Әни бәйрәме
материал по теме

Ганиева  Гульнара  Мазитовна

Дәрестән тыш чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл niem_2013.docx30.1 КБ

Предварительный просмотр:

Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе

Актаныш муниципаль районы

Татарстан Республикасы

Бикчәнтәй башлангыч мәктәбендә 1 , 3 һәм 4 нче сыйныфларда класстан тыш чара.

“Әни бәйрәме”

Укытучы: Ганиева Г.М.

2013, ноябрь

  Тәрбия сәгате туган телгә һәм газиз аналарга мәхәббәт, игътибарлы  мөнәсәбәт, шәфкатьлелек  тәрбияләү һәм аларның олы зат булуына төшендерү максатыннан үткәрелә.

 Әлеге чара уздырасы бүлмәдә хатын- кыз фоторәсемнәре тактага эленгән яки компьютердән күрсәтелә.

   Тактага түбәндәге язма эленә:

   Ана-

   Бөек исем,

   Нәрсә җитә ана булуга;

   Хатыннарның бөтен матурлыгы,

   Бөтен күрке ана булуда ...

     - Хәерле көн, кадерле балалар,  килгән кунаклар.  Бүген без әниләребезгә багышланган кичәгә җыелдык.

    - Әни! Җир йөзендә иң матур сүз- әни. Ул- һәр кеше әйтә торган беренче сүз, һәм дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәй ягымлы. Әни куллары- иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар, алар барын да эшли ала. Әни йөрәге– иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк: аңарда мәхәббәт беркайчан да сүнми,  ул бернәрсәгә дә ваемсыз булмый.

Һәм биш яшьме, илле яшьме  күпме генә булмасын,  кешегә һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, ягымлы карашы кирәк. Әниеңә мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың да шулкадәр шатлыклы һәм якты була.

   

   -  Әни-җирдә иң газиз, якын кеше. Чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән,  җыр көйләп бишектә  тирбәткән, беренче  елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын куңелеңә сеңдергән…

Баланың иң якын киңәшчесе, хәленә керүче,  кайгы-шатлыгын үз йөрәге аша үткәрүче кеше – Ана. Ә хәзер кадерле әниләребезне котлар өчен сүзне укучыларга бирәбез.

       Алия   Э.Мөэминованың     “Туган телем”шигырен  укый.

Дөньяда ин матур ил

Ул- минем туган илем.

Дөньяда иң матур тел

Ул-минем туган телем.

 

«Балам» диеп туган телдә

Әндәшә миңа әткәм,

“Әнием”, дип, әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.  

      Булат “Әпипә” җырын җырлый.

      Алия шигырь сөйли  “Әнкәй”.

Кая барма, шунда әнкәй йөзе,

Кая барсам- әнкәй куңелдә.

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп яши гомергә.

 

Авырсаң янда тора ул.

Төн буе керфек какмый.

Ул саулыгын да кызганмый

Ул безне саклый-саклый.

 

 

Рәхмәт яусын  безнең  әнкәйләргә

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

Җан җылысын тоя күңелебез,

Әнкәй көчен тоя кулыбыз.

Үпкәләмәсеннәр!

Әнкәйләргә гел изгелек кенә кылыгыз.

 -  Һәр ана әле яңа гына дөньяга аваз салган нәниен җаныннан да артык күрә. Аның өчен ул утка-суга керергә дә әзер. Ана кечкенәсенә якты өметләр баглый, хыялында аны иң матур, иң акыллы, бик бәхетле итеп күрә. Ләкин һәр очракта да алай булмый инде. Хәтерегездәдер, балалар «Сак-Сок» бәете. Сак –Сокка әйләнгән вакыйга җанны тетрәтә.

   Укучы «Сак –Сок» бәетеннән өзек укый.

 

Без өйгә кайтмаганда,эзләп тә тапмаганда,

Ачулана иде әнкәй, күңеле тармаганда.

 

Бер көнне уйнап йөрдек,  кич белән өйгә кердек.

Төн буе каргады әнкәй ,иртә үзебезне кош күрдек.

 

Җидегә чыккан чакта ишектән йортка чыктык,

Кош булу хәсрәтеннән бигрәк күп кайгы йоттык.

 

Кайтканда, әткәй күреп елыйдыр аһлар әйтеп.

Китәбез урманнарга авылда бераз торык.

 

Әнкәй дә елый-елый, күзләре күрмәс булды.

Безгә дә өйгә кайту бер файда бирмәс булды.

Караңгы урман эче ,күк кукрәп, яшен яшьни,

Давыл чыгып,  урман гөрли, кар -яңгыр ява башлый.

                                           

Җил-давыл күтәрелгәч, аерылдык ике якка.

Каргышның сөременнән әйләндек Сакка-Сокка.

 

   - Әле генә бергә яшәгән ике малай бер-берсен мәңге күрмәс кошларга әйләнгән. Ни өчен? Чыннан да, кеше кошка әйләнә аламы соң?  Әкиятләрдә генә болай  була инде. Ләкин тормышта кош булмасалар да , бәхетсез булалар, язмышлары бик  кызганыч  була. Моңа алар үзләре гаепле, чөнки әниләрен тыңламаганнар. Димәк, әниләрен тыңламаган, санламаган, рәнҗеткән балаларга язмыш рәхимсез була.

   «Елатмагыз әниләрне» шигырен Миләүшә  укый.

Елатмагыз әниләрегезне,

Төнге тәрәзәләргә каратып.

Догаларын,  изге теләкләрен

Биргән алар сезгә яратып.

 

Елатмагыз әниләрегезне,

Күз тебәтеп юллар чатына:

Онытмагыз - сезне төп нигездә

Әнкәгезнең йорты чакыра!

 

Елатмагыз әниләрегезне,

Начар юлда йөреп, үсмердән-

Сезнең хәсрәтләрне күтәргәнгә

Чәчләренә көмеш төс кергән!...

 

Елатмагыз әниләрегезне,

Бердәнбер бит алар, бердәнбер!

Сезне кеше итеп үстергәнче,

Күпме кайгы хәсрәт күргәндер!

 

Елатмагыз әниләрегезне,

Алар өчен мәңге бала сез!

Алар үлгәч, бөтен борчуларын

Җилкәгезгә алып каласыз!

Алар өчен мәңге бала сез!..

 

      ( Компьютерда хатын-кыз портретлары күрсәтелә. Балалар ана сурәтләрен карыйлар).

   -Бу портретларга карап хатын кызга, анага хас булган сыйфатларны әйтегез.

  Балалар  җаваплары.

  -Әйдәгез, укучыларның “Минем Әнием!” дигән темага язган иншаларын тыңлап китик.

   -Шагыйрьләребезгә аналар дәрт, көч, куәт биргән. Шагыйрьләр, язучылар үзләренең аналарын хөрмәтләгәннәр, кадерләгәннәр.

Хатын-кыз бөеклеге, аның гүзәл эшләре, нәфислеге турында шагыйрьләребез бик күп шигырьләр иҗат иткән.

     Х.Туфанның шигыре укыла.      

             « И хатын-кыз!»

Сүнәр иде тормыш,

Син булмасаң, әгәр дөньяда.

Искерсә дә җирдә дәвер-гасыр,

Нәфислегең синең өр-яңа.

Адәм генә түгел, галәм бүген

Уйлый кебек синең турында

Кеше заты династиясенең

Киләчәге синең кулыңда.

Йөзләреңне керсез хисләр белән

Изгелегең белән балкытып,

И җаным дип әйтеп куюыңда

Нәкъ бер кочак кояш бар кебек.

       -Шагыйрьләр - нечкә күңелле, бик хисчән кешеләр. Алар, күңелләрендә йөргән сүзләрне кәгазь битләренә төшереп,әйтә ала.

       Һади Такташның матур шигъри юллары:  Булат сөйли.

   Ана-

   Бөек исем,

   Нәрсә җитә ана булуга;

   Хатыннарның бөтен матурлыгы,

   Бөтен күрке ана булуда ...

     -Кол Гали, Сәйф Саран, Кандалыйлар чорларыннан башлап,  хатын-кыз илаһи зат, матурлык чыганагы итеп сурәтләнә.

           Күмәк җыр “Җырлыйм Әнием турында”.

    - Кеше авырлык белән очрашканда, һәрчак анасын телгә ала. Дөньяда иң кадерле  кешесен - үзенең газиз әнисен хөрмәт итә белгән  кыз яки егет кенә киләчәктә каенанасын хөрмәт итә, хатынын ихтирам итә.

     Кадерле укучылар, әниләргә итагатьле, игътибарлы булыйк, кылган яхшы гамәлебез, ягымлы сүзебез белән аларны куандырып яшик. Әниләр алдында без мәңге бурычлы.

-Балалар үзләренең әниләре турында иншалар яздылар. Әйдәгез укычылар сезгә сүз бирик әле.

       Алия башкаруында җыр.

     “Әнкәй- ул изге зат. Әгәр битләреңнән назлы җилләр иркәләсә, сандугач сайраулары, агач яфраклары лепердәткән авазлар, йөрәгеңә кереп, бәгыреңне өзсә, бел-бу әнинең рухы булыр.

      Әгәр син шатлансаң, ләззәт алсаң, бәхетеңне тапсаң, бел-һәммәсе дә әниеңнең йокысыз төннәреннән, кайнар күз яшьләреннән.                                                

Үкенүләрем кимрәк булсын дисәң, алар исән чакта карашларыңа күләгә төшермә, яхшы укуың, матур яшәвең, игелекле гамәлләрең белән сөендер”.

          Инсценировка күрсәтелә.

      “ Ана белән бала”.

Бала.  Әнием, син нәрсә укыйсың?

Ана.  Аллаһ белән сөйләшәм.

Бала. Әнием, ә син Аллаһка нәрсә дип әйтәсең?

Ана. Минем балам әти-әнисен дә, башка кешеләрне дә хөрмәт итсен, начар эшләр кылмасын иде, дим.

Бала. Әнием, тагын нәрсә дип сөйләшәсең?

Ана. Менә тиздән балам зур булып үсеп җитәр.Ләкин ул үзенең татар милләтеннән икәнен, туган телен онытмасын иде, дип әйтәм.

Бала. Ә тагын?

Ана. Минем балам бик тырышып белем алсын, тәүфыйклы, уңган булып үссен, илебезгә хезмәт итсен, бәхетле булсын иде, дим.

Бала. Рәхмәт, әнием.

  • Балалар,  әниләр  һәрвакыт  балаларына яхшылыклар гына тели , изге догаларында да баласына бәхет сорый.  Әниләребезне шатландыру өчен без туган җиребезне, өебезне яратырга, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне белергә тиеш.

     Әни сүзен татарча әйтсәң, матур, якын ,ягымлы булып ишетелә.

    Туган тел турында мәкальләр бик күп. Балалар, ә сез нинди мәкальләр беләсез?

    Иң татлы тел-туган тел, анаң сөйләп торган тел.  

    Тел- ананың теләге,

    Тел- ананың баласына иң кадерле бүләге.

    Ана теле бер булыр.

   -Ана телебез, татар телебез, туган телебез безгә иң якын тел булырга тиеш. Ләкин кайбер укучылар : Нигә безгә татар теле?- диеп тә әйткәлиләр. Без татарлар. Үз туган ана телебездән йөз тартсак, кирәксенмәсәк, безне кем кирәксенер, кешегә санармы? Юкка гына әйтмәгәннәр. Теле барның - иле бар.

                                               

    Г.Гыйльмановның “Әниләр кебек“шигыре укыла.

Һәр баланың әнисе бар,

Укытучы апасы бар.

Андый апа булмас иде,

Балаларның укыйсы бар.

 

Кайчагында каләм-дәфтәр

Онытылып калыштыра.

Мондый чакта апа безгә

Дәү әнине алыштыра.

 

Кайчагында шелтәли ул,

Кайчагында ала үбеп.

Укытучы апа безгә

Мәктәптәге әни кебек...

 

Без аны көтеп алабыз,

Апа, Апа,- дип торабыз.

Тәртип бозасы килсә дә,

Тәртип бозмый тик торабыз.

 

Армый-талмый, балаларга

Һаман белем тарата ул.

Чын әниләр кебек апа-

Балаларны ярата ул.

    ”Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры башкарыла.

    -Без әниләребез, туган тел турында сөйләштек. Борынгыдан килгән рухи байлыкны, гореф-гадәтләрне, телне саклап яши торган әбиләребезне искә алыйк.

   -Кемдер әби, әбекәй, Дәү әни  дип әйтә. Ап-ак яулыкларын бәйләгән, озын җиңле күлмәген кигән, алъяпкычын бер дә салмый дияргә була, чөнки беркайчан да эшсез тормый торган безнең татар әбиләре. Ярамаган эшеңне күреп, сүгеп алса да, шундук оныта. Изге догаларны алардан ишетеп торабыз. Тәмле ашлар пешерәләр.

      Булат   “Дәү әни” шигырен  сөйли.

Әниемнең, әнисе

Әбием була минем.

Әби генә тугел әле,        

Ул минем дәу әнием.

 Ак ефәктәй чәчләрен

 Ул тарап куя үреп,

Чисталыкка өйрәнәм

Мин дә, аңардан күреп.

 Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә,

Өебезнең, нуры ул,

 Барыбыздан олы ул.

Кызыклы әкиятләр

Сөйли кичләрен безгә,

— Бәбкәм,—диеп иркәләп

 Эндәшә үзе безгә.

Җылы оек, бияләй -  

Бәйли безгә, көз җиткәч.

Мин дә аңа буләкләр

Алырмын үсеп житкәч.

   Ә хәзер Миләүшә әниләребезне котлап  “Бәхеттә – шатлыкта” җырын башкара.

                                       

        -   Әнием,бәгърем, бик сагынамын сине.

       Килә сине кайтып күрәсем.

       Дөньядагы барлык матур  сүзне.

       Килә сиңа  гына әйтәсем.

       Маңгаеңда сырлар сырланса да,

       Чәчләреңә ак бәс кунса да,

       Минем өчен иң матур син, әнием,

       Озак яшә якты дөньяда.

        Күмәк җыр “Әнием кочагы”.

    -Укучылар,  һәрберегез  әни-әтиләрегезне, әби-бабаларыгызны яратыгыз, хөрмәтләгез, саклагыз, чөнки  җир йөзендә  алар сезнең өчен  иң кадерлеләр.  Кичәдә катнашкан өчен барчагызга да зур рәхмәт.

 -Шуның белән безнең кичә тәмамлана.