СИН ПӨХТӘ КИЕНӘСЕҢМЕ
классный час на тему

Галипова Гадила Талгатовна

   Балаларны мәктәптә, өйдә, җәмәгать урыннарында пөхтә кие­неп йөрергә өйрәтү максатыннан, III класста «Син пөхтә киенәсең­ме?» дигән темага класстан тыш занятие үткәрелә.

   Әлеге чара уздырыласы бүлмәгә «Агач кайсы якка кыек булса, шул якка авар», «Әдәпкә күнсәң, адәм булырсың, яманга күнсәң, әрәм булырсың», «Таякны чи чагында бөгеп кал!»: «Ат малай белән, адәм кием белән», «Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт әрәм итәр», «Яхшы гадәт яман гадәтне куар», «Өйрәнгән белгән, өйрәнмәгән бөлгән», «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән мәкальләр язылган плакатлар, пөхтә һәм шапшак киенгән ир һәм кыз бала рәсемнәре, II класс укучылары үзләштерергә тиешле күнекмәләр язылган таблицалар эленә. «Юындыр» почмагында — утюг, яка, кулъяулык, төймә, инә, җепләр, өс һәм аяк киеме щеткалары.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sin_pokht_kiensenme.docx17.2 КБ

Предварительный просмотр:

СИН ПӨХТӘ КИЕНӘСЕҢМЕ

   Балаларны мәктәптә, өйдә, җәмәгать урыннарында пөхтә киенеп йөрергә өйрәтү максатыннан, III класста «Син пөхтә киенәсеңме?» дигән темага класстан тыш занятие үткәрелә.

   Әлеге чара уздырыласы бүлмәгә «Агач кайсы якка кыек булса, шул якка авар», «Әдәпкә күнсәң, адәм булырсың, яманга күнсәң, әрәм булырсың», «Таякны чи чагында бөгеп кал!»: «Ат малай белән, адәм кием белән», «Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт әрәм итәр», «Яхшы гадәт яман гадәтне куар», «Өйрәнгән белгән, өйрәнмәгән бөлгән», «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» дигән мәкальләр язылган плакатлар, пөхтә һәм шапшак киенгән ир һәм кыз бала рәсемнәре, II класс укучылары үзләштерергә тиешле күнекмәләр язылган таблицалар эленә. «Юындыр» почмагында — утюг, яка, кулъяулык, төймә, инә, җепләр, өс һәм аяк киеме щеткалары.

   Занятиегә ата-аналар, директор һәм аның урынбасарлары, укытучылар, IV класс укучылары чакырыла.

Укытучы укучылар үзләштерергә тиешле күнекмәләр язылган плакатны укый:

  Һәрвакыт чиста һәм пөхтә киен. Кием яхшы үтүкләнгән булсын. Мәктәпкә мәктәп формасын киеп йөр. Өйгә кайткач, башка кием ки. Кунакка матур итеп киенеп бар.

 Һәрвакыт чиста кулъяулык йөрт һәм аннан дөрес файдаланырга өйрән.

Өйдән чыкканчы, көзгегә карап, кыяфәтеңне күзәт.

Өс һәм аяк киемнәреңне саклап ки, аларны чиста тот. Төймә тагарга, кием юарга, үтүкләргә өйрән.

Укытучы балаларга пөхтә киенү турында сөйли:

—  Кешенең тышкы кыяфәтенә карап, аның ниндилеген белеп була. Пөхтә киенгән кешене һәркем ярата, шапшак, пычрак йөргән балалар белән иптәшләре бергә утырырга, уйнарга теләми. Пөхтә киенү кешенең башкаларны хөрмәт итүен һәм аның культуралы булуын күрсәтә. Безнең класста да пөхтә, чиста киенеп йөрүче укучылар бар (исемнәре әйтелә).

Укытучы әңгәмәне дәвам иттерә:

—  Хәзер шагыйрә Мәрзия Фәйзуллинаның шапшак кызлардан көлеп язган «Шапшак Гөлшат» дигән шигырен тыңлап карыйк әле. (Аны бер укучы яттан сөйли.)

Шапшак Гөлшат.

Гөлшатның алъяпкычында                              Анда ни юк: төймә, курчак,

Ике нәни кесә бар.                                          Акбур, көзге кисәге.

Чүп-чар салгач, ямьсез булып,                        Бу шапшаклыгын ташларга

Кабарышып торалар.                                      Бармы икән исәбе?

   Бу шигырьләрдә язылган шапшак кызның ялкау булуы, эш яратмавы сизелеп тора. Үз-үзеңне чиста йөртмәү, пөхтәлекне сакламау — үзеңне дә, кешеләрне дә хөрмәт итмәү дигән сүз.

  Шагыйрь Бари Рәхмәтнең «Әсма мәктәптә бүген» дигән шигырендә пөхтәлекне яратучы, эшчән кыз турында сөйләнә. (Шигырьне укучы яттан сөйли.)

Әсма мәктәптә бүген.

 Көше-кара юк чакта

Сөйләшәләр курчаклар:

«Ни булган, — дип, — Әсмага

 Килми нишләп бакчага?»

Нәниләр белән бергә

Курчак уйнап йөрергә,

Әсма бит бәби түгел,

— Анда йөрмәс инде ул.

Ул бит дәү булган инде,

Бүген мәктәпкә килде.

Ефәк ал тасма таккан,

Ап-ак алъяпкыч япкан.

 —  Бу кыз ошыймы? — ди укытучы. (Укучылар җавап бирәләр.) Шуннан соң класс санитарларына сүз бирелә. Алар мәктәпкә үтүкләнгән формадан, чиста ак якадан, чиста аяк киеменнән йөрүче укучылар турында сөйлиләр.

Соңыннан укытучы санитарларның эшләренә бәя бирә, санитария һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүчеләр билгеләнә.

—  Хәзер, балалар, бу плакаттагы мәкальләрне укып, аларның нинди мәгънә белдерүләрен сөйләгез,—ди укытучы.

Балалар җавап бирәләр.

Җаваплар түбәндәгечә булырга мөмкин:

—  Кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәргә кирәк.

—  Кечкенәдән өйрәнгән эш гадәткә әйләнә.

—   Әдәплелек, яхшы гадәтләр, эш сөючәнлек кешене кеше итә, кешегә бәхет китерә. Андыйны һәркем ярата.

—   Әти-әниләр безне кечкенәдән үк эшкә өйрәтергә тиешләр. Эшкә өйрәнеп үскән, пөхтә йөрергә гадәтләнгән кеше беркайчан да хурлыкка калмый.

—   Үзеңнең көчең җиткән эшне өйрәнеп үсәргә кирәк. Чиста һәм пөхтә киенеп йөрү, үзеңнән кечкенәләрне дә пөхтәлеккә өйрәтү, кием чистарту, аны үз урынына кую, төймә тагу, олыларга булышу — без эшли алырлык эшләр.

Аннары балалар үзләре мәкальләр уйлап әйтәләр.

Укытучы укучыларның өс һәм аяк киемнәрен ничек саклап йөртүләре белән кызыксына. Балаларның җавабы түбәндәгечә булырга мөмкин:

—  Мин мәктәптән кайткач, форманы чистартам һәм аны шкафтагы билгеле бер урынга элеп куям.

—  Мин аяк киемен кич белән щетка белән чистартам, ә иртән аны сукно белән ышкып ялтыратам.

—   Мин чәчемне үзем тарап үрәм.

—  Күлмәк белән алъяпкычны кичтән үтүклим.

Укытучы әңгәмәне дәвам иттерә:

—  Балалар, сез эшләргә, чиста йөрергә, сакчыл булырга өйрәнсәгез, үзегездә яхшы гадәтләр тәрбияләрсез. Киемнәрегезне саклап кисәгез, ул озакка чыдый.

Хәзер «Төймә» дигән инсценировка карыйк. Анда әби, Алсу һәм автор катнаша.

Автор. Алсуның төймәсе өзелеп төште.

Алсу. Әби, малайлар да киемнәренә төймәне үзләре тага беләме икән?

Әби. Анысын белмим инде, кызым. Малайлар да, кызлар да төймәне өзә беләләр, ә аны күп вакытта әбиләре тага. Син дә пальтодагы төймәңне өзгәнсең, шуны так әле.

Алсу (үпкәләп). Менә ничек! Син үзең нигә такмыйсың. Әйтерсең, син әби түгел!

 Балалар, Алсу төймә тагуны теләп башкарамы? — дип сорый укытучы:

— Юк, ул әбисе эш кушкач ачулана. Алсу — әдәпсез кыз. Эшне, кеше кушканны көтмичә, үзең эшләргә өйрәнергә кирәк, — диләр укучылар.

Тагын бер инсценировка карыйк. Ул «Ике шапшак» дип атала, — ди укытучы.

Автор. Урам буйлап Фәридә бара. Бөтен кеше аңа карап шакката: «Бу кыз бала түгелдер, тузан суырткыч щеткасыдыр», — диләр. Аның күлмәгенә төрле җеп, чәченә тавык йоны, мамык, кәгазь кисәкләре ябышкан, бите, куллары тузанга баткан. Аны күргәч, бабайның маңгаеннан күзлеге шуып төшә яза.

Бабай. Кызым, нигә син шулкадәр шапшак йөрисең?

Фәридә (сүз таба алмый). Минме... бу... шуның өчен...

Бабай. Син кайда булдың соң?

Фәридә. Санияләрдә.

Бабай. Санияләрдә күлмәгең белән идән юдыңмы? Чәчең белән мамык себердеңме?

Фәридә. Юк, без аның белән качыш-качыш уйнадык. Карават, өстәл астына кердек, бүтән бернәрсә дә эшләмәдек.

Бабай (йөткереп). Һм...

Автор. Бабай башка бер сүз дә әйтмәде, ә Фәридә оятыннан нишләргә белмичә, өс-башын тәртипкә китерә башлады.

 Балалар, Фәридә ни сәбәпле шулай пычранган? — ди укытучы .

Сания өйләрен җыештырмаган, өстәл, карават астын юмаган, өйдә качыш уены уйнаган, —дип җавап бирә укучылар.

Әңгәмә дәвам иттерелә:

— Хәзер, балалар, киемгә кем тизрәк төймә тагар, киемне кем тизрәк үтүкләр, өс-аяк киемнәрен кем тизрәк чистартыр икән? Ярышып карыйк әле. (Ярышка кирәкле әйберләр алдан ук әзерләнеп куела.)

Ярышта җиңүчеләргә открытка, инә кадагыч, кәтүк, төймә, кайчы һ.б. әйберләр бүләк ителә.

Соңыннан укытучы әңгәмәгә йомгак ясый:

— Мәктәп формаларыннан тыш, кунакка, театрга барганда, бәйрәм көннәрендә кия торган киемнәр була. Аларны да чиста тотарга кирәк. Начар юылган, начар үтүкләнгән кием матур күренми. Кием-салым яхшы юылган һәм үтүкләнгән булырга тиеш. Өй һәм эш киемнәрен чиста һәм пөхтә йөртегез. Пөхтәлеккә, чисталыкка өйрәнеп үсегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тикшерү эше. “Куян булып киенә” конструкциясе

Тикшерү эше. “Куян булып киенә” конструкциясе...