"Серле сандык" . Күңел ачу иртәсе өчен сценарий.
материал (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Күңел  ачу  кичәләре балаларга, бер яктан, олы шатлык  китерү  чарасы  булса,  икенчедән, алар  нәниләрнең  һәрьяклы  үсешен        тәэмин  итүгә  зур  этәргеч    тә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy.docx19.02 КБ

Предварительный просмотр:

Әбиемнең серле сандгы.

(Бәйрәм  иртәсе өчен  сценарий)

Зал  бәйрәмчә бизәлгән.Залның бер ягында өй күренеше, сандык, өстәл, урындык.Залга әни һәм балалар керә.

Әни.

Өй түрендә кадерләп саклыйм

Дәү әнием бирнә сандыгың.

Мәңгелеккә күчеп, аны безгә

Истәлегең итеп калдырдың.

Ниләр ята микән эчләрендә?

Гомерең буе барлап туплаган.

Гомер мизгелләрең истәлеген

Кер тидерми өфләп саклаган.

Һәр ел саен, язын саклык белән

Сандыгыңны ачып җилләтәм

Әйберләрен кат-кат кулга алып,

Күңел күзе белән  күзәтәм.

Нинди серләр саклый икән бу серле сандык? Әйдә, балалар, ачып карыйк әле бу серле сандыкны.

Алсу.

Иң беренче бабам, әбием өчен

Кәфенлекләр төреп салынган

Бабамныкы калган, әбиемнең

Кәфенлеге инде алынган...

Әбекәйне тол калдырган сугыш

Егермесе әле тулмаган.

Чит җирләрдә вафат булган  иргә

Үз кәфене насыйп булмаган.

Әни. Әйе, безгә бабабызны күрергә насыйп булмаган шул.Бабагыз яшьли генә сугыш кырында ятып калганн.Әйдәгез, балалар, карыйк әле тагын ниләр бар икән бу серле сандыкта.

Тимерхан.

Анда әбекәй чиккән, теккән

Киндер  сөлге, киндер күлмәкләр.

Бабам иңнәренә ята алмаган

Әзерләнгән ихлас бүләкләр.

Илназ. Карагыз әле, нинди матур түбәтәй! Бу түбәтәйне әбием бабайга дип әзерләгән булгандыр инде.

Әни. Әйе, балалар, бу әбиегезнең кул эше.

Илназ.Мин киеп карыйм әле.  Килешәме?

Әни.Килешә.Карап торам, торам да бабаңның  нәкъ  яшь   чагына охшап киттең бит әле.

Менә монысы әбиегезнең калфагы. Мәле ,кызым  Алия , киеп карале.

(Алия  калфак  кия.)

Әни.Калфак бигрәк килешә сиңа, Алия.

Илназ.

Их, безнең татар кызлары

Ак калфак киюләре.

Калфак кигән чибәрләрнең

Ягымлы көлүләре.

Әни.

Сандыкта ятты озак

Әбиең чиккән калфак.

Ул калфакны әбиең

Кадерләп кигән һәрчак.

Милләтемнең нуры анда:

Ука, чугы, чачагы...

Кадерләп сакла, балам,

Әбиеңнең калфагын.

Алсу.

Кызлар, карагыз әле, нинди матур сөлгеләр! Бу сөлгеләрне әби үзе чиккән инде,әйме?

Әни.

Әйе,  бу  сөлгеләрне кич утырып әбиегез чиккән инде. Кайсы егетнең иңенә ятмаган да, нинди генә батырларга бүләк булмаган бу сөлгеләр!

Сөлге – татар хатын –кызларының уңганлыгына, булганлыгына һәйкәл ул!

М енә бу гәрәбәләрне бабагыз әбигезгә бүләк иткән булган.Карагыз әле, нинди матур алар.Гәрәбәләр миңа әбиегездән калган иң зур истәлек. Мин аларны кадерләп саклыйм.

Алия.

Әбием, бабам бүләк иткән гәрәбәне

Гомерең буе тагып йөрткәнсең.

“Исән!” – диеп,  ирем кайтыр! – диеп.

Гомерең буе өзелеп көткәнсең.

Тимерхан. Нәрсә бу?

Әни.  Чулпы бит, балалар.Күргәнегез юкмыни?

Татар хатын – кызлары озын толымнарына шушындый чулпылар тага торган булганнар.

Һәм   алар атлаган саен җырлаган кебек чыңлап торганнар.

Алсу.

Киндер күлмәк өсләрендә яткан

Нәрчә сөйләр икән чулпылар?

Чиләк җырың калган су юлында

Чулпыларың озак чылтырар.(Чәч  толымынына  чулпы  тага).

Ирек.

Ай, кызлар, нинди матур  читекләр?!  Карагыз әле, карагыз! Бу читекләрне кигәч биисе генә килеп торадыр инде, әйме?

Алия.

Ирек, әйдә алайса шушы читекләрне киеп бер биеп җибәр әле булмаса.(Ирек бии)

Тимерхан.

Дәү әнием, бирнә сандыгыңны

Төсең итеп синең сарлармын.

Серле сандык ачкан серләр аша

Гомер юлың буйлап атладым.

Тәүфик сорап, безгә дога юллый

Истәлеккә калган төсләрең.

Анда синең керсез мәхәббәтең

Анда синең  керсез хисләрең.

Анда синең ,әбекәй, изге теләкләрең

Үзеңнән соң калган буынга.

Теләкләрең безгә сүнмәс маяк

Адашмаска тормыш юлында.

Әни.

Күпме гүзәл әйберләр! Һәркайсы затлы, зиннәтле. Һәммәсе хәзер сандыкларда гына сакланырлык кадерле,бәһәсез байлык.Күңелләре дә,

 үзләре дә матур булган шул әби – бабаларыбызның.Бик еш ачыйк без бу сандыкны. Тагын,тагын ашыкмыйча гына карыйк бу ядкарьләрне.

Сокланыйк бу матурлыкка.Үзебез дә өйрәник һәм киләчәк буыннарга да саклыйк.

Без бүген әби – бабаларыбыздан калган хәтирәләрне яңарттык.Сандыкның  серләре күп әле.Без ул  серләр  белән  танышуны  дәвам  итәрбез.