История одной книги
проект на тему

Галимова Разима Назиповна

История одной книги..

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ber_kitap_tarihy.doc101 КБ

Предварительный просмотр:

Республиканский конкурс исследовательских и

проектных работ учащихся 1-4 классов

“Я познаю мир”

Секция: История вокруг нас.

“Бер китап музее”

http://www.bavly-cbs.ru/2012/muzei_korana.jpg

Ахметзянова Алина

МБОУ “ СОШ №3 им. Ю.А. Гагарина”, 3 класс

 Научный руководитель:

Хасанова Ф.А., ведущий библиотекарь

Галимова Р.Н., учитель начальных классов

         г. Бавлы

2013г

Әхметзянова Алинаның “Бер китап музее” дип исемләнгән эзләнү эшенең

тезислары.

Эзләнү эшенең актуальлеге Коръән китабы  ярдәмендә китап укучыларга әдәп - әхлак нигезләрен аңлату. Тарихны өйрәнү, саклау. Коръән китабының бөеклеген күрсәтү. Үзара яхшы, дус, чиста мөнәсәбәттә булуга өйрәтү.  

Максат: Мөселманнарның изге китабы Коръән китабы турында күбрәк белү. Баулы шәһәренең  “Коръән музее” тарихы белән танышу, үзләштерү.

            Коръән турында күбрәк мәгълүмат туплау. Коръән музееның тарихын өйрәнү.

Баулы үзәк шәһәр китапханәсендәге Коръән музееның тарихы.  Калабызга Валерия Порохова килеп, китапханәгә үз тәрҗемәсендә урысча нәшер ителгән Коръәнне бүләк итүе.

          Коръән китаплары сакланган олы яшьтәге кешеләрне эзләп табып  очрашу.

Әбиемнең борынгы әбисеннән калган Коръән китабының, 92 яшьлек Фатима әбидә сакланган, сугышларны җиңеп кайткан, чит җирләрне урап кайткан Коръән китабының тарихы. Татар теле укытучысы Әмир Әүһәдиевичның Әтәмби урамы әби – бабаларының Коръән китабы һәм  100 елдан артык  тарихы булган Коръән китабы истәлекләре.

Классташларым алдында чыгыш ясау. Эшләнгән эшемә нәтиҗә ясау.

 

                                

1

Бер китап музее.

“...Коръән – тирәнлеген кеше акылы белән аңлап бетергесез бер диңгездер”.

                                                                                            Гали Халифә

Максат:  Мөселманнарның изге Коръән китабы турында күбрәк  белем туплау.

Баулы шәһәренең  “Коръән музее” тарихы белән танышу, үзләштерү.

Бурычлар:

  1. Коръән турында күбрәк мәгълүмат туплау.
  2. Коръән музееның тарихын өйрәнү

     3. Коръән китаплары сакланган олы яшьтәге кешеләрне эзләп табу, очрашу.

  1. Иптәшләремне җәлеп итү.
  2. Эшләнгән эшемә нәтиҗә ясау.

Коръән - мөселманнарның изге китабы.

Мин җәйге каникулларны Арча районы Мөрәле авылында яшәүче әбием янында үткәрәм. Минем әбием башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләде, хәзер лаеклы ялда. Быел ул мәчеткә йөреп, гарәп телен өйрәнә, догалар, намаз укый башлаган. Ял вакытында ул мине Коръән китабы белән таныштырды, миңа да догалар өйрәтте. Шуннан соң мин дә бераз дин белән кызыксына башладым.

 Әнием белән бу турда сөйләштек. Дин ул – кешенең дөньяга карашы, тоткан юлы. Димәк, динле кеше – юллы кеше, динсез кеше – юлсыз кеше. Юлның кагыйдәләре, хәрәкәтне я чикли, я өнди торган билгеләре кабул ителә. Юлда исән-имин йөрер өчен, юл кагыйдәләрен өйрәнергә һәм үтәргә кирәк. Тормыш та – озын юл, шул юлны хаталанмыйча үтү өчен кагыйдәләр, сурәләр һәм догалар Коръән китабында

        

                2

язылган. Элек-электән халкыбыз китапка зур хөрмәт белән караган. Китапны кадерләп саклаган. Типография ысулы белән басылган китаплар чыкканчы, халык арасында кулдан язылган китап-кулъязмалар киң таралган булган.

Еш кына кулъязмалар арасында Коръән дә очрый. Коръән - мөселманнарның изге китабы. Аны күчереп язучыларга бик каты таләпләр куелган булган. Коръәнне күчерүче бер генә хата җибәрсә дә, аны бу эшеннән тыйганнар. Шулай булса да, кулъязма Коръәннәр киң таралган. Алар арасында искиткеч матур итеп эшләнгәннәре дә бар. 

Басма китапка килгәндә, гарәп хәрефләрендә беренче китаплар Европа илләрендә булдырыла.

Беренче тапкыр басма Коръән безнең илдә нәшер ителә. Бу вакыйга 1787 елда Санкт-Петербургта тормышка ашырыла. Әби патша Екатерина II әмере белән Россия мөселманнарының күпсанлы сорауларына карата бу изге Китап җыелма хәрефләр белән бастырыла. Хәреф рәсемнәрен мулла Госман Исмәгыйль

хәзрәт сурәтләп әзерләп бирә. XVIII гасырда ул Коръән тагын 1789, 1790, 1793, 1796 һәм 1798 елларда яңа тиражлар белән нәшер ителә. 

1801 елда инде Казанда янәдән Коръән дөнья күрә. 1803 елдан башлап Казанда зур меңләгән тиражлар белән Коръән бастырыла башлый, ул чит илләргә дә сатыла. Шушы безнең Коръән бөтен басма Коръәннәр өчен үрнәк булып китә. Төркиядә, Мисырда, Һиндстанда соңыннан Коръәнне бастыру эшенә алынганда безнең калыпка иярәләр. Саннарга килгәндә, 1802–1859 елларда Казанда Коръән 150 мең экземплярда басыла. А. Б. Халидов мәгълүматларына караганда 1917 елга кадәр бездә 172 тапкыр Коръән басыла.

 2012 нче елны илебездә беренче басма Коръәнне нәшер итүгә 225 ел тулу уңаеннан, Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте 2012 елны Коръән елы дип игълан итте.

3                        

Коръән — мөселманнарның изге китабы, шуңа күрә аны кадерләп, күз карасы кебек сакларга кирәк. Коръән китабы җирдән иң кимендә 70 сантиметр биеклеккә куелырга, чиста тукымага өч кат төрелгән булырга тиеш. Ул башка китаплар янына куелганда да,

 аның иң өстә торуы зарур; бу изге китапны чиста кул белән генә тотарга ярый. Коръән ул акыллы, иманлы, тәртипле, тыйнак һәм тырыш бала булып үсәргә, беркайчан да иптәшләреңне бүлдермәскә, игътибар белән тыңларга, олыларга каршы эндәшмәскә, кычкырып сөйләшмәскә, барлык кешеләргә карата ягымлы булырга өйрәтә. Авыр чакларда сабыр итәргә, чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтә. Мәсәлән, өй эшен төгәл үәмәгәнгә укытучы апа шелтәләсә, сабыр итеп, каршы әйтмичә тыңларга һәм икенче дәрескә тырышыбрак әзерләнергә кирәк.

Изге китап музее

“Китап дөньясында” түгәрәге укучылары белән без үзәк китапханәнең милли бүлегенә экскурсиягә бардык. Менә шунда минем игътибарны Коръән музее җәлеп итте. Минем мондый музейны күргәнем юк иде әле. Кызыксынып карап торуымны китапханәче Гөлия Җәүдәтовна күреп алды  һәм бу кечкенә музейның ачылу тарихы белән кыскача таныштырды. Мин соңрак  “Хезмәткә дан” газетасыннан “Китапханәдә - Коръән музее”дип исемләнгән мәкаләне укып,  бу турыда күбрәк белдем.

    Баулы үзәк шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре Коръән музее ачу турында күптәннән уйлаганннар. Ә инде калабызга Валерия Порохова килеп, китапханәгә үз тәрҗемәсендә урысча нәшер ителгән Коръәнне бүләк иткәч, бу фикерне тормышка ашыруны тизләтү мөмкинлеге туган. Ә “ Баулынефть” идәрәсе башлыгы Гали Ганиев музей өчен зәвык белән имән агачыннан эшләнгән җиһаз алырга матди ярдәм күрсәткән.

    Музейда татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә  Коръән  китаплары  тупланган.

    Беренче китаплар булып китапханә фондында булган берничә китап һәм Валерия Порхованың тәрҗемәсе куелган. Килгән укучылар истәлек итеп калдырган һәм нәшрияттән кайтып торган китаплар белән ул көннән – көн тулылана, бүгенге көнгә 17 Коръән китабы һәм шамаилләр җыелган. Татар йортларының ишек өстендә дога сүзләре язылган рәсемнәргә игътибар иткәнегез бармы? Әлеге язулар шамаил дип

4                        

атала. Шамаил Аллаһының барлыгын һәм берлеген искә төшереп тора. Коръән сүзләре язылганга күрә, аларны, кадерләп, иң биек урынга – ишек “башы”на куялар да инде.

       Белгәнебезчә, мөселманнарга кешеләрне һәм җәнлекләрне ясау тыела. Шуңа күрә каллиграфиягә нигезләнеп эшләнгән шамаилләр мөселманнар арасында киң таралган. Алар элек-электән мөселманлыкны раслау, йорт-җирне җен-шайтаннан, хәвеф-хәтәрләрдән саклау вазифасын башкарган. Кешеләр шамаилне еш кына “Йорт догасы” дип тә йөртә. XIX йөз ахырына кадәр шамаилләр барысы да, кулъязма формасында булып, пыялага, кәгазьгә, тукымага, керамикага ясалган. Бүгенге көндә дә шамаилләр ясау белән шөгыльләнүче осталар бар.

Коръән музеена куелган китаплар исемлеге.

  1. [Книга Корана: На арабском языке. - Уфа, 1989. - 576 с.]
  2. [Коръән китабы: Гарәп телендә.-1238 ел (Һиҗри) 1822 (Милади). -Казан.]
  3. [Коръән китабы: Гарәп телендә.-1285 ел (Һиҗри), 1868 (Милади).- Казан.]
  4. [Коръән китабы: Гарэп телендә.-1321 ел (Һиҗри) 1905 (Милади). -Казан.]
  5. [Коръэн китабы: Гарэп телендэ.-1363 ел (Һиҗри) 1887 (Милади). -Казан.]
  6. Аль-мухнтахаб фи Тасфир аль Кур’ан аль Карим: Толкование Священного Корана на русском языке / Пер. с русского яз.: араб.яз. Сумайя Мухаммад Афифи, Абдель Салям эль-Манси; Под. ред.: Р.У.Ходжаевой. - Казань, 2001. - 638б.
  7. Климович Л.И. Книга о Коране, его происхождении и мифологии. - М.: Политиздат, 1986. - 270 с.
  8. Коран /Гл.ред.д-р Мухамад Саид Аль-Роша; Пер c араб.смыслов и коммент. Валерии Пороховой. - 4-е изд., доп.и перераб.-Дамаск-М.:Центр Аль Фуркан, 1419 1998.-797 с.

 

5                        

10.Коран /Перевод с арабского Г. Саблукова. Репринтное воспроизведение изд. 1907 г. в 2 томах. М-Ленинград., 1990. Ч.1. – 573 с.

                                 

11. Коран /Перевод с арабского Г. Саблукова. Репринтное воспроизведение изд. 1907 г. в 2 томах. М-Ленинград., 1990. Ч.2 – 517 с.

 12.Коран /Пер.c араб. И.Ю.Крачковского; предисл.к изд.1986; П.А.Грязневича; предисл. К изд. 1963 г. В.Беляева, П.А.Грязневича.-М.: СП ИКПА, 1990.-512 с.: ил.

13.Коран /Пер. c араб. и коммент. И.Ю.Крачковского. - 2-е изд. - М.: Гл.ред.восточной лит.изд-ва "Наука", 1986.-727 с.: ил.

14.Коранъ / Переводъ съ арабского языка Г. С. Саблукова .— 3-е изд., Репринт. воспроизведение изд. — Казань: Центр. типографiя, 1907 .— Казань: Типографии газетно-жур.изд-ва, 1991г. 1169 c.

15.Коръән аятьләренең татарча мәгънәләре. Икенче басма. Казан: Кол Шариф нәшрияте, 2001. – 624 б.

16.Коръәни-Кәрим /Ред.Р.Р.Газизов; Коръәни Кәрим аятьләренең мәгънәләренә татарча аңлатмалар бирүче Фәрид хәзрәт Хәйдәр Сәлмән.-Казан: Раннур нәшр., 1999.-577 6.

17.Коръәни-Кәрим /Ред.Р.Р.Газизов; Татар хәрефләренә нигезләнеп бирүче Фәрид хәзрәт Хәйдәр Сәлмән.-Казан: Раннур нәшр.,2001.-570 6.

18.Священный коран/Авт.перевода с араб.яз.на англ., вступ.ст.и комментар.Маулана Мухаммад Али; Пер.на рус.яз.подг.А.Садецкий. - двуязычное изд., перераб.: Ахмадийа Анжуман Ишаат Ислам; Лахор Инк США, 1997.- 1312 с.

 6                        

Кызыклы эзләнүләр

       Кызыксына торгач, әбием миңа үзләрендә саклана торган иске Коръән китабын күрсәтте. Ул гарәп телендә язылган, битләре саргайган, кулдан кулга йөри торгач, бик таушалган хәлгә килгән. Бу китапны минем әниемнең әбисенә анын әбисе тапшырган булган. Безнең якынча исәпләүләр буенча, бу китапка якынча 100 еллар булырга тиеш.

   Ә шундый борынгы китаплар тагын кайларда бар икән, табып булыр микән дигән сорау туды. Миңа түгәрәк җитәкчесе Флёра Әһлиулловна ярдәм итте. Без Баулыда яшәүче 92 яшьлек Фатима әби белән очраштык. Ул үзе күп еллар намаз өстендә, әле дә, шул яшенә карамастан, йөгереп кенә йөри. Ул миңа үзендә булган китапларны күрсәтте, алар турында сөйләде. Фатима әби гарәпчә дә бик яхшы аңлап укый икән, укып та күрсәтте. Бер Коръән сурәләренең язмышы бигрәк кызыклы булды миңа. Бу китапның хуҗасы Кызылъяр авылы кешесе булган, ул авыл безнең шәһәрдән бик ерак түгел. Укытучы булып эшләгән Лотфулла исемле бу кеше бөек Ватан сугышыннан исән-сау кайтып, Азия якларына китеп урнашкан. Бу Коръән китабы гел аның белән булган. Туган якларына кунакка кайтканда сеңлесенең күршесе Фатима апаны күрмичә китми торган булган. Һәм бер кайтуында, мин инде олыгайдым, гел кайтып та булмас, чит җирләрдә калмасын, минем истәлегем итеп кадерләп саклагыз дип, Фатима апага калдырып киткән. Без аңа, китапханәдә Коръән музее бар, анда бирергә теләгегез юкмы, дигән сорау бирдек. “Мин картайдым инде, мин үлгәч, балалар үзләре нишләтерләр. Минем уртанчы кызым Асия да динне хөрмәт итә, биш вакыт намазын калдырмый, Коръән китабын 3 тапкыр укып чыкты, Хаҗга да барып кайтты. Бәлки, музейга да бирерләр”, - дип сүзен тәмамлады. Музейга бирсәләр яхшы булыр иде, дип уйлап куйдым һәм Фатима әби белән саубуллаштык, ул безгә изге юллар теләп озатып калды.

Тагы бер 100 елдан да артык тарихы булган Коръән китабы белән таныштым.

 7                        

Ул Зияровлар гаиләсе. Нурия Мирзиевна безнең мәктәптә укытучы булып эшләде, хәзер лаеклы ялда. Аның иптәше Әмир Әүһәдиевич татар теле һәм татар  әдәбиятын укыткан, бик күп олы кешеләр белән аралашкан, дин белән кызыксынган, гарәп телендә дәресләр биргән. Кызганыч ул инде бакый дөньяда, 13 ел безнең арадан киткәненә. Җыйган Коръән китаплары калган. Алар бик искеләр, күбесенең битләре төшкән. Ул китаплар Исергәп авылының Миргазиян, Вахит Юныслар

йөгереп үскән Әтәмби   урамы кешеләренең истәлекләре. Нурия Мирзиевнаның кызы Фәридә аларны бик кадерләп саклый.

Әле музейга бирәселәре килми.

Белемне уртаклашу

Мин шушы эзләнүләр вакытында табылган мәгълүматлар белән сыйныфташларымны таныштырдым. Коръәндә дә, үзең белгәнне башкаларга җиткерергә кушкан. Шәһәребездә шундый музей барын кайберәүләр белми дә иде. Музеебызның кечкенә тарихын да алар кызыксынып тыңлады. Аерым сыйныфлар экскурсиягә дә бардылар. Бик ошаган үзләренә.

Нәтиҗә

Миңа бу эзләнүләр бик ошады һәм файдалы булды:

  1.   Гасыр яшәгән кешеләр белән аралаштым, күпме белемемне арттырдым.
  2. Мөселманнарның изге китабы “Коръән музее” тарихын өйрәндем һәм дусларыма   сөйләдем.

Киләчәктә Коръән музее”ның фондын тулыландырырга, борынгы китапларны эзләүдә мин дә ,сыйныфташларым да ярдәм итәрләр дип уйлыйм. Тик менә Коръән китапларын бүләк итүчеләр турында да мәгълүмат җыелып барылса, тагы да яхшырак булыр иде.

8

 Кулланылган китаплар исемлеге

  1. З.Нәҗметдинов “Иске Пәнәгер авылы”, “Дуслык” (№ 34, 16-22. 08. 1999)
  2. Хезмәткә дан газетасы . 2001 ел   Май
  3. Җәлил хәзрәт дәресләре. Казан.  2012 ел   188б
  4. “Тылсымлы куллар” балалар журналы  №8  2013ел

 

9

Бүлек

Кереш сүз

  1. Коръән - мөселманнарның изге китабы.

2.Изге китап

3.Кызыклы эзләнү

4. Белемне уртаклашу. Нәтиҗә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "История одной песни "Смуглянка""

В презентации рассказывается история песни "Смуглянка"...

Презентация «История одного числа. Роковое число шесть…»

Эта презентация знакомит с необычным фактом  числа шесть в 1812г. . Кутузов очень часто говорил:"Шестое число у нас в руке!" И действительно число "шесть" приобрело особое значение в 18...

История одного путешествия

Экскурсия в город Гжель....

50 лет со дня полета первого человека в космос. День космонавтики.История одного праздника.

Материал посвящен 50-летию со дня полета первого человека в космос. 12 апреля весь мир отмечает День авиации и космонавтики. Это особенный день – день триумфа науки и всех тех, кто сегодня занимается ...

Исследовательская работа История одного города

Исследовательская работаИстория одного города«Их имена навечно в памяти народной»Руководитель Гжехулко Елена ГеннадьевнаУчащиеся 3 «Б» классаЦель:Продолжать знакомство с городом, с историей возникнове...

Урок по внеклассному чтению "История в одной книге" по книге Е.А. Благининой "Почему ты шинель бережёшь?"

Урок внеклассного   чтения во 2 классе по книге  Е.Благининой «Почему ты шинель бережёшь».Тема: «История в одной книге».Цель: познакомить детей с творч...

Проект "Книги, история развития книги"

Проект по литературному чтению...