Өлкәннәр көне
методическая разработка на тему

Фидалия Басирова Агелиевна

Өлкәннәр көне уздыру өчен сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл olknnr_kone.docx15.55 КБ

Предварительный просмотр:

“Безнең кадерлеләребез”

(Өлкәннәр көне өчен сценарий)

Алып баручы. Хәерле көн, кадерле авылдашлар, килгән кунаклар, дуслар!

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.Бүгенге бәйрәм сезнең өчен. Безнең белән бергә уйнап-җырлап утырыгыз.

1.Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам сезгә безнең буыннан!

Бар дөньяны бүләк итәр идем

Әгәр килсә минем кулымнан!

2.Үтә гомер аккан сулар кебек

Ә күңел һич туймый яшьлектән.

Йөзләрегез инде картайса да,

Ник күңелләр болай яшь икән?

3.  Еллар үтә диеп борчылмагыз

Еллар үтү берни түгел ул

Сау-сәламәт булып озак яшәү-

Үзе бәхет,үзе шатлык ул.

4.Сез бәйрәмнең иң түрендә

Әби, бабайларыбыз.

Бары тик Сезнең хөрмәткә

Яңгырый җырларыбыз

5.Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр

Иң сөйкемле, Мәрхәмәтле

Алар безнең әбиләр.

6.Иң кадерле, иң хөрмәтле,

Булсын җирдә өлкәннәр

Өлкәннәрне кадерләсәк

Тыныч булыр ил-көннәр

7.Гел яхшыга өйрәтәсез

Тыңлыйбыз сезнең сүзне

Һәр эштә үрнәк сез безгә

Хөрмәт итәбез сезне.

8.Ышаныгыз ,без мәктәптә

Гел тырышып укырбыз

Кайгы-хәсрәтләр китерми

Таянычыгыз булырбыз.

9.Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын

Өлкәннәрнең көләч йөзе

Гел көләч булып калсын.

10.Туган җирем ал чәчәкле

Гүзәл гөлбакча булсын

Җиребез, зәңгәр күгебез

Шат җырлар белән тулсын.

 

12.Без әбине яратабыз,

 Ул да безне ярата

Якты йөзе, йомшак сүзе-

 Барысы безгә карата.

13.Күбәләктәй оча яшьлек

Талпына, канатлана.

Өлкәннәрдән үткән ялкын

Яшьләрдә кабатлана.

                          

14.Кояш көлеп уянды да

Нурларын сипте мулдан.

Өлкәннәр килде мәктәпкә

Без йөри торган юлдан.

15.Бу очрашу торсын җим булып,

Бер алтын бөртек булып!

Ходай бирсен озак еллар

Яшәргә бөркет булып!

16.Мәңге яшь булыгыз әле,

Килик кабат-яңадан.

Ходай насыйп итсен иде

Очрашырга яңадан!

17.Сабыр, йомшак күңелле әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Гел шундый якты йөзле, тәмле сүзле булып оныкларыгызны сөендереп,кадерле дәү әбиләр, картыйлар булып , озак яшәгез!