимн).
- Актанышым-ак илем.(стенд)
- Туган як серләре(альбом).
- Шушы яктан, шушы туфрактан без.(Актаныш төбәгендә туып-үскән әдипләребезнең иҗат күргәзмәсе).
- Халкыбызның күңел бизәкләре(чигүле алъяпкыч, кулъяулык,калфак,кәләпүш үрнәкләре).
Уку дәресләрендә,класстан тыш уку сәгатьләрендә якташ язучыларыбыз иҗатын өйрәнәбез. Укучылар аларның матбугатта чыккан язмаларыннан өстәмә материал туплыйлар.Халкыбызның үткәне мәктәп музеенда чагылыш тапкан.Музейның Бөек Ватан сугышында катнашучы авылдашларга багышлап ясалган почмагында, Җиңү паркындагы һәйкәл янында булу укучыларны бүгенге тормышның кадерен белергә вафат буллганнарның рухына баш ияргә чакыра.
Сыйныфтан тыш чаралар үткәргәндә дә милли-төбәк компоненты киң кулланыла.
Гаилә-гомер чишмәсе ,диләр. Һәр гаиләнең үткәне,киләчәге бар. Балалар үзләренең нәсел җепләрен, әби-бабайларының ерак тамырларын беләме соң?
Гаилә бәйрәме менә шушы сорауларга ачыклык кертү максатында оештырыла.Гаилә бәйрәмендә катнашкан һәр гаилә нәселе, һөнәре турында сөйли, милли ризыклар тәкъдим итә, сәнгатьтә осталыгын күрсәтә, нәсел шаҗәрәсен төзеп алып килә.
Укучылар төбәгебездәге чишмәләр турында да мәгълүмәт җыялар. Авылыбызның горурлыгы булган “Пар чишмә” гә шефлык итеп торабыз.Бу чишмә атамасы турындагы риваятЬләрне язып алдык..
Актаныш – сәнгать осталарына бай төбәк. Милли сәнгатебез һәм мәдәниятебез үсешенә лаеклы өлеш керткән беренче мәшһүр трагик Мөхтәр Мутин, профессиональ музыкант Мансур Солтанов, рәссамнар Васил Маликов, Зөлфәт Басыйров, сәнгать эшлеклесе Әсгать Сәфәргаллинняр белән хаклы горурланабыз.
Язучылар һәм шагыйрьләрдән Нур Баян, Риза Ишморат, Гамил Афзал, Зәет Мәҗитов, Рахмай Хисмәтуллин,Илфак Ибраһимов, Вахит Имамов,Эльмира Шәрифуллина,Ләбиб Лерон,Данил Салихов кебек талантларны Актанышның уңдырышлы туфрагы бирде.Ә яшЬ шагыйрә Ләйлә Дәүләтова исә,безнең мәктәп укучысы.
Ел саен үткәрелеп килә торган Нур Баян иҗат фестивале һәм анда Казан каласыннан кунак булып кайткан язучылар,шагыйрЬләр укучыларны иҗатка рухландыра.
Музыка дәресләрендә якташ- композиторларыбыз Илгиз Закиров, Инсаф Хәбибуллин, Рәис Нәгыймов, Азат Хөсәенов көйләренә сокланабыз. Мәүлидә Әндәрҗанованың җырларын өйрәнәбез.
Актаныш биргән сәхнә осталары Ә. Авзалова, Х. Шәйдуллин, А. Вәлиев, Г. Фәрухшин, А. Хөсәенов,Лилия Муллагалиева; баянчылардан К. Сатиев, Ф. Гыйльметдинов; режиссёр Ф. Ибраһимов кебек талант ияләренең дә илһам чишмәсе Агыйдел елгасыннан.Аларның тормышы һәм хезмәт юлы белән танышу укучыларны белем алуның кирәклегенә тагын бер кат инандыра, күңелләрендә якташлары белән горурлану хисе тудыра.
Районда яшәп иҗат итүчеләрнең язмаларын да күзәтеп торабыз. Аларны класстан тыш чаралар үткәргәндә файдаланабыз. (“Гөлчәчәкләр илендә”китабы Такталачык урта мәктәбе укучылары иҗаты).
Туган тел – изге дә ул, көчлә дә ул. Аның көче тәрбияви әһәмиятендә. Бала туган телендә бишек җырын тыңлап үсә икән, димәк ул игелек, изгелек төшенчәләрен аңлап үзләштерә. Мәктәптә исә туган телгә мәхәббәт төрле әдәби чаралар ярдәмендә тәрбияләнә. “Каз өмәсе”, “Карга боткасы”, “Әлифба бәйрәме”, “Туган тел” кичәләре,“Мәкаль әйтәм, дәвам ит” дигән иҗади эш, “Табышмак әйтәм, кем тапкыр” иҗади уены, “Мәзәк сөйлим, тыңлыйсыңмы?”уеннары сөйләм үстерү алымнарының иң үтемлеләредер.
Без укучыларны туган як гүзәллегенә, туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә битараф калдырмаска тиеш. Балаларны шушы гүзәл җиребезнең әхлаклы, намуслы чын хуҗалары итеп тәрбияләргә кирәк.
Туган якны ихтирам итү хисе cин яшәгән урамда, син яшәгән авылда тәрбияләнә. Урамнарның ямь - яшел гүзәллеккә, ап - ак чәчәккә төрелгән шәлен күрә, тоя белү – барысы да уку, укыту процессында гамәлгә ашырыла.
Актаныш – район үзәге үзе бер матурлыкка өйрәтү үрнәге ул. Аның чисталыгына, гүзәллегенә сокланырлык.
Укучылар үз төбәгенең үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын, авыл хуҗалыгы культураларын белергә,туган як климатын өйрәнергә тиеш. Шул вакытта гына укучы экологик тәрбия алуга ирешәчәк.
Туган якның тарихын өйрәнү, этнографик эзләнүләр алып бару балалар өчен җиңә алмаслык эш түгел. Киресенчә, бала никадәр иртәрәк үз тамырларына тартылса, аның нәтиҗәсе дә шулкадәр сизелер. Мәсәлән, безнең төбәкнең исеме ничек барлыкка килгән? Ни өчен авылларга Иске Богады, Яңа Богады, Югары Богады дип исемнәр кушылган? Бу сораулар балаларны кызыксындырды,эзләнүләргә этәргеч булды .“Туган як серләре” альбомы шулай барлыкка килде. Хәзерге вакытта Актанышыбызның 300 еллыгын ,ә район үзәге булуга 80 ел тулуны үткәрергә әзерләнәбез.Тарихи эзләнүләр белән шөгыльләнәбез.
Язмамны йомгаклап шуны әйтәм: милли кыйммәтләрне тату, белү, үтәү, үстерү, гомүмән, яшәү рәвеше дип кабул итү – безнең тарихи бурычыбыз.Һәр кеше кече яшьтән үк милли кыйммәтләр йогынтысында тәрбияләнсә генә үз милләтенең лаеклы шәхесе, зыялысы һәм горурлыгы була ала.
Актаныш районы Богады урта
гомуми белем бирү мәктәбенең
I кв. категорияле башлангыч
сыйныф укытучысы Салихова Г.Г.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Гаиләдә рухи-әхлакый тәрбия"
Выступление доклад на родительском собрании( на татарском языке)...
Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.
Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале. Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...
Халык авыз иҗатына нигезләнеп, әхлакый сыйфатларга ия булган милли рухлы шәхес тәрбияләп укыту.
Һәр халыкның хыялы – камил шәхес тәрбияләү. « Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк », ди халык мәкале. Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге көндэ үсеп килүче яшь буынны халкыбызнын традицияләре үрнә...
Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).
Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар бала...
“Балаларны рухи-әхлакый тәрбияләүдә дәвамчанлык”
.Бала әхлак тәрбиясен иң беренче чиратта гаиләдә ала.Нәрсә соң ул дәвамчанлык? Минем фикеремчә, бу - баланың аң һәм физик үсешендә өзеклек яки кискен сикереш ясамыйча, гаиләдә, балалар бакчасында алып...
РУХИ- ӘХЛАКЫЙ ТӘРБИЯНЕҢ КҮПМИЛЛӘТЛЕ ДӘҮЛӘТТӘ ХАЛЫКЛАР ДУСЛЫГЫН САКЛАУДА РОЛЕ.
Статья с рекомендациями духовного воспитания сохранением межнациональной культуры...