АК ЧӘЧӘК, КҮК ЧӘЧӘК...
классный час на тему

Галипова Гадила Талгатовна

Табигать — тәрбия чыганагы. Башлангыч классларда тормыш­ның табигать белән бәйләнеше турындагы мисалларны һәр дә­рестә, класстан тыш чараларда кулланырга мөмкин: Табигатькә соклану тәрбияләү, аны сакларга, аның белән хозурланырга өй­рәтүдә әдәби әсәрләр, шигырьләр ятлауның, аларны сәнгатьле итеп укырга омтылуның әһәмияте бик зур. Бу чараларны истә ка­лырлык итеп уздыруда рәссамнарның картиналары, композитор- ларыбызның җырлары да ярдәм итә. Әлеге кичә-дәресләрдә композиторларыбызның әсәрләрен, рәссамнарыбызның күп кенә картиналарын, шагыйрьләребезнең шигырьләрен кулланырга мөмкин. Рәсем дәресләрендә чәчәкләр ясарга, хезмәт дәреслә­рендә, шул чәчәкләргә охшатып, киемнәр тегәргә була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ak_chchk.docx14.74 КБ

Предварительный просмотр:

АК ЧӘЧӘК, КҮК ЧӘЧӘК...

   Табигать — тәрбия чыганагы. Башлангыч классларда тормышның табигать белән бәйләнеше турындагы мисалларны һәр дәрестә, класстан тыш чараларда кулланырга мөмкин: Табигатькә соклану тәрбияләү, аны сакларга, аның белән хозурланырга өйрәтүдә әдәби әсәрләр, шигырьләр ятлауның, аларны сәнгатьле итеп укырга омтылуның әһәмияте бик зур. Бу чараларны истә калырлык итеп уздыруда рәссамнарның картиналары, композитор- ларыбызның җырлары да ярдәм итә. Әлеге кичә-дәресләрдә композиторларыбызның әсәрләрен, рәссамнарыбызның күп кенә картиналарын, шагыйрьләребезнең шигырьләрен кулланырга мөмкин. Рәсем дәресләрендә чәчәкләр ясарга, хезмәт дәресләрендә, шул чәчәкләргә охшатып, киемнәр тегәргә була.

Кичә барышы.                                                                              

  Талгын гына музыка яңгырый. Яз кызы керә. Ул кәрзиненәтөрле төстәге чәчәкләр җыйган.

Яз кызы.

 Ак чәчәкләр, күк чәчәкләр,

Күп чәчәкләр аланда.

Без исемен белми торган

Чәчәкләр дә бар анда.

Кем буяган, ничек алар

Күптөрле төскә кергән?

Ә аннан соң кем аларга

Ислемай сөртеп йөргән?

Язгы Миләүшә чәчәген

Танып була күзеннән.

Менә монысы Энҗе чәчәк-

Хуш ис аңкый үзеннән.

Кәләпүшле Тукранбашны

Бал кортлары табыша.

Ә тузган башлы Тигәнәк

Үзе килеп ябыша.

 

Яз кызы, кәрзинен сәхнә уртасында калдырып, читкәрәк китеп баса. Чәчәк булып киенгән балалар, йөгереп килеп, кәрзинне алалар һәм сөйләшә башлыйлар.

Ландыш чәчәге.

Энҗедәй чәчәк атам мин              Куак төпләрен яратам,

Яз көнендә урманда.                   Яз көнендә урманда.

Миңа берни дә кирәкми               Эссе кояш нурларында

Күләгәлек булганда.                    Әлсерәп бөгәм билне.

Гөләп чәчәге.

Тәбәнәк кенә куакта,                    «Күкрәгемәкадыйм»,—димә,

Җилдә җилфердәп үсәм.             Сабакта — очлы угым.

Ал, кызыл ефәк кебек мин,          Өзәргә теләсәң әгәр,

Хәйран калырсың күрсәң.            Чәнчеп алырмын кулың.

Кыңгырау чәчәк.

Охшасак та кыңгырауга,               «Эт эчәгесе» шикелле,

Шалтырап чыңламыйбыз!            Үләнгә чорналмыйбыз.

Яз кызы. Дусларым, сез безгә нинди файда китерүегез турында да әйтсәгез иде.

Зәңгәр чәчәк.

Арыш арасында үсәм,                    Матур чәчәк булсаң да син,

Зәп-зәңгәр чәчәк атам.                   Монда үсмә, кит, диләр.

Тик кешеләр яратмыйлар,              Түтәлдә үс, кадерең булыр,

Утыйлар төрле яктан.                     Ә монда син — чүп, диләр.

  Кешеләргә минем файдам бик зур. Әгәр мине кайнар су белән төнәтеп эчсәгез, мин сезнең ашказаны эшчәнлеген яхшыртачакмын.

Тузганак чәчәге.

«Тузганак» дип әйтсәләр дә,          Мин хезмәт итәм кешегә,

Тузгыганым юк бер дә.                   Миндә — көннең сәгате.

Алтын сыман чәчәк атып,               Таң белән бергә уянам —

Утырам балкып җирдә.                   Шундый минем гадәтем.

Минем яшь яфракларымнан салат ясап ашыйлар. Чәчәкләремнән бал да кайнаталар.

Җитен чәчәге.

Вак-вак зәңгәр чәчәкләрем                     Кояшны күргәч җылынам,

Ачыла җылы көндә.                               «Китмә син», дип дәшәмен.

Салкын җилдә калтырыйм мин,             Салкын төннәрнең берсендә

Бөрешәм салкын төндә.                          Коела минем чәчәгем.

  Минем орлыкларымнан май алалар. Ә ул майда кешеләрнең сулыш юлларын, йогышлы авыруларны дәвалый торган матдәләр бар.

Яз кызы. Рәхмәт сезгә, чәчәкләр. Сезнең бик күпләрегездән кешеләр үзләренең җаннарына җылы, тәннәренә сихәт ала.

Миләүшә чәчәге (Ромашкадан көләргә теләп). Ә бу нәрсә тагын? Ни төсе, ни исе, ни файдасы дигәндәй...

Шуны гына көтеп торгандай, кайбер чәчәкләр мактанырга тотына.

Шомырт чәчәге.

Мин үскән урын                 Җиргә ямьне дә

Нинди киң әнә.                   Бирәм мин генә...

Ромашка. Муса Җәлилнең батыр сугышчысы янында булган чәчәк мин, беләсең килсә. Мине «Герой чәчәк» дияргә дә була.

Яз кызы. Туктагыз әле, бәхәсләшмәгез. Сезнең һәркайсыгыз үз урынында матур. Без сезнең барыгызны да яратабыз. Сезнең матурлыгыгызга сокланып, күңелләребезне ял иттерәбез. Әйдәгез, барыбыз да дус булыйк. Табигатьне бизәп, кешеләргә файда китереп яшик.

Чәчәкләр (барысы бергә). Әйдәгез, талгын җил кочагында алан тутырып, әйлән-бәйлән уйныйбыз.

П.Чайковскийның «Чәчәкләр вальсы» башкарыла. Чәчәкләр бии.