Эзтабарга кабул иту
план-конспект занятия (2 класс) на тему

Саматова Гузель Назиловна

Сценарий "Посвящение в следопыты"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon eztabarga_kabul_itu._-_kopiya.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты

“Бидәңге төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем йорты

Эзтабарга

кабул итү бәйрәме

Саматова Г.Н.

Минкина Ә.М.

Октябрь, 2014 ел

1 алып баручы. Бәйрәм бүген,бәйрәм бүген.

                           Бөтен җирдә тантана.

                           Менә хәзер көттермичә

                           Безнең бәйрәм башлана.

2 алып баручы .Нинди бәйрәм бу дисезме?

                           Эзтабар бәйрәме бу.

                           Эзтабарга кабул итү-

                           Балачак бәйрәме ул.

1 алып баручы. Эзтабар юлы сезне

                           Алып барыр еракка.

                           Эзтабар ул- тырыш,кыю

                           Була белсен һәрчакта.

2 а. б. Кадерле укучылар! Бүген сез зур сынаулар үтеп, эзтабарлар сафына керергә

җыелдыгыз.

Гимн РФ,РТ

                         

2 а. б. Дусларым! Ә сез эзтабарларның кемнәр икәнен беләсезме?

(Укучылар сөйли)

  1. Кем укуда иң оста,

     Китап-дәфтәре чиста?

     Ул баламы?

     Ул бала – уңган бала –

     Эзтабар дип атала.

  1. Кем булыша зурларга,

     Кем бик оста җырларга?

     Ул баламы?

     Ул бала – уңган бала –

     Эзтабар дип атала.    

           

  1. Кем яратмый өчлене,

Ычкындырмый бишлене?

     Ул баламы?

     Ул бала – уңган бала –

     Эзтабар дип атала.    

         

  1. Эзтабарлар кем дисәгез,

Җитез, өлгер балалар.

Варислардан һәр нәрсәдә

Әйбәт өлге алалар.

1 а. б. Сез эзтабарларның кем икәнен беләсез икән. Мин сезне “Эзтабарлар иле”нә сәяхәткә чакырам.

Беренче тукталышыбыз “Туган як” дип атала. (Экранда авыл күренешләре)

  1. Яратам туган авылның

Елга, инеш, күлләрен.

Мондый гүзәл табигатьне

Беркайда юк күргәнем.

2 а.б. Укучылар, әйдәгез әле,белемнәребезне тикшереп китик.

1.Без нинди илдә яшибез?  (РОССИЯ)

2. Нинди республика? (Татарстан Республикасы)

3. Ә районыбыз нинди? (Тәтеш)

4. Туган авылыбызның исеме ничек? (Бидәңге авылы)

5. Урамыгыз?

6. Йорт номеры

  Булдырдыгыз,молодцы!

Җыр. “Кояшлы ил”

1 а.б. Икенче тукталышыбызның исемен беләсегез килсә, табышмакның җавабын табыгыз:

     Юл чатында тора батыр,

     Күзләре төрле-төрле,

     Берсен йома, берсен ача –

     Аны белә һәр кеше.

  • Светофор.

                                 

2 а. б. Әйе. Бик дөрес. Икенче тукталышыбыз “Светофор” дип атала.

Светофор булып киенгән бала керә.

Светофор.  Нәни дусларым, сез мине таныйсызмы? Әйе, мин светофор. Юлда йөрүчеләргә  дөрес юлны күрсәтәм, тәртипсезләрне кисәтәм. Әйтегез әле, минем кызыл төсем нәрсәне аңлата?

  • Кызыл төс туктап торырга куша.
  • Сары төс ни ди?
  • Сары төс әзерләнергә куша.
  • Ә яшел күзем ни дип күз кыса?
  • Яшел төс юл аркылы чыгарга рөхсәт бирә.

 Сез минем турыда нинди шигырьләр, җырлар беләсез?  

      1 укучы  Ш.Галиевның “Светофор” шигырен сөйлилэр

        Урамнарны күзәтеп, узганнарны кисәтеп

        Чатта тора светофор, сакта тора светофор.

        Янып тора өч күзе, күреп тора ич безне.

        Әйтеп тора өч сүзне:

       -Кузгалма!-ди кызыл күз,

       -Сабыр!-дия сары күз,

       -Ярый!-дия яшел күз.

        Без дә аңа карыйбыз, күзебезне алмыйбыз.

        Ни әйткәнен аңлыйбыз

       -Кузгалма!-ди кызыл күз,

       -Сабыр!-дия сары күз,

       -Ярый!-дия яшел күз.

Светофор. Юл уяуларны, сак булганнарны ярата. Моны беркайчан да истән чыгармагыз. Адымнарыгыз нык, юлларыгыз имин булсын! Сау булыгыз!

 1 а. б. Өченче тукталышыбыз  “Китаплар иле” дип атала.  Укучылар, нәрсә соң ул китап?

 - Китап – белем чишмәсе.

 - Китап – юл күрсәтүче маяк ул.

 - Китап хезмәтне яратырга өйрәтә.

 - Китап сәламәт яшәү серләренә төшендерә.

   

    Китап – киңәшчең синең,

   Дустың, ярдәмчең синең.

   Ул хөрмәткә бик хаклы

   Кадерлә син китапны.

         Ул яратмый пычракны,

         Керне, тузанны, тапны.

         Саф, керсез күңелең белән

         Бик чиста тот китапны.

2 а. б. Укучылар, ә менә китапларны кадерләп тотмаганда нәрсә булырга мөмкин икән? Мәктәбебезнең китапханәчесе Гүзәл апага сүзне бирик эле.

(Сайфутдинова Г.Ә.чыгышы)

                                   

1 а. б. Дүртенче тукталышыбыз “Эзтабар аланы” дип атала. Анда аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Эзтабар  аланы безгә үзенең бик матур чәчәген бүләк итте. Бу чәчәк гади генә түгел, серле чәчәк. Ә сере нидә икән соң аның? Әгәр серле чәчәкнең таҗларына язылган биремнәрне төгәл үтәсәгез, сезне эзтабарлар сафына кабул итәчәкбез.

2 а. б. Дуслар, авырлыклар килгәндә кушап калмагыз, тапкыр һәм зирәк булыгыз. Сынауларны башлыйбыз

 Таҗдагы беренче бирем: Эзтабарларның кагыйдәләрен атагыз.  

  • Эзтабар – кыю кеше.  
  • Эзтабар – намуслы кеше.
  • Эзтабар – кешелекле кеше.
  • Эзтабар тагын да яхшырак булырга омтыла.

Таҗдагы икенче бирем: Мин кайсы әкияттән?

Сертотмас үрдәк: Багалмакай,матур алмакай, мием хуҗамны күрмәдеңме? – дигән. – Янында эте, кулында балтасы бар иде, - дип тә өстәгән

Кәҗә белән сарык:- Мики- ки- ки,мики-ки-ки,

                                  Капчыктагы бүре башы бит уники...

Шүрәле: Әйдәле, дускай, уйныйк бераз кети-кети.

Су анасы:   Тукта,тукта,качма,качма ,и карак....

                                   

Таҗдагы өченче бирем: Эзтабар вәгъдәсен әйтегез.

“Мин (исемнәрен әйтәләр), яхшы эзтабар булырга һәм эзтабар кагыйдәләрен төгәл үтәргә сүз бирәм.”

Бергә: Сезнең алда вәгъдә бирәбез:

            Бүгеннән башлап

Ялкауланмаска,

Артта калмаска,

Икеле алмаска.

Тырыш булырга,

Бишкә укырга.  

      1 а .б. Булдырдыгыз! Сез бүгеннән эзтабар булырга лаек.(Эзтабарга алалар.)

                                     

  1. Ватаныбыз – кояш иле!

Күмелгән гөл-чәчәккә.

Эзтабарлар булып бүген

Атлыйбыз киләчәккә.

  1. Эзтабар дигән исемне

Юкка гына алмыйбыз.

Киләчәкнең безнең кулда

Икәнлеген аңлыйбыз.

  1. Атсын өчен Туган илнең

Һәр таңы матур булып,

Үсәрбез көрәшче булып,

Үсәрбез батыр булып.

4.Иң элек без тырышырбыз,

Көчсезләрне якларга.

Кечкенәдән өйрәнәбез

Табигатьне сакларга.

                                 

Җыр. “Балачак”

2 а. б. Яшь эзтабарлар! Бүген сезне шушы шатлыклы көнегез белән котларга

Сезнең әти-әниләрегез килгән. Әйдәгез, рәхим итегез! (котлаулар).

                               

1 а. б. Шушының белән бәйрәмебез тәмам. Сезне тагын бер тапкыр эзтабар булуыгыз белән котлыйбыз