"Соңгы кыңгырау" бәйрәме
план-конспект занятия (4 класс) на тему

Зарипова Лидия Азгатовна

4 нче сыйныфны тәмамлап киткәндә укучылар белән "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үктәрү традициягә керде. 2014 елда үткәрелгән бәйрәм сценариен тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл songy_kyngyrau_byrme.docx33.81 КБ

Предварительный просмотр:

Соңгы кыңгырау

Зал бәйрәмчә бизәлә.

Стенага плакатлар(“Хуш,мәктәбем!”, ”Мәктәбем – белем учагым!”һ.б.), шарлар эленә.

  1. ВАЛЬС яңгырый (яки вальс биюе башкарыла)

Тимур._Дуслар бүген нинди көн?  

Сез беләсездер бәлкем?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Бүген безнең бәйрәм көн!

 

Нуридә._Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде һәммәбез.

Уку елын тәмамлыйбыз,

Бүген соңгы көнебез.

  1. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, укытучылар һәм укучылар! Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе.

Бүген 4 класс укучысы Нәгыймов Ранэль өчен башлангыч мәктәптә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме. Без Ранэльне 4 нче сыйныфны уңышлы гына тәмамлавы белән  чын күңелдән котлыйбыз.5 нче класска күчкәч тә тәртипле,тырыш, миһербанлы бала булуын  телибез.

 

 Ранэль.

Гел карап торамын  инде,

Кечкенәләр ягына,

Нигә укытмыйлар икән

Гел башлангычта гына?

Күңелле дә, күңелсез дә,

Хәлемне белмиләр шул.

Китмәс идем, зур малайлар,

Башлангычта укымыйлар шул.

Туган йорттай син кадерле,

Син якын күңелләргә.

Ничек кенә хушлашасы,

Китәсе килми бер дә.

Тик нишлисең яшең тулгач,

Тормыш бит шулай куша.

Балачакның бер баскычы,

Үсмер чакка  тоташа.

Инде менә үсеп җиттем,

Сау бул балачак иле.

Юлларым гел хәерле,

Сәгатьтә булса иде.

Хор “Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә”.

Укытучы.

-Ранэль!

Кайчан гына әле кош тоткандай

Ашкынып килгән идең  мәктәпкә.

Җиз кыңгырау дәште сине һәркөн

Яналыклар тулы дәрескә.

Узып китте  4 ел сизелмичә,

ямансу да бүген, читен дә.

Бәйрәм шатлыгы да әллә ничек

ватылган да төсле,бөтен дә.

Бүген  менә  зуп-зур малай булып,

Каршыбызда басып торасың.

“Саубулыгыз, китәм инде диеп”

Безнең белән саубуллашасың.

Хәерле юл диеп, куллар болгап

Сине барыбыз озатып калабыз.

Бөтен эшең  һәрчак уңай булсын,

Изге теләктә без калабыз.

Презентация карау.

Тимур.Лидия  апа!

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

Урын алсын йөрәк  түрендә.

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

         

         Илсаф. Әлифбаның хәрефләре аша

           Сукмак салдык яшәү серенә.

           Әнкәемдәй иң кадерле кеше –

           Укытучым күңел түрендә.

           Нуридә.Ак кәгазьдәй сабый күңеленә

           Язмышларны башлап яздыгыз.

           Өмет тулы күпме күзләргә сез

           Яшәү чаткылары салдыгыз.

         

            Ранэль. Соңгы кыңгырау чыңнары

             Моңга күмә күңелне.

             Тик шулай да бүгенге көн

             Шатлыклы һәм күңелле.

             

             Тәүге тапкыр 4 ел элек

             Килгән идем мәктәпкә.

             Ул чагында мин бик нәни          Идем әле,  әлбәттә.

             Тәүге тапкыр атлап кергәч,

             Бусагасын мәктәпнең

             Кабул итте Лидия  апа

             Мин аңа бик рәхмәтле.

           

               Кулымнан тотып мине

             Өйрәтте ул язарга.

             Матур итеп сөйләшергә

             Дөрес итеп санарга.

           

            Лидия  апа, беркайчан да

             Онытмамын сезне мин!

             Зур булгач та, һәрвакытта

             Хәлегезне белермен.

Җыр “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

Нуридә.Тәмамланды тагын уку елы, 

Шатлыклы көн бүген мәктәптә. 

Тыңлаулары соңгы звонокны

Кыен кебек, һәм ул рәхәт тә. 

Илсаф.Залга чыккач укытучы апа

Балаларга сирпи карашын. 

Борчыламы, әллә сөенәме? 

Нәрсә булган бүген аңа соң?

Тимур.Эчке дөньясының   давылларын

Без аңладык күреп йөзеннән. 

Аерылышу турындагы хисен

Әйтә алмый торды сүз белән. 

Нуридә.Кем безнең өчен бу кадәр

Күп көчен сарыф иткән?

Без беләбез:һаман да шул

Укытучы апа икән.

Тимур.Укытучы,якты кояш кебек,

Күңелемне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулы суза,

Сабыр сүзе белән юата.

 

Ранэль. Кайгы килгәндә дә егет бул,дип,

Укытучы  безне өйрәткән.

“Укытучы” белән “Әнкәй” сүзе

Бергә саркып чыга йөрәктән.

Җыр:      “Хәтерлим мин”

Быел  1 нче класска керүчеләрнең  Ранэль абыйларына әйтер сүзләре бар.Хәзер сүзне аларга бирәбез.

Раниль. Безгә карагач,

Сиңа бик кызыктыр.

Без бик кечкенә,

Ә син  нинди зур!

Рузиль. Миннән дә бәләкәй булгансың

син мәктәпкә килгәндә.

Кара ничек зур үскәнсең

бишенчегә  күчкәндә.

Инзилә.Бишенчегә күчкәч тә

бик тырышып укы син.

Укытучыңның  йөзенә

кызыллык китермә син.

Самирә.Без синең кебек тәртипле

Булырга тырышырбыз.

Мәктәп белән, класс белән,

Бәйрәмнәр  оештырырбыз.

Салават. Безнең илгә белемле һәм

Намуслы кешеләр  кирәк.

Туган ил өчен яшәрбез

Үсик кенә тизрәк.

Радмир.Бүген Ранэль абыйны

                Олы юлга озатабыз.

                Аның һәрчак исән-сау

                Булуын теләп калабыз.

Җыр:”Мин үсәм”

Хәзер сүзне 2-3 класс укучыларына бирәбез.

Лилия. Балачак истәлекләре

 күңелләрдә мәңге сакланыр.

мәктәптә алган белемнәр

изге эшләр белән акланыр.

Флүзә. Сине бик яраттык без

Безгә үрнәк  идең син.

ак бәхетләр,зур шатлыклар

тели сиңа һәммәбез.

Рэналь.Бишенчегә күчтем диеп

алай бик кәперәймә.

башлангычтан киттем диеп

 дуслык җебен син  өзмә.

Динара. Төрле җиргә таралгач та

дусларны син  югалтма.

Үзеңә  тырышып белем биргән

Укытучыларны онытма.

Лилия. Гел уңышлар юлдаш булсын

Сынатмале син  бер дә.

бәхетле һәм һәрчак көләч

Нур балкысын йөзеңдә.

Ә хәзер сезнең зирәклегегезне сынап карыйбыз.

Кечкен ул, шома ул.

Кара күлгә чума ул,

Ак кыр буйлап сыза ул,

Борма юллар суза ул.

Булса да бик кечкенә

Җиткер аңа эш кенә.

                                     ( Карандаш )

Агач түгел, яфраклы,

Тун түгел, тегелгән.

                                    ( Китап )

Җире ак,орлыгы кара,

Кул белән чәчәләр,

Күз белән җыялар.

                                    ( Язу )

Каләм,кара аласың,

Ак юлына язасың.

                                    ( Дәфтәр )

Афәрин, укучылар! Кичәбезне дәвам итәбез.

    1 укучы:

    Әлифбаның хәрефләре аша

Сукмак салдык яшәү серенә.

Әнкәемдәй иң кадерле кеше-

Укытучым күңел түрендә, дибез,

Беренче укытучыбыз  Лидия  апа турында.

     

    2 укучы:

     Олы бәхет таптым мин эшемнән

Зур булмаган авыл җирендә.

Читкә бәхет эзләп китмәгәнгә

Үкенмимен әле бүген дә,-ди укытучы   Лидия  апабыз.

Физкультура дәресен

Һәрчак көтеп алабыз.

Йөгерәбез, сикерәбез

Ярышабыз, чабабыз.

 

 3 укучы:

    Тәмле-тәмле ашларны

Безгә кем соң ашатты?

Сез барыгыз да беләсез

Бу- Зөлфия  һәм Наилә  апабыз.

 

 Ранэль.

    Ышаныгыз,сезнең исемегезгә

Бер тап төшмәс, менә күрерсез.

Ялгыш адым әгәр ясый калсак,

Киңәш сорап Сезгә килербез.

 

 Башлангычта укулар артта калды,

Җыелыштык соңгы кичәгә.

Мин  тоямын  үземне әзер итеп

Таулар-диңгезләрне кичәргә.

 

 

     Онытмамын,укытучым,

“Бәхетле бул” диеп әйткәнең.

Рәхмәт әйтеп  кабатлыймын:

“Хуш, мәктәбем, саубул,  мәктәбем!”

Җыр: “Саубуллашу”

 

Җитте хушлашу сәгате,
Сау бул, башлангычыбыз.

Һәм мондагы бик кадерле,

Беренче укытучыбыз.

Саубуллашу бигрәк моңсу икән

Бүгенгәчә аны белмәдек.

Шат яшәдек. Укытучыбыз,

Кырыс йөзегезне күрмәдек.

Баш иябез бүген сезнең алда,

Бурычыбыз сезгә гомергә.

Өйрәттегез “Дус һәм тату булып,

Яшәгез!” – дип шулай гел бергә.

Рәхмәтле мин сиңа укытучым,

Синең кебек килә буласым.

Синең кебек һәрбер адымымда
Бары изгелекләр кыласым.

Хәзер минем өчен үзе бәйрәм,

Синең янда үткән һәр көнем.

Укытучым, сиңа дөньябызның,

Бүләк итәр идем һәр гөлен.

Укытучым! Белем учагына,

Син бит безне алып баручы.

Тормыштагы начар гадәтләрдән,

Саклаучы һәм яклап калучы.

Безгә куйган хезмәтегез өчен,

Рәхмәт әйтер сезгә киләчәк.

Һәрберебез, берәм – берәм килеп,

Алдыгызда башын иячәк.

Чәчәкләрдән җем-җем итеп,

Якты нурлар бөркелә.

Бүген безнең укытучыбызга,

Рәхмәт әйтәсе килә.

  1. Безгә белем биргән өчен,
  2. Кадерләп үстергән өчен,
  3. Назлы карашыгыз өчен,
  4. Дөрес тәрбиягез өчен,
  5. Икенче әни булган өчен,
  6. Барысы, барысы, барысы өчен,

  - Рәхмәт Сезгә, Укытучым! (бергә)

Укытучым, йөрәк җылыгыз,

Безне мәңге җылытачак.

Юлыгызда келәм итеп,

Чәчәк җәям кочак – кочак.

 (чәчәк тапшыру)

     Белем сере белән сукмаклардан,

     Ачтың миңа юлның яктысын.

     Укытучым, җырларымда чагыла,

     Изге уйларымның чаткысы.

     Җылы караш, назлы сүзләреңнән,

     Тойдым синең йөрәк җылыңны.

     Укытучым, иң кадерле кешем,

     Бүләк итеп ал син җырымны!

   Җыр : “Укытучыма”

 -  Шушының белән, башлангыч сыйныф белән саубуллашу кичәсе тәмам.