"Уңыш бабай янында" кичә
классный час (1, 2, 3, 4 класс) на тему

Шакирова Альфинур Халимовна

Сыйныф бүлмәсе көзге яфраклар, миләш, балан тәлгәшләре белән бизәлгән. Уртада укучылар үзләре үстергән яшелчәләр күргәзмәсе. Тактага укучыларның “Алтын көз” темасына ясалган рәсемнәре 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon unysh_babay_yanynda.doc50 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныф бүлмәсе көзге яфраклар, миләш, балан тәлгәшләре белән бизәлгән. Уртада укучылар үзләре үстергән яшелчәләр күргәзмәсе. Тактага укучыларның “Алтын көз” темасына ясалган рәсемнәре куелган.

Балалар музыка астында залга тезелеп кереп түгәрәкләнеп баса-лар.

Алып баручы.

Китсә дә бездән

Җәйнең  зур яме

Алмашка килде

Уңыш бәйрәме.

Менә көз җитте,

Кырда эш бетте,

Кыр казлары да

Еракка китте.

Ындырда ашлык

Сугылган күптән,

Хезмәт халкына

Зур бәйрәм килгән.

Бүген без бәйрәмебезне шушы мул өстәл артында башлап җибәрәбез! Ә без нинди бәйрәм хөрмәтенә җыйналдык әле бу залга?

Балалар. Көз бәйрәменә!

Алып баручы. Дөрес, без бүген шушындый муллык алып килгән Көз бәйрәменә җыйналдык. Сезне Көз бәйрәме белән котлыйбыз!

1 нче бала. 

    Күңелләргә якты нур өләшеп,

    Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

    Үз муллыгы белән көзләр килә,

    Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

2 нче бала.

    Бәйрәм итеп көтеп алдык без,

    Җимеш ае, муллык ае бу.

    Келәтләргә тула саргылт төс –

    Безнең шатлык, безнең баю бу.

3 нче бала.

    Мичләрдә пешә күпереп,

    Кызарып яңа икмәк,

    Бу көз бүләге димәк!

4 нче бала. 

    Сый белән тулган табын,

    Бүген бездә зур бәйрәм!

    Уңышлы көз бәйрәмендә

    Бар күңеллелек, бар ямь!

Җыр. “Иген кырлары”. А.Вәлиуллин көе, Гөлшат Зәйнәшева сүзләре.

Балалар урындыкларга утыралар. Күзләрен йомалар.

Алып баручы.

   Күзләребезне йомып кереп утырсак – музыка астында сукмак безне тиешле тукталышыбызга үзе илтеп куя. Күзләрне йомдык, киттек.

Салмак музыка уйнала. Музыка барышында, күзләр йомык чакта, балалар каршына Аю, Төлке, Куян, Керпе, Тиен кереп басалар. Һәрберсенең кулында көзге уңыштан тигән өлеш: Аю абзый бизәкле тәпән белән бал кочаклаган; Төлке арыш, бодай, солы башаклары букетларын тоткан; Куян – кишер белән кәбестә, Керпе кәрзиненә алма, грушалар тутырган, Тиен дә күркәләр, гөмбәләр һәм чикләвекләр җыйган.

Күзләребезне ачып карыйк әле – безне сукмак кая алып килгән?

Җәнлекләр барысы бергә. Исәнмесез, дуслар!

Балалар. Исәнмесез!

Аю. Нинди кызыклы очрашу!

Төлке. Уңыш бәйрәме ясарга җыенабыз әле!

Куян. Табын әзерләп йөри идек! (кишерен тотып)

           Күрегез әле, нинди зур,

           Әйтерсең, алтын казык!

           Безнең бәйрәм табынына

           Бирделәр аны казып!

           (Өстәлгә куя, кәбестәсен сузып):  

           Күрче тагын монысын:

           Нинди өлгергән!

           Кат-кат тунлы кәбестә

           Өстәлләргә ямь кертә! (өстәлгә куя)

Керпе( кәрзиндәге алмасысын күрсәтеп)

           Агачта үскән бу алма,

           Ул кызыл да, ул ал да!

           Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын –

           Сыйланыйк барыбыз да! (Өстәлгә илтеп куя)

Тиен. Утыралар урманнарда

           Матур эшләпә киеп.

            Кышкы агач куышына

            Тутырдык инде җыеп. (Гөмбәсен өстәлгә куя)

   Аю.  Мин китергән күчтәнәчне

            Авыз итми калмагыз.

            70 төрле авыруга

            Дару итеп тотыгыз!

Төлке.Быел арыш-бодайларның

            Уңышлары мул булды.

            Игенчеләр хезмәтеннән

            Табын сый белән тулды. (Букет итеп бәйләнгән башак-ларны өстәлгә куя)

Алып баручы. Дөрестән дә табын сый белән тулган, инде бәйрәм итәсе генә калган!

Аю. Әйдәгез, алайса, бергәләп күңел ачуны башлап җибәрик.

Җәнлекләр уртада бии, балалар җырлап тора.

       Киң аланга җәнлекләр

       Бәйрәмгә дип килгәннәр.

       Матур күлмәкләр киеп,

       Бииләр кызык итеп.

       Менә шулай сикереп,

       Бииләр җиңел итеп.

       Бер әйләнеп, бер чүгеп,

       Тыпырдап тып-тып итеп.

Төлке. Әйдәгез, күңелле уеннар да уйнап алыйк. Тиен! Керпе! Башлыйк дуслар белән ярышны!

Керпе. Кайсыгыз җыя бәрәңгеләрне?

Бәрәңге җыю ярышы. Ике укучы чыга, чәчелгән бәрәңге-ләрне тутыралар. Кем беренче тутырып бетерә, шул җиңүче була.

Алып баручы. Рәхмәт, дуслар! Бик күңелле уеннар да оештыр-дыгыз! Бәйрәмегез күңелле үтсен! Без юлыбызны дәвам итик: без-не бит Уңыш бабай көтә!

Җәнлекләр. Сау булыгыз!

Музыка башлана, балалар күзләрен йомып утыралар. Җән-лекләр чыга.

Алып баручы. Менә безне сукмак “Алтын көз” патшалыгына “алып килгән”. Уңыш бабай көзге бакчадагы бу кәрзиннәргә нәрсә-ләр тутырып куйган икән – карыйк әле. Болар көз китергән бай-лыклар. Ә Көз үзе нигә күренми соң әле? Әйдәгез, бергәләп чакы-рыйк әле!

Бергә. Көз! Көз! Сине монда көтәбез!

Көз чыга. Алып баручы көзгә:

      Алтын көз! Юмарт көз!

      Бик күп сиңа сүзебез!

5 нче бала.

      Көз көннәре бик күңелле,

      Бик күп җимешләр пешә.

      Помидор, карбыз өлгерә,

      Алмалар өзелеп төшә.

6 нчы бала.

      Арыш-бодайлар белән

      Колхоз амбары тула.

      Яхшы эшләгәч, уңыш күп,

      Бар кеше дә бай була.

7 нче бала.

      Яшел куаклар буялды,

      Ал, кызыл, сары төскә.

      Көз көне яңгыр артыннан

      Яфраклар ява өскә.

8 нче бала.

      Табигатьтә бик күп эшең –

      Барысына өлгерәсең!

      Табышмак әйтәбез хәзер

      Зиһенең сынар өчен!

Табышмаклар әйтешү.

1. Ите симез – мае юк,

Тиресе калын – йоны юк. (шалкан)

2. Тәрәз-ишек куймаган

    Эчен кемдер буяган. (чөгендер)

  1. Ай башлы, яшел кашлы,

Сары ефәк калфаклы,

Борыла да кояшка карый. (көнбагыш)

  1. Җир астында җирән ат –

Аның тиресе җиде кат. (суган)                                  

  1. Берне бәрдем, унны алдым. (бәрәңге)

Көз. Минем сезне җитезлектә сыныйсым килә. Әйдәгез, ярышып күркәләрне чүплибез.

“Кем тизрәк җыеп бетерә” ярыш-уены. (Ике җиргә таратып салынган күркәләрне тиз генә чиләккә чүпләп алу)

Көз. Зиһенле, өлгер, җитез балалар икәнсез! Сезгә бергә күңел ачу истәлеге итеп шушы муенсаларымны бүләк итәм. (Яфраклар- дан ясаган муенсаларны һәр балага бирә.)

Балалар, рәхмәт әйтеп көз белән саубуллаша.

Алып баручы. Юлыбызны дәвам итәрбез. Сукмакка кереп күз-ләребезне йомдык. (Көз чыгып китә, Урманчы бабай керә)

Урманчы бабай. Кунакка килдегезмени, балакайларым? Рәхим итегез минем урманыма!

Монда килүчеләрне мин башта урманда үзеңне ничек тотарга кирәклегенә өйрәтәм. Сез дә башта мине тыңлагыз!

1. Урманда кычкырып йөрмә - кош-корт, җәнлекләр курка.

2. Агач, куак ботакларын сындырма, яфракларын өзмә - алар һаваны сафландыра.

3. Чәчәкләрне күп итеп өзмә - матурлык биреп утырсыннар!

4. Кырмыска ояларын туздырма – алар урманны чистартучы, җыештыручылар.

5. Кош ояларына тимә, туздырма, ташлар ыргытма – оядагы ба-лалары тынычлыкта исән-сау үссеннәр; үскәч, табигатьне зарарлы бөҗәкләрдән сакларлар.

Бу киңәшләрне төгәл үтәүчеләргә генә минем урманымда йө-рергә рөхсәт бирәм!

Урман турындагы белемнәрегезне тикшерәсем килә әле, бала-лар!

  • Нинди агач елга бер генә киенә? (чыршы)
  • Нинди агач баллы? (юкә)
  • Балтасыз-нисез өй җитештерәләр?

Шушы сукмактан бераз эчкәрәк кергәч, бер алан бар. Аны мин яшел аптека дип йөртәм. Чөнки җәй көне мин аннан күп итеп дару үләннәре җыям. (Капчыктан төргәк-төргәк үләннәр алып күр-сәтә, әһәмиятен әйтә.) Болар минем сезгә күчтәнәчем булыр, сез алардан кирәк вакытта файдаланырсыз.

Урманчы бабай белән саубуллашу.

“Уфа-Чиләбе” җырлы биюе башкарыла.

Кичәне йомгаклау.

        

Уңыш бабай янында


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Пазл сказки "Баба Яга"

Для работы на интерактивной доске или индивидуально на компьютере....

"Проказы Бабы Яги" Новый год

Праздник подготовлен для одного класса.В главной роли Баба Яга, которая старается заменить Снегурочку....

«Образ Бабы Яги в русских народных сказках».

Выполняя проект, ребята смогут проанализировать образ Бабы Яги в русских народных сказках и сделать вывод о его сущности....

Образ Бабы-Яги в русском фольклоре

Презентация для начальной школы...

Презентация "Роль Бабы-Яги в сказках"

Презентация может быть использована при проведении праздника  "Сказка за сказкой" и на уроках чтения при изучении русских народных сказок, героем которых является Баба-Яга....

Сценарий детского развлечения "Соблюдаем ПДД с Бабой-Ягой или догонялки с Бабой-Ягой"

Предоставляю Вашему вниманию сценарий детского развлечения "Догонялки с Бабой-Ягой". Надеюсь, что ВАм будет полезно и интересно...