Заманча "Шалкан" әкияте
классный час на тему

Галипова Гадила Талгатовна

"Шалкан" әкиятен заманча сәхнәләштерү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zamancha_shalkan_ekiyate.docx19.18 КБ

Предварительный просмотр:

Шалкан

(рус халык әкиятенә ияреп)

Катнашалар: Әби, Бабай, Онык, Эт, Песи, Тычкан, Әкиятче, Шалкан.

Әкиятче:

_ Шалкан чәчкән безнең бабай

Майның нәкъ унбишендә

Уңыш алырга уйлаган

Көзге көннең берендә.

Бабай шалкан тирәли әйләнә, аркан алып чыга.

_Нихәл итим, көчем җитми,

Әллә картлык килгәнме

Әллә шалканым соң инде,

Өлгереп җитмәгәнме?

Чыкмады шул шалканым,

Чыгарырбыз бәлки икәү

Чакырыймчы карчыкны.

_Карчык, карчык, кил әле,

Тот шушыннан арканны,

Икәү тартыйк арканны!

Әби:

_Каты тартсам арканны

Авырттырыр аркамны!

Бабай:

_Карчык,  хәйлә корма әле,

Тот җәтрәк арканны!

Әби:

_Җыелышка барасым бар,

Кайткач сыер савасым бар,

Аннан мичкә ягасым бар,

Ит бәлеше саласым бар!

(уйланып)

Тартсам тартырмын, ярар,

Синеңчә булсын, давай!

Әкиятче:

_Әй, тарталар, тарталар

Шабыр тиргә баталар.

Бабай:

_Юк шул, карчык, көч җитми,

Бигрәк көчсез булдыкмы?

Әллә шалкан бик ныкмы?

Чакырыйк соң оныкны!

Онык:

_Әй, тала, тала, тала,

Тала ике беләгем,

«Ике»леләр күп җыелды,

Шуңа яна йөрәгем.

Тапкырлауны белмәгәнгә

«Ике»ле куйды апам

Сумкам авыр, шуңа күрә

Көчкә өстерәп кайтам.

(Сумкадан «ике»леләр бушата)

Әби:

_Тот шушыннан арканны ,

Бергә тартыйк шалканны!

Әкиятче:

-Әй тарталар, тарталар,

Шабыр тиргә баталар.

Бик нык булса да аркан,

Һаман чыкмыйдыр шалкан.

Онык:

_Бәлки  Акбай булышыр,

Сөяк бирсәк тырышыр.

-Акбай, Акбай, кил әле,

Безнең хәлне күр әле!

Акбай:

_Ничә ел өй саклыймын,

Отпуска да бирмисез,

Инде яшем дә шактый-

Пенсия түләмисез.

Китәрмен беркөн чыгып,

Калырсыз авыз ачып.

Тартырмын берс арык суйсаң,

Алдыма майлы калҗа куйсаң!

Бабай:

-Ярар инде,суярбыз,

Алдыңа ук куярбыз.

Булма ул кадәр үҗәт,

Тизрәк көчеңне күрсәт!

Тот шушыннан арканны,

Дүртәү тартыйк арканны!

Әкиятче:

-Әй, тарталар, тарталар,

Шабыр  тиргә баталар,

Бик нык булса да аркан ,

Һаман чыкмыйдыр шалкан.

Акбай:

-Әллә килсен микән мәче,

Барыбер тотмый күсе,

Тамагы тук, өсте бөтен,

Йоклыйдыр көнен-төнен.

Песи: (чыга, киерелә)

_Нигә шулкадәрле шаулыйсыз?

Йокларга да бирмисез.

Мин тавышта йоклый алмыйм,

Әллә шуны белмисез?

Бабай:

-Тот шушыннан арканны,

Бишәү тартыйк шалканны!

Әкиятче:

_Әй тарталар, тарталар,

Шабыр тиргә баталар.

(Арып туктыйлар)

Песи:

_Сарай идәне астында

Яши таныш тычканым.

Әллә эндәшеп карыйммы

Шул тычкан дускайны мин?

Тычкан:

-Хәлегез бик мөшкелме?

Миңа ялыныч төштеме?

Минем өчен шалкан тарту

Ярты минутлык уен,

Тычкан халкы арасында

Мин беренче чемпион!

Әкиятче:

_Әй тарталар, тарталар,

Манма тиргә баталар.

Ниһаять, чыкты шалкан!

Барысы бергә:

_Тарттык, тарттык арканны,

Чыгардык бит шалканны!