"Уңыш бәйрәме"
материал (1 класс) на тему

Сайфутдинова Зульфия Зиннатулловна

Сценарий внеклассного мероприятия для учащихся начальных классов.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл unysh_beyreme.docx17.76 КБ

Предварительный просмотр:

Уныш бэйрэме

Эссэлэмэгалэйком жыры

Алып баручы: --Хэерле кон кадерле дуслар һәм килгән кунаклар! Буген безнен бэйрэмебез... Хэер, нэрсэгэ багышланганын сез узегез эйтерсез.

1 нче укучы 

Яратам мин сары тосне.

Ботен донья сары тосле;

Арыш, бодай бортеклэре,

Улэннэр сары тостэ.

2 нче укучы 

Сары белэн йогертелми

Калмагандыр бер тош тэ,

Саргайган яфраклар жиргэ

Сарылалар сак кына.

Сары була белэ шулай

Безнен туган як кына.

3 нче укучы 

Кырлар буш кала,

Янгырлар ява

Жирлэр дымлана

Бу кайчан була?

Балаларнын жаваплары тынлана.

Алып баручы Билгеле, козгэ багышланган бугенге бэйрэмебез. “Уныш бэйрэме” дип атала ул. Эле кайчан гына жэй иде. Инде алытн коз дэ килеп житте.

Коз килде,

Уныш булды,

Табын сый белщн тулды.

Рэхим ит, дус,

Козге бэйрэмгэ.

Салкын жиллэр исэ,

Тэрэзэгэ чиртэ.

Сап –сары яфраклар

Жиргэ очып тошэ.

Сары яфрак белэн

Безнеж бакча тулган.
кояш та елмаймый,

Белмим, нэрсэ булган?

Көз жыры башкарыла. Коз кызы Сомбелэ керэ.

Сомбелэ. Исэнмесез, балалар, хормэтле кунаклар!

Балалар. Исэнме, Сомбелэ!

Cөмбелә. Мин “Көз кызы”, “Уңыш кызы”

Көзге байлык кулмда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

Алып баручы: Сөмбелә ә син безгә нәрсәләр алып килдең.

Сөмбелә Дуслар, мин сезгә үземнең иң якын дусларымны да алып килдем. Минем нинди дусларым бар дип уйлысыз, әйтегез әле.

Укучылар көз айларын атыйлар. Көз айлары булып киенгән укучылар чыга һәм һәр ай исемененң килеп чыгышы турында сөйлиләр.

Сентябрь—латин сүзе September җиденче дигәнне аңлата. Борыгы Римлыларның Яңа елы 1 марттан башланган, шуңа да инде сентябрь җиденче ай була.

Бу ай авыл хуҗалыгында бик җаваплы ай: уңыш җыеп алу вакыты. Элекке җирле календарларда аның исеме “ашлык сугу ае” дип аталган.

Октябрь—сигезенче ай. Шулай ук латин сүзе—сигезенче дигәнне аңлата.  Безнең халык телендә елның бу мизгеле “кара көз” дип йөртелә. Ни өчен “Кара көз” дип атыйлар? Аңлатып карагыз әле? (җаваплар тыңлана)

Ноябрь—novem дигән латин сузеннән барлыкка килгән. Димәк, тугызынчы ай. Календарь буенча ноябрь көзнең соңгы ае булып исәпләнә. Ә безнең якларда ул еш кына кыш башы—җир шыгырдап ката; елга, күз өсләренә дә суык. “балтасыз—тактасыз күпер” салып куя.

Сөмбелә. Укучылар, мин үземнең дусларым белән , Уңыш бәйрәме уңаеннан, сезне иген басуына экскурсиягә чакырам.

Музыка астында балалар басуга китәләр.

Алып баручы. Балалар! Бу басуда нәрсә үсә икән?

Арыш 

Кар астында кыш үткәрәм,

Яшел тунымны киеп

Көздән чәчеп калдырганга,

Өлгерәм мин иң элек.

Бодай. 

Эшкәртсәләр бөртегемне

Бөтен шартын китереп

Минем оннан күмәч пешә.

Кубек кебек күпереп.

Борчак. 

Үзем ап-ак,вак-вак йомры,

Мул итеп уңыш бирәм.

Вакытында җыймасагыз.

Өйдән чыгып йөгерәм.

Көнбагыш. 

Сары эшләпә кигәннәр.

Җем-җем итә күзләре

Гел кояшка караганга,

Кояш төсле йөзләре.

Тары. 

Бодай белән ярыша алмыйм,

“Оным ак”,--дип.

Аңа кара һичкем мине

Кире какмый.

Бөртегемнән ботка өчен

Ярма ясый.

Кош-корт, терлек мине бик-бик

Сөеп ашый.

Солыныкы шикелле үк

Чукларымда.
Суда икегә, сөттә җидегә

Чрылам да,

Алтын сары бөртекләреп Ботка була.

Татар кызы, кулына ипи-тоз тоткан бер кыз керә.

Татар кызы. 

Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә,

Аннары мичтә пешә

Кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә.

Безгә куәт өстәргә.

Һәркемгә ипи кирәк!

Һәм көн дә ипи кирәк!

Бигрәк тәмле карасы

Бигрәк тәмле агы да,

Күмәче дә—бары да...

Ипекаәйнең кайсы да

Ризыкның хөрмәтлесе,

Җирдә иң кирәклесе!

Ак күмәч, ак ипи булып,

Түрдән икмәк нур сибә.

Мондый тәм-томнарны күргәч,

Авыздан сулар килә.

Алып баручы. Ипи, өстәлгә килгәнче, никадәр юл үтә, никадәр хезмәт сорый икән. Ипи—иң зур байлык. Ипидән башка яшәп булмый. Ипинең бөртеген дә югалтырга ярамый.

2 укучы

Уңыш җыелды шигыйрь

Алып баручы. Быел әтиләребез мул уңыш җыеп алдылар. Икмәк булса, җыр да була, диләр. Җыр булган җирдә оста биюче дә табыла.

“игенче” җыры башкарыла. Җырдан биюгә күчәләр.

3 нче укучы. 

Иртә яздан тырыштык бит,

Тир түктек бакчабызда.

Хезмәтнең нәтиҗәсенә

Сөенә барчабыз да.

Алып баручы. Хәзер үзебезнең бакчаларда нәрсәләр үскәнен белербез. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез—җавапларын әйтегез.

Түтәлләрдә үсте

Бик күп яшелчә:

Кыяр, кабак, чөгендер,

Кишер, кәбестә.

Алар ничек үсә?

Нинди төстә? (балалар җавап бирә)

Йөз кат кием, барысы да төймәсез. (кәбестә)

Озын, яшел—түтәлдә,

Сары, тозлы—кисмәктә (кыяр)

Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә.

Ул ни булыр? (кишер)

Ите симез, мае юк,

Тиресе калын, йоны юк. (шалкан)

“огородная-хороводная” уены уйнала. Балалар түгәрәккә ясап басалар. Җырның сүзләренә туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар.

Бар безне бакчабыз

Анда кәбестә үсә.

Менә мондый зурлыкта,

Менә мондый киңлектә.

Кәбестә чыга уртага,

Тиз ген биеп ала.

Соңга кламыйча гына

Кәрзингә кереп чума.

(Һәр куплетта бер яшелчә исеме атала)

Яшелчә уены уйныйлар.

Сөмбелә. 

Табышмаклар куп беләсез

Зирәк икән үзегез!

Бәхетле һәм матур булсын

Сезнең һәрбер көнегез!

Ярый, дусларым! Минем китер вакытта килеп җитте. Сау-сәламәт, шат бәхетле булыгыз. Тырышып укыгыз. Ил-җирләребез тыныч булып, киләсе елга сезнең белән кабат очрашырга насыйп булсын! Сау булыгыз !

Алып баручы.  Уңыш җыелды. Яшелчәләр озатылды. Хәзер дуслар һәм кунаклар, бәйрәмебезне йомгаклап бер биеп алыйк.

Барсыда бии

 Биибез дә.

Җырлыйбыз да,

Уеннар да уйныбыз.

Киләсе елга да уңыш

Мул булыр дип уйлыйбыз.