"Соңгы кыңгырау" кичәсе
план-конспект занятия (4 класс) на тему

Латыпова Гульназ Аглюлловна

Мәктәптә "Соңгы кыңгырау" кичәсе үткәрү өчен сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon songy_kyngyrau_kichse.doc71 КБ

Предварительный просмотр:

       “Соңгы кыңгырау” сценариясе.

Алып баручы:   - Хәерле көн, хөрмәтле укытучыларыбыз, әти-әниләр,

                          кунаклар һәм IX  сыйныф укучылары! Бүген безнең мәктәптә

                          зур бәйрәм- Соңгы кыңгырау бәйрәме!

          Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,

          Хис ташкыны дулый күкрәктә

          Укытучының моңсу карашлары

          Озату сүзен яза йөрәккә

          Укулар да инде артта калды,

          Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.

          Һәркем тоя үзен әсир итеп

          Таулар, диңгезләрне кичәргә.

          Еллар узгач сагындырыр инде

          Балачакның соңгы бәйрәме.

          Еларгамы, көләргәме бүген-

          Күңелләрнең иләс бер мәле.

Бәйрәм кичәсен ачып җибәрү өчен сүз мәктәп директоры Латыпова Гөлназ ӘҺлиулла кызына бирелә. (Директор чыгышы.). Алдынгы укучыларны котлау, еллык анализ, 9 нчы сыйныф укчыларын котлау.

Фирүзә:       Әтнә районында бардыр бер авыл- Ары диләр

                     Бу авылның уртасында шәп бер мәктәп бар диләр

                     Ул мәктәпнең,- һич онытмам,- рәхәт тәнәфесләрен,

                     Ашханәсен, бәйрәмнәрен һәм авыр дәресләрен.

                     Зурмы? дисәң, зур түгелдер, бу мәктәп бик кечкенә

                     Әмма белем чыганагы, кечкенә түгелдер һич кенә.

                     Монда һәр ел белем ала бик сәләтле балалар,

                     Һәр яз саен олы юлга кузгала бу балалар.

                     

                     Мәктәп бик салкын вә бик эссе түгел. Рәхәт анда,

                     Мәгърифәт кояшы балкый һәр көн саен бу бинада,

                     Бик хозур, рәт-рәт тора, гаскәр кеби дежурныйлар,

                     Беркемгә тәртип бозарга һич чара калдырмыйлар.

                     Бервакыт чыңлый кыңгырау дәресләргә чакырып,

                     Коридорлар бушап кала, мәктәп тә кала тынып.

Алып баручы:  Мәктәп  еллары- кеше гомеренең кабатланмас матур бер

                           мизгеле. Мәктәп турындагы хатирәләрегезнең иң түрендә,

                           әлбәттә, Беренче укытучыгыз урын алгандыр. Җырдагыча,

                           бишкә бишне кушарга, иҗектән сүз ясарга өйрәтүче дә,

                           кулыгыздан тотып, беренче хәрефне язарга өйрәтүче дә,

                           кешеләргә, табигатькә карата сезнең сабый күңелегездә

                          мәхәббәт уятучы һәм сезне зур белем юлына җитәкләп алып

                           керүче дә- ул сезнең  беренче укытучыгыз.

Сөмбел:       Әле кайчан гына без 1 нче сыйныфка укырга кергән идек. Әйе,

                     ул вакытта барысы да беренче иде- беренче укытучы,беренче

                     кыңгырау, беренче укыган сүзләр, беренче шатлыклар, беренче

                     борчулар... Белем үрләрен яулый-яулый  9 ел сизелми үтеп тә

                     киткән.

                     Гөлназ апа! Без сезне һәрчак яратып искә алабыз. Сез безгә

                     кадерле әниебездәй якын булдыгыз һәм без Сезнең янда үзебезне

                     өебездә кебек хис иттек. Барысы өчен дә зур рәхмәт! Сезнең

                   алдыгызда хөрмәт белән баш иябез. Сез күңелләребездә һәрчак

                   шулай ягымлы, безнең өчен якын кеше булып калырсыз.

                  ( Бүләк бирәләр. Җыр ”Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”)

Алып баручы:   9 нчы  сыйныф укучыларын олы бәйрәмнәре белән котлау

                           өчен сүз аларның беренче укытучыларына бирелә.Рәхим

                           итегез!

  • Латыпова Гөлназ Әхлиулловна;
  • Каюмова Гөлчәчәк Равилевна;

                          Ата-аналардан котлау чыгышлары.

Рания:    Укытучы!

                Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,

                Синдәдер ул күңелләрнең иң җылысы.

                Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,

                Алар сине әниседәй якын күрә.

                Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,

                Үстерәсең ничә буын балаларын.

                Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып,

                Елый- елый озатасың син аларны.

Алып баручы: Әле кайчан гына мәктәп бусагасын атлап кергән идегез, кайчандыр, моннан 9 ел элек... Бүген сезгә кечкенә дусларыгызның әйтәсе сүзләре бар. Сүзне аларга бирик. Вальс 1нче һәм 9 нчы сыйныфлар чыгышы

Рәзил: Җитте хушлашу сәгате,

            Алда көтә зур юллар,

            Сезгә алмашка киләләр,

            Бик тырыш укучылар.

Әдилә: Рәзил белән бергәләп

            Без мәктәпкә йөрербез,

            Без укырга өйрәнербез,

            Күп нәрсәләр белербез.

Илдар: Безгә карагач,

            Сезгә бик кызыктыр.

           Без нинди кечкенә-

           Ә сез нинди зур.

Рәнис: Без укыдык бары “Әлифба”ны,

            Ә сез инде томнар укыйсыз.

           “Бар иде бит шундый чаклар”,- диеп

             Безгә карап авыр сулыйсыз.

Зөлфәт: “Сезнең кебек чакта”,- дигән булып,

               Мыскыл иткән булып сөйлисез.

               Без беләбез: сиздермәскә теләп,

               Балачакны бездән көнлисез.

Илзидә: Бакчаларда шомырт, сирень

              Күпме чәчәкләрнең төрләре!

             Сезне көтә төрле юллар

              Көтә, дуслар, тормыш үрләре.

Илүзә:  Менә монда мәктәп бусагасы-

              Юл башы бу алгы көннәргә.

             Безгә әле шунда тукталырга,

             Сезгә инде ерак китәргә.

Динә:   Сау булыгыз, апалар,

             Сау булыгыз, абыйлар!

             Сезнең арттан куып җитәрбез без,

             Тик салыгыз безгә ак юллар.

(Бүләк тапшыралар. Чәчәк букеты.)

Илүзә:      Тәүге звонок белем ачкычларын

 4 кл          Балаларның бирә кулына.

                 Соңгы звонок башлап алып чыга

                 Һәр яшьлекне тормыш юлына.

К.Алинә: Еллар буе звоноклар чыңы,

                 Чакыру булды һәрбер дәрескә.

                 Бүген алар- чакыру һәм озату

                 Алда торган бөек зур эшкә.

Язилә: Без бит үстек, безгә белем биргән,

            Укытучы, синең кочакта.

             Авырттырып синең йөрәкне

             “2” леләр алдык кайчакта.

(“ Укытучыма” җыры . )Пар атларда очкан чакта)

Рафил: Истә әле, каләм тоткан кулым

             Бармый иде дәфтәр юлыннан.

            Өйрәттегез безне язарга Сез

            Тотып башта нәни куллардан.

Алып баручы: Укытучы! Нинди мәгърур яңгырый бу исем. Гасырлар буена халкыбыз укытучыны ихтирам иткән, аны остаз итеп санаган.

Укытучы, эшең җиңел түгел,

Мәшәкатьле синең язмышың.

Сабырлыгың җыеп яшь буынның

Төзәтәсең күпме ялгышын.

Уртаклашыр өчен кайгысын да,

Шатлыгын да вакыт табасың.

Салкыннарда җылы сүзең белән

Йөрәкләрдә учак ягасың.

    Әйе, укытучы иң бөек кеше ул. Ул галим дә, гадел дә, күркәм дә, сабыр да, гүзәл дә. Күпләр өчен  ул- идеал, үрнәк кеше дә.

Барлык укыткан укытучыларына да олы рәхмәтләрен белдерү өчен сүз 9 нчы сыйныф укучыларына бирелә.

 Гөлинә:  Миләүшә апа!

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә,

Язмышларны башлап яздыгыз.

Өмет тулы күпме күзләргә сез,

Яшәү чаткыларын салдыгыз.

Кайгыртып гел кеше язмышларын,

Безнең янәшәдә эшлисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен,

Рәхмәт сезгә, чып-чын кеше Сез!

“Татар теле”  җыры башкарыла.

Раил:     Рөстәм абый!

Физкультура дәресе- оҗмах,

Ә без- оҗмах кошлары.

Бик очынып киткән чагында да,

Рөстәм абый безне орышмады.

Волейбол буламы диеп

Сезне аптыраткан чаклар.

Елмайган вакытыгызны һәркем

Йөрәк түрендә саклар.

“Әйдә, узышабыз”,- диеп,

Шаярткалап аласыз.

Беренче килүебезгә-

Сабыйдай шатланасыз.

Физкультурага багышланган җыр.

Дус- ишләрем уйный- көлә,

Мин генә көлмим.

Чөнки турникта алар күк

Тартыла белмим.

Эх , физкультураны

Ник яратмадым?

Йөрәгемдә ниләр барын

Аңламадың.

Мин укуда гел почетта,

Һәрчак мактыйлар.

Ләкин көчсез булгач, дуслар

Һич яратмыйлар.

Эх , физкультураны

Ник яратмадым?

Йөрәгемдә ниләр барын

Аңламадың.

Илназ: 

Һәркөн сине төшләремдә күрәм,

Хыялларымда өйрәнәм.

Чит илләргә барып, күп акчалар алып,

Чит ил кызына өйләнәм.

Немесчаның авыр икәнлеген аңлыйм,

Ләкин кирәклеген беләм

Шуңа өйрәнмәгәнгә 9 ел буена

Бүген менә бик үкенәм.

Син бик кирәк булсаң да,

Укымадым, үзем гаепле.

Айсылу апай, гафу ит инде,

Кичерә күр безнең гаепне.

Җыр дәресе турында җыр башкарыла.

Җыр дәресләрендә, өйрәндек җырларга

Бар дөньяның яме турында.

Алмаз абый белән җырлау үзе бәхет

Синтезатор булса яныңда.

Җыр керсен күңелгә

Һәм калсын гомергә

Алмаз абый белән бергә.

Мәктәпне сагынып

Кайтканда җыелып

Җырларга очрашу көнендә.

Лилия:

Рус телен дә ярат үз телеңдәй

Сиринә апай сине өйрәтер.

Туган телең кебек кирәкле

Тел икәнен аның белеп тор.

Казан вузларына кергән чакта

Рус телендә имтиханнар биреп

Күз алдыңа килер укытучың,

Авыр чакта сиңа көч бирер.

Биологиягә багышланган җыр.

Торсам, иртән уйларымда йөртәм,

Ятсам, төшләремә керәсең.

Эх, биология дәресе,

Артык читен булдың , күрәсең.

Әллә инде артык яратмадым,

Әллә инде артык авыр син.

Геннар инженеры булдым инде

Мәсьәләләр чишә-чишә мин.

Ләйсән:

Гөлназ апай усал диләр,

Бер дә усал түгел ул,

Географияне яхшы белсәң,

Мактап кына тора гел.

Бөтен көчен биреп безгә

Көн дә дәрес бирә ул,

Географияне яхшы белсәң,

Якты булыр синең юл.

Без телибез Сезгә бәхет

Алгы тормыш таңында

Географияне балалар

Яратсыннар тагын да.

Географиягә багышланган җыр.

Таныш түгел юллар буйлап,

Әле йөрмәдем.

Туган ягымны сагынып,

Тауга менмәдем.

И, изге Гөлназ апай,

Дәрестә вакытларда

Сезнең һич тә кадерегезне

Мин бит белмәдем.

Карта янына бастырып,

Дәрес сорадың.

Белмәсәм дә, мине жәлләп

Ике куймадың.

Сезнең изге күңелегезнең

Балаларны сөйгәнлеген

Укып бетергәч кенә мин

Инде аңладым.

Рөстәм: Дисперсия, дифракция

              Ни турында сүз бара?

              Беләм дисәң, бу турыда

              Илшат абыйны тыңла.

Физика турында җыр.

Физикадан бишкә

Укымадым инде.

Илшат абый бишле куймады.

Дәрес хәзерләми

Килгән вакытларда

Сыптырып та мине чыгарды.

Илшат абый, зинһар,

Ачуланма инде,

Ничек кенә ялкау,

Сансыз булсам да.

Син ашыкма мине,

Мине озатырга,

Юлларыңда өелеп

Алтын ятса да.

Йолдыз: Тәнәфестә бергәләп без,

               Ашханәгә керәбез.

               Гүзәлия апай аш пешерә,

               Аны барыбыз беләбез.

Гөлназ:  Аш та тәмле, боткасы да,

               Гүзәлия апага рәхмәт.

               Тамак туйгач, дәресләрдә

               Утырулары рәхәт!

Илнар: Илсөяр  апа!

             Чиста тота мәктәпне,

             Бүген сезгә чәчәк аша,

             Әйтәбез без рәхмәтне.

 Сөмбел: Сыйныф җитәкчебез, Сезгә бездән

                Рәхмәтнең иң-иң олысы.

                Ярдәм кулын һәрчак суздыгыз Сез,

                Биреп безгә күңел җылысын.

                Күңелсезлектә дә, шатлыкта да,

                Сезнең янга бардык киңәшкә,

                Сезнең ярдәм белән ирештек без

                Төрле өлкәләрдә уңышка.

                Безгә хәтерегез калган булса,

                Берүк инде гафу итегез.

               Чәчәкләрдән матур киләчәктә

                Бәхетле, шат гомер итегез.

Сыйныф җитәкчесе Габдрахманова Сирена Мансуровна чыгышы.

Җыр “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” башкарыла.

Айгөл: Укытучым минем, сүнмәс назым,

             Якты язым, балачакларым,

             Мин гомергә, әнкәм белән бергә

             Күңелемдә мәңге саклармын.

Рәзилә: Саубуллашыр вакыт җитте менә,

             Дәреслегем, язу дәфтәрем,

             Парталарым, класс бүлмәләрем,

             Укытучым, сөйгән мәктәбем.

Алина: Бүгенгедәй күз алдымда тора

            Очар коштай йөргән чакларым.

            Сумка тотып, “сабак укырга” дип,

            Борма сукмак буйлап атлавым.

Азамат: Якты йөзле укытучы каршы алды,

              Өйрәтте ул белем серләрен.

              Мәктәпләрдә дуслар белән бергә

              Бик тиз үтеп китте көннәрем.

Самат: Тормышымның тәүге сукмагында

             Шат елмаеп каршы алдыгыз.

             Канат куеп якты хыялларга

            Олы юлга озатып каласыз.

Энҗе:  Соңгы звонок яңгырый, сихри аваз

            Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы

            Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе,

            Үзгәртә дә куя язмышны.

Лиана: Зур юлларга дәшә бүген

            Тәүге кыңгырауларың

            Күңелеңдә гел чыңласын,

            Көмеш яңгыраулары.

Гүзәл: Көмеш тәңкә чыңлавыдай

            Нәфис тавышың.

           Хәтерләтә таудан төшкән

           Чишмә агышын.

Рәдис: Зур юлларга озатып кала

            Мәктәп кыңгыраулары.

            Еллар аша озатып барыр,

            Соңгы яңгыраулары.

Алинә: Һәр чорның үз кыңгыравы,

            Чыңласын юлларыңда.

             Аларның ничек чыңлавы,

            Синең үз кулларыңда.

Җыр “Мәктәп еллары”

Сөмбел: Мәктәбемә илтер юллар буйлап,

               Бала булып килә узасым.

               Еллар үткәч килә: -Исәнме,- дип

               Балачакка кулым сузасым.

              Эх, балачак үткән сукмаклардан

              Яланаяк йөгереп үтәргә

              Бар дөньяны онытып, сабый булып

              Күбәләкләр куып китәргә.

              Балачактан ничек аерылырга?

             Юллар кая алып китәләр

             Язмыш ишекләре ачылырмы?

             Анда мине кемнәр көтәләр?

             Дуслар белән ничек саубуллашыйм?

             Күңелемдә яна мең сорау.

             Сөенермен әллә көенермен

             Яңгыраганда соңгы кыңгырау.

             Сорауларга җавап табармынмы?

             Тормыш мең сорамас, бер сорар.

             Балачактан моңсу аваз булып,

             Чыңлар инде, чыңлар кыңгырау.

              Вакыт килеп җиткән түгелме соң?

             Ялгыз калып уйлап алырга.

              Киләчәктә мине ниләр көтә?

              Кем булырга? Кая барырга?

  Динар: Инде бу кыңгырау

             Борынгы, күптәнге;

             Ничәмә елларны

             Мәктәптә үткәрде.

Ләйсән: Кайчандыр дусларын

              Дәрескә чакырган

              Аларны зур юлга

              Озаткан ахырдан.

Гөлия:  Мәктәпкә килгәндә

             Апалар, абыйлар,

             Күптәнге танышын

             Алар да таныйлар.

Салават: Чың! Итеп алыр ул-

               Кыңгырау җиз батыр.

               Ныграк кагылсаң,

               Мәктәпне кузгатыр.

Быелгы 1 сыйныф укучысы кыңгырау чыңлата