Хәрәкәттә- бәрәкәт.
классный час (3 класс) на тему

Здоровье – самая большая ценность, как гласит народная мудрость. Беречь здоровье нужно с детства. Для этого не так много нужно: правильно питаться, делать физические упражнения, много времени проводить на свежем воздухе, а также позитивно относиться к жизни.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon khrktt-_brkt.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Хәрәкәттә- бәрәкәт.

Максат: саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия бирү.

Дәрес барышы.

1. Дәрескә звонок булгач мыш-мыш килеп Гүзәл килеп керә.(ул үзгәргән, бик тазарган)

-Исәнмесез! Уф-уф! (авыр сулый)

-Гүзәл, син түгелме соң бу?

-Гүзәлгә охшаган инде, ләкин бик таза.

-Безнең Гүзәл мондый таза түгел иде.

- Мин бу, мин, сезнең Гүзәл инде.

- Сез Төркиягә китәргә җыенган идегез бит.

-Юк, китмәдек без, апа, әти генә шулай теләгән иде бит.

-Сөйләшә дә алмый башлагансың.

Тау яуса да борчылмагыз,

Уен булсын бар эшегез,

Юкка барга ышанмагыз,

Йокы булсын  бәлешегез.

Үзгәрерсең, үзгәрми ни! Сәгать 10 да торам, ашарга әзер, яныма китереп куйганнар. Ашыйм да, телевизор карыйм, күзем арыгач тагын ятып йоклыйм. Видеодан нинди кинолар гына карамадым, ул шоколадның ниндиен генә ашамадым. Әтиемнең бик яраткан кызы шул, мин.

-Рәхәт тә яшисең икән, Гүзәл.

- Әйдәгез, укучылар Гүзәлебез турында сөйләшеп алыйк әле. 3 ай, бер караганда, бик озак вакыт та түгел бит инде.

-Ул ни өчен үзгәргән?

-Артык күп ашаган, зарядка ясамаган,....... режим белән яшәмәгән.

2.- Ә нәрсә соң ул режим?

(Укучылар фикерләрен тыңлау.)

-Хезмәт белән ялны дөрес чиратлаштыру. Вакытны дөрес бүлү...

- Ә ни өчен кирәк соң ул режим?

(Укучылар фикерләрен тыңлау.)

- Режим сәламәтлекне  саклау өчен дә кирәк.

3.- Ә нәрсә соң ул сәламәтлек?

- Сез аны ничек аңлыйсыз?

(Чирләмәү, йөреп тору, эшләү, .... һ.б.)

-Димәк без дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

-Саулык, сәламәтлек, тазалык. (синонимнар)

4. Ә сәламәтлек белән янәшә “байлык” сүзе бар. Нәрсә соң ул байлык?

-Машинаң , зур йортың, матур киемнәрең күп булу, алтыннарың, акчаң,... һ.б.

(Укучылар фикерләрен тыңлау.)

-Әйе, укучылар, матур яшәү өчен барысы да кирәк. Ә иң зурысы, иң кирәк байлык-сәламәтлек. Димәк, сәламәт булу- барлык байлыклардан да зуррак икән.

- Безнең сөйләшүгә нинди мәкаль  туры килә?

- Сәламәтлекне акчага сатып алып булмый.

5. “Сәламәт кеше” (экранда күрсәтелгән рәсемнәргә характеристика)

- Шушы рәсемнәргә нинди мәкальләр туры килә?

(Сәламәтлек турында язып килгән мәкальләрен укыйлар.)

6.- Балалар, Хакимҗан Халиков  “Илгиз” дигән бик матур шигырь язган. Аны безнең Илшат турында язганнар, диярсең. Илшат та  безнең Илгиз кебек спортка гашыйк бит.

( “Илгиз” шигырен бер укучы сөйли, Илшат мәтәлчек ата, төрле физик күнегүләр ясый.)

7. Физминутка. (музыка белән)

8. 2 әби сөйләшеп керә. (Зәкия карчык, Хәдичә карчык)

Зәкия карчык  урманнан җиләктән кайта, ә Хәдичә карчык су буена төшкән, казларын карый. Зәкия карчык ашыга. (кулында кәрзин)

-Үләм, Хәдичә кордаш, ни хәлләрең бар? Сәламәтлек ничек?

- Аллага шөкер, Зәкия. Хәзер балалар эшләргә кушмый, әни утырып кына тор, йөрмә, диләр.

- Алар әйткән сүзгә карап, утырып кына торсаң, оешып та бетәрсең. Менә үземне әйтәм әле. 5 вакыт намазымны да  калдырмыйм. Җиләгенә дә барам, утырып торган да юк. И, Зәкия, ул урманның матурлыкларын күрсәң? Андагы һаваның сафлыгы.Җиләк җыям-җыям да  бераз басып, матурлыкка сокланып торам. Берсеннән-берсе матур күбәләкләр оча, кошлар сайрый, шул кошларга кушылып мин дә әкрен генә җырлап җибәрәм.

- Зәкиякәем, бигрәк матур сөйлисең инде. Үземнең дә синең белән барасым килеп китте. Ләкин барып җитә алмам дип куркам.

-Җитәрсең, җитәрсең, әйдә иртәгә алып барам үзеңне.

- Ярар, Зәкия, бик кызыктым әле, Аллага тапшырырбыз, алайса.

(Әбиләр чыгып китәләр.)

9. Әбиләр турында сөйләшү.

-Нинди аерма бар? Кайсысы картрак күренә? Ни өчен?

-Хәдичә әби турында фикерләгез? Хәдичә әбигә нинди мәкальне әйтәсе килә? И,Хәдичә әби, хәрәкәттә-бәрәкәт.

10.  Шигырь “Хәрәкәттә бәрәкәт” (Бер укучы яттан сөйли.)

11.-Сез җәй көне авылга кунакка кайтасыз. Анда бик тырыш әби-бабайлар күп. Бәлки шулар турында сөйләп китәрсез, яки үзегезнең әби-бабайларыгыз турында сөйләрсез.

(Укучылар фикерләрен тыңлау.)

12. Йомгаклау.

-Я, әйтегез инде нәрсә турында сөйләштек. Нәрсәләр белдегез?

-Нинди нәтиҗә ясадыгыз?

-Сезнең сәламәтлегегез турында кем кайгыртырга тиеш инде?

-Узем, әти-әни,врачлар,... һ.б.

-Нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

(Укучылар фикерләрен тыңлау.)

Нәтиҗә:  сәламәтлек-саулык иң мөһим байлык. Сәламәтлек какшамасын өчен, үзеңнең сәламәтлегең өстендә эшләргә кирәк. Кече яшьтән үк кайгыртырга. Дөрес тукланырга, физик яктан үзеңне чыныктырырга, гигиена таләпләрен үтәргә, үз организымыңны яхшы белергә кирәк. Кеше сәламәт булганда гына зур эшләр башкара ала. Дәүләтебезнең башлыклары да сәламәт, акыл белән эш итә торган кешеләр булырга тиеш. Шул вакытта гына бай җәмгыять төзергә була. Сау кеше ярлы түгел ул, аның башка байлыклары булмаса да саулыгы бар, яки саулык-зур байлык дип юкка гына әйтми халкыбыз.