Әниләр бәйрәме
материал (2 класс) по теме

Садриева Кафия Камартдиновна

Азкомплектлы башлангыч мәктәптә тәрбия чарасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл татар классында әниләр бәйрәме26.61 КБ

Предварительный просмотр:

                     Каенлык башлангыч мәктәбендә

             Әниләр бәйрәме «Һәрвакыт булсын әнилэр!”    ( 2012 ел)

  “Яшәү яме- әнкәй, хатын-кыз”.  

Укытучы : Әни - ул һәркем өчен кадерле һәм изге зат.Тормышыбызга ямь бирүче, шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешебез. Әни баласына тормыш бүләк итә, күкрәк сөте белән туендыра, сулышы белән җылыта, назы белән  иркәли, гомере буе газиз баласы өчен борчыла. Балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана. Баланың иң якын киңәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгысын һәм шатлыгын да үз йөрәге аша үткәрүче кеше - ана.

        Әни -җир йөзендәге иң якын, иң изге сүз.Әниләребез һәрвакыт шат, сәламәт,бәхетле  булсыннар!

Шигырь:

      Әниләрне саклыйк!

 Әниемнең эше-иң изге эш,

 Әниемнең сүзе - иң назлысы.

 Әнием кулы - иң йомшагы,

 Әниемнең йөзе - иң-иң яктысы!

 Авыр сүзне әйтмик әниләргә

 Аларга без итик гел ярдәм.

 Әниләрне саклыйк , яратыйк

 Калсын әле алар гел күркәм!

 Әниләргә назлы сүзләр җитми,

 Җитми әле мактау, котлау да!

 Ә бит әниләрне гел яратып,

 Зурлау кирәк барыбызга да!

 Укучы:   Син,әнием, минем өчен

                Бу дөньяда бер генә.

                Елмайганда йөзләреңнән

                Бар өйгә нур бөркелә.

Укучы: Нинди генә зарым булсын,

               Нинди генә моңым булсын,

               Нинди генә серем булсын,

               Сөйләми дә, сорашмый да

                Әни белә.

Укучы : Әнием, кадерлем,

              Син-энҗе бөртегем.

              Син- хөрмә җимешем.

              Син- йөрәк тибешем.

Укучы: Әнием, әнием,

                 Иң кадерлем ,син минем.

              Мин сине яратып, иркәләп торырмын.

              Мин сиңа тормышта

               Таяныч булырмын.

Җыр:  «Әниемә» (күмәк башкару).  

 Укытучы:    Бүген без дөньяда иң кадерле булган кешеләр- әниләр бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык. Инде ничә ел ноябрь аеның соңгы якшәмбесе бу бәйрәмне безгә бүләк итте.

     Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме.

 Әле ярый җирдә чишмәләр бар!...

 Җырлар өчен чишмәләр кайдан килер иде?...

 Әле ярый җирдә болыннар бар!

 Гүзәллекне ничек таный белер идең...

 Әле ярый җирдә әниләр бар!...

 Безгә кемнәр хисле күңел бирер иде?

 Әле ярый чишмәләр бар, әниләр бар...

  Укучы.  Кем дөньяга кеше бүләк итә,

               Ә кешегә якты дөньяны?

               Тойгылары кояш кебек кайнар,

               Эретерлек гранит кыяны?

  Укучы.    Кем күңеле тулган айдай серле,

                 Язлар сыман назлы, ягымлы?

                 Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

                  Кайгыларга түзем , сабырлы

Укучы :  “Әни”шигыре

                   Көннәр якты булсын өчен,  әни кирәк.

                  Йокы татлы булсын өчен,  әни кирәк.

                 Җил –яңгырдан саклар өчен,  әни кирәк.

                 Усаллардан яклар өчен,  әни кирәк.

                  Ашлар тәмле булсын өчен, әни кирәк.

                  Дөнья ямьле булсын өчен,  әни кирәк!

 Укучы.“Бүген әниләр бәйрәме” шигыре.

                   Бүген әниләр бәйрәме,

                   Бүген җирдә тантана.

                   Кояш шуңа көлә бүген,

                    Гөлләр шуңа шатлана.

                    Әниләрнең бәйрәменә

                     Куана шулай алар.

                     Әниләрне котлый бүген

                     Җирдә барлык балалар.

 “Кояш гомере”җыры башкарыла ( 2 кыз башкара)

Укучы.   Әнием минем матур,

                Күзләре якты,көләч,

                Шундый күңелле була

                Ул өйгә кайтып кергәч.

                Мин елышам әнигә,

                 Әни миңа елыша

                 Битләре аның кайнар

                 Ә куллары йоп- йомшак.

                  Конфет та кирәк түгел

                  Кирәк түгел курчак та,

                  Чөнки мин әниемне

                  Алдым инде кочаклап.

Җыр. “шофер буласым килә” (ир балалар башкара)

 Укучы.     Эшли алар киң кырларда,

                   Заводта, төзелештә.

                   Куллары алтын булганга

                   Алдынгылар һәр эштә.

 Укытучы.  Ана! Йөрәгенең иң кадерле хисе

                     Күңелеңнең  иң түрендә.

                     Ул салкында җылытучың синең,

                     Юанычың авыр көнеңдә.

                          Ана кеше гел яхшылык тели.

                     Гаебебез булса, кичерә.

                     Гомер буе калыйк тугрылыклы

                     Ана дигән изге кешегә.

      Әнкәй! Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң татлы сүз. «Әнкәй» дигәндә, дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшьләр килә.Иң кыен чакларда без әнкәйләрне искә алабыз.туган телебезне дә ана теле дип йөрибез.

Укучы.   Айдай, кояштай кадерле

               Син – ул әнием.

               Иң ягымлы, иң матуры

                Син ул- әнием.

 Укучы.   Йөрәгемнең иң түрендә

                Иң кадерлем- әнием.

                Яктылыкта, яхшылыкта

                Әниемә тиң илем.

Укучы. Һәркемнең дә әни сүзен

             Әйтеп теле ачыла.

              Әни сүзен укыйбыз без

              Әлифбаны ачуга.

 Укытучы. Сәламәтлек ташламасын сезне

                    Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

                    Яшәү яме, дөнья иминлеге

                     Юлдаш булсын сезгә алда да.

  “Һәрвакыт булсын Кояш” җыры

 Кояш нуры, саф күк йөзе

 Бу –бер малайның рәсеме.

 Яасган ул ап-ак биткә

 Һәм язып куйган читкә:

 Һәрвакыт булсын кояш!

 Һәрвакыт булсын һава!

 Һәрвакыт булсын әни!

 Һәрвакыт булыйм мин!

 Нәни дустым, тугры дустым!

 Һәркем тели тынычлыкны.

 Безнең йөрәк һич туктамый,

 Гел тибә армый- талмый.

 Һәрвакыт булсын кояш!

 Һәрвакыт булсын һава!

 Һәрвакыт булсын әни!

 Һәрвакыт булыйм мин!

 Бергә: Һәрвакыт булсын әниләр!

Укучылар әниләргә үзләре ясаган  бүләкләрен (кире аппликация) тапшыралар.

Укучы.   “Әни” диеп язып куйдым

                 Яңа яуган ак карга.

                 Таптамагыз, һич ярамый,

                 “Әни” сүзен таптарга!

 Кулланылган әдәбият исемлеге:

 1. Иң матур сүз.Уку китабы.Казан: “Мәгариф”,2000.

 2. Балалар әдәбияты.Хрестоматия. Казан: “Мәгариф”,2004.