Әкият-сценарийлар
классный час на тему

Зарипова Лидия Азгатовна

Сәхнәләштерү өчен әкият-сценарийлар тәкъдим итәм

Скачать:


Предварительный просмотр:

"Урман әкияте”

А.Алишның” Куян кызы” әкияте буенча театральләштерелгән күренеш.

Катнашалар: ана куян,доктор Айболит,куян кызы Аппак,Тиенкәй, Төлке.

Максат:балаларны гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә күнектерү,әдәби текстны сәнгатьле итеп сәхнәләштерергә,геройларның хисләрен күрсәтә белергә өйрәтү,үз сәламәтлекләрен кайгыртырга өйрәтү.Дөрес туклану,физик күнегүләр һәм витаминнарга бай булган төрле ризыклар куллануның сәламәтлек өчен бик мөһим булуын күрсәтү; сәламәтлекләренә карата игътибарларын арттыру,җаваплылык хисләре тәрбияләү.

 

Куян кызы (кибеттән кайта,кулында кәрзин.Кәрзиндә чипсы,кола,юылмаган кишер.)

Әнием менә ,менә кибеткә бардым,тәмле әйберләр алдым:чипсы,кола,кишер(кәрзиннән алып өстәлгә куя).

Ана куян. Күпме әйбер алгансың кызым. 

Куян кызы. Әй,ашыйсым килеп китте.Кишер ашыйм әле.( өстәлдән юылмаган кишерне ала,авызына капмакчы була). 

Ана куян. Кызым,кишер бит юылмаган,кара әле нинди пычрак.( кишерне күрсәтә),кулларыңны да юмаган әле.Ашар алдыннан яшелчә-җимешләрне әйбәтләп юалар,ә кулны сабын белән юып яхшылап сөлге белән корыталар(куян кызы юынгычта сабын белән кулын юа,яхшылап сөлге белән корыта.) Менә кызым,аш пеште,кайнар аш ашарбыз.Ашар алдыннан сиңа берничә киңәш бирәм:(стенадагы рәсемнәрне күрсәтә һәм сөйли).

1 киңәш: Аяк өстендә ризыкны капма.

2 киңәш: Ашаганда ашыкма.

3 киңәш: Ашыгып ашама.

Чипсы һәм коладан

Ашказаны курка.

Файдалы ризыклар барын

Син бердә онытма.

Әйдә,хәзер кайнар аш ашыйк.(ашыйлар).Өстәл янында утырганда аркаңны тигез тот,аякларны бергә куй. 

Куян кызы. Әнием,аш бик тәмле булды,бик зур рәхмәт.Ә хәзер мин урамга уйнарга чыгам. 

Ана куян. Өстеңә җылы киен,кызым,салкын тия күрмәсен.

 Куян кызы. Ярар,әнием (кыз сикерә,уйный). 

Ана куян. Кил әле монда,кызым.Мин бит сиңа аякларың туңмасын дип киез итекләр алып кайттым(кыз итекләрне киеп бии һәм җырлый.) ("Кәләпүшем-калфагым” җыры көенә)

Куян кызы. Әй,бии минем итекләр.

                     Әй,биим мин,биим мин.

                     Тыпыр-тыпыр тыпырдый(2 тапкыр кабатлана)

Чү,аякларым арыды,уңайсыз.Салып ташлыйм әле,әнием күрмәсен,яшереп куйыйм(агач артына итеген яшерә.Сикерә,уйный). 

Ана куян. Нигә итекләреңне салдың,ки ,аякларыңасалкын тидерәсең бит.(кызга итекләрен кидерә).

Куян кызы. ( итекләрен яңадан салып ташлый,боз,кар өстеннән йөгерә).

Ай,әнием,аягым авырта,сызлый,нишлим икән?(әнисе янына аксап килә).

 Ана куян. (аякларын карый).Кызым,якты йолдызым,синең аягың шешкән бит.Инде нишләргә?Бу баланы кая алып барырга ,ничек дәваларга?(бер тавыш ишетелә,тиен чыга)

Тиен. Кайгырма,йомшак куянкай,кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була.Моның өчен доктор Айболитка барырга кирәк.Әйдәгез минем белән ,юл күрсәтәм.(китәләр,Доктор Айболит янына керәләр.)

Доктор Айболит. Исәнмесез.

Ана куян. Доктор Айболит,менә кызымның аягы бик каты авырта.,шуңа сезгә килдек. 

Доктор Айболит. Мин каты авыру балаларны чиратсыз кабул итәм.( аягын карый,дарулар сөртә)

Син ялан аяк йөргәнсеңдер,аякларыңна салкын тигән.Менә хәзер аякларыңа компресс ясыйм,бераз утырып торыгыз.(утыралар)

Чиратта кем?

(төлке керә)

Төлке. Исәнмесез, Доктор Айболит.Мин дә бит сезгә килгән идем,күзлек киеп тә күзләрем начар күрә.Миңа нинди киңәш бирерсез ?

Доктор Айболит.Сиңа 1 нче киңәш(рәсемнәр күрсәтә).

Телевизорны көнгә 1 сәгатьтән дә артык карама. Телевизордан 3 метр ераклыкта утыр.

2 нче киңәш.Язу өстәле янына утырганда  утың сул яктан яктыртсын.

 3 нче киңәш.Караңгы утта укыма,ятып китап укыма.

 Куян кызы.Көн дә кишер кимерсәң

                       Күзләр бик әйбәт күрә.

                       Куяннар күзлек кими

                       Менә шуңарга күрә.

                       Витаминлы аш белән

                      Төн буена сыйланды.

                       Ник алай да ,болай дип

                      Үзалдына сөйләнде.

 Төлке.Нәрсәләр алар витаминнар?

(Доктор Айболит витаминнар турында сөйли).

Доктор Айболит:

"А” витамины җитмәгәндә күз күреме начарлана,тырнаклар сына,чәчләр коела.Ул  сөттә,йомырка сарысында,банан ,укропта,кабакта була.

”К” витамины булмаса кан сыек була,күп кан ага.Ул помидорда, фасоль, бавыр, ит, сөт ризыкларында була.

"Е” витамины җитмәгәндә бик куркыныч була,мускулдагы матдәләр алмашы бозыла."Е” витамины үсемлек мае,маргарин,солы ярмасы, йомырка,урман чикләвеге һәм яшел төстәге яшелчәләр дә була.

"С” витамины .Әгәр еш авырмыйм,авырулардан тизрәк терелим дисәгез,сезгә "С” витамины кирәк.Ул гөлҗимеш,карлыган,әфлисун,лимон.бәрәңге,яшел суганда була.

Доктор Айболит.Кызым,кил әле,аякларыңны карыйм.Син итекләреңне аягыңнан салма,әниең сүзен тыңла,начар хәлгә калма(компрессны ала).

Куян кызы.Ур-ра,урра,аякларым төзелде,дусларым,әйдәгез зарядка ясарга. (зарядка, татар халык көенә)

Доктор Айболит.Дөрес,дөрес ,балалар.Зарядканың сәламәтлеккә файдасы бик күп,ул кешене чыныктыра.Зарядка ясамаган кешенең хәле булмый,тәннәре авырта,көче бетә,йөгерә алмый.

Ана куян.Олылар сүзен тыңлагыз,җылы киенеп йөрегез,төрле витаминнар ашагыз,зарядканы көн дә ясагыз.Сәламәтлек кагыйдәсен онытмагыз.Шул вакытта гына барыбыз да сәламәт булырбыз.

Барысы бергә.Төрле витаминнар ашарга

                           Олыларны һәрчак тыңларга,

                           Зарядканы көн дә ясарга.

                           Сәламәт тәндә-сәламәт акыл диеп

                           Әйтмиләрдер юкка.

                           Сәламәтлек безнең янда булыр

                           Үзебез үскән чакта.



Предварительный просмотр:

Өч кыз” әкияте 

Татар халык әкияте буенча балалар өчен спектакль

Өй эче күренеше. Әни кеше бишек тирбәтә.

Алып баручы:   Борын-борын заманда яшәгән ди бер хатын. Аның булган ди өч кызы. Әниләре кызларын бик яраткан, аларны бишек җырлары җырлап йоклаткан.

Әлли-бәлли итәр бу,

Йокыларга китәр бу,

Алма кебек тәгәрәп,

Үсеп буйга җитәр бу.

Йокла, кызым, йом күзең,

Йокла, кызым, күз нурым.

Үсеп матур кыз булганнан соң

Кияү табарсың үзең.

Әлли-бәлли бишеге,

Кызыма килер йөз кеше.

Шул йөзәүнең арасыннан

Кияү булыр берсесе.

Алып баручы:  “Кызларымның тамаклары тук, өсләре бөтен булсын”, – дип, көне-төне эшләгән ди әниләре. Ананың теләкләре кабул булган. Аның кызлары бик сылу, бик уңган булып үсеп җиткәннәр, бер-бер артлы кияүгә дә киткәннәр.

Бер ел үткән, ике ел үткән, өч ел үткән. Шулай яхшы гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән.

Авылдан ерак түгел генә урман булган. Ул урманда әбинең дусты Тиенкәй – Акбикә яшәгән. (Урман күренеше).

Тиен җырлый:

1.Ашыкмыйча, һәрбер таңда

  Чикләвек ватам оямда.

  Чарт-чорт-чорт,

  Чарт-чорт-чорт.

Кушымта:

Шатланамын да уйныймын,

Күңелсез булса, җырлыймын:

Лә-лә-лә! Лә-лә-лә!

2.Күз генә миңа йөгерә,

   Ябалдаш буйлап йөгерәм.

   Трэм, трэм, трэм,

   Трэм, трэм, трэм.

        Кушымта.

3. Ап-ак кар кебек киенәм,

   Яшел нараттан җилдерәм.

   Рэм-рэм-рэм!

   Рэм-рэм-рэм!

        Кушымта.  

       

Тиен:  Минем  киемем ак булганга, авылда яшәүче дус әбием миңа Акбикә дип эндәшә. Акбикә – минем исемем. Ошыймы ул сезгә? Һай, чикләвекләр җыеп, онытып та җибәргәнмен. Әбекәйнең хәлен белеп кайтыйм әле, ничек яшәп ята икән.

Җырлый-җырлый бара, әбинең өенә килеп җитә.

Тиен: Кая соң бу әбекәй, ишек алдында да күренми? Әллә авырып киткән инде. (Әбинең ыңгырашкан тавышы ишетелә).

Тиен:  Әби, исәнме? Мин бүген бераз соңладым. Менә, сиңа урманнан күчтәнәчләр алып килдем.

Әби:  Рәхмәт, Акбикә. Үзем дә сине көтеп ята идем. Тиен дустым килми калмас, хәлемне белми калмас, диеп. Сиңа үтенечем бар иде, тиенкәем, менә авырып киттем бит әле. Зинһар өчен, кызларыма барып әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче.

Тиен:   Ярар, ярар, әбекәем. Җилдән җитез булырмын, хәзер барып әйтермен. (Тиен чыгып йөгерә).

Өй күренеше.Олы кызы җырлый-җырлый ләгәннәр чистарта.

Тиен:  Исәнме, Миңсылу! Мин сиңа әниеңнән хәбәр китердем. Әниең авырый, бар, хәлен белеп кайт.

Олы кызы:  Һай, бик барыр идем дә, ләгәннәрне читартып бетерәсем бар шул.

Тиен: Шулаймыни? Сине карап үстергән әниеңнән шушы ләгәннәр кадерлерәкмени? Алайса, син шушы ләгәннәреңнән гомереңә дә аерылма.

Кыз гөберле бакага әверелә, аның суга чумган тавышы ишетелә.

Тиен:  Әй, тәүфыйксыз бала, ана кадерен белмәсәң, шулай була ул. Кая, Гөлсылу янына барып карыйм инде.

Гөлсылу җеп эрләп утыра, җырлый.

Тиен (ишек шакый):  Гөлсылу, бу мин, әниеңнең дусты, тиенкәй, сиңа хәбәр алып килдем. Әниең авырып урын өстендә ята, аңа чәй эчерүче, аш пешерүче дә юк. Барсана, хәлләрен белеп кайтсана.

Гөлсылу: Һай, бик барыр идем дә, базарга кадәр җеп эрләп бетерәсем бар шул.

Тиен:  Игелексез бала икәнсең. Анасының кадерен белмәгән, үзе дә рәхәт көн күрмәс. Алайса, син шул җепләреңнән беркайчан да аерылма. Бөтен гомерең җеп эрләп үтсен!

Уртанчы кыз үрмәкүчкә әверелә. Тиен ачуланып чыгып китә.

Өченче кыз Айсылу җырлый- җырлый камыр баса. Тиен тәрәзә шакый.

Айсылу (йөгереп чыга):  Тиенкәем, син икәнсең. Исәнме, әйдә, түрдән уз. Сагынып беттем үзеңне. Нигә син бик күңелсез? Әллә әниебезгә берәр хәл булдымы, авырыймы әллә?

Тиен: Әйе шул, әниегез авырып китте.

Айсылу:  Әйдә, ашыгыйк, тиенкәй, тизрәк барып җитик.

Тиен:  И, сөекле бала, гомерең буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит. Кешеләр дә сине сөярләр, яхшылыгыңны онытмаслар.

Әниләре янына килеп җитәләр.

Кыз:  Исәнме, әнием! Кай җирең авырта? Хәзер чәй куеп җибәрәм. Мәтрүшкәләп, баллап чәй эчкәч, хәл кереп китәр.

Әни: Рәхмәт, балакаем. Тиенкәем Акбикә, олы кызларым ник күренмиләр, син аларны чакырмадыңмы әллә?

Тиен:  Чакырдым, әбекәй, тик алар ана кадерен белмиләр. Мин аларны каргадым, олы кыз Миңсылу – бакага, уртанчы кыз Гөлсылу  үрмәкүчкә әверелде.

Әни:  Һай, алай итәсең калмаган, тиенкәй, менә кулда ун бармак, аларның кайсын гына тешләсәң дә, авырта. Балалар да шулай газиз, аларның берсен дә җәберлисе килми.

Айсылу:  Менә, чәй дә кайнап чыкты. Әйдә, әни, син менә монда утыр. Тиен, син дә кил.

Шулвакыт “гафу ит” дигән тавыш ишетелә. Бака күренә.

 Әни, гафу ит.

Әни:  Һай, балакаем! Менә бит, үз гаебен таңлаган. Гафу итәм, балам!

Бака кызга әйләнә, әнисен кочаклап ала.

 Әнием, бәгырем, гафу ит мине. Мин беркайчан да сиңа каты күңелле булмам. Һәрчак сиңа булышырмын, кадерләп кенә торырмын.

Тагын “гафу ит” дигән тавыш ишетелә. Үрмәкүч күренә.

Ана:  Гафу итәм, балакаем, сине дә гафу итәм.

Үрмәкүч кызга әверелә, әнисен кочаклап ала.

Айсылу:  Әйдәгез, апалар, чәй янына утырыгыз.

Әни:   Кинәт кенә хәлем яхшырып китте, балалар, сезне сагынудан булган икән авыруым. Сезне күрүгә, кәефем күтәрелде. Рәхмәт сезгә, балакайларым. Һәрвакыт тәүфыйклы булыгыз.

Алып баручы: Әниләрне беркайчан да рәнҗетмәгез. Ана хакы бик олы. Никадәр генә яхшылык эшләсәгез дә, аналарга бурычыгызны түләп бетерә алмассыз. Тәүфыйклы булыгыз, игелекле булыгыз, әниләрегезнең кадерен белегез!

Ана турында җыр:  “Әниемә”, Г. Гәрәева музыкасы, Л. Юнысова сүзләре.

1. Әнием, кадерлем!

    Син – энҗе  бөртегем.

    Син  хөрмә   җимешем,

    Син – йөрәк тибешем.

Кушымта:  Әнием, әнием,

                   Иң кадерлем син минем!

2. Мин сиңа багышлап

    Җырлыйм бу җырымны.

    Мин сиңа бу җырда

    Ачам бар җанымны.

                 Кушымта.

3. Мин сине яратып,

    Иркәләп  торырмын.

    Мин сиңа тормышта

    Таяныч булырмын!

                  Кушымта.



Предварительный просмотр:

          «Шалкан»  әкиятенә  ияреп.

А.б.         Бик борын заманда түгел,

                Безнең көннәрдә генә,

                Булган, диләр, алга таба

                Сөйләнәчәк вакыйга.

Бабай:    Витаминнарга бай, дигәч,

               Чәчкән идем, шалканны,

                Күтәрә алмаслык зур булган

                Нишләтергә сон моны?!

 

                Тегеләй дә, болай итеп,

                Йолыккалап карадым.

                Инде дә килеп чыкмагач.

                Карчыгымны чакырдым!

              - Карчык, әйдә,кил әле,

                Аз гына булыш әле!    

               

Әби:        Гомер буе әйтә килдем,—

                Тартуыңны ташла, - дип,

                Тәмәке тартып, сыра эчеп,

                Йөрүеңнән тукта, - дип.  

                 Минем сүзне тыңламадың,

                 Кычкырып көлдең генә;

                 Алтмышың тулмас борын үк

                 Бабай булдың син, менә!

                 Әлдермештәге Әлмәндәр

                 Йөз яшькә җиткән, - диләр,

                 Моның кебек шалканнарны

                 Туп итеп типкән, - диләр.

                 

                  Сыра белән тәмәкене,

                  Беркайчан дус итмәгән,

                  Шуңа күрә әле аны    

                  Әҗәл дә җиңә алмаган!

Бабай:       Сәламәтлегем какшады,

                  Инде үзем дә беләм,

                  Сүзеңне тыңламаганга

                  Чын күңелдән үкенәм.

                   Тәмәкесен –сырасын

                   Авызыма да алмам …

                   Әйдә әле оныкка дәшик,

                   Бәлки ул кылыр файда?

                   

Онык:         Нигә дип мине борчыйсыз?

                    Теликтан мультик бара.

                    Шоколад алып кайтыгыз,

                    Булганы бетеп бара.

Бабай:         Шоколад, көнбагыш ашап.

                    Мускулларың ныгымас,

                    Ярылмаган утын ята,

                    Ярсаң һич зыян итмәс.

.

Әби:             Хәрәкәттә-бәрәкәт

                     Икәнен онытма син,

                     Көн буена телевизор

                     Каршында утырма,син!

                     Саф һавада эшләп керсәң,

                     Булыр ипи дә тәмле,

                     Китаплар алып укысаң —

                     Булыр зиһенең ямьле!        

Онык:           Миннән дә файда булмады—

                      Корсагым мишәйт итә

                      Әйдә, Акбайга дәшик, без,

                      Көн буе йоклап ята.

Акбай:          Көчек килеш алып кайтып,

                      Чылбырга бәйләдегез,

                      Буыннарым катып бетте,

                      Шуны һич сизмәдегез.

                   

                      Сөяк-санак, каткан ипи,

                      Ашап тамак туймый ул,

                      Миңа да тәмле аш кирәк

                      Үзегездән артмый шул.

Онык:           Песи нишләп күренми соң?

                      Һаман йокыда микән;

                      Төшендә генә булса да,

                      Тычканнар тота микән?

Песи:            Сөт сорап сырпаланганда,

                      Күрми генә үтәсез,

                      Эш эшләгәндә - мин кирәк,

                      Бер онытып калдырмыйсыз!

                      Ярар, әйдә, бергә тартыйк,

                      Бәлки көчебез җитәр;

                      Без шалкан тарткан арада,

                      Тычкан да килеп җитәр!

                      Аны инде айлар буе,

                      Һич кенә тота алмыйм,

                      Шундый җитез, өлгер, уңган

                      Серенә төшенә алмыйм?

Тычкан:        Аның сере бик тә гади—

                      Һәркем үти алырлык:

                      Сәламәт булыйм дигәнгә

                      Наказ итеп алырлык:

                      Кичтән иртә ятып йокла,

                      Ә иртән иртәрәк тор!

                      Гимнастика ясый башла,

                      Ашавың көтеп торыр.

                     

                       Ашауга килгәндә исә -

                       Баллы, майлы ашама,

                       Витаминнарга бай булган

                       Ризыкларны ташлама!

                     

                       Гигиена таләпләрен

                       Һәрчак үтәргә кирәк,

                       Спорт белән шогыльләнергә,

                       Эш эшләргә дә кирәк!

                       Шушы гади кагыйдәне,

                       Үти ала һәркем дә

                       Шалканны тартып чыгарам,

                       Карап торыгыз менә!!!

                     

А.б.                Онык, Акбай, Песи кебек,

                       Ялкаулар юкмы сездә?

                       Тычкан кебек уңган-булган,

                       Җитезләр кирәк безгә!

                        Нәни дуслар! Әкияттән,

                        Һәркем дә гыйбрәт алсын,

                        Авырмау кагыйдәләре

                        Сезнең хәтердә калсын!

                        Сәламәтлек  сәгатьләрен

                        Кем һәрчак көтеп ала,

                        Таза, сау, сәламәт булып

                        Шул гына үсә ала!  



Предварительный просмотр:

Абдулла Алишның

«Чукмар белән Тукмар”

әкиятенә нигезләнеп төзелгән сценарий.

                                                         

Катнашучылар.

Әби.

Чукмар.

Тукмар.

Онык 

А.б.         Бик борын заманда түгел,

                Безнең көннәрдә генә,

                Булган, диләр, алга таба

                Сөйләнәчәк вакыйга.

Зал бизәлгән. Сәхнәдә авыл күренеше. Әкрен генә музыка уйнап тора. Залга әби чыга. Кулында савыт белән ярма. Читтәрәк Чукмар белән Тукмар уйнап йөриләр.

Әби.

Ике әтәчем бар

Берсе-ак, берсе-кара.

Сугышып та куялар соң:

Күзләренә күренмидер ак-кара.

Әби әтәчләргә ярма сибә, як-ягына карап кычкыра.

Әби.

Чукмар,Тукмар

Уеннан туктап торыгыз,

Ашар вакытыгыз җитте

Савытта, әнә-тарыгыз.

Уеннан туктап, Чукмар белән Тукмар киләләр, әбиләренә сырпалана башлыйлар.

Чукмар.

Яшим мин авылда.

Әбием янында.

Тамак тук, өс бөтен,

Юк бер кайгым да.

Тукмар.

Ни теләсәм, шуны ашыйм.

Табыныбыз мул.

Әбиебез исән булсын

Бөтен кайгым шул.

:   Әби.            Сәламәтлегем какшады,

                  Инде үзем дә беләм,

                  Бакчаны да утыйсы бар

                  Су да сибәргә кирәк.

                  Оныгымны дәшим әле

                 Икәүләп эшлик әле.

                   Эшебез дә тиз бетәр

                  Күңелле булып китәр

Кызым, кызым, чык әле монда, миңа булыш әле!

                   

Онык:         Нигә дип мине борчыйсың?

                    Теликтан мультик бара.

                    Шоколад алып кайт миңа син,

                    Булганы бетеп бара.

Әби:           Шоколад, көнбагыш ашап.

                    Мускулларың ныгымас,

                    Монда шәһәр түгел сиңа,

                    Эшсез яту килешмәс.

Онык:         Юри генә әйттем, әби

                   Эшкә дип чыктым менә.

                    Җәйге ял вакытымны

                    Бушка уздырмыйм бер дә.

                   

                    Хәрәкәттә-бәрәкәт

                     Икәнен онытмыйм мин,

                     Көн буена телевизор

                     Каршында утырмыйм мин!

                     Саф һавада эшләп керсәң,

                     Булыр ипи дә тәмле,

                     Китаплар алып укысам —

                     Булыр зиһенем ямьле!        

Әби. Әтәчләрнең берсен канатыннан, берсен койрыгыннан сыйпый.

Ак канатым,кара койрыгым

Ашыгыз тәмле булсын.

Карагыз аны, сугышмагыз,

Күңелем тыныч булсын.

Әйдә, кызым, әтәчләр ашаганда бакчада эшлик эәле.

Әби белән оныгы залдан чыгып китәләр. Әтәчләр этешә-төрткәләшә җим чүплиләр аннары биеп алалар.   (Татар халык биюе башкаралар.)

  Сырпалана-сырпалана песи керә.  Әтәчләрне күрә.

 Әбинең әтәчләре бу

Ул аларны ярата.

Көн саен табакка салып

Тәмле ярма ашата.

                     Мин сөт сорап сырпалангансам,

                      Күрмәмешкә салыша,

                      Тычкан тотарга мин кирәк.

                      Эшлә, имеш, эшләп аша!

                    Сөт-каймакка зыян килсә

                    Гел мине гаеплиләр.

                    Үзләре бирмәгәч алам шул.

                    Һаман шуны белмиләр.

                    Әтәчләрне тагын кызык итим әле.

                    Аларны да орышсыннар.

                    Мине генә тәртипсез дип

                    Начар дип тормасыннар.

Чукмар, Тукмар карагыз әле. Әби бит сезне бертөрле яратмый. Берегезгә җимне  күбрәк, икенчегезгә әзрәк бирә.  Шуның өчен берегез зур үсә, икенчегез кечкенә  кала.  Әнә бит, әнә Тукмар күбрәк ашый. Чукмарныкын да ашый!

                   

                 

Чукмар.

Ник өлешемә керәсең?

Ашаганда комачаулыйсың.

Син миңа дус түгел,

Сине чукып ташлау

Миңа берни түгел.

Песи. Хәзер Чукмар күбрәк ашый башлады.

Тукмар.

Җимне миңа азрак бирдең,

Ашаганда койрыгың белән тидең.

Син миңа дус түгел,

Сине күгәргәнче тукмау

Миңа берни түгел.

Песи. Ник карап торасыз? Бирегез бер-берегезгә кирәгегезне. Менә шулай, менә шулай.

Әтәчләр сугышып хәлдән таеп егылалар. Песи әкрен генә чыгып  кача. Тавышка әби керә.Әтәчләр әбигә бер-берсеннән зарлана башлыйлар.

Чукмар.

Әби, әби, кара әле,

Бөтен җирем күгәрде.

Тукмарың тукмады, кансыз,

Хәтта көрәк күтәрде.

Чукмар.

Әби, әби, кара әле,

Башкайларым канады.

Чукмарың чукыды, кансыз.

Хәтта хәлем калмады.

Әби: Әле сез шулаймы? Дус кына яши белмисезме? Тагын сугыштыгызмы?

 Тукмарны култыгына кыстырып, алып чыгып китә.

Әби.

Җитәр сезгә,күп түздем.

Сездән өметемне өздем.

Аерам икегезне,

Юк итәм берегезне.

Залда Чукмар үзе генә, моңая.

 Чукмар.

Көн артыннан көн үтә.

Тормышның кызыгы бетә.

Ашый да, эчә дә алмыйм,

Тукмарны һич оныталмыйм.

Нигә песине тыңладык?

Ник тату яшәмәдек?

Тамагыбыз тук иде,

Бергә-бергә кызык иде!

Залга әби керә, Чукмарның моңайганын тыңлап тора. Чукмар әбине күреп эндәшә.

Чукмар.

Әбием, җаным, тыңларсыңмы?

Сиңа бер сүз катсам.

Бер дә сугышмас идем

Тукмарны алып кайтсаң

Әби.

Ярар,тыңлыйм сүзегезне,

Яратамын шул үзегезне.

Тик тагын сугышсагыз

Шулпа итәм берегезне.

Әби залга Тукмарны алып керә. Әтәчләр кочаклашып күрешәләр.

Чукмар,Тукмар. (бергәләп)

Озак күрешмәдек бит,

Кочаклашып исәнләшик.

Киләчәктә бер дә сугышмаска

Әйдә, сүз бирешик.

 Әкрен генә музыка уйный. Читтәрәк Чукмар белән Тукмар уйнап йөриләр.Залга әби керә.

Кулында савыт белән ярма.

Әби.

Чукмар,Тукмар

Уеннан туктап торыгыз,

Ашар вакытыгыз җитте

Савытта, әнә-тарыгыз.



Предварительный просмотр:

Хикмәтле чүлмәк


Катнашучылар:        
Котсызҗан 
Шыксызҗан 
Шайтан бабай  
Миңлехәсрәт 
Нурлыҗафа 
Габдулла 
     (Иске ташландык тегермән яны. Шайтан балалары җырлап-биеп күңел ачалар.)
Пәри буладыр анабыз ,          
Шайтан буладыр атабыз.
Иске тегермән астында
Гөрләп яшәп ятабыз.
Тегермәннең асларында
Чишмә ага чылтырап.
Безнең яннан үткән чакта
Бар да төшә калтырап.
Мин- Шыксызҗан ,
Мин -  Котсызҗан.
Миңлехәсрәт-сеңлебез,
Кил бирегә, кушыл безгэ
Нурлыҗафа энебез.
Бабабызның алачыгы
Кырык тугыз бүлмәле .
Безнең көчтән курыкмаган
Кеше тумаган әле.
Кулымдагы йөзегемнең
Исемнәре Гөлзада.
Тату булып җеннәр генә
Яши ала дөньяда.
                                    Шайтан бабай пәйдә була.
Шайтан бабай: Кояш баеганны күрмисезме әллә?!
Шыксызҗан:
Котсызҗан:  } Күрмибез!     
Нурлыҗафа: Безнең кояш әле баемады!
Миңлехәсрәт: Хәерле кич, Шайтан бабай!
Шайтан бабай: Ә син, Миңлехәсрәт, Адәмнәр
шикелле ялагайланма,җенем сөйми адәмнәр
психологиясен. Шым! Тәрбия сәгате башлана!
Шыксызҗан, синме?
Шыксызҗан : Мин!
Шайтан бабай: Котсызҗан?
Котсызҗан : Мин!
Шайтан бабай : Тәрбия сәгате башланды.
Миңлехәсрәт : Ә мин?
Шайтан бабай : Нәрсә син?
Миңлехәсрәт : Нигә мине дәшмәдегез?
Шайтан бабай: Чөнки бүген син түгел .Чөнки бүген син күңелне эретерлек итеп ялагайлана
алмадың. Кәефемне бозма, мин дәвам итәм. Иң әүвәл, узган кара төндә "Мәкер” темасына бирелгән өй эшен тикшерик. Кем беренче җавап бирә?
/Дүрт җен дә кул күтәрә./
Шайтан бабай : Болай булмый. Берәм-берәм җавап бирәбез. Кем иң соңгы җавап бирә?
/Янә дүрт җен дә кул күтәрә./
Шайтан бабай : Болай да булмый. Бу - этлек дип атала. "Этлек” темасына әле иртә , программа бунча киләсе елда гына үтеләчәк.
Миңлехәсрәт: Шайтан бабакачкайгынам, син үзең кайсыбыздан башлыйсың килә, шуңа бер нәфис бармагың белән төртеп күрсәт тә , дәрес өзелми калыр.
Шайтан бабай : Менә бу, ичмасам – сүз! Бу сүздә унике өлеш мәкер, кырык дүрт өлеш акыл һәм кырык дүрт өлеш ялагайлык ярылып ята. Сөекле балам Миңлехәсрәт, ниһаять, күңелемне эреттең. Миңлехәсрәт, син-синме?
Миңлехәсрәт : Мин!
Шайтан бабай : Афәрин! Нурлыҗафа, син башла! "Мәкер” темасын ничек үзләштердең?
Нурлыҗафа  : Инде мин әкрен генә килдем да кердем басмага. Як-ягымда һич кеше да юклыгын белдем дә мин, Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.
Шайтан бабай : Шып! Тукта. Шомлы нәрсә сөйлисең.
Нурлыҗафа : Шайтан бабай, бу гел безне искә алып яза торган бик тә юньле Тукай исемле адәм шигыре "Су анасы” дип атала.
Шайтан бабай : Утыр. Икеле. Адәм сүзе сөйләдең - бер, Су анасы белән сәяси низагка керә яздың -ике. Узган дәрестә "Шүрәле” турында сөйләгәнеңне Мәче башлы ябалак ишетеп торган, Нурсызҗафа. Ай, башны себер сөрдерәсез сез болай булса. Яле, Миңлехәсрәт, балакачайгынам, күңелемә бурсык мае булып ят әле, "Мәкер” не син ничек аңладың?
Миңлехәсрәт:/җырлый    Мәкер, мәкер, мәкергә
                                               Әби төште бәкегә.
                                         Тыпырчына, чыга алмый
                                              Әби шунда әле дә.
Суда балык йөзәдер,
Әби яше йөздәдер.
Йөздә булса да җаны бар -
Су салкынын сизәдер.
Шайтан бабай : Хи-хи-хи. Балакайчагынам, әйбәт, бик әйбәт. Сиңа кечкенә генә бер теләк: боларны каш астыннан усал итеп карап, теш арасыннан гына сыгып җырларга кирәк. Урыныңа бар, "бишле”. Менә, күрегез, үрнәк алыгыз. Яле, Шыксызҗан, дәвам ит.
Шыксызжан : «Мәкер" темасына хореографик
күренеш. Мәкер партиясендә - мин, Мәкәрия
партиясендә – Котсызҗан.
                 /Шыксызҗан белән Котсызҗан бииләр./
Шайтан бабай : Кабатланасыз. Бөтен темага да бер үк
бию. Бу-программада "Хәйлә” буларак теркәлгән.
Икегезгә бер "өчле”. Өч икегә бүленми, шуңа күрә
Шыксызҗанга "берле”, Котсызҗанга "икеле”.
Шыксызҗан: Бабай! Нишләп миңа "берле”,
Котсызҗанга "икеле”? Биюне бит мин куйдым.
Шыксызҗан: Ах, әле шулаймы!
                                /Сугыша башлыйлар/
Миңлехәсрәт: Алдашмагыз! Берегез дә түгел , ул биюне Нурлыҗафа куйды.
Котсызҗан: Ах, ялагай!
Шайтан бабай : Шым!
/Котсызҗан, Шыксызҗан, Миңлехәсрәт сугышалар. Нурлыҗафа урман сукмагыннан атлап килүче Габдулланы күреп ала./
Нурлыҗафа : Сукмакта җан иясе!
Шайтан бабай : Зыян юк. Адәми зат булса кирәк. Бик төз атлый. Яхшы. Кичә үткән "Мәкер” темасына бик әйбәт практик шөгыль. Бәбкәчләрем! Сезнең бәхеткә, мөстәкыйль эш. "Мәкер” темасы буенча җыйган барлык белемегезне ошбу адәмне сихерләргә туплагыз. Ә мин шул арада Агыйдел күпере астындагы дусларым – Пәри белән Пәридә тутагызның хәлләрен белеп килим. Каушамагыз, беренче тапкыр түгел. И-и, мескен адәмчеккенем. /Китә./
/Габдулла пәйдә була. Бик арыган кыяфәттә тегермән ишеге төбенә килеп утыра./
Габдулла : Я Раббем ,хуҗам. Түзәр әмәл калмады бу күмәч исенә.
Котсызҗан : Шыксызҗан, әдәми зат түгел бу. Бабай һичшиксез ялгышты.
Шыксызҗан : Телеңә тилчә чыксын, мин куркам!
Миңлехәсрәт : Барыгызны да тәбрик итәм,  килеп каптык. Бу чып-чын Албасты. Албастыга каршы сихер юк, Албасты бездән көчле.
Нурлыҗафа: Юкка бетеренмәгез, гап-гади адәм бу!
Миңлехәсрәт: син үзең адәм! Бабай да китеп барды ичмасам.
Котсызҗан : Качып та булмый. Чак кына селкенсәң  Албасты  сизеп ала.
Шыксызҗан : Кара әле, Котсызҗан, Нурлыҗафа гел хаклы була, әллә бу чыннан да адәм микән.
Котсызҗан : Кит аннан! Адәмнәр күлмәк киеп йөриләр ...
Миңлехәсрәт : Албастыдан котылган җен турында ишеткәнем юк. Шушы яшемдә харап булырмын микәнни?
/Миңлехәсрәт һуштан язып гөрселдәп ава. Габдулла шул тарафка борыла һәм җеннәрне күреп ала./
Миңлехәсрәт : Харап булырмын микәнни?
Габдулла :(сумкасыннан төргәк ала. Төргәктә дүрт бәрәңге)
    -Бер, ике, өч, дүрт, димәк, дүртәү!
     Берсен генә ашыйм микән, дүртесен дә берьюлы кабып йотыйм микән?
Котсызҗан : Кичә дәрестән качкан идем, шуның җәзасыдыр инде...
Габдулла : Әллә монысын сытып, изеп суын эчеп, үзеннән сохари ясыйм микән?!
Шыксызҗан : Исән-сау котылсам , иртән ясыйсы физзарядканы кичтән ясап куяр идем.
Габдулла : Берсен тешләп-тешләп өзеп ашыйм, берсен чәйнәп тә тормыйм ,берсен...
Нурлыҗафа : Әни?... 
Миңлехәсрәт : Харап булдык нишләргә?
Габдулла : Нишләргә?!Нишләргә?! Ашарга! (Миңлехәсрәт һуштан язып, гөрселдәп ава. Габдулла шул вакыт җеннәрне күрә.)
Котсызҗан: Аяк астыгызга башыбызны орабыз, гыйззәтле албасты.
Шыксызҗан: Зинһар өчен, безне ашама!
Габдулла :Бәракалла! Әллә сез чегән балаларымы7
Миңлехәсрәт : ә?! Ә-ә әйе, чегән балалары! Тимә безгә Албасты абый, без синең күңелеңне ачабыз!(бииләр)
Габдулла : Ач карынга күңел ачылмый шул. Чыдар әмәл юк. Ашыйсы килә. Дүртесен дә берьюлы ашыйм микән, әллә берәм-берәм кабып йотыйммы?
Котсызҗан: Албасты абзый!
Шыксызҗан: Албасты абзыкай!
Миңлехәсрәт: Зинһар ашамагыз!
Габдулла: Ничек инде ашамагыз? Бик-бик ашыйсы килсәдәме? Ай-яй, төп башына утыртырга оста икәнсез!
Котсызҗан : Ничек төп башына?
Нурлыҗафа : Сиңа бер кеше дә тимәс. Ышан абзый, мин сиңа сүз бирәм.
Габдулла : Ышан сезгә.
Миңлехәсрәт:Хөрмәтле вә гыйззәтле Албасты зинһар өчен сабыр итегез.(җеннәргә)Килегез әле,Тылсымлы чүлмәк бирик тә котылыйк үзеннән.
Габдулла: Албасты дип, мин шул чаклы ук котсыз микәнни?
 Нурлыҗафа :Бирегез бир,Ул аңа  хәзер бик тә мохтаҗ.
Миңлехәсрәт:Албасты әфәнде,карыныгыз ачуны искә алып без сезгә кечкенә бүләк тапшырабыз. Котсызҗан :Кабул итеп алыгыз Албасты...
Шыксызҗан:..әфәнде! Абзый!
(Габдулла чүлмәкне карый , ул буш)
Габдулла:Алдашырга,төп башына утыртырга оста икәнсез ! Бу чүлмәк бәрәңге пешерергә генә ярый!
 Шыксызҗан:Хараплар гына итә күрмә!
Миңлехәсрәт: Албасты абзый!Зинһар ашама !
Нурлыҗафа :Чүлмәк тулсын өчен тылсымлы сүзләр әйтергә кирәк.
Безнең арттан кабатла:
Әфсен-төфсен фармалин     Шухри_мухри дармалин !
Габдулла:(чүлмәкне карый -ул тулы) Мин нәрсә дип әйтергә дә белмим инде...
Котсызҗан: Албасты абый, без бит алдаша белмибез! Кешеләр генә алдаша, алар гына арттан килеп һөҗүм итә белә.
Нурлыҗафа :Сездән аермалы буларак, без бик теләсәк тә алдаша да ,астыртынлык та кыла белмибез.Дөрес,без бик күп яман эшләр  башкарабыз:кешеләрне бозыклыкка,гаепсезләрне рәнҗетергә,урлашырга өндибез ,мәҗбүр итмибез.
Габдулла:Ә бозыклыкка, урлашырга өндәү ник кирәк? !
Нурлыҗафа: Шулай итеп ,без кешенең рухи көчен сыныйбыз. Көчле рухлы,белемле кешеләр безнең коткыга бирелми.Менә алар-чын кешеләр Чын кешенең беләге генә түгел,рухы да көчле була.  Ә калганнары әдәм актыклары.
Шыксызҗан:Инде хушлашырга вакыт.
Миңлехәсрәт:Таң сызылырга күп калмады.
Габдулла:Сау булыгыз,сәер җан ияләре!
Шайтаннар:  (бергә) Хушыгыз!
Исән йөрегез!



Предварительный просмотр:

                               Теремкәй әкияте.

Катнашучылар:

  • Алып баручы.
  • Тычкан
  • Бака
  • Куян
  • Төлке
  • Бүре
  • Аю

 

Агачтан, такталардан өй ясала. Эченә бөтен җәнлекләр дә керерлек булырга тиеш.

 

 

Алып баручы.

Тора, ди, кырда бер теремкәй,

Тәбәнәк түгел, биек түгел-

Матур гына теремкәй.

 Көннәрнең, ди, берендә

Җәйге аяз бер көндә

Кыр буйлап тычкан килә

Һәм теремкәйне күрә.

Тычкан керә, як-ягына карана, термкәйне күрә һәм аның янына килә дә шакый.

Тычкан.

-Нинди матур өй!

Тук-тук-тук!

Кем яши бу өйдә?

Әллә юкмы бер кем дә?

Кереп әйләнеп чыга. Карап йөри.

Тычкан.

-Буш икән бу теремкәй.

Монда үзем яшәрмен.

Бик тырышып эшләрмен,

Кунаклар да дәшәрмен.

Алып баручы.

Тычкан бу өйне яратты,

Берүзе яшәп ята.

Эштән бушаган арада,

Ял итәргә ярата.

Кырда тора теремкәй.

Тәбәнәк түгел, биек түгел-

Матур гына теремкәй.

 Көннәрнең, ди, берендә

Җәйге аяз бер көндә

Кыр буйлап бака килә

Һәм теремкәйне күрә.

Төенчек тоткан Бака  керә, як-ягына карана, термкәйне күрә һәм аның янына килә дә шакый.

Бака.

Бигрәк матур өй икән,

Монда кем яши икән?

Тук-тук-тук!

Кем бар монда?

Тычкан.

Бу мин-Тычкан  чыелдык.  Син кем буласың?

Бака.

Ә мин Бака-бакылдык. Мине дә үз яныңа керт әле.

Тычкан.

Кер әйдә, бака дустым!

Икәү дуслар булырбыз,

Тату гына торырбыз.

Бергәләшеп эшләрбез.

Шау-гөр килеп яшәрбез.

Бака.

Рәхмәт, Тычкан дустым.

Икәүләп өйгә кереп китәләр.

Алып баручы.

Кырда тора теремкәй.

Тәбәнәк түгел, биек түгел-

Матур гына теремкәй.

Тычкан белән бака дус,

Бик дус яшәп яталар,

Эштән бушаган арада

Җырларга яраталар.

Бака белән тычкан җыр җырлыйлар.

Алып баручы.

 Көннәрнең, ди, берендә

Җәйге аяз бер көндә

Кыр буйлап куян килә

Һәм теремкәйне күрә.

Сикерә-сикерә куян керә.

Куян.

Ай-яй матур өй икән.

Монда кем яши икән?

Тук-тук-тук!

Кем бар монда?

Тычкан.

Мин-тычкан чыелдык.!

Бака.

Мин-бака бакылдык!

Син кем буласың?

Куян.

Мин куян-кылый күз. Мине дә үз яныгызга яшәргә кертегез әле!

Бака.

Булган-булсын, кер әйдә!

Өчәү яшәрбез бергә!

Өебез иркен безнең-

Кимсетелмәс беркем дә.

Куян.

Рәхмәт, дусларым!

Алып баручы.

Бака, тычкан һәм куян

Өчәүләшеп яшиләр.

Өчәүләп ял итәләр,

Табышмаклар әйтәләр.

Бака, тычкан һәм куян табышмак әйтеш  уйныйлар.

Алып баручы.

 Көннәрнең, ди, берендә

Җәйге аяз бер көндә

Кыр буйлап төлке  килә

Һәм теремкәйне күрә.

Төлке керә һәи теремкәйне күрә.

Төлке.

Ай-яй матур өй икән.

Монда кем яши икән?

Тук-тук-тук!

Кем бар монда?

Тычкан.

Мин-тычкан чыелдык.

Бака.

Мин-бака бакылдык.

Куян.

Бу мин-куян кылый күз.

Син кем буласың?

Төлке.

Мин - төлке көлтә койрык.

Мине дә үз яныгызга кертегез әле.

Куян.

Кер әйдә, төлке дустым!

Бергә күңелле булыр.

Тату гына яшәсәк,

Өебез ямьле булыр.

Өйгә кереп китәләр.

Алып баручы.

Тычкан, бака, куян, төлке

Бергә гомер итәләр.

Дус яшиләр, шаярышалар,

Уйнарга яраталар.

Урын алыш  уены уйныйлар, аннары өйгә кереп китәләр.

Алып баручы.

Көн артыннан көн үткән,

Вакытлар  узып киткән.

Җәнлекләр дә бу өйгә

Тәмам үзләшеп беткән.

Көннәрнең, ди берендә,

Бик матур җәй көнендә

Кыр буйлап бүре килә,

Һәм теремкәйне күрә.

Як-ягына каранып бүре керә.

Бүре.

Ай-яй матур өй икән.

Монда кем яши икән?

Тук-тук-тук!

Кем бар монда?

Тычкан.

Мин-тычкан чыелдык.

Бака.

Мин-бака бакылдык.

Куян.

Бу мин-куян кылый күз.

Төлке.

Мин - төлке көлтә койрык.

Ә син кем буласың?

Бүре.

Мин – бүре Соры бүрек булам.

Мине дә үз яныгызга кертегез әле.

Төлке.

Өебез иркен безнең

Син дә монда сыярсың.

Дуслар булып яшәрбез,

Матур җырлар җырларбыз.

Алып баручы.

Барлык җәнлекләр бергәләп

Тату гомер иткәннәр.

Буш вакытларында бергә

Җырларга яратканнар.

Җәнлекләр башкаруында җыр.

Алып баручы.

Көн артыннан көн үткән,

Вакытлар  узып киткән.

Җәнлекләр дә бу өйгә

Тәмам үзләшеп беткән.

Көннәрнең, ди берендә,

Бик матур җәй көнендә

Кыр буйлап аю килә,

Һәм теремкәйне күрә.

Аю.

Ай-яй матур өй икән.

Монда кем яши икән?

Тук-тук-тук!

Кем бар монда?

Тычкан.

Мин-тычкан чыелдык.

Бака.

Мин-бака бакылдык.

Куян.

Бу мин-куян кылый күз.

Төлке.

Мин - төлке көлтә койрык.

Бүре.

Мин – бүре Соры бүрек булам.

Ә син кем буласың?

Аю.

Мин – аю булам, дуслар!

Бөтен урманга хуҗа.

Әгәр мине дә кертсәгез

Бал белән сыйлый алам.

 Җәнлекләр.

Юк, без сине кертмибез.

Өебездә урын юк.

Үзебез генә яшибез!

Син өеңә кайтып кит!

Аю.

Кумагыз мине, үкенәчәксез. Кертегез инде мине дә.

Җәнлекләр.

Син бик зур, өебезне җимерерсең.

Аю.

Ә мин әкрен генә кереп карыйм. Керим әле, керим.

Өйгә керә һәм өй җимерелә.

Аю. (Кайгыра)

Нишләдем мин?! Өегезне җимердем.

Нишлисез инде сез хәзер?!

Тычкан.

Ярар, аю, кайгырма! Яңа өй төзербез. Шулай бит, дусларым!

Җәнлекләр.

Шулай, шулай! Төзибез!

Бергәләп өйне төзеп куялар. Ахырдан күмәк бию башкаралар.



Предварительный просмотр:

 Тылсымлы ачкыч .
4 нче  сыйныф укучылары өчен
Катнашалар:
Куян
Фея
Карга
Убырлы
Куян. Озын колак тактым да,
         Матур күлмәк кидем дә,
         Алтын ачкычымны тотып
         Сезнең янга чаптым да.
(аптырап ачкычка карап тора) Ой, онытттым! Кемгә тапшырырга тиеш идем әле мин бу ачкычны! Фея, Фея ....(елый)
  Бу вакыттта карга балалар арасыннан карап тора.
Фея. Монда мин, куян кызы, нәрсә булды?
Куян. Ә-ә мин, мин оныттым, ачкыны кемгә бирергә икәнен оныттым.
Фея. Тылсымлы ачкычның йозагы да булырга тиеш.
Куян. (йозак күреп аны ачарга бара башлый)  Ә-ә хәзер...
Фея. Юк, юк, ул йозакны син үзең генә ача алмыйсың, аны балалар белән бергәләп ачарсың.
Карга. Эххе, шундый ялтырый, моны эләктерергә кирәк (карга куянга каршы төшә).
Карга.Әй, матур куян кызы, тукта әле, син кайсы мода журналыннан төштең, кулыңда нәрсә ул, бир әле тотып карыйм!
Куян.Юк ул минем үземә кирәк, мин аны беркемгә дә бирмим.
Карга. (уйлана) Тәк, тәк, ярар, бирмә. Ул миңа кирәк тә түгел, әйдә уйнап алыйк. Син башта ачкычыңны яшереп куй, ә мин эзлим.
Куян. Юк, мин алай уйнамыйм!
Карга. Алай булгач мин менә чупа-чупс яшерим ( яшерә, куян эзләгән арада , карга ачкычны урлый).
Куян. Их, мин аңа ышандым, инде нишлим? (җырлап икенче куян керә)
Куян м.. Ой, үләм, нишләп син монда елап утырасың? Кара инде моны.
Куян к..Бер урманда яшәүче карга -Каркарус явыз, тылсымлы ачкычны урлады!
Куян м.. Кайгырма дустым, борчылма, мин сиңа булышам. Тәк-тәк, м-м нәрсә эшләргэ, тәк-тәк таптым, кайгырма, борчылма!
(Карга белән Убырлы керәләр)
Убырлы. Бик шәп, булдыргансың, ачкыч чынлапта алтыннан эшләнгән микән?
( тешләп карый).
Карга. Алтын, чып-чын алтын, точно (газета карый). Кара әле, әйдә моны төсле металлга бирәбез. Акча булыр, свое дело откроем, бизнес белән шөгыльләнербез. Мин бизнесмен ха-ха.
Убырлы. Бир әле миңа.
КАрга. Нишләп мин аны сиңа бирергә тиеш, синең нәрсә башың эшләмиме?
Убырлы. Кара әле моны, мин бит сине 300 ел элек чүплектән табып алдым, йолкыш, сыендырдым, киендердем, төнлә әкиятләр сөйләдем! Иртәнге ашка көн дә свежий бакалар ашаттым, ә син, син...
Карга.Кара әле, Убырлуш, монда шәп белдерү: "Чаллы-тур сезне Бразилия - кояшлы пляжда ял итәргә чакыра Биш йолдызлы отель сезне көтә". Эх, менә ул тормыш, ә без эт тормышында яшибез.
Убырлы. Китер монда ул гәзитне, сиңа тагын "Бразилия -тур"
( сугышалар)
Убырлы. ( Арып утыра) Ярар, мир- дуслык!
Карга. Ярар, иске дуслыгыбыз хакына -мир.
Убырлы.Иске дуслык хакына - Бразилия дә  булыр, кояш та, без бит синең белән напарниклар. Ә хәзергә ачкыч монда торсын (муенына тагып куя) Син бит әле бу ачкын тылсымлы ишекне дә ача дидең, бәлки анда хәзинә күптер? (куяннар керә)
Куян м.. (Убырлылырна күреп) Менә алар, мин күрсәтәм боларга хәзер күрмәгәннәрен, мин одной левой, другой правой. Бирегез ачкычны монда!
Убырлы. Синең ачкыч түгел бит ул, балаларныкы, нишләп без  аны сезгә бирергә тиеш?
Куян к.. Тукта, дустым, боларны усаллык белән җиңеп булмый, хәйлә кирәк (пышылдашалар)безгә  балаларда ярдәм итәр, ярдәмгә Феяны да чакырыйк. Әйе шул!
Фея. Әйе шул, дуслар, ачкыч балаларныкы һәм сез анда барыбер керә алмыйсыз, ул бит тылсымлы белем иле. Анда бик тырышлар, булганнар, акыллылар гына керә ала.
Карга. Кара әле моны, безне наданнар димәкче була, карр-карр.
Убырлы. Әйе шул, кара моны, без бик башлы! Минем не голова , а дом советов , компьютер!
Карга. Ә мин. мин аның мышкасы!
Фея. Дуслар, бу ишек артында сез уйлаган нәрсә түгел, анда бәясез хәзинә - белем. Мин бу ишекне ачам, тик мин дөреслекне яратам. Ачкычка лаеклыкларны тикшәреп белербез. Менә минем кулда тылсымлы үлчәү, сезнең белемнәрне сынап карыйбыз.
Сораулар.
1 нче уен. Югалган сүзне табыгыз ( бирелгән хәрефләрдән кем күбрәк сүзләр әйтә).
2 нче уен. Белем юлы ( 2 уенчы кара-каршы басалар җавап дөрес булган саен бер адым алга атлыйлар)
-Иң зур кош (страус).
-Иң зур тәнәфес ( каникуллар).
-Һава транспорты ( самолет).
-Үсемлекләрне өйрәнә торган предмет (табигать белеме).
-Алтын балыктан башка нинди балык теләкне үти? (чуртан).
Убырлы. Туктагыз әле, минем дә соравым бар. Ә сез Пушкинны беләсезме? Тулысынча беләсезме? Нәрсә беләсез? (Балалар Пушкинның әсәрләрен саныйлар).
Юк, сез бернәрсә дә белмисез, бик беләсегез килсә, тулысынча ул Александр Сергеевич Пушкин ха-ха-ха.
3 нче уен. Ноталар кергән сүзләрне атагыз ( домино, сигез, регион...).
Фея. Карагыз әле, үләүнең кайсы ягы авырырак? Дөрес, балаларның тәлинкәсе авыр. Шулай булгач, Убырлы дус, ачкычны хуҗаларына тапшыр.
Убырлы. Алыгыз инде , ал, тәки җиңдегез!
Фея. Җаваплы вакыт җитте. Әйдә куян кызы, ишекне ач ! (ишек ачыла)
Фея. Хөрмәтле , балалар! Алда сезне озын белем юлы, төрле кызыклы вакыйгалар, куанычлар, шатлыклар, зур ачышлар көтә. Рәхим итегез белем иленә!
(Бәйрәм дәвам итә. Укытучыларга багышланган җырлар, шигырьләр яңгырый).



Предварительный просмотр:

 Исәнмесез, кадерле дусларым! Сез беләсезме икән, дөньяда кешегә нәрсә бәхет китергәнен? Белмисездер шул. Әйтсәм әйтим инде, кешегә хезмәт бәхет китерә. Бары тик яраткан шөгыле, һөнәре булган кеше генә тулы бәхеткә ия. Дөньяда ничәмә-ничә төрле һөнәр бар. Һәр кеше үзе сайлаган һөнәрен яратып, аңа чын күңелен, бөтен көчен, тырышлыгын биреп башкарса гына, ул зур уңышларга ирешә ала, үз эшенең чын остасы була. Эштә булдыксызлык күрсәтү- ялкаулык белән дуслашу дигән сүз. Ә ялкаулык белән хезмәт - кан дошманнар икәнен беркайчан да онытмагыз! Хәзер мин сезгә бер вакыйга турында сөйләп китәрмен. Хәер, вакыйгада катнашучылар аны сезгә үзләре күрсәтерләр. Сез игътибар белән карагыз һәм үзегезгә кирәкле нәтиҗәләр ясагыз.

Яшәгән ди ике тычкан баласы - Әйләнчек белән Бөтерчек. Алар белән бергә гомер иткән ди әтәч - Ал Кикрик. Тычкан балалары бер дә эш сөймәгәннәр ди, уйнаганнар да көлгәннәр, биегәннәр дә җырлаганнар ди болар. Ә Ал Кикрик иртүк тора, тору белән башкалар йоклап калмасын дип үзенең иртәнге җырын сузып җибәрә һәм бар җиһан татлы йокысыннан уяна ди.

"Башак"

("Колосок" әкияте буенча)

Катнашалар:

Алып баручы

Әтәч

1 тычкан- Әйләнчек

2 тычкан- Бөтерчек

Алып баручы:

- Исәнмесез, кадерле дусларым! Сез беләсезме икән, дөньяда кешегә нәрсә бәхет китергәнен? Белмисездер шул. Әйтсәм әйтим инде, кешегә хезмәт бәхет китерә. Бары тик яраткан шөгыле, һөнәре булган кеше генә тулы бәхеткә ия. Дөньяда ничәмә-ничә төрле һөнәр бар. Һәр кеше үзе сайлаган һөнәрен яратып, аңа чын күңелен, бөтен көчен, тырышлыгын биреп башкарса гына, ул зур уңышларга ирешә ала, үз эшенең чын остасы була. Эштә булдыксызлык күрсәтү- ялкаулык белән дуслашу дигән сүз. Ә ялкаулык белән хезмәт - кан дошманнар икәнен беркайчан да онытмагыз! Хәзер мин сезгә бер вакыйга турында сөйләп китәрмен. Хәер, вакыйгада катнашучылар аны сезгә үзләре күрсәтерләр. Сез игътибар белән карагыз һәм үзегезгә кирәкле нәтиҗәләр ясагыз.

Алып баручы:

- Яшәгән ди ике тычкан баласы - Әйләнчек белән Бөтерчек. Алар белән бергә гомер иткән ди әтәч - Ал Кикрик. Тычкан балалары бер дә эш сөймәгәннәр ди, уйнаганнар да көлгәннәр, биегәннәр дә җырлаганнар ди болар. Ә Ал Кикрик иртүк тора, тору белән башкалар йоклап калмасын дип үзенең иртәнге җырын сузып җибәрә һәм бар җиһан татлы йокысыннан уяна ди.

(Әтәч кычкырган тавыш ишетелә)

Сәхнәгә тычкан балалары керә. Алар җыр башлый:

Әтәч таңда кычкыра да,

Барыбызны уята.

Таң нурыдай балкый аның

Ал Кикриге кояшта.

(Сәхнәгә әтәч керә, кушымтаны җырлый)

Кикрикүк! Нихәлләр?

Эшкә тотыныр вакыт.

Алсу таңга сәлам бирми,

Калма син йоклап ятып.

Тычканнар:

И әтәчкәй, рәхмәт сиңа,

Уятканга йокыдан.

Безнең тормыш тора һәрчак

Җыр-бию һәм уеннан.

Әтәч:

Кикрикүк! Нихәлләр?

Эшкә тотыныр вакыт.

Алсу таңга сәлам бирми,

Калма син йоклап ятып .

Әйләнчек:

- И әтәчкәй, дускаебыз! Бу дөньяда уйнап-көлеп яшәп калыйк! Ә син гел эш тә, эш дисең. Кил, әйдә, безнең янга, бераз уйнап-көлеп, җырлап-биеп алыйк!

Бөтерчек: Әйе-әйе! Әйдә!

Әтәч: И балакайларым! Аңлагыз, җырлап-биеп кенә дөнья бармый шул ул. Хезмәт итәргә кирәк. Ансыз аш та, мал да булмый, табын да ярлы була. Ичмасам, миңа булышсагыз иде. Акыллыларым, әнә сарайда себеркеләр бар. Алып килегез дә, бергәләп себереп алыйк әле ишек алдын, көлеп торсын!

Әйләнчек: Ой! Әтәчкәй! Бүген бер дә эшлисем килми бит әле, үзең генә себереп ал инде. Әллә нишләп кәефем дә китеп тора, кереп ял итеп торыйм әле. Бәлки үтәр.

Бөтерчек: Әйе, Әтәчкәй, син булдырасың да, рәтен дә беләсең. Әллә нәрсәсенә минем дә кәеф дан түгел бүген, магнит давылы ахрысы. (кереп китәләр)

Әтәч: Ярар, ярар! Мин каршы килмим. (Себерә-себерә чыгып китә. Сәхнәгә тычкан балалары керә. Як-якларына каранып, әтәч киткәнлеген тикшерәләр. )

Әйләнчек: Дустым, әйдә бер җыр сузып җибәрик әле. Җаннар рәхәтләнеп китсен.

Бөтерчек: Әйдә! Ә нинди җыр?

Әйләнчек: "Кояшлы ил"не җырлыйбызмы соң?

Бөтерчек: Ярый, әйбәт җыр. Я, әйдә башладык!

("Кояшлы ил" җырын җырлыйлар) Җыр беткәч тычканнар "Әйдә әбәкле уйныйбыз" дип сәхнәдән йөгереп чыгып китәләр.

Себерке тотып әтәч керә. " Сарман буйларында " җырының көенә җырлый-җырлый ишек алды себерүен дәвам итә:

Ялтыратып, куйыйм, себерим әле

Ишек алдым һәрчак нур чәчсен (шул)

Бу дөньяда ярый хезмәт булган,

Эшсез калсаң әгәр нишләрсең?

- Тукта, нәрсәдер бар бугай монда. Башак! Менә ичмасам, байлык! Тукта, тычканнарга дәшеп, табышымны күрсәтим әле тизрәк!

- Әй Әйләнчек, әй Бөтерчек! Килегез әле монда, кил ! Күрегез әле мин ни тап- тым!

Әйләнчек: Башак, башак. Моны суктырырга кирәк инде!

Әтәч: Ә кем суктырыр соң?

Бөтерчек: Мин түгел!

Әйләнчек: Мин дә түгел! Әйттек бит инде , кәеф тә китеп тора дип.

Әтәч: Ярар соң. Үзем суктырырмын. (авыр сулап чыгып китә)

Әйләнчек: Ә без әйдә биеп алыйк булмаса! Син ризамы?

Бөтерчек: Риза-риза! Әйдә! (Заманча бию куела. Тычканнар бииләр).

Әтәч кайтып керә.

Әтәч: Нәрсә магнит давыллары бетте дә мени, дусларым?

Бөтерчек: И, дускаебыз Ал Кикрик, син башак тапкач, күңелләр күтәрелеп китте. Димәк, тәмле нәрсәләр ашап булачак!

Әйләнчек: Әйе шул, ур-р-ра!

Әтәч: Ә имәндә икән чикләвек! Башак табып кына тәмле нәрсә ашап булмый шул. Менә суктырып кайттым, күпме ашлык чыкты бит ә!

Әйләнчек: Ай-яй күп булган бу!!!

Бөтерчек: Чыннан да, инде хәзер ашлыкны тегермәнгә алып барып он тарттырырга кирәк.

Әтәч: Аңлашыла, ә кем тарттырыр соң?

Әйләнчек: Мин түгел!

Бөтерчек: Мин дә түгел!

Әтәч: Ярар, нишлисең бит, үзем барырмын. Ашлыгы булгач, тегермәнгә алып баруы гына булыр, анысы. ( капчыгын сыртына сала да чыгып китә.)

Бөтерчек: Дустым, әтәч кайтканчы әйдә болай уйныйк: (Кеше исемнәре әйтешеп уйныйлар) Мәсәлән: Таһир - Ринат - Тәлгат - Тәнзилә ....

Әйләнчек: О, Ес! Бу уенны мин шундый яратам!

Бөтерчек: Беренче мин әйтәм!

Әйләнчек: Әйдә, башладык!

(Җырлый-җырлый әтәч кайта) "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" җырының көенә.

Әтәч: Әй Әйләнчек, әй Бөтерчек, килегез әле монда, кил! Күрегез әле бу онны! Ап-ак! Моннан пешкән ризык һичшиксез телеңне йотарлык булачак!

(Ике тычкан бергә): - Ур- р-ра! Ур-р-ра! Менә булган ич! Хәзер инде камыр басып, пирог кына пешерәсе кала.

Әтәч: Ә .... Ә кем камыр басар инде?

Әйләнчек: Мин түгел.

Бөтерчек: Мин дә түгел.

Әтәч: Ярар соң. Үзем эшләрмен инде анысын да! ( Эшкә керешә)

Әйләнчек: Дустым, әйдә уйныйк инде тизрәк!

Бөтерчек: Ниндиле?

Әйләнчек: Табышмак әйтешле кызык уен ич, әйеме?

Бөтерчек: Әйе, әйе. Әйдә уйныйбыз. Беренче мин әйтәм, тыңла! (табышмак әйтешәләр)

Алып баручы: Бу вакытта әтәч камыр баса, мичкә яга, пирог ясап мичкә тыга, пешеп җиткәч, алып, табын янына куя. Шуны гына көткәндәй, тычкан балалары өстәл янына килеп тә утыралар.

Әйләнчек: Ах! Нинди тәмле ис!

Бөтерчек: Бигрәк тамак ачыкты инде. Нәкъ вакытында пеште бу пирог!

Әтәч: Сабыр, сабыр, дусларым! Иң элек әйтегез әле. Башакны кем тапты? (Бергә әйтәләр)

- Син таптың син! (кычкырып әйтәләр)

- Ә кем башакны суктырды?

- Син инде, Ал Кикрик, син! (бераз тынычрак)

- Кем сыртына салып, ашлыкны тегермәнгә алып барды?

- Син, әтәчкәй, син. (тыныч тавыш белән)

- Һәм, ниһаять, кем камыр басты, утын алып кереп мичкә якты, пирог пешерде?

- Барысын да син эшләдең, син! (пышылдап)

- Ә сез, кадерлеләрем, ни эшләдегез? (тычканнар берни дә әйтмиләр, үз ялгышларын аңлап берәм-берәм өстәл яныннан китәләр. Әтәчкә алар бик кызганыч тоела һәм ул аларны кире дәшеп ала.)

Әтәч:

Их, дусларым, ялкаулыкның

Нәтиҗәсе аяныч.

Һәркемгә дә бары хезмәт-

Бу дөньяда таяныч.

Әгәр дә сез бүгеннән

Тырышып, чын күңелдән,

Эшләсәгез, сезне мин

Коткарырмын үлемнән.

Тычканнар:

Ялгышыбыз аңладык,

Кичер безне, дускаем.

Бергә-бергә хезмәттә

Табарбыз балын, маен.

Алып баручы:

Дөньяда тик эш икән

Кешене кеше иткән!

Бәхет елмаеп караган,

Бу дусларга бер читтән.



Предварительный просмотр:

“Дус булыйк без мәңгегә”

Беренче күренеш. Вакыйга авылда бара. Йорт алдында Әтәч белән Тавык.

 Әтәч. Ардым инде, ардым сездән,

Бигрәк каты йоклыйсыз,

Балаларны карамыйсыз,

 Ә җимне шәп чүплисез!

Хуҗа миңа җикеренә:

 “Бер күкәй дә салмыйлар”, - ди,

Әгәр дә үзгәрмәсәләр,

Бу йортта калмыйлар”, - ди.

Ай-һай, ардым бу тормыштан,

Китәмен сәяхәткә.

Кайтуга тәртип булмаса,

 Ачуланам, әлбәттә.

Тавык. Ялынмыйбыз, кит әйдә,

 Юлларыңа ак җәймә!

Төлке тотып ашамаса,

Кайтырсың әле җәйгә.

Әтәч. Курыкмыймын мин Төлкедән,

Сезнең генә ис китә.

Каршыма чыгып карасын,

Минем аңа көч җитә.

Тавык. Ә шулай да, Әтәчкәем,

Мин сиңа ачуланмыйм.

 Дөнья күреп кайт син әйдә,

Сагынып каршылармын.

Әтәч (җырлый) Курыкмыйм мин Төлкегездән,

Төлке миңа чүп кенә.

Әгәр дә чыкса каршыма,

Очырам тибеп кенә!

Эх, кала, кала, кала,

Кала минем авылым.

Дөнья күреп кайтам әле,

Көт син мине, Тавыгым!

Икенче күренеш. Урман аланы. Әтәч каршысына Куян килеп чыга.

Куян. Бу ни гаҗәп, бу ни хәл?

Шаккаткыч бер тамаша.

Төлкенең җан дошманы

Әтәч килә лабаса.

Әтәч (җырлый) Теләсә кемнән куркырга,

Мин бит, кылый, син  түгел,

Почмакта посып ятарга

Мин куркак малай түгел!

Эх, барам, барам, барам,

 Төлкенең котын алам,

Тавыкларымнан көлдереп,

Куркып яшәмән һаман.

Куян. Ул кадәрле батырайма,

“Болын – күз, урман – колак”

 Шушы урак койрыгыңнан

Коры калсаң, бик харап! (Куян агачлар артына кереп кача)

 Әтәч. Бигрәк матур икән урман,

Әллә шунда калыйммы?

Тавыклар белән яшәргә, Б

ер матур йорт салыйммы?

Эх, калам, калам, калам,

Калам, урманда калам.

Матурлык күреп яшәргә,

Бер бик матур йорт салам.

 Агачлар артыннан Тиен килеп чыга.

Тиен. Урманда күпме яшәп тә,

Мин мондый кош күрмәдем,

Үзең белән таныштырчы,

Исемеңне белмимен.

Әтәч. Мин- Әтәч абзаң буламын,

 Шуны бел син, Тиен дус,

Берсеннән дә курыкмыймын,

Әйдә алга, түрдән уз!

Тиен. Бик батыр күренәсең,

Мактанчык та икәнсең.

Төлке ападан саклан син,

Гомереңне өзмәсен!

Әтәч. Элек күргән булмасам да,

 Бер күрүдә ошаттым.

Безгә кунакка кил, яме,

 Көтәрмен мин һәрчакны.

Агачлар артыннан Аю килеп чыга.

Аю. Кемнәр монда тавышлана,

Кем йокыдан уятты?

Сезнең тавыш шундый каты,

 Авырттырды колакны.

Тиен, сине таныйм инде,

Ә бусы нинди җанвар?

Каян килеп, кая бара?

 Безгә нинди йомышы бар?

Әтәч. Мин - Әтәч булам агай,

Ә син Аю түгелме?

Бал ашарбыз бергәләп,

Булыр бик тә күңелле!

Аю. Рәхмәт яхшы сүзеңә,

Киң күңелле икәнсең.

Явыз Төлкегә эләксәң,

Котылырсың микән син?

(Төлке килеп чыга)

Төлке. Кемнәр әле монда минем

Гайбәтемне тарата?

Мин бит бер дә явыз түгел,

 Һәммәгезне яратам.

Бүген шатлыклы көнем,

Кайтып киләм ярыштан,

Миннән чибәр табылмады

 Гаҗәеп конкурста.

(Аю белән Тиен агачлар артына кереп югалалар.Әтәч Төлкене бик тә ошата)

Әтәч (җырлый) Син дә бик матур икәнсең,

Миңа яр булмассыңмы?

 Гомерне бергә үткәрик,

Әйбәт пар булмабызмы?

Бу кабарган койрыкларың

Минекеннән ким түгел,

Бергәләп шат яшәрбез,

Көн дә ачарбыз күңел.

(Әтәч йөгегә - йөгерә Төлкегә чәчәк җыя)

Төлке (читкә карап сөйли) Менә юләр, ышанды бит

Минем тәмле телемә,

Өйгә кайткач, син китәрсең

Минем тамак төбемә.

(Әтәч Төлкегә чәчәкләр китереп бирә. Төлке чәчәккә үрелә, агач артыннан Куян күренә, Әтәчкә кычкыра)

Куян. Әтәч абзый, кач, кач тизрәк,

Эләгәсең капканга.

Ничек авызы ерылган

Сине эзләп тапканга.

 (Әтәч аны-моны аңлаганчы, Төлке чәчәкләрне ташлап, Әтәчнең муеныннан тотып ала. Әтәч ычкынырга тырышып карый, ләкин булдыра алмый)

Төлке. Эләктеңме, мактанчыгым,

Минем матур сүзләргә.

Хәзер инде мин җибәрмәм,

Эләктең бит капкынга!

 (Әтәч белән Төлке тартышалар. Тиен килеп чыга, кычкыра)

Тиен. Балаларың ятим кала,

Тавык нишләр берүзе?

 Күрче, күрче бу каракны,

Уттай яңа бит күзе!

 (Агачлар артыннан Аю килеп чыга ,аның артыннан Куян да , Тиен дә йөгереп киләләр. Төлкене куа башлыйлар)

Аю. Ятим итмә балаларны!

Хәзер үк җибәр аны!

Кунакка һөҗүм итмиләр,

Таммасын бездә каны! (Төлке Әтәчне җибәрә)

Төлке. Ярар инде җибәрермен,

Бигрәк каты яклыйсыз.

Ятимлекне мин дә беләм,

 Бу очракта хаклы сез.

(Төлке тиз генә урманга кереп кача) (Әтәч барысының да кулым кыса, рәхмәтләр укый)

Әтәч. Бергә булу әйбәт икән,

Дус булыйк без мәңгегә.

Киләчәктә дә тырышыйк

Бер-беребезне күрергә.

Барысы да бергә. Эх, күрик, күрик, күрик

Бер-беребезне дус күрик.

Төлке апайны көнләштереп,

Шулай кунакка йөрик.

Аю. Әтәч туган без көтәбез

Сине гаиләң белән.

Урмандагы сый җитәрлек,

Үткәрербез зур бәйрәм.

Барысы да бергә. Эх, бәйрәм, бәйрәм, бәйрәм,

Урманда бүген бәйрәм.

 Кулны кулга тотынышып,

 Уйныйкчы әйлән-бәйлән!