"Әтисез үскән буын" проект эше
проект (2 класс) на тему

Яббарова Альфира Мансуровна

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан укучылар белән эшләнгән проект эшен тәкъдим итәм. Эшегездә ярдәм итсә мин бик шат.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tisez_uskn_buyn.doc568.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Әтисез үскән буын

Проблема:

    Сугыш чоры ятимнәре һәм шул чор балаларының авыр тормышы

Проектның максаты: Гомере буе “әти”,- диеп әйтә алмыйча үскән сугыш чоры ятиме Гомәрова Илһамия апаның томышын өйрәнү

Бурычлар: сугыш турында һәм ул кешелеккә китергән зыян турында күзаллау булдыру; өстәмә әдәбият, газета-журнал материаллары, архив белешмәләре, “Хәтер” китабы белән эшләргә, өлкәннәр белән аралашырга өйрәтү.

Проектның өйрәнү сәбәпләре: классташыбыз Гомәров Фирзәрнең  сугыш чорында әтисез калып  үскән әбисенең тормышын һәм  шул чор балаларының  тормышын өйрәнәсе килү теләге

Өйрәнү предметы: Гомәрова Илһамия апаның ятим калу һәм тормыш юлы тарихы

Өйрәнү объекты: Гомәрова Илһамия апаның  томыш юлы

Өйрәнү өчен материал: Гомәрова Илһамия апаның сөйләве, гаиләсеннән һәм авылдашларыннан сораштыру, гаилә альбомы, музей, хуҗалык кенәгәсе, “Хәтер китабы”, газета материаллары

Эчтәлек.                                                                                          битләр

I Проектны өйрәнүгә әзерлек                                                   4

II Проектны өйрәнү өчен материал туплау                             5

III Проектның төп өлеше

1. Сугыш афәте                                                                           6-7

2. Нурый әби малайлары                                                           8-9

3. “Балачаксыз бала чагым...”                                                   10-12  

4. Тырыш хезмәт еллары                                                            13

5.Бәхетле картлык көннәре                                                        14-15

IV Йомгаклау                                                                                 16

V Кулланылган материал                                                            17

I  Проектны өйрәнүгә әзерлек

 

  • Сыйныф сәгатләрендә авылыбыз ветераннары, сугыш чоры балалары, тыл ветераннары турында музей материаллары, укучылар эшләгән буклетлар белән танышу
  • Хуҗалык кенәгәсе язмаларын күзәтү
  • Газета-журналларда Бөек Ватан сугышы турындагы язмаларны укып өйрәнү
  • “Хәтер”, “Батырлар китабы”, “Алар җиңү алып кайтты” китаплары белән танышү
  • Ветераннар аллеясында әңгәмә

II   Проектны өйрәнү өчен материал туплау

  • Гомәрова Илһамия апа белән очрашып, тормышы турында сөйләтү;
  • классташлары, укытучылары, хезмәттәшләреннән сораштыру;
  • гаиләсендә булу, балалары, тормыш иптәшеннән сорашу;
  • гаилә альбомындагы фотолар белән танышу;
  • газета-журналлардан сугыш чоры ятимнәре турындагы материалларны өйрәнү.

III  Проектның төп өлеше

1.Сугыш афәте

                                                            Егерме ике. Июнь. Кырык бердә...

                                                            Җиргә афәт килде ул көнне.

                                                            Тарих каһәрләгән шушы көнне

                                                            Мөмкинме соң оныту, мөмкинме?!.

1941 ел, 22 июнь. Радио шомлы хәбәр китерә: фашистлар Германиясе илебезгә бәреп кергән. Тарихта тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы

менә шулай башланып китә. Бу көнне 1418 көнгә сузылачак дәһшәтле сугышның никадәр сузылачагын да, миллионнарның яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем дә белми.

   Сугыш.... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...

   Сугыш.... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан. Рәсми мәгълүматларга караганда, илебез бу сугышта 27млн кешесен югалткан, 1700 шәһәр хәрабәгә әйләнгән, 10 мең авыл җир белән тигезләнгән.

     Хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше күтәрелә. Безнең батыр якташларыбыз, авылдашларыбыз да яу кырында сынатмый. Нөнәгәр җирле үзидарәсенә кергән авыллардан  да сугышка 302 кеше киткән . Аларның 113 е генә туган якларына әйләнеп кайта алган.. Сугыштан исән-сау кайтканнары да инде санаулы гына калып баралар.

    1941 нче елдан ук сугыш үзенең авырлыгын авыл хуҗалыгында да бик нык сиздерә. Эшче көчләр кими, трактор, автомашиналар сугышка алына. Һәр эшне балалар, картлар һәм хатын-кызлар эшли. Үзләре ач-ялангач булган хатын-кызлар, балалар, картлар күз яше һәм ачы тир тамызып үстергән, җыеп алынган һәрбер бөртекне фронтка озата. Алар “Барысы да – фронт өчен! Барысы да – Җиңү өчен!” дигән чакыруга кушылалар.

2. Нурый әби малайлары

                                                          Нөнәгәр авылы зур түгел-

                                                                          Илем картасында бер төртке.

                                                                          Шул авылдан Ватан сагына

                                                                          Күпме егет, күпме ир китте.

 Авылыбызда Бөек Ватан сугышы фаҗига китермәгән бер генә йортны табып була микән? Ә бит бер нигездән әллә ничә якынын югалткан гаиләләр күп, туганда ук ятим булып туган, яки әти назын белми үскән сугыш елы балаларының язмышы бик ачы булган.

   Гомәрова Илһамия апаның да төп йортыннан сугышка 5 туган берьюлы киткән.Алар гаиләдә 6 бала булганнар.Илһамия апаның әтисе Мөбәрәк, аның абыйсы Гаптылхак (Миңнәхмәт), энеләре Нигъмәтҗан, Гайфетдин, Мөдәрис һәм бер кызлары Гыйзениса. 5 ир туган да сугышка алына.  Мөбәрәк абый гына тормыш корган, балалары була. Ә калганнары тормыш корырга да өлгерми кала. Алар барысы да сугышка китә һәм кире әйләнеп кайтмый.  Кызлары Гыйзениса да шушы чорда үпкә авыруыннан үлеп китә.

    Мөбәрәк абый сугышка кадәр шофер булып эшләгән була. Сугышка да машина белән керә. Бу турыда Илһамия апаның әнисе Каймә апага Мөбәрәк абыйның сугышчан дусты сөйли.

    Илһамия апа килен булып төшкән йорттан да 4 ир-егет сугышка алына: Шакиров Салихҗан (102), Гомәр (1909), Габделхай (1915) , Габделхак (1920) Аларның да 3 се кире әйләнеп кайта алмый. Илһамия апа да: “Безнең әниләр, әбиләр бу ачы хәсрәтне ничек күтәрә алдылар икән”,- дип, искә ала.

    Илһамия апаның якын дусты, классташы, хезмәттәше Гафиятуллина Рауза апа да Илһамия апаның әтисе һәм туганнары турында шигырь иҗат иткән

         

                Нурый әби малайлары

Олы юлга күзләремне төбәп,

Сагышларга чумды уйларым.

Биш улыма кулын салды дошман,

Түмгәк булып калды улларым.

                         Биш йолдызым, лачыннарым минем,

                         Бәгырьләрем, йөрәк җимешем.

                         Хәсрәт капчыгы төяп иңемә,

                         Сезне көтеп гомер кичерәм.

“Нурый әби малайлары” диеп,

Йөртә иде Нөнәгәр халкы.

“Без исән, әни, көт, кайтырбыз”, - дип,

Килсә иде берсенең бер хаты.

                             Гомеренең соңгы көнендә дә,

                             “Балаларым” диеп саташты..

                             Ялгыз гомер кичерде шул мескен,

                             Язмыш аны кырыс яратты.

(“Хезмәт” газетасы, №21 (8436), 17 март, 2010 ел)

             3. “Балачаксыз бала чагым “

                                                                   Без, кырык беренче елның балалары,

                                                                   Ата-ана назын күрмәдек.

                                                                   Бүгенгедәй күз явын алырлык,

                                                                   Уенчыкларны да белмәдек.

                                                                               (К. Рәхимова)

  Илһамия апаның әтисе – Мөбәрәк абый, 1941 нче елда  сугышка алына. Ул сугышка киткәндә хатыны Каймә апа,  5 яшьлек кызы Флүрия, 3 яшьлек улы Мансур белән,  ирен басу капкасына кадәр озата бара. Басу капкасына җит-кәч, саубуллашканда Мөбәрәк абыйга үзенең баласы булачагын хәбәр итә. Мөбәрәк абый шул вакыт: “Карчык бер дә кайгырма, шул бала бәхетенә исән-сау әйләнеп кайтырбыз әле”, - дип Каймә апаны бераз тынычландыра. Бу бала – Илһамия апа- 1942 нче елның 7 нче мартында дөньяга килә. Әмма Мөбәрәк абый гына әйләнеп кайтмый. Ул нәкъ шушы көннәрдә һәлак тә була.( Бу белешмә Хәтер китабыннан алынды). Аның сугышта һәлак булуы турында Каймә апага сугышчан дусты сөйли. Шулай итеп Илһамия апа һәм аның абый-апалары әтисез кала. Бу елларда Илһамия апа бик кечкенә булганлык-тан, сугыш чоры авырлыкларын аңламый ча кала. Ә аның апасы Флүрия апа-га, әнисенә бу авырлыкларның барысын да татырга туры килә. Беренчедән аларны ялгыз калу ачысы борчыса, икенче яктан ачлы-туклы тормыш, авыр хезмәт сагалап бара. Каймә апа балаларын ач –ялангач итмәс өчен, көченнән килгәннең барын да эшли. Өч баласын үз тырышлыгы белән берялгызы тәрбияләп үстерә. Балаларын сугышта югалткан кайнанасын да тәрбияләп яши.

     Тормыш авырлыгы, ачысы бигрәк тә Илһамия апаның апасы Флүриягә төшә. Ул олы бала буларак әнисенең төп терәге, зур ярдәмчесе була. Сыерга азык әзерләү, ягарга утын, ашарга  черек бәрәңге җыю – болар барысы да Флүрия апага йөкләнгән эшләр. Ул тормышның авыр, эшнең күп булуы арказсында бернинди дә белем ала алмый кала.

   Илһамия апа башта Нөнәгәр башлангыч мәктәбендә укый, аннан соң Чутай, Пыжмара мәктәпләрендә белем ала. Укыган вакытларын Илһамия апа болай дип искә ала: ” Аякларыбызда чабата, өстебездә абый –апалардан калган иске- москы иде. Укырга китап-дәфтәрләр юк. Авыз тутырып ашарга икмәк, бәрәңге булмады.”

                                   

                                   Илһамия апаның Пыжмарада укыган чагы

   Каймә апа балаларын ач итмәс өчен, сугыш чорында да, сугыштан соңгы авыр чорларда да, сыерын бетермәгән. “Әни белән апа 8 чакрымга кадәр барып, сыерга печән алып кайталар иде, җилкәләренә салып”,- дип сөйли Илһамия апа. Сыерның сөтен савып, май язып аны тегермәнгә илтеп биреп, май урынына тегермәннән он алып кайтканнар. Шуның белән икмәкле булганнар. Өйләрне җылыту өчен сыер тизәген җыеп киптергәннәр, шуларны якканнар.

                               

                              Каймә апа сыерына печән алып кайта

      Илһамия апаның кайбер иптәшләренең әтиләре сугыштан әйләнеп кайткан. Ул аларның әтиле тормышларына кызыгып үскән. Ул бер тапкыр да “Әти”, - диеп эндәшә, аның белән сөйләшә алмый калган. Ул аның нинди кеше булуын да, әнисе сөйләвеннән һәм фотосурәтенә карап кына белгән.

Ул һәрвакыт ялгызы гына калганда болай дип җырлый-җырлый елап йөргән:

   “Ак күгәрчен күктә уйный,

     Күләгәсе җирдә уйный.

     Әтисез бала да үлми,

     Дөнья рәхәте күрми”.

 Шулай бервакыт абзарда шушы җырны җырлап елап утырганда әнисе  ишетеп алган һәм “ Кызым яңадан бу җырыңны җырлама, яме”, -дип, Илһамия апаны кочаклап елаган.

                                    

                           Илһамия апа әнисе Каймә белән            

                     

Илһамия апа апасы Флүрия белән                    Илһамия апаның абыйсы                                      

                                                                                   Мансур

4. Тырыш хезмәт еллары.

       Балтач районы “Волга” колхозының алдынгы дуңгыз караучысы                    

                                        Мөбәрәкова Илһамия

   

      Илһамия апа  8 нче классны тәмамлауга фермага эшкә төшкән. Башта ул дуңгыз караучы булып эшләгән, аннары сыер саварга күчкән. Ул дуңгыз караганда да, сыер сауганда да бик тырышып эшләгән, исеме мактау тактасыннан төшмәгән. һәрвакыт алдынгы рәләрдә барган. Япь-яшь кызга фермада эшләү бик авыр булган. Иртүк йокыдан торырга, ерактан чиләк-көянтә белән хайваннарга су ташырга, капчык-капчык фуражларны күтәрер-гә, асларын җыештырып, тиресләрен түгәргә туры килгән. Илһамия апа бик тырыш, уңган хезмәткәр булган. Ул үзенең тырыш хезмәте белән генә түгел, ә үзенең матур итеп биюе, җырлавы белән дә иптәшләрен таң калдырган. Авылда оештырылган концерт-тамашаларда актив катнашучы да булган.

       Илһамия апа 1967 нче елның декабрь аенда, авылдашы, үзе кебек әтисез үскән, Белгус абыйга кияүгә чыккан.  Монда да аңа “Әти”, диеп эндәшергә кеше булмаган. Илһамия апа фермада да, өйдә дә бик тырышып эшләгән. Ул Белгус абыйга тормыш алып барыр өчен бик яхшы терәк булган. Аларның берсе-артыннан берсе балалары – Илфакъ, Илүзә, Фидәел, Илгизәләр туган. Белгус абый белән Илһамия апа балаларына яхшы хезмәт тәрбиясе биреп, кешелекле итеп үстергәннәр.

   Илһамия апа кадерле әни дә, тырыш, уңган килен, акыллы хатын да булган. Үзе әтисез үскәч, балаларын әтиләрен хөрмәт итеп, яратып, сүзен тыңлап яшәргә өйрәткән.

5. Бәхетле картлык көннәре.

   Бүгенге көндә Илһамия апа улы Фидәел гаиләсе белән, Белгус абый белән тигезлектә яшәп ята. Олы улы Илфакъ авыл кызы рәмилә белән тормыш корып авылда башка чыгып яши. Алар ике ул үстерәләр. Кызы Илүзә тормыш корып, Казанда яши, кызлары Камилә.  Кече кызы Илгизә дә Казанда яшәп ята.

         

     

   Илһамия апаның балалары бик тырыш. Алар һәрвакыт әниләре янына кайтып, эшләренә булышып торалар. Улы Фидәел бүгенге көндә үз тракто-рын булдырып, авыл халкын сөендереп яши. Килене Алсу да бик тырыш, акыллы. Алар да ике малай үстерәләр.

   Илһамия апага бүгенге көндә 73 яшь.  Шулай да әле ул бирешми. Өйдәге барлык эшләрдә дә булышчы, олы киңәшче булып тора, оныкларының да яраткан әбисе. Авылда оештырылган концертларда әле дә булса биеп, җыр-лап, авылдашларын таң калдыра.

   Хәзер ул оныклары чакырган бәйрәмнәргә йөрүче ак яулыклы әби. Оныкларын да, үзенең әтисез авыр тормышы турында сөйләп, хәзерге тормышның кадерен белеп яшәргә өйрәтә.

     Илһамия апа картлык көннәрендә бик бәхетле. Чөнки ул тигезлектә, балаларының кадер-хөрмәтен тоеп яши. Аны балалары төрле ял йортларында ял итәргә, күңел ачып, сихәтләнеп кайтырга дип ел саен алып баралар. Әниләрен бик хөрмәт итеп, яратып яшиләр.

Илһамия апа ял йортларында