Бәйрәмнәр
план-конспект на тему

Гарипова Лейсан Котдусовна

Әниләр көненә сценарий "Иң-иң...."

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nilr_konen_bagyshlangan_kich-2017.doc78 КБ

Предварительный просмотр:

Әниләр көненә багышланган кичә

“Иң –иң”

(“Әниләр көне”нә багышланган кичә)

.

https://docviewer.yandex.ru/view/0/htmlimage?id=2fb4-jeriu1dljlyqhgntngn6wulq3ba7jrybukgcw4zm8g9xusykba9ebzqeclrijhqhqbvdlo70bap6bu6g14i829h44pe8w1claze&name=0.jpg&dsid=d865531d0673ba8426c6dcd3f76fb142

Максат : әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре

               тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын тагын да якынайту.

Җиһазлау: “Тормыш яме - Әнкәй, хатын – кыз”, “ Әнкәй җирдә иң зур кеше”, плакатла​ры, укучыларның ”Минем әнием - иң ягымлы әни! “ темасына рәсемнәр, аудио һәм СД язмалар , уеннар өчен аерым бүләкләр.

Бәйрәм барышы:

1. М. Мөсифуллин көе, Зөһрә Акбердина сүзләренә, ”Кадерле әнием” җыры,

2. Оскар усманов көе, Рәмис Аймәт сүзләренә ”Нурлар чәчеп яшә әнкәй” җырлары яңгырый.

Алып баручы:

Әни,әнием, әнкәй! Кадерләп назлап әйтәбез,күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган,уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән әниебезгә дәшәбез. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк : Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың”. Гасырлар буена килеп ирешкән бу гыйбрәтле сүзләрне җаныбызга сеңдерү зарур.

Әнкәй! Дөньядагы бердәнбер иң матур сүз, иң кадерле,иң татлы сүз.”Әни” дигәндә, дөньялар яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзгә яшь килә. Иң кыен вакытларда без әнкәйләрне искә алабыз.

Ана-

Бөек исем.

Нәрсә җитә ана булуга:

Хатыннарның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда.

Кадерле әниләр! Сезне чын күңелебездән “АНАЛАР КӨНЕ” белән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, сабырлык телибез. Һәрвакытта да көләч йөзле, матур, ягымлы булыгыз. Бәйрәмегез күңелле үтсен.

Җыр: “Хәерле көн”

Әниләрне котлау өчен сүзне 3 нче сыйныфта укучы Хабиров Айнурга  бирәбез.

Үзе көз ае булса да,

Бүген көн шундый ямьле.

Чөнки әниләр көне бит,

Шуңададыр күңелле.

Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет –

Һәр баланың

Үз әние булуы.

Җыр: “Тылсымлы сүзләр”- Сөембикә җырлый

Әниләрне котлау өчен сүзне 4 нче сыйныфта укучы Камалов Гаделгә бирәбез.

Әнием, сине бакчадагы

Матур гөлгә тиңлим мин.

Шатлык яки кайгым булса,

Һәрчак сиңа сөйлим мин.

Әгәр читкә китеп торсам,

Зарыгып , сагынып кайтам.

Бөтен җаным тәнем белән
Сине өзелеп яратам.

Әниләрне котлау өчен сүзне 1 нче сыйныфта укучы Галиева Сөембикәгә бирәбез.

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын.

Әниләрнең нурлы йөзе,

Гел көләч булып калсын.

Иң кадерле кешеләр сез,

Сөекле әниләребез.

Сез булганга без бәхетле,

Тыныч , рәхәт яшибез.

“Әниемнең кочагы” җырын башкаралар.

   Чыгышыбызны Нүрия Измайлованың”Кеше турында кешегә” дигән шигыре белән тәмамласак, ул тагын да тулырак,мәгънәлерәк булыр.Ул сезне уйландырыр,ул сезгә киңәш буларак та тәэсир итәр:

                    Ямьсез күреп, ямьсез дия күрмә-

                    Һәр чәчәкнең аның төсе бар.

                    Сөйкемсез сөяк буламы?-

                    Һәркемнең әнисе бар.

                                          Бәләкәйне бәләкәй ди күрмә-

                                          Һәр җимешнең аның төше бар.

                                          Кеше бәләкәй буламы?-

                                          Кешенең әнисе бар.

                    Баласына сүз тидермәс өчен,

                    Газиз җанын бирер кеше бар.

                    Бер бәләкәй генә адәмгә дә

                    Берәүләрнең таудай хисе бар!...

                                          “Мәрхәмәтле бул балама!” – диеп,

                                           Дога укып торыр кеше бар.

                                           Кимсетә күрмә кешене-

                                           Кешенең әнисе бар!

  Алып баручы :

Хөрмәтле әниләр!. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызга алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

  \\