Нәүрүз гүзәле
план-конспект урока (1 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Нәүрүз гүзәле бәйгесе.
Нәүруз бәйрәменә багышланган «Нәүрүз гүзәле» бәйгесе.
Максат: укучыларга «Нәүрүз» бәйрәме турында төшенчәләр бирү; аларда бәйрәм хисе тудыру; халкыңнын йолаларына ихтирам хисе уяту;
Бүлмә язгы табигатьне чагылдырып бизәлгән (агачлар, чәчәкләр, кояш)
1 нче алып баручы. Хәерле көн барыгызга да.Салкын кыш китеп бара. Иң озын чирегебезнең дә соңгы көннәре бүген. Нурларын көннән-көнматуррак чәчкән кояшлы , зәп-зәңгәр күк йөзе белән күңелләребезне күтәргән яз килә. Тиздән язгы эшләр башланыр. Басуларда яңа икмәк үсәр, байлык артыр. Авыл кешеләре шатлана, бәйрәм ясый. Чөнки яз ае безгә бик күп бәйрәмнәр алып килә.
2 нче алып баручы. Шуларнын берсе - Нәүрүз бәйрәме. Бу бәйрәмне безгә борынгы бабаларыбыз биреп калдырган . Урта Идел буенда яшәгән татар халкы кышлар үтеп, табигать яңара башлагач, көннең төн белән тигезләшкән бер мәлендә Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үткәннәр. Фарсыча «нәү» - яңа, «рүз» - көн дигәнне аңлата. Көнчыгыш календаре буенча бу-Яңа елны каршылау бәйрәме. Нәүрүз җиткәч иң чибәр кызын Нәүрүзбикә дип йөрткәннәр. Балалар йорттан-йортка кереп «нәүрүз әйтеп» йөргәннәр. Олылар өйдә махсус нәүрүз намазы укыганнар, бәйрәм иткәннәр.
1 нче алып баручы. Сезне барыгызны да бүгенге бәйрәм - ңәүрүз белән котлыйбыз. Язгы гөрләвекләр сезгә эшегездә, укуыгызда бәхет-куаныч,саулык-сәламәтлек алып килсен! Язгы бөреләр белән күңелегездә яхшылык, изгелек, матурлык чәчәк атсын!
Нәүрүз килә, Нәүрүз!
Бу тәмле сүз
Җир йөзендә тоташ бер ямь ул.
Җир –табигать белән кеше җанын
Игез-тигез иткән бәйрәм ул.
2 нче алып баручы.
Нәүрүз килә, Нәүрүз!
Бу татлы сүз
Яз дигән сүз, яшьлек дигән сүз.
Тирәбездә бөтен тереклекне
Шул бәйрәмгә дәшик дигән сүз.
Мөбаракбад Нәүрүз!
Кил ,түргә уз!
Яңарыштан дөнья шатлансын,
Асылына кайтсын рухларыбыз,
Халкыбызның җаны сафлансын.
1 нче алып баручы. Бүген кызларыбыз «Нәүрүз гүзәле» конкурсында катнашачаклар. Без аларны сәхнәгә чакырыйк гүзәлләр! Рәхим итегез.(Дәртле музыка)
(Исемнәре белән атыйлар)
Катнашучылар: 1.
2.
3.
4.
5.
6.
2 нче алып баручы. Ә хәзер бүгенге тамашада гүзәлләрнең чыгышларына бәя бирәчә хөрмәтле жюри әгъзалары беләне танышыйк.
1.
2.
3.
1 нче алып баручы. Шулай итеп, сезнең игътибарга «Нәүрүз гүзәле-2014» тамашасы.
Гөлгә тиң юк дисәм,
Бакчы татар кызын,
Буе-сыны зифа,
Йөзе-күк йолдызы,
Эшчән кулларында
Кояш балкый үзе-
Һәркайсы сокланса да,
Күз тидерми үтсен.
2 нче алып баручы. Таудай бәхет килсен
Һәрчак агылып аңа.
Үрнәк булсын эштә,
Лаек булсын санга.
Гүзәллеге- чәчәк,
Сафлыгы тиң таңга.
1 нче алып баручы. Гүзәлләребезнең беренче чыгышы
Үзем белән таныштырам “Минем хыялым”.
2 нче алып баручы.2 нче бәйге -Аш-су осталыгы. Гүзәлләребез үзләренең коймак, кыстыбый, бәлеш, төш, кош-теле, өчпочмак кебек милли ризыклар әзерли белүгә осталыкларын күрсәтерләр.
1 нче алып баручы. 3 нче бәйге. Зирәклеккә сораулар. Гүзәл кызларыбызның зирәклек ләрен, тапкырлыкларын тикшереп китәбез. Һәрберегезгә 10ар сорау бирелә, сез шул сорауларга әйе, юк диеп җавап бирергә тиешсез.
2 нче алып баручы.4 нче бәйге-Фантазия бәйгесе-бирелгән материаллардан бүлмә бизәү өчен композиция әзерләү
Кызларыбыз алдагы чыгышка әзерләнә торсыннар, ә без Сезгә җыр бүләк итәбез.
(концерт номеры)
1 нче алып баручы. Ә хәзер 5 нче бәйге. “Нәүрүз гүзәле” тамашасында “Иҗат бәйгесен” игълан итәбез.
Сылу кызкай!
Җырларга да булдырасың,
Син бии дә беләсең.
Айлар шикелле елмаеп,
Сәхнәләргә менәсең.
Ә син, дус, карачы бире:
Без-җырлый торган халык.
Кызларыбыз талантына
Без карыйбыз сокланып.
2 нче алып баручы. 6 нчы бәйге.“Төймә тагу.”
Кул эшенең осталыгын
Сынарга вакыт җиткән.
Кирәк пөхтә тегәргә -
Күлмәктән төймә төшкән.
Кызларыбыз алдагы чыгышка әзерләнә торсыннар, ә без Сезгә бию бүләк итәбез.
(концерт номеры)
1 нче алып баручы. 7 нче бәйге “Бәрәңге әрчү”
Кызларыбызны без сыныйк
Аш-су өлкәсендә дә.
Карап торыйк без аларның
Бәрәңге әрчегәнен.
2 нче алып баручы. 8 нче бәйге.“Җеп чорнау”.
1 нче алып баручы. 9 нчы бәйге “Прическа ясау”
Әйе. Кешенең һәр ягы гүзәл булырга тиеш; киеме дә, йөзе дә, уйлары да, күңеле дә. Барыбызга да мәгълүм булганча, матур чәч һәр хатын-кызның хыялы ул.
Сылу кызларыбыз бары тик үзләренең хыялларында гына туган прическаларын тәкъдим итәрләр. Прическаларына исем куярлар. Санаулы гына минутларга безнең сәхнә “Гүзәллек” чәчтарашханәсенә әйләнә.
Хөрмәтле тамашачылар! Кызларыбыз алдагы чыгышка әзерләнәләр . Ә без сезгә музыкаль күчтәнәч тәкъдим итәбез.(концерт номеры)
2 нче алып баручы. 10 нчы бәйге. “Актерлык осталыгы”
Гүзәлкәйләр иң соңгы чыгышка әзерләнәләр.
1 нче алып баручы.Әй сылукай!
Кыйгач кашларыңның канатларын
Карлыгачлар бүләк иттеме?
Йөзең нурлы әллә бит очыннан
Таң кояшы үбеп киттеме?
2 нче алып баручы. Бар теләгем: шушы гүзәллегең,
Югалмыйча авыр юлларда.
Буыннардан-буыннарга күчеп.
Барса иде килер елларга.
1 нче алып баручы. Гасырлардан гасырларга,
Офыктан офыкларга
Оча-оча Нәүрүз кайта
Тарихтагы дусларга.
Их, син, Нәүрүз чибәре,
Язлар белән кил әле.
Дәртләп янган йөрәгемә.
Тамчыларын сип әле.
2 нче алып баручы. Соң булса да авылыбызга
Кайта Нәүрүз, кайта яз.
Уянырга өнди безне
Ерактагы кайтаваз.
Яз аенда умырзая
Булсын Нәүрүз бүләге.
Иман иңсен кешеләргә,
Янсын яшьләр йөрәге.
1 нче алып баручы.Шулай итеп, кадерле тамашачылар, “Нәүрүз гүзәле” бәйгесендә кызларыбызның-чыгышлары тәмам.
2 нче алып баручы. Безнең гүзәлләребез, без- тамашачылар, чиксез дулкынлану хисләре белән, жюри нәтиҗәләрен көтәбез.
Хөрмәтле жюри киңәшкәннән соң сүз Сезгә бирелә. Рәхим итегез!
Кадерле катнашучылыр, тамашачылар, хәзер сүзне жюри ала. Бүгенге конкурсыбызның нәтиҗәләрен алар әйтер.
( Катнашучыларга бүләкләр тапшыру)
Нәүрүз матуры -
Нәүрүз остасы -
Нәүрүз уңганы–
Нәүрүз сылуы-
Нәүрүз тапкыры-
Нәүрүз гүзәле -
Бу бәйрәм көнендә бер-берегезгә бәхетләр теләгез. Тәнегезгә сихәт, күңелегезгә изгелек нуры тулыр.
Бәйгеләр.
1 нче бәйге. Үзем белән таныштырам “Минем хыялым”.
2 нче бәйге. Аш-су осталыгы (коймак, кыстыбый, бәлеш, төш, кош-теле, өчпочмак кебек милли ризыклар әзерләүгә осталыкны күрсәтү.)
3 нче бирем. Зирәклеккә сораулар.
4 нче бирем. Фантазия бәйгесе-бирелгән материаллардан бүлмә бизәү өчен композиция әзерләү ( үзләрендә степлер, кайчы,клей булырга тиеш).
5 нче бәйге.Иҗат бәйгесе. (үзләре башкаруында концерт номеры).
6 нчы бәйге.Төймә тагу.
7 нче бәйге. Бәрәңге әрчү (2 уртача зурлыкта бәрәңге, пычак, алъяпкыч, яулык булырга тиеш.)
8 бәйге. Җеп чорнау (вакытка)
9 бәйге. Прическа ясау (кирәкле җайланмалары үзендә булырга тиеш)
10 бәйге. Актерлык осталыгы.
Әлмәт районы Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесы
«Яңа Кәшер урта гомумбелем бирү мәктәбе»
“Нәүрүз гүзәле-2014” бәйгесендә катнашып
Нәүрүз сылуы
номинациясен алучы
______сыйныф укучысы
_________________________________________________
бүләкләнә.
Мәктәп директоры: /Р.Г.Фахразиев/
Март, 2014 ел.
Әлмәт районы Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесы
«Яңа Кәшер урта гомумбелем бирү мәктәбе»
“Нәүрүз гүзәле-2014” бәйгесендә катнашып
Нәүрүз тапкыры
номинациясен алучы
______ сыйныф укучысы
__________________________________________________________
бүләкләнә.
Мәктәп директоры: /Р.Г.Фахразиев/
Март, 2014 ел.
1.
1.Конституция илебезнең төп законы +
2.Казан Татарстан республикасының башкаласы. +
3.Тукран- урман санитары дип атала. +
4.22 март Халыкара һәм дөньякүләм су көне. +
5.Сыйфат, нишли, нишләгән сорауларына җавап бирә. –
6.Көй ноталар ярдәмендә языла. +
7.Антоним – ул капма-каршы мәгънәле сүз. +
8. Ипи- ул ялгызлык исеме. –
9.Май елның бишенче ае. +
10. 8не 4 кә тапкырлагач 32 була. +
2.
1.”Кызыл ромашка ”шигырен Муса Җәлил язган. +
2.Февраль елның өченче ае. –
3.Кәбестәне сүзе төшем килешендәге исем. +
4.9 Май- Җиңү бәйрәме. +
5. 9 ны 5 кә тапкырлагач 45 була. +
6. Архив – ул документлар саклана торган урын. +
7.Татарстан Республикасының президенты Миннеханов Рөстәм Нургалиевич. +
8.Литр – ул масса үлчәү берәмлеге. +
9.Кәбестә бер иҗекле сүз. –
10 Җәен көннәр кыска, төннәр озын була. -
3.
1. Бакый Урманче –ул рәссам. +
2. 8 Март –ул Җиңү бәйрәме -
3. 10-4=5 -
4. 1 апрель- көлке көне +
5. Барлык яклары да тигез булган фигура квадрат. +
6. Глобус – ул җир шары макеты. +
7. Татарстан Республикасының беренче президенты Шәймиев Минтимер Шәрипович. +
8. Тамыр сүзе күплек сандагы исем. –
9. “Койрыклар” әкиятен Абдулла Алиш язган. +
10. Татар һәм рус телләрендә 7 килеш бар.
4.
1.”Туган тел” шигырен Габдулла Тукай язган. +
2. Декабрь елның икенче ае. –
3. ӨЙгә сүзе баш килештәге исем. –
4. Песнәк – ул күчмә кош. –
5. 2014 елда Сочида XXII кышкы кышкы олимпия уеннары буды. +
6. 12 апрель- Космонавтлар көне +
7.Туфрак җирнең үсемлекләр үсүче катламы. +
8.Сөембикә манарасы җиде катлы +
9.Язның беренче бәйрәме ул 8 Март. +
10. Сиңа 10 яшьме? -
5.
1. Композитор – ул көйләр иҗат итүче. +
2. Алма, груша, банан җиләк-җимешәр. +
3. 8 не 10 га тапкырлагач 80 була. +
4. Сыйфат –ул предметның эшен белдерә. –
5. Каен ике иҗекле сүз. +
6.Сантиметр – ул вакыт үлчәү берәмлеге. –
7. Урал таулары Евразия материгында. +
8. Флаг, герб, гимн- дәүләт символлары. +
9. Кушылучыларның урынын алыштырудан сумма үзгәрми. +
10. Март, апрель , май яз айлары. +
6.
1.Абага чәчәк атамы? -
2. Каспий дөньядагы иң зур күл. +
3. Урманда сүзе урын-вакыт килешендәге исем +
4. Матур сүзенең синонимнары гүзәл, чибәр, күркәм. +
5. Нарат – ул ылыслы агач. +
6.Литр – ул озынлык үлчәү берәмлеге. –
7. Татарстан Республикасы гербында ак барс сурәтләнгән. +
8. Март елның дүртенче ае. –
9. Кишер ике иҗекле сүз. +
10. Җәй җылы , кыш салкын. +