тәрбияче иҗаты.
творческая работа учащихся на тему
Тәрбияче.
Тәрбияче – беләсезме кем ул?
Чын йөрәктән янып йөрүче.
Аналардай, җан җылысы белән
Балаларны өзелеп сөюче.
Сөйлим сезгә эшнең нечкәлеген,
Аңлар аны бала күргәннәр.
Балаларны сагынып эшкә киләм
Алар мине сагынып көтәләр.
Алар белән бергә уйныймын мин
Алар белән бергә сөенәм.
Алар белән онытылып яшим
Әкият дөньясында мин йөзәм.
Алар белән сабый чакка кайтам
Күңелле уеннар уйныйбыз.
Җырлап-биеп ял итеп алабыз
Аннан дәресләрне укыйбыз.
Сабыйларым, әле дә сез бар диеп
Яшим алар белән яшәреп.
Картаясым килми, шуңа күрә
Яшим мин тормыштан ямь табып.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 16.7 КБ | |
| 11.45 КБ |
Предварительный просмотр:
Психология фәне укытучыга үзенең һәр укучысын, аларның психологик үзенчәлекләрен өйрәнергә, үтелә торган материалны аңлау һәм хәтерләү өчен аларның әзерлеген ачыкларга ярдәм итә.
Укытуның төрле этабында укытучының психологик күзәтүләр алып баруы һәм укучылардагы үзгәрешне өйрәнеп торуы сорала; дәрестә кулланылган метод һәм алымнар укучыларның сәләтләре үсүенә ни дәрәҗәдә тәэсир итә, укучы күпме мөстәкыйль эшли ала, дәрестә катнашу дәрәҗәсе ничек, фән белән кызыксынуы үсәме, хәтер һәм дикъкать дәрәҗәсе, ихтыяры, фикерләү дәрәҗәсе ничек, аның актив яки пассив булуы, анализлый һәм йомгаклый белү сәләте, эш темпы ничек, ни өчен теге яки бу укучы материалны аңламый яки биремнәрне эшләргә өлгерми һәм башка шундый мәсьәләләр белән укытучы кызыксынып торырга тиеш.
Дәрес материалы, кулланылган метод һәм алымнар, күнегүләр укучыларның яшь һәм белем аермалыкларын, гомуми үсеш дәрәҗәсен, психологик үзенчәлекләрен истә тотып сайланырга тиеш. Моның өчен һәрбер укучыны аерым өйрәнергә кирәк. Шуның нәтиҗәсендә коллектив оештырыла, коллективның һәр кешесе үзенең һәм башкаларның эшендә җаваплылык сизәргә сәләтле була. Бу турында күренекле педагог А.С. Макаренко (т.5 1958, 173-174 б.) “Аерым шәхес белән эшләү өчен, аны белергә һәм коллективта үстерергә кирәк. Әгәр минем күзаллавымда аерым шәхесләр , борчак кебек анда-монда сибелеп, коллективтан тыш яши икән, әгәр мин аларга коллектив үлчәвеннән башка гына якын киләм икән, мин моннан бернәрсә дә чыгара алмаячакмын,” - ди.
Укучыларга белем һәм тәрбия бирү процессында укытучының уку эшен активлаштыруы , барлык укучыларның интеллектуаль, иҗади көчләрен, сәләтләрен белем алуга туплавы, аларның үзенә генә хас үзенчәлекләрен (психикасы, кызыксынуы, ихтыяҗы, омтылышы, сәләте, белем үзләштерү дәрәҗәсе, фикерләү дәрәҗәсе, хәтере, ихтыяр көче, сизгерлеге, эмоциональлеге), уңай һәм кимчелекле якларны, аларның белем дәрәҗәләрен даими өйрәнүе таләп ителә. Шул вакытта гына ул укучыларга дифференциаль һәм аерым ( индивидуаль ) якын килә һәм кимчелекләрен булдырмау чараларын күрә ала.
Укытуны индивидуальләштерү һәм дифференциальләштерү проблемасы буенча тикшеренүләр педагогика фәне үсешенә шактый өлеш кертте дип саныйм. Е. Рабунский, И. Унт, А. Кирсанов индивидуальләштерүнең нигезен тәшкил итүче төп шәхси сыйфатларны төрлечә билгелиләр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы өчен И.Унт тәкъдим иткән схема кулай кебек тоела миңа. Ул индивидуальләштерүнең нигезен 7 шәхси сыйфат: белем алуга табигый сәләт, гыйлемлелек дәрәҗәсе, мөстәкыйль эшли белү сәләте, текстны аңлап һәм тиешле тизлектә укый белү, махсус сәләт (танып белү белән кызыксыну һәм хезмәткә мөнәсәбәт), логик фикерләү сәләте һәм сөйләмнең төгәллеге (лаконичность) тәшкил итә дип саный. Психологлар тәкъдим иткән методикалар ярдәмендә бу шәхси сыйфатларны ачыкларга мөмкин (Ровен методикасы, Гилфрод тесты һ.б.).
Укытуның гамәлдәге дифференциальләштерү һәм индивидуальләштерү моделе укучы шәхесенең “статик” моделенә нигезләнгән. Чынлыкта шәхес һәрвакыт каршылыклы һәм һәрвакыт нинди дә булса эш белән мәшгуль. Укыту тәҗрибәсе күрсәткәнчә, укучы бүген теге яки бу фәнне кызыксынып өйрәнмәсә дә, иртәгә анда бу фән белән кызыксыну туарга мөмкин. Әйтик, бүген бала иң гади проблеманы да хәл итә алмый, ди. Ә иртәгә ул стандарт булмаган уку проблемаларын хәл итүгә катнашырга һәм шактый ук катлаулы мәсьәләләрне гамәлгә ашыру өчен үзенчәлекле яңа идеяләр тәкъдим итәргә мөмкин. Ләкин бу махсус күнекмәләр үзеннән-үзе генә килә торган сыйфат түгел. Мәктәпне тәмамлаучы бала төшенчәләргә билгеләмә бирергә, аңлату, кабатлау, дәллилләү кебек логик процедуралар белән хәбәрдар булырга, нәтиҗә ясый, индуктив һәм дедуктив фикерләр төзи белергә, шулай ук фикерне кыска, конкрет, төгәл итеп, хатасыз җиткерә өйрәнергә тиеш. Укучылар чагыштыру, анализ, синтизлауда, гомумиләштерүдә, системалаштыруда һәм классификацияләүдә кыенсынмаска, авырыксынмаска тиеш. Бу күнекмәләрне формалаштыру өстендә даими эш алып барылмаса, аралашу культурасы, логик культура формалаштыру мәсьәләсе хәл ителмәячәк. Шәхескә юнәлтелгән укыту технологиясе элементларын файдаланып, укучыларда логик культура формалаштыруга игътибар бирү укыту эшчәнлеген оптимальләштерүгә дә булыша. Бу исә фәнне төпле үзләштерергә этәргеч бирә. Шәхеснең аерым ( индивидуаль ) үзенчәлекләрен өйрәнү буенча тәкъдим ителгән әлеге программа укытучылар өчен файдалы булыр дигән теләктә калам.
Предварительный просмотр:
"Йомры икмәк” әкияте буенча эш. Презентация белән. "Йомры икмәк”. (Рус халык әкияте)
Яшәгән, ди, булган, ди, әби белән бабай. Әби белән бабай бик тату яшәгәннәр. Ләкин аларның балалары булмаган. Беркөнне әби белән бабай йомры икмәк пешерергә булганнар.
-Моның өчен алар нәрсә эшләгәннәр?
-Әйе, әрҗә төбеннән кырганнар, бура почмакларыннан себергәннәр. Шулай итеп йомры икмәк барлыкка килгән.
Беренче киңәш: Гаиләне ишәйтү мәсьәләсен уйлап эш итәргә кирәк.
Әби шул оннан йомры икмәк пешергән дә тәрәзә төбенә суытырга куйган.
Икенче киңәш: Балаларны караусыз калдырмагыз!
Икмәк тәрәзә төбендә тора торгач, тәгәрәп җиргә төшкән, ишегалдыннан урамга чыгып, юл буйлап тәгәрәп киткән. Икмәк юл буйлап тәгәрәп барганда бер куянны, аюны, бүрене очраткан.
Өченче киңәш: Балагызны безне әйләндереп алган тирәлек белән аралашырга өйрәтегез.
Йомры икмәк тәгәрәгән дә тәгәрәгән, аның каршысына хәйләкәр, ягымлы төлке килеп чыккан.
Дүртенче киңәш: Балагызга яхшы белән начарны, кешеләрнең төп ниятләрен аңларга өйрәтегез.
Йомры икмәк уйлап-нитеп тормаган, төлкенең тел өстенә сикергән, ә төлке аны шунда ук «һам!» итеп йотып та җибәргән.
Бишенче киңәш: Балагызны төрле ситуацияләрдән мөстәкыйль рәвештә чыгарга өйрәтегез. Шулай итеп менә нинди әкият килеп чыкты
