Тәрбия дәресе: "Онытырга мөмкин түгел..."
план-конспект занятия (2 класс) на тему

Таймасова Валентина Аверкиевна

Бу дәрес Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon onytyrga_momkin_tugel.doc71.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Кайбычмуниципаль районы

Хуҗа Хәсән гомуми урта белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Онытырга мөмкин түгел...

(2 класс, тәрбия дәресе)

I категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Таймасова В.А.

2015 ел

Тәрбия сәгатенең темасы: Онытырга мөмкин түгел...

Өйрәтү максаты:      Җиңү көне турында мәгълүмат бирү

Тәрбияви максат :  аралашу культурасы булдыру;

                                   тынычлыкның кадерен белергә өйрәтү;

                                   сугыш батырларына, ветераннарына хөрмәт хисе

                                   тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, китаплар күргәзмәсе, музейдагы альбомнар.

Методлар: өлешчә эзләнү, әңгәмә, иҗат итү,

Сыйныф сәгатенең  барышы

       (Сыйныф бүлмәсе чәчәкләр, шарлар һәм тасмалар белән бизәлгән. “Сезнең тормыш – үзе батырлык”, “Бөек Җиңүгә -70 ел” – дип язылган плакатлар эленгә, алдан балаларга сугышта катнашучы бабайлары турында әби-бабайларыннан белешеп инша, хикәя язарга кушыла, әби –бабалары булмаган балаларга рәсем ясарга бирелә)

I.Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар!

- Хәерле көн!

- Рәхмәт, укучылар, утырыгыз. Хәзер безнең  тәрбия дәресе.

II. Төп өлеш

  1. Бөек Ватан сугышы һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы турында әңгәмә-

     Бүгенге дәрес бераз үзенчәлекле. Ул бераз моңсу да, шул ук вакытта шатлыклы да. Ни өчен шулай булганын сез аны дәрес барышында үзегез ук аңлатып бирерсез. Яз аенда бәйрәмнәр бик күп. Шулар арасында бер бәйрәм шатлыклы да һәм кайгылы да. Ул нинди бәйрәм?

- 9 май – Җиңү көне! (укытучы шигырь укый- 3 слайт)

Үтә гомер, ага сулар,

Бер-бер артлы уза сулар.

Бөек җиңү алдыннан

Сафын барлый ветераннар.

- Бу шигырьдә нәрсә турында сүз бара?

- Сугыш еллары, батырлык, Җиңү көне, ветераннар турында.

- Беләсезме, быел нинди истәлекле ел?( 4 слайт)

- Бөек Җиңүгә 70 ел тула.

--Әйе, Бөек Җиңүгә 70 ел тула, менә шундый кояшлы матур көндә немец самолетлары күк йозен каплап алалар, сугыш башлана. Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да җуелмаячак.

- Бу сугыш кайчан башланган?

- Бөек Ватан сугышы 1941 елның 22 июнендә башлананган.

- Әйе, укучылар, 1941 елның 22 июнендә немец фашистлары безнең
чикне бозып илебезгә басып керәләр.Тыныч кына йоклап яткан авылларны, шәһәрләрне сугыш утына тоталар.Сугыш башлануын хәбәр итәләр. Сугышка яраклы бар халык бердәм булып көрәшкә күтәрелә.

-Аларның максатлары нинди була?

-Алар безнең җирләребезне басып алып, андагы байлыкларны үзенеке итмәкче, ә халыкны кол итәргә тели.

- Дөрес, укучылар. Ә безнең халык нәрсә эшли?

-Халык үзенең җирен, байлыкларын саклап калу өчен, хәтта гомерен дә кызганмыйча сугыша.

- Сугыш ничә ел дәвам итә?

- Сугыш 4 ел дәвам итә.

- Кайчан тәмамлана?

-Сугыш 1945 елның 9 маенда тәмамлана.

 (5-слайт)

- Әйе, менә без сезнең белән 70 ел буе тыныч тормышта яшибез.

Сугыш ким дигәндә 27 миллионнан артык ватандашыбызның газиз гомерен алып китте. Сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Илебезгә көтмәгәндә килгән афәт алдында безнең якташларыбыз да коелып төшми – сугышның беренче көненнән үк Хуҗа Хәсән авылының 253ләп кешесе дошманга каршы күтәрелә.  Шулар арасында авылыбызның  дүрт кызы, ир-атлардан калышмыйча, илебез азатлыгы өчен көрәшә.  (6 слайт)

      153ләп солдат сугыш кырында  мәңгегә ятып кала, кайберәүләренә, фашист илбасарларын җинеп, бик күп тән яралары алып, туган җирләренә  әйләнеп кайтырга насыйп була. Бары тик авылыбыз уртасында куелган һәйкәлдәге ташка язылган исемнәре генә, әйтерсең «Без сезнең өчен, Ватаныбыз өчен сугыш кырында ятып калдык. Безне онытмагыз»,  дияләр кебек. Әйе, без аларны һич бер вакытта да онытырга тиеш түгел. Аларның сугыштан исән-сау кайтканнары да, сугышта алган яраларына чыдый алмыйчан, безнең арадан китеп бардылар. Без аларның батырлыкларын онытырга тиеш түгел.

     - Хәзерге вакытта авылыбызда бердән-бер сугыш ветераныбыз- Данилов Василий Герасимович кына калды.

2. Ветераныбыз – Данилов Василий абый турында таныштыру.

 ( презентация, альбомнар карау)    (7,8, 9- слайт)

3.Ветераннар хөрмәтенә өйрәнгән шигырьләрен сөйләү

1 укучы. Җиңү килде җирне нурга күмеп,

                Шатлык белән күзне чылатып.

                Килде ул көн горур күкрәкләрдә

                Орден-медальләрне чыңлатып.

                 

                Барам  урам уртасыннан –

                Күзләрем капкаларда.

                1әр өйнең сугышка киткән

                Кемедер кайтмаган да.

2 укучы.  Кемнең улы, кемнең ире,

                Кемнең яры, җанашы.

                Исемнәре – капкаларда,

                Йөрәкләрдә – ярасы.

3 укучы.  Кайтмый калганнар сафыдай

                 Йолдызлар капкаларда.

                 Билгесез түгел батырлар,

                 Кайларда ятсалар да.

4 укучы.  Булмасын ул, булмасын,

                 Кирәкми безгә сугыш.

                 Булмасын бер куркыныч

                 Булсын бөтен ил тыныч.

  • Укучылар, сугышта җиңел булганмы? Юк, әлбәттә.

     4 хәвефле ел, 1418 коточкыч көн һәм төн дәвам итте Бөек Ватан сугышы. Һәр көнне 79000 кеше һәлак булды. Ләкин халкыбыз Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде һәм көрәште. Озак көттергән ул Җиңү көне килде. Аны 1945 елның чәчәкле язы алып килде. (10- слайт)

4. Сугыштан килгән хат уку күренешен күрсәтү 

(Музыка астында алдан әзерләнгән өлкән сыйныф укучысы чыга, ул әби булып киенгән. Бүлмәдә әби утыра. Ул кулына саргаеп беткән өчпочмаклы хат тоткан. Әби хат укып утыра. Аның янына балалар киләләр. )

-Әби, синең кулыңда нәрсә ул?

И балакайларым, бу карт бабагызның сугыш кырыннан язган хаты. Менә быел сугыш беткәнгә 70 ел. Сандык төбеннән шушы саргаеп беткән хатны алып, сугыш турында уйланып утырам әле. Ул еллардагы авырлыкларны, балакайларым, сезгә күрергә язмасын. Бөтен ир-атлар сугышка китеп беттеләр. Тылда төп көч булып, без – хатын-кызлар калдык. Бөтен авырлыкларны, үз иңнәребездә күтәреп, бар көчебезгә тырыштык. Эй, балалар, ул вакытлардагы ачлык-ялангачлыкларны сөйләп бетерерлек түгел. Менә бүген безгә күршеләр кергән, кунаклар килгән. Шул көннәрне искә төшереп үтик әле. Ул вакытларны онытырга мөмкин түгел...

 (презентация күрсәтелә: солдат хатлары , музейдагы солдат хатларын уку)

-Бүгенге көндә дә дөньяда яшәве җиңел түгел. Җир шарының төрле почмакларында сугышлар бара, кешеләр үлә, биналар җимерелә, балалар интегә. (Украина турында искә төшерелә) Безнең тирә-ягыбызда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бик күп, алар бездән ярдәм көтәләр. Әйдәгез, бергәләп, уйлап карыйк. Без кемгә нинди ярдәм күрсәтә алабыз?

Безнең ярдәм:

-ятим балаларга

-ветераннарга

-инвалидларга

-хайваннарга

-ялгыз кешеләргә

-бер-беребезгә

 (Укытучы сөйләгәндә, тыныч, әкрен көй уйный, слайтта мәңгелек ут)- 14 слайт

6. Укучылар бер - берсенә теләгән теләкләре

-Карагыз әле , укучылар, бүгенге тәрбия дәресенә мәңгелек ут ялкынын алып килдем. Ут- миһербанлылык, хәтер һәм хөрмәт билгесе. Хәзер шушы утка карап, һәрберегез сыйныфташларыгызга үз теләкләрегезне теләгез.( һәрберсе үз теләкләрен әйтә)

-Ветераннарга ярдәм итегез!

-Барлык кешеләргә шатлык өләшегез!

-Якыннарыгызны онытмагыз!

-Әби-бабаларыгызны ихтирам итегез!

7. Җыр «Бабай югалган сугыш кырында»

8. “Хәтер” китабы

      Сугыш кырында башларын салган, хәбәрсез югалган ветераннарны да онытмый безнең илебез. Аларның каберләрен барлап "Хәтер" китабы бастырып чыгарды. Ул китапта сугышта һәлак булган   ветераннарның исемнәре тупланган. ("Хәтер" китабы белән таныштырыла)

- Ә инде каберләрен белмәгән, батырларча сугышып, яу кырында ятып калган сугышчыларыбызга һәйкәл куелды. Бу һәйкәл безнең авылда да бар. Һәм анда сугышта катнашкан авыдашларыбызның исемнәре язылган. Сез анда үзегезнең карт бабайларыгызны, туганнарыгызның исемнәрен таба аласыз.

 9. Бер минутлык тынлык игълан итү 

Үлгәннәрне онытмыйк, һәрберебезнең күңелендә алар мәңге саклансын! Ә хәзер, чит-ят җирләрдә мәңгелеккә ятып калганнарның якты истәлегенә бер минутлык тынлык игълан итәбез

     Хөкүмәтебез сугышта катнашкан батыр сугышчыларны күп төрле медаль һәм орденнар белән бүләкли. Аеруча батырлык күрсәткән, хәтта туган ил өчен гомерен дә кызганмаган батыр сугышчыларга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Андыйлар безнең районыбызда да бар. Без алар турында киләсе сәгатьләрдә сөйлшшербез.

10. Тылда эшләгән ветераннарның чыгышлары

- Сугыш беркемне дә читләтеп үтми. Ир-атлар сугыш кырына киткәч, бөтен эш хатын-кызлар, балалар җилкәсенә төшә. Алар беркайда сыгылып төшмиләр, көнне-төнгә ялгап эшлиләр. Хатыннар ирләрен, аналар улларын балалар әтиләрен исән-сау өйләнеп кайтырлар дип көтәләр. Ләкин озакка сузылган сугыш күпләрнең гомерен өзә.Бер тапкыр да, әти сүзен әйтә алмаган, хәтта йөзен дә хәтерли алмаган балалар, бүген дә әтиләрен көтә.

11.Авылның тыл ветераны чакырыла һәм аларга сүз бирелә

12.Укучыларның шигырьләре

5 укучы.  Мәңге дан сезгә, ветераннар!

                 Сез эшләгән урман, кырлардан

                 Дан җырлары яңгырый аяз күктән,

                Язгы сандугачтан, тургайдан.

6 укучы.  Аналарның, балаларның

                 Йөрәгендә бер теләк-

                 Тынычлык булсын бу җирдә,

                 Безгә тынычлык кирәк.

 7 укучы.  Бәхетле булсын балалар,

                  Кабат чыкмасын сугыш.

                  Матур булсын, матур булсын

                  Тыныч булсын бу тормыш.

8 укучы.  Картайматыз әле, ветераннар,

                 Картаймагыз, әй, сез тынмас җаннар!

                 Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

                 Сезгә тиеш әле бик күп язлар.

9 укучы.  Кузгалмасын сугышлар,

                Тукталмасын сулышлар!

                 Күк йөзе булсын аяз,

                 Бәйрәм итәрбез һәр яз!

13. Бүләк тапшыру. (Кулдан эшләнгән )

-Ихлас күңелдән сөйләүләрегез, оныкларыгызга биргән әхлакый киңәшләрегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, өлкәннәребез! Балаларыгызның, оныкларыгызның хөрмәтләрен тоеп. Тыныч, матур картлык кичерүегезне телибез.

III. Йомгаклау.  

- Сез бу дәрестә нәрсәләр белдегез?

 - Ә без сезнең белән нәрсә эшләргә тиешбез?

- Тырышып укырга. Тәртипле булырга. Туган илебезнең тынычлыгын саклаучы ул һәм кыз булып үсәргә. Әтиләрне, бабайларны хөрмәт
итәргә тиешбез.

Кояш кешеләр йөзенә

Елмаю булып куна.

Син дә яшә бу дөньяда

Бәхетле булып кына.

Беркайчан да сугышлар булмасын,бәхетле, сау –сәламәт яшәгез.

 

                                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на тему "Баланы ирек рухында тәрбияләү"

Рухи байлык - ирекнең нигезе. Чын кеше моделе....

Доклад:УКУЧЫЛАРДА БЕРДӘМЛЕК ХИСЕ ТӘРБИЯЛӘҮ.

Башлангыч сыйныфта укучылар  коллетивын  туплау, аралашырга өйрәтү, психоогик үзенчәлекләрне ачыклау....

Еллык тәрбия эше планы. 2 нче класс.

Башлангыч классларда класс җитәкче булып эшләүчеләргә ярдәмгә....

Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Толерант-латин теленнән кергән. Ул- түземлелек,сабырлык,кеше нинди генә милләттән булуына карамастан,аның фикеренә,гореф-гадәтенә уңай карау  дигәнне аңлата. -Кешене  барлык физик һәм дини ...

Тәрбие сағаты"Менің өз сыныбым үшін құндымын ба?"Бұл менің

Бұл менің оқушыларыммен өткізген тәрбие сағатым.Тәрбие сағатын өткізе отырып,оқушылардың өз "Мен"-ін анықтауға көмектесуге болады....

Укыту- тәрбия процессында укучыларда рухи- әхлакый сыйфатлар тәрбияләү (әти-әниләр жыелышында чыгыш эшкәртмәсе).

Яшь буынга дөрес тәрбия бирү вазыйфасына һәр ата-ана җитди һәм җаваплы карарга тиеш. Ата-ананың абруе - балаларга hәм яшүсмерләргә дәрес тәрбия бирүдә көчле чараларның берсе. Тәҗрибәле ата-аналар бала...

«Октябрятлар: кире кайтмас үткәннәрме яки мөмкин булган киләчәкме?»

Цель:ответить на вопрос «Кто такие октябрята?» Задачи:изучить литературу по этому вопросу;взять интервью у тех, кто сам был октябрёнком (родители, родственники, учителя) и сравнить получен...