Внеклассное мероприятие ко Дню матери (на тат языке)
материал (1 класс) по теме

 Габдрахманова Айгуль Атласовна

Материал может быть использован в начальных классах татарской школы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon niem_-_kaderlem.doc38 КБ

Предварительный просмотр:

Әнием кадерлем

Зал бәйрәмчә бизәлә, плакатлар эленә.

Салмак матур көй яңгырый.

Алып баручы.

Кем куллары өйне, җирне ямьли, игелеген үлчәп бетергесез! Ул, Әлбәтә, яшәү чыганагы, тормыш яме - әнкәй, хатын-кыз! әйе, ул – ана, тормыш бизшге, аның чәчәге булган иң гүзәл зат!

Хәерле көн, кадерле кунаклар! Исәнмесез!  Шниләр көненә карата багышланган “Әнием-кадерлем” дигән кичәне башларга рөхсәт итегез.

Хәрмәтле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне барыгызны да Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, шатдык һәм гаилә бәхете телибез.

Әниләр турында сүз башлаганда иң элек туып үскән йорт, чәчәкле – чирәмле ишек алды, капка төбендәге киң ябалдашлы тупыл агачы, чишмә юлы искә төшә.

Туган йорт, туган туфрак һәм әни! Ә ул – берни белән дә тиңли алмаслык газиз, бердәнбер кадерле зат!

Олыга да, кечегә дә -

Әни иң кирәк кеше!

Аның күңеле изгелектә,

Шуңа үрнәк һәр эше.

Балалар башкаруында “Җирдә миңа ни кирәк”җыры башкарыла.

Алып баручы.

Гаилә - ул җылы учак. Учак янына барысы да җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була.

Гаилә - тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә нык дигән сүз.

Әти-әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

Балаларның шигырьләре тыңлана.

Алып баручы.

Бу бәйрәмдә тәүге тапкыр

Чыктык сезнең каршыга

Уңганмы без, булганмы без –

Күрерсез үзегез дә.

Яратыгыз, алкышлагыз,

Хәер-фатиха сездән

Бүгенге чыгышыбыз

Бүләк булыр бу бездән

                                            1нче сыйныф укучыларының “Сертотмас үрдәк” әкияте карала.

Алып баручы.

Безнең терәгезе, әтиләребез хөрмәтенә дә бик күп шигырьләр, җырлар бар. Шуларның берсен Галләмов Альфред (1кл) башкарып китәр.

Алып баручы.

Татар халык иҗатында кешедәге әхлак сыйфатлары хакында фикерләр, киңәшләр, үгет-нәсихштләр бар.

Мәкаль-әйтемнәрдә бала тәрбияләүнең ата-ана өчен гаять җаваплы эш икәнлеге искәртелә.

Әти-әниләр мәкальләрне ничек исктә тоталар икән, шуны сынап карыйк.

Мәкальнең башы әйтелә, ахырын әти-әниләр әйтергә тиеш.

  1. Эшләгәнең кеше өчен, ... (өйрәнгәнең үзең өчен).
  2. Оясында ни күрсә,... (очканында шул булыр).
  3. Ана күңеле балада,... (бала күңеле далада).
  4. Өйнең яме... (бала белән).

Алып баручы.

Котлы булсын, әни, бәйрәмең

Матур булып атсын таңнарың,

Рәхәт яшә, игелеге кайтсын

Син үстергән һәрбер баланың

 

дигән сүзләр һәм шигырьләре, җырлары белән сезгә балаларыгыз рәхмәтләрен җиткерәләр.

Илнур Мөхәммәдиев шигырь сөйли, Йосыпова Алина “Гөлкәйләрем” җырын башкара.

Алып баручы.

Туган телгә, иксез-чиксез дөнья киңлегенә алып керә торган рухи чыганакларның берсе – бишек җырлары. Безнең әти-әниләр бишек җырлары белә микән?

Залдан катнашучылар сайлана. Бишек җырлары башкаралар.

Алып баручы.

Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел, ди халык. әйдәгез матур сүзләр әйтеп карый. Матур, йомшак иркәләү сүзләре бигрәк тә балаларга кирәк.

Алмага шырпылар кадап куела, һәр алган кеше балаларга карата матур сүзләр әйтә.

Алып баручы.

Матур сүз баланың кәефен күтәрә, тынычландыра, эшчәнлеген арттыра. Белем алуга омтылышын үстерә. Шуңа күрә балалардан ягымлы сүзләрне кызганмыйк.

Матур сүзләр белән иркәләүче әниләребез  хөрмәтенә җырлар, шигырьләр тыңлап китик.

Алып баручы.

Сездә тула басалармы?

Бездә тула басалар!

Сездә ничек, бездә болай

Уйнап күңел ачалар.

“Сездә ничек бездә болай” дип исемләнгән 4 сыйныфлар чыгышы.

Алып баручы.

Җырлар булса, шундый булсын

Җиргә шатлык сибәрлек

Күңелләргә бәйрәм булып

Язлар булып килерлек.

1нче сыйныф укучылары башкаруында “Елмаю” җыры.

2нче сыйныф укучысы Шәвәлиев Айзатның шигыре тыңлана.

Күмәкләшеп “Әни кирәк” җыры башкарыла.

Балалар алдан әзерләгән буләкләрен әниләренә тапшыралар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Внеклассное мероприятие ко Дню матери

Мероприятие проводится  с участие мам, в игровой форме. ...

Сценарий внеклассного мероприятия, посвящённого Дню Матери «Мы будем вечно прославлять ту женщину, чьё имя – мать»

По указу Президента Российской Федерации с 1998 года в последнее воскресенье ноября в России отмечается День матери. День хранительницы домашнего очага. В этот день чествуются именно матери, а не все ...

Внеклассное мероприятие ко Дню матери (на английском языке).

Данный материал полезен при проведении внеклассного мероприятия на английском языке ко Дню матери для начальной школы. Разработка содержит стихи и песни, исполняемые в форме поппури....

Внеклассное мероприятие ко Дню матери "При солнышке тепло, при матери добро"

Методическая разработка содержит материал для сценария мероприятия к празднику "День матери"...

Внеклассное мероприятие ко Дню Матери для учащихся 1 класса "Главное слово на любом языке"

ВНЕКЛАССНОЕ МЕРОПРИЯТИЕ НА ТЕМУ: «ГЛАВНОЕ СЛОВО НА ЛЮБОМ ЯЗЫКЕ»Цели:поздравить мам и бабушек с международным праздником «Днем матери»; воспитывать любовь и уважение к мама...

Сценарий внеклассного мероприятия, посвященный Дню Матери "Я руки матери целую"

Внеклассное мероприятие, посвященное дню матери«Я руки матери целую» Цель: воспитание у школьников чувства уважения и любви к самому близкому, верному, преданному человеку - маме...