Әниләр бәйрәме
классный час (2 класс) на тему

Класстан тыш чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_byrme.docx20.07 КБ

Предварительный просмотр:

Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр. Әниләр бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

Алып баручы 1. Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнен балаларыгыз!

1.Әнием – син минем бердәнберем,

Мин сине бик тә яратам.

Синең күзләреңә карыйм да

Барлык борчуларым таратам.

2.Булышсам, ничек шатланасың,

Бүләк итеп кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем!

3. Язмыш сынауларында да

Алар безгә нык терәк.

Кайгыда да, шатлыкта да

Алар безгә бик кирәк.

4. Шуңа күрә әниләрне

Кирәк безгә сакларга.

Аларның ышанычларын

Һәрвакытта акларга.

5. Учларымда кояш минем,

Күңелемдә гел яз минем,

Син булганда янәшәмдә,

Бердәнберем, газиз әнием!

6. Һәркемгә дә газиз әни

Әни сүзе – изге сүз.

Күпме наз һәм нур сибелә

Бу гади сүз үлемсез.

7. Әниләрнең назы белән

Без керәбез һәр көнгә

Кояш кирәк җир йөзенә,

Әни кирәк һәркемгә.

8. Дөньяда иң яхшы әни,

Беләсезме, кемнеке?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Ул әни бит – минеке.

9.Күмәкләшеп, бергә , дуслар

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме.

Җыр башкарыла. «Әниемнең кочагы”

Алып баручы 1. Ә хәзер, иң кызыгы башлана! Без әниләребезне конкурс программасында катнашырга чакырабыз! Уен булгач бәя бирүче жюри да булырга тиеш, жюри белән ташыштырып китәм – ул мин! Җиңүчегә саллы бүләкләр дә әзерләдек. Уеннарга актив катнашырсыз дип ышанып калабыз.

Беренче бирем “Мәкальне тәмамла” дип атала.Әниләр турында мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карыйбыз.

Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

– Ана сүзен тотмаган олыгайганчы… (игелек күрмәгән)

– Ана ачуы – язгы кар: күп булса да…. (тиз эри)

– Ана куены (туннан җылырак)

– Яктылык – кояш янында, яхшылык – (ана янында)

– Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас)

– Анасына өргән эт (бүре авызына төшәр)

– Алтмышка җитсен бала (Ана өчен һаман да бала.)

Алып баручы 2. Икенче бәйге: “Балаларыбызны беләбезме?” дип атала. Сезгә сораулар бирелә, җавапны башта балагыз тәрбияченең колагына әйтә, соңыннан сез җавап бирәсез. Сорауларга җаваплар балаларыгыз белән туры килерме, әллә юкмы? Балагызны беләбезме икән? Хәзер тикшереп карарбыз.

– Балагыз нинди төс ярата?

– Нинди кием кияргә ярата?

– Балагызның яраткан артисты кем?

– Балагыз кайсы бәйрәмне ярата?

– Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?

– Сезнең пешергән кайсы ризыгызны бигрәк тә яратып ашый?

– Гаиләдә кемне күбрәк ярата?

Әниләр җавап бирә, аннан соң балаларныкы белән чагыштырыла. Баланы иң яхшы белүче әни билгеләнә.

Җыр “Утро”

Әни кебек булсам иде! –

Аның назлы сүзләре.

Их, яратам әниемне-

Аның нурлы күзләре.

2. Әни кебек булсам иде!

Гел елмаеп торсам иде.

Тирә – юньгә, әни кебек

Гел нур чәчеп торсам иде!

3. Мөмкин булса, җыеп учларыма

Бирер идем кояш нурларын,

Әни кеше генә кочагында

Назлый белә кызын, улларын.

4. Мөмкин булса, менеп зәңгәр күккә

Йолдыз сузар идем кулыңа.

Әни кеше генә җан сулышын

Өрә синең гомер юлыңа.

5. Җылы наз ул, әнием – синдә генә,

Иркә сүзләр- синең телдә генә,

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием, теләгең дә!

6. Әнием минем матур

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

7. Әни җирдә иң кирәкле кеше.

Әниләрнең белик кадерен.

Җил – давыллардан саклап үстерә ул

Кызганмыйча бөтен гомерен.

8. Гел шулай нур сибеп

Яшә син, әнием!

Исәнлек – саулык сорап,

Дога кылам,

Әниемнән аермасын

Берүк Аллам!

Җыр башкарыла. Малайлар башкаруында җыр “Әнием”

Нуриева Зөлфия “Әниемә булышам” (кечкенә чак хатирәсе) әнисе чыгарган шигырь

“Әниемә”

Йөрәгемнең иң түрендә

Бар бер сүз  ул – әнием

Кая гына китсәң дә син

Өйдә көтә нәниең

 Тәмле ризыклар пешереп

Безне һәрчак сыйлыйсың

Ни әйтергә теләсәм дә

Бер сүздән үк аңлыйсың.

Авырлыклар да булгандыр

Без кечкенә чагында

Төн йокыларың калгандыр

Аңлыйм әни барын да

Бәбиләрем дип сөясең

Әле безне һаман да

Яратасың, әни беләм

Без бәхетле син барга.

Озын гомер телим сиңа

Сәламәт бул әнием

Синең янда терәк булып

Торсын һәрчак әтием.

Бала 1:

Бәйрәм бүләксез булмый ул.

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны,

Хәзер менә күрерсез!

Бала 2:

Нәни кулларым белән мин

Тик сиңа, диеп кенә.

Әзерләдем бүләгемне

Бик зур көч куеп менә.

Балалар  үз куллары белән ясаган кечкенә генә бүләкләрне зур итеп кабул итеп алыгыз.

Җыр: Султанова Ильвина

Русча шигырьләр

Презентация

 

Җыр: пусть всегда будет солнце

Алып баручы 1. Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, “Җан җимешем, балам”, – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.

Бүләкләр:
1. Дачада киемнәр өчен кечкенә элгеч. (Кадак)
2. Тап бетерүче машина. (Бетергеч).
3. Ерак арага уй – фикерләрне җиткерүче җайланма. (Конверт)
4. Пылесос «Метисам». (Кисточка)
5. Универсаль рюкзак. ( Пакет)
6. Мини-палас. (Кулъяулык)

7. Хрусталь ваза. (Пыяла банка)

8. Яза торган машинка. (Ручка)

9. Электрощипцы. (Кер элгече)

10. Диетик чара. (Сагыз)

11. Күп сөйләшүдән чара. (Пустышка)

12. Уй – фикерләрне теркәүче. (Карандаш)

13. Табак – савыт юучы машина. (Губка)
14. Эмальны ялтырату өчен кулланма. (Теш щеткасы)

Әлбәттә, бу шаярту бүләкләре булды. Ә хәзер, әниләр өчен иң кадерле бүләкләрне,