Шәҗәрә(реферат)
классный час (4 класс) на тему

"Век живи, век учись!"

Шәҗәрә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shzhr_._referat_doc.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

“Шәҗәрәм – халкым тарихының бер тамчысы”

Һәр нигезнең, һәр авылның,

Һәр каланың үткәне бар...

Гыйбрәт алырлык мирасның

Калганы бар, киткәне бар.

Горур сүз әйт, сорасалар:

Ни кавемнән? Нинди җирдән?

Киләчәккә аек карар

Үз тарихын анык белгән!

Р.Фәйзуллин.

Тарих һәм халык... Бер-берсеннән  аерылгысыз  төшенчәләр болар. Һәр ил, шәһәр, авылның, хәтта аерым бер нәселнең үзенчәлекле үткәне, тарихы бар. Борынгы заманнардан ук татар халкында ата-баба нәселен, җиде буынны белү изге бурыч булып саналган. Мөселман булган кеше үзенең әти һәм әнисе ягыннан булган җиде буын бабалары рухына дога укырга тиеш була. Шуңа күрә дә ил агалары – аксакаллар үзләренең нәсел агачын төзегәннәр һәм үз ыруларының кабатланмас тарихын язып барганнар, шәҗәрәсен төзегәннәр, киләчәк буынга ядкарь - истәлек калдырганнар. Әйе, зирәк булган өлкәннәр – буыннар чылбырын өзелмәслек нык җепләр белән бәйләргә тырышканнар.Җиде буын, буыннар бәйләнеше, шәҗәрә... Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Гади генә әйткәндә, шәҗәрә ул – нәсел-ыруның кемнән башланып, ничек тармакланып китүен күрсәткән кулъязма истәлек. Анда ата-бабалар исемлеге, нәсел тарихына бәйле вакыйгалар теркәлгән. Фәнни нигездә билгеләмә биргәндә, шәҗәрә – генеалогик язма – туган-тумачалык, һәр шәхеснең тормышы һәм кылган хезмәтләре хакында мәгълүмат алып була торган тарихи чыганак ул.

Генеалогик чыганаклар үз чиратында 3 төркемгә бүленә:

  1. Сөйләм телендәге чыганаклар (риваять – легендалар);
  2. Матди, материаль чыганаклар (медальләр, акчалар, тәңкәләр, дини әйберләр, герблар);
  3. Язма чыганаклар (рәсми чыганаклар: кануни актлар, төрле таныклыклар, хезмәт кенәгәсе); тарихи чыганаклар – елъязмалар, шәҗәрәләр, язма

кенәгәләр; гаилә чыганаклары – истәлекләр, төрле язмалар, шәхси хатлар, васыятьнамәләр.

Нәсел-ыру тарихы белән кызыксыну дөньядагы күп халыкларда күзәтелгән. Шәҗәрәләр белән шөгыльләнү һәм аны белү төркиләрдә, гарәпләрдә, германнарда киң таралган. Шәҗәрәләр белү әле язу белән таныш булмаган гасырларда ук күп халыкларга мәгълүм була. Галимнәрнең язуларына караганда, Тын океан утрауларында яшәүче халыкларда хәтта 80 буынгача нәсел тарихларын белгән кешеләр бар икән. Иң элеккеге шәҗәрәләр күпмедер дәрәҗәдә энциклопедик характерда була: аларда тарихи мәгълүматлар белән беррәттән халыкның көнкүреше, гореф-гадәте, фольклор – авыз иҗаты да чагылган.

Татарлар шәҗәрәсе тарихы 16нчы гасырларда башлана. Язма шәҗәрәләр Мәскәүгә хезмәткә күчкән татар морзаларының төп юридик документлары булып саналган һәм алар дәүләт архивларына туплана барганнар. Шулай итеп, татар югары катлаулары гаиләләрендә шәхси нәсел тарихлары язылган кулъязмалар булган.Татар шәҗәрәләре халкыбызның тарихына зур ачыклык кертә. Генеалогик чыганакларны җыеп караганда, алар аша тарих баскычларын бик төгәл күзаллап була. Әнә шулай тупланган язмаларның бер өлеше Нугай Урдасы, Казан ханлыгы һ.б. турында кыйммәтле мәгълүмат бирәләр. Татар шәҗәрәләрен өйрәнүгә зур өлеш керткән галим, филология фәннәре кандидаты М.Әхмәтҗанов язганча, “... нәсел шәҗәрәләре дөньяда исән калган барлык татарларның кан кардәшлеген раслаучы документлар җыентыгы ул. Бу документлар татар халкының башыннан күп фаҗигале хәлләр узуын раслап торалар”. Кыйммәтле кулъязмалар Дәшти Кыпчак халкы, Нугай, Казан, Кырым, Хан Кирмән язмышлары хакында, инкыйраз дәверләре турында тәфсилләп сөйли.

Генеалогик тамырлары гасырлар төпкеленнән, Борынгы Болгар һәм Алтын Урда чорларыннан билгеле булган нәселләр бар. Шундыйлар арасында татар халкының йөзек кашы булган мәгърифәтчеләр, укымышлыларның бөтен бер династияләре – Мәрҗаниләр, Хәлфиннәр, Мотыйгуллин – Төхвәтуллин – Айдаровлар, Исхакыйлар, Насыйрилар һ.б. нәселләре. Соңгы елларда шулай ук татар зыялылары, меценатлары, сәүдәгәрләре турында да күп язмалар дөнья күрде. Болар – татар халкының мәгърифәт һәм мәдәни үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән данлыклы Акчуриннар, Гобәйдуллиннар, Апанаевлар... Кызганыч, кайбер данлыклы нәселнең буыннар чылбыры дәһшәтле революция, репрессия елларында өзелергә мәҗбүр ителгән. Әйе, милләтебез язмышында төрле авыр вакыйгалар күп булган. Әмма татар халкы үзенең нәсел шәҗәрәләрен онытып юкка чыгармады. Ул аны хәзер дә барлый, тулыландыра.

Хәзерге вакытта һәр халык үзенең милли-мәдәни традицияләрен яңарта, кайтара. Бүгенге көндә гореф-гадәтләр, гаилә традицияләре, ядкарьләре белән кызыксыну, буыннар бәйләнеше, исем-фамилияләр турында күзаллауларны киңәйтү, үз гаиләң белән горурлану киң колач алды. Нәсел тамырларыңны барлау - халык, милләт, хөкүмәт дәрәҗәсендәге, яшь буынны тәрбияләүдә мөһим бер эшкә әверелде. Дәүләт күләмендә Гаилә елы игълан ителү – шуның ачык мисалы.  Гаилә елы кысаларында төрле гаилә бәйрәмнәре, шәҗәрә конкурслары уздырылып торды. Болар барысы да бер максатка – яшь буынны әхлаклы, иманлы, мәгърифәтле итеп тәрбияләүгә юнәлтелде. Шәҗәрәне белү, өлкәннәр тарафыннан аңа зур игътибар бирелү яшьләрдә туган илгә, туган җиргә, телгә, дингә, милләткә мәхәббәт; туганнарга, кардәш-ыруга, күршеләргә хөрмәт һәм кайгыртучанлык күрсәтеп яшәргә кирәклеген искәртеп тора.

     Киләчәктә нәселебез шәҗәрәсен тирәннән өйрәнүне үземнең бурычым дип саныйм, чөнки шәҗәрәләр безгә якын кешеләребез, үз нәселебез аша халкыбызның үткән юлын, чал тарихын сөйли. Шәҗәрә агачын, буыннар тезмәсен, гаилә тарихын төгәл эшләү өчен төрле мәгълүмат туплау шактый вакыт сорый, тапкан материалларны  җентекләп тикшерүне таләп итә. Аерым кешеләрнең, гаиләләрнең өзелмәс җепләр белән уралган язмышлары аша без бүген төрле җирләрдә сибелеп яшәгән татарларның кан-кардәшләр икәнлегенә төшенәбез.

Шәҗәрә төзү – шәҗәрә агачы һәм буыннар тезмәсен барлау белән генә чикләнми. Нәсел, гаилә тарихы ул илнең дә тарихы. Ул һәр кешенең эшенә һәм тормыш юлына, күпсанлы кардәш-ыруның бәйләнешләренә ачыклык кертә. Гаилә тарихы аша кеше үзенең кемлеген, чыгышын, бу якты дөньяга нинди эшләр башкарырга килгәнлеген, туган нигезенең үткәнен, халкының тарихын, килеп чыгышын ачыклый ала.

Шәҗәрәдә – чал тарихы бабаларның,

Бүгенгең дә, киләчәгең, балаларың!

Йомгаклау

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Димәк, шәҗәрәсе билгеле булган, үткәненә ихтирамлы халык – игелекле киләчәккә лаек Халык! Шәҗәрә – нәсел агачы дигән сүз. Агачларыбыз корымасын, мәңге яшел булсын! Бу исә үзебездән тора.

Без борынгы мәдәни мирасыбыз — гарәби каллиграфия сәнгатенең бер жанры булган туграның да терелеп, тергезелеп, бу көннәрдә Татарстан сынлы сәнгатендә игътибарга лаек югары урын ала баруын күрәбез. Милли сәнгатебезнең үзенчәлекле, назикъ-нәфис бу жанрының алга таба тагын да уңышлырак үсүен, чәчәк атуын өмет итәбез.

Лена Шагыйрьҗан  шигыри юлларга  да салган:

АҺ, тугра, тугра, тугра!..

Минем шигъри мөһерем,

Бизәккә әйләнгән җырым,

        Гөлгә әйләнгән серем
       
Һәр кеше шәҗәрә ясата алмый. Туганнарыбызны табу,

әби-бабаларыбыз турында мәгълүмат җыю – үзе бер катлаулы эш. Архивта бер кеше турында белешү өчен күп вакыт сарыф ителә . Кайвакыт бер шәҗәрә өчен 150шәр кешене карарга туры килә икәнен күз алдында тотсак, бу шактый зур эш килеп чыга! Бизәлеш, матур рамнарга кую, бизәү, Коръән аятьләре язу, шәҗәрә агачын ясау гаять катлаулы эш . Ләкин өеңдә гади рәсем урынына матур итеп

эшләнгән нәсел агачың, шәҗәрәң эленеп торса бик күңелле. Аның мәгънәсе дә зур, эчендә зур фәлсәфә дә   ята.



Кулланылган әдәбият исемлеге.

  1. Марсель Әхмәтҗанов. Татар шәҗәрәләре. – Казан, 1995.
  2. Фәйзелхак Ислаев, Нәфис Сәйфуллин. Күктәкә тарихы. – Казан; 2000.
  3. “Ватаным Татарстан” газетасы, № 242-243, 4 декабрь, 2009. Рәшит Минһаҗ. “Җиде бабаңны белер чак”.
  4. Ахметзянов Марсель. Татарские шеджере. – Казань, 1991.
  5. Җ.Фазлыев. “Иманлы бала”. – Казан, 2003
  6. “Ялкын” журналы, №11, 2008. “Гаиләм язмышы – илем язмышы”
  7. “Ялкын” журналы, 2008. “Нәселебез - архивларда”.
  8. “Мәгариф” журналы, 2008. М.Әхмәтҗанов. “Шәҗәрә төзүне нидән башларга?”
  9.  С.Фәез Тугра и вселенная. Москва 2002Древлехранилище
  10. М.И.Ахметзянов. Татарские шаджара. Казань.  Татарская книжная издадельство 1991
  11. Р. Насыбуллин.Арабская  каллиграфия.Казань 2011
  12. Р.И. Щамсутдинов. Искусство татарского шамаиля



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Реферат.Игра,ученье, труд.

Взаимосвязь трех видов деятельности : игры, учения и труда в системе обучения....

Реферат. Психология подростка.

Психология подростка....

Реферат на тему "Овощи и фрукты. Витаминная азбука"

Реферат, подготовленный, ученицей 4 класса Ганиевой Ренатой для научно-практической конференции школьников....

Исследовательский реферат "Колыбельные песни"

Цель проекта является расширение и систематизация представлений детей о русских народных колыбельных песенках и авторских колыбельных, собственное сочинение колыбельных песен.Значение колыбельны...

Реферат "Методы обучения, способствующие успешному решению задач мл.школьником"

В работе раскрыты способы,которые помогают научить ребенка решать задачи....

реферат "Организация внутришкольного контроля"

Даны рекомендации по организации внутришкольного контроля...

Реферат "Дидактические игры и загадки на уроках математики"

Математика играет огромную роль в умственном воспитании и развитии интеллекта. В математике заложены  огромные возможности для развития мышления младших школьников. Народная мудрость созда...