Проектная работа
проект (4 класс) на тему

Фархутдинова Таслима Флеровна

Сила народного искусства в нравственном воспитании детей огромна. Известный народный композитор Д. Б. Кабалевский так говорил  о его значении для детей: «Оставляя неизгладимые впечатления на всю жизнь, оно  уже в эти ранние годы дает нам уроки не только красоты, но и уроки нравственности, морали и идейности. И чем богаче и содержательнее эти уроки, тем легче и успешнее идет  дальнейшее развитие духовного мира детей». Данный проект способствует формированию нравственных качеств, всей личности ребенка, развитию его интеллектуальных и творческих способностей.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tekst_raboty.docx41.57 КБ

Предварительный просмотр:

 Татар халкының

күмәк уеннары

Латипова Азалия, 4в класс,

МБОУ «Джалильская СОШ №2», пгт. Джалиль,

Сармановского муниципального района

Научные руководители – учителя начальных классов Фархутдинова Т.Ф., Хамидуллина А.Х.

Максат:

  1. Укучыларны халкыбызның милли гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру; халкыбызның милли тарихи үткәненә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.
  2. Укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерүдә татар халык уеннарының әһәмиятен күрсәтү, милли матурлыкка омтылыш тәрбияләү.
  3. Татар халык уеннарын компьютер уеннары белән чагыштырып, өстенлеген ачыклау.

  Бурычлар:

–       нинди татар халык уеннары  белүләрен ачыклау;

–       балаларның комуникативлык сәләтен, иҗади активлыкны,  сөйләм культурасын үстерү, коллектив эшендә катнашу теләген уяту;

–       туган илгә, милли йолаларыбызга, халык уеннарына карата кызыксыну һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Эзләнү алымнары:

-теоретик, эзләнүле, чагыштыру һәм нәтиҗә ясау.

Проектның актуальлеге:

Проект балаларга төп белем бирү программалары белән беррәттән патриотик тәрбия бирү мәсьәләләрен чишүгә юнәлдерелгән. Проектның эчтәлеге ата-аналарга татар халык уеннары турында мәгълүмат бирү, аларны укыту процессына җәлеп итү һәм балаларны халык культурасынын традицияләренә кертү. Татар халык уеннары нигезендә сәламәтлек саклау технологияләре кулланып, укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү.

  Көтелгән нәтиҗәләр:

 Балаларның татар халык уеннары турында белемнәре киңәйде;

Җырлы – биюле уеннар белән кызыксыну артты;

Ата-аналар, әби –бабайлар , укучылар, укытучылар  арасында мөнәсәбәтләр якынайды;

 Балаларда туган як, аның табигатенә, халкына, милли  уеннарына карата хөрмәт  һәм мәхәббәт хисләре уянды;

Татар халык уеннарын компьютер уеннары белән чагыштырып, өстенлеге ачыкланды.

Балалар яше: 7-10

Проектның дәвамлылыгы: 4 ай

 Катнашучылар:

1-4 сыйныф укучылары

Ата-аналар.

Әби-бабайлар.

Проектны тормышка ашыруның өч этабы.

             Әзерлек этабы:

- проектның темасын уйлау;

- максатын кую;

- бурычларын уйлау;

- атрибутлар әзерләү;

 - материаллар туплау;

- әти-әниләрне проект белән таныштыру, биремнәр бирү;

- проектны башкарып чыгу өчен шартлар тудыру.                                        

Төп этап

  Ата-аналар белән эш:

1. “Балаларның рухи үсешендә татар  халык уеннарының роле” дигән темага әңгәмә уздыру.

2. Ата-аналар һәм укучылар белән Җәлил бистәсендә эшләп  килүче “Дан һәм хезмәт” музеена  бару, андагы экспонатлар: кулдан чигеп эшләнгән кулъяулык, мендәр тышлары, милли кием һәм бизәнү әйберләре белән танышу, татар халык ашлары, бәйрәмнәре, уеннары турында сөйләү.

3. Әби-бабайлар белән бергә җырлы - биюле татар халык уеннары өйрәнү.

 Укучылар белән эш:

1. Тәнәфестә, дәрестән тыш чараларда татар халык уеннарын өйрәнү.

2. Класс сәгатьләрендә  “Татар халык уеннары”  темасына әнгәмә үткәрү (әңгәмә вакытында бер милли уенны интерактив тактада күрсәтү).

3. Укучылар белән уку елы дәвамында  өйрәнгән “Чума үрдәк, чума каз”,  “Күрсәт әле үскәнем”, “Буяу сатыш”, “Йөзек салыш”, “Куянкай”, “Кәрия зәкәрия”, “Кап та коп”, “Үрдәк атыш” кебек уеннарының текстларын  искә төшерү, уйнап карау.

4.  Яна татар халык уеннары өйрәнү.

5. Укучылар арасында анкета уздыру.

Йомгаклау этабы

  1. Әби – бабайлар һәм музей хезмәткәрләре булышлыгы белән “Әйлән бәйлән” дигән кичә оештыру һәм татар халык уеннарын презентацияләү.
  2. Татар халык уеннарына багышланкан “Лэпбук” ясау.

Проектны чынга ашыру

Әбиемнең сүзләре гел исемдә:

- И кызым, гел компьютер артында гына утырасың, менә без яшь чакларда  җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач, су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелә торган иде. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормады. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешеп, күмәк һәм ялгыз биюләр, кызыклы уеннар уйный идек.

Бу сүзләр мине уйланырга мәҗбүр итте. Мәктәпкә килгәч, бу турыда мин укытучыма һәм классташларыма да сөйләдем. Татар халык уеннарын өйрәнү һәм укучылар арасында җәелдерү  максатыннан без әлеге проектны башладык. Укучылар арасында  түбәндәге анкетаны уздырдык.

Анкета

 Сезнең бу уеннарны  уйнаганыгыз бармы?

Уенның исеме

Уйнаган

+

Уйнамаган

-

1.  “Чума үрдәк, чума каз”

10

15

2.   “Күрсәт әле үскәнем”

8

17

3.  “Буяу сатыш”

2

23

4.  “Йөзек салыш”

6

19

5.  “Куянкай”

2

23

6.  “Кәрия зәкәрия”

3

22

7.  “Кап та коп”

10

15

8.  “Үрдәк атыш”

0

25

9.  “Контр-Страйк,”

25

0

10.  “Дота”  

25

0

11.  “Легенды снов”

25

0

       Анкетадан күренгәнчә, укучылар  компьютер уеннарын күбрәк уйныйлар.

Бу сәламәтлеккә зыянлы икәнен без беләбез.

Уеннар халык тәрбиясендә зур могҗиза һәм казаныш. Физик тәрбия белән беррәтән уеннар хезмәт, әхлак, эстетик тәрбия чарасы булып торалар. Шуны истә тотып, без эш планы төзедек.

Җәлил бистәсенең “Дан һәм хезмәт” музеена барып татар халык киемнәре, көнкүреш кирәк – яраклары белән таныштык. Әбиләр белән бергәләп җырлы биюле уеннар уйнадык. Сез аны экранда күрерсез. (Видео)

       Татар халкының милли бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, санамышлар, шобага әйтешләре, алдавычлар өйрәнеп, сөйләмгә керттек.

“Буяу сатыш”, “Йөзек салыш” уеннарын уйнар өчен санамыш әйтеп алып баручыны сайлап алырга кирәк.

Өйгә кергән бер чыпчык,
Очып йөри чык-чырык.
- Чыпчык, чыпчык, син чыпчык!
Атлап түгел, очып чык!

“Буяу сатыш” уенында буяу сатучы сайлап  алына. Уйнаучылар үзләренең һөнәрләрен күрсәтеп буяу сатып алалар.
“Күрсәт әле үскәнем” уенында хәрәкәтләрне күрсәтүчене сайлап алу өчен санамыш әйтелә.
Әке-пәке-эремчек
Син калып тор, ә бу чык.

Сайлап алынган кеше түгәрәк уртасына басып төрле хәрәкәтләр күрсәтә. Калган уенчылар шул хәрәкәтләрне кабатлый. Санамышлар , шобага әйтешләре телне шомарта, хәтерне яхшырта, ә алдавыч әкиятләр  әйтешү безгә бигрәк тә ошады.

Борын борын заманда

Булган ди бер малай.

Сөйләп тә тормам әле,

Тавышлансагыз алай.

      Класс сәгатьләрендә  “Татар халык уеннары”  темасына әңгәмә үткәрдек,  әңгәмә вакытында бер милли уенны интерактив тактада күрсәттек.

     Классташларым белән уку елы дәвамында  “Чума үрдәк, чума каз”,  “Күрсәт әле үскәнем”, “Буяу сатыш”, “Йөзек салыш”, “Куянкай”, “Кәрия зәкәрия”, “Кап та коп”, “Үрдәк атыш” кебек уеннар уйнадык. Бу уеннарны мин файдалы һәм кирәкле дип саныйм, чөнки уеннар аша без бер - беребез белән таныштык, дуслаштык. Матур итеп татарча сөйләшергә дә, тәрбияле һәм өлкәннәргә ихтирамлы булырга да өйрәтә бу уеннар. Уеннар бездә  дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек тәрбияли; тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсүгә этәргеч бирә;  башкаларның хәленә керә белү, ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияли.

   Ә сез татар халык уеннарын беләсезме? Мин сезгә уенның башын әйтәм, сез  дәвам итегез.  

  • Чума үрдәк....
  • Күрсәт әле...
  • Без пешердек..
  • Кәрия –...

 Яңадан укучылар арасында анкета уздырдык.

Анкета

 Сезнең бу уеннарны  уйнаганыгыз бармы?

Уенның исеме

Уйнаган

+

Уйнамаган

-

1.  “Чума үрдәк, чума каз”

22

3

2.   “Күрсәт әле үскәнем”

23

2

3.  “Буяу сатыш”

12

13

4.  “Йөзек салыш”

12

13

5.  “Куянкай”

25

0

6.  “Кәрия зәкәрия”

25

0

7.  “Кап та коп”

12

13

8.  “Үрдәк атыш”

25

0

9.  “Контр-Страйк,”

25

0

10.  “Дота”  

25

0

11.  “Легенды снов”

25

0

Компьютер уеннары белән кайбер укучылар артык озак мавыгалар. Бу -  сәламәтлек өчен зыянлы. Ә без парта артында утырып аргач, бу хәрәкәтле уеннарны уйнап ял итәбез. Сәламәтлегебезне ныгытабыз. Кабат үткәрелгән анкета нәтиҗәләреннән күренгәнчә, укучылар компьтер уеннары белән генә  түгел, халык уенннары белән дә кызыксына башладылар.  

Йомгаклау.

Уен файдалы һәм кирәкле шөгыль. Безнең әби-бабайларыбыз татар халкының күңелле җырлы – биюле уеннарын  уйнаганнар, диңгез арты – чит илләрнең уеннарын белмәгәннәр.  “Контр-Страйк,”   “Дота”    “Легенды снов” уеннарын беләбез, үзебезнең халык уеннарын онытабыз.  Ә татар халкының җырлы – биюле, хәрәкәтле уеннары  балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтә, туган телгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли.

Уеннар ул күңел ачу гына түгел,

Уеннар ул халыкның иҗат җимеше.

Анда безнең тарих, ул бит безнең күңел көзгесе.

Татар халык уеннарын алга таба да өйрәнү масатыннан, без “Лэпбук”  ясадык һәм аны алга таба да тулыландыру өстендә эшлибез.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Файдаланылган әдәбият:

1. Кабыргалы - камчылы:  Татар халык уеннары. – Казан: К 12 Мәгариф, 2002.

2. Халык педагогикасы җәүһәрләре: – Казан: Мәгариф, 1994.

3. Халык тәрбиясе (Татар халык педагогикасы программасы): – Казан: Мәгариф, 1994

 4. Иң матур сүз: Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2000.

5. Балалар фольклоры / Төз. Н. Исәнбәт. – Казан: Татар.кит. нәшр., 1984.

Кушымта 2

Проект өчен әзерләнгән җырлы-биюле уеннар.

 

                                Күрсәт әле, үскәнем” уены.

Уен балаларның хәзерге заман хикәя фигыльләрнең 3 зат күплеген куллану күнекмәләрен ныгыту,   кыргый һәм йорт хайваннарына хас билгеләрне күрсәтергә өйрәтү максатыннан чыгып оештырыла.

 Уенның эчтәлеге.

 Балалар түгәрәк ясап басалар һәм иптәшләреннән берсен уртага чыгаралар да, күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: “Менә шулай, менә шулай”, дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге такмаклар файдаланыла:

 Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек йөри аюлар?

-Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри аюлар.

 Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек  йөри керпеләр?

-Менә шулай, менә шулай

Шулай йөри керпеләр.  Һ.б…

 (Ничек үрдәкләр йөри, ничек куян сикерә, ничек эт  йортны саклый)

                                 

  “Чума үрдәк, чума каз” уены.

 Балалар бер-берсенә карап (ике саф булып) тезелешеп басалар. Бер бала так кала, ул балаларга карап баса. Балалар бала исемен әйтеп җырлыйлар. Җыр бетүгә, так калган бала саф арасыннан үтә, үзенә пар таба, артка барып басалар. Ялгыз калган бала алга чыгып баса, уен дәвам итә.

 Чума үрдәк, чума каз,

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Булат үзенә иптәш сайлый

Булат үзенә иптәш сайлый,

Белмим кемне ярата шул, ярата.

Белмим кемне ярата шул, ярата.

                                      “Түгәрәкле уен”

 Балалар түгәрәк буйлап йөриләр. Кушымтада бер малай уртага чыга, үзенә бер кызны чакыра, алар уртада бииләр, калган балалар урыннарында әйләнәләр.

Түгәрәкле уйнаганда,

Әйләнеп җырлаганда,

Түгелә күңел моңнары,

Чишмәдәй кайнап ага.

 

Уңган егет, сикереп чык!

Чибәр кызны алып чык!

Бире килегез әле,

Биеп бирегез әле.

 

Кил, Айсылу, бир кулыңны,

Әйләнеп уйныйк бергә.

Уйныйк, бергә, биик бергә,

Ямь тулсын яшь күңелгә.

 

                                       “Кәрия-Зәкәрия”

 Балалар түгәрәк ясап басалар һәм иптәшләреннән берсен уртага чыгаралар да аның турында җырлыйлар. Кушымтаны җырлаганда уртада торучы бала  бии, башкалар кул чабалар.

Бу бик яхшы укучы,

Бу бик яхшы укучы.

Аның укуы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

 Кушымта:   Кәрия — Зәкәрия коммая,

Кария — Зәкәрия коммая,

Кәри комма, Зәкәрия,

Зәкәрия коммая.

 

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

Кушымта.

 

Бу бик яхшы биюче,

Бу бик яхшы биюче.

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Кушымта.

                                            Төймә, төймә

 Балалар, түбәндәге сүзләрне җырлап, түгәрәктә әйләнеп йөриләр һәм, туктап, кушымтасында бииләр:

Яңгыр ява сибәләп,

Төймә, төймә төймәләп.

 Кушымта:

Их төймә, төймә, төймә,

Төймә була егерме.

Бергә җырлыйк, бергә уйныйк,

Бергә яшәү күңелле.

Җепкә тезгән төймә кебек,

Без дә яшик бергәләп.

 Кушымта:

Их төймә, төймә, төймә,

Төймә була бер җептә.

Җепкә тезгән төймәләрнең

Матурлыгы берлектә.

 

             Яулык бирәм

 Уйнаучылар көй астында — зур түгәрәктә, ә уенны алып баручы түгәрәк уртасында бию хәрәкәтләре ясап йөри. Көй туктауга, уенны алып баручы бер бала янына килә дә «Яулыгымны ал, кесәңә сал»,— ди. Балалар: «Бер, ике, өч, дүрт, биш, тотарга тырыш»,— диюгә, бала уенны алып баручыны тотарга һәм яулыкны аннан алырга тырыша.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проектная работа, 2 класс, начало работы.

Проектная работа, 2 класс, начало работы....

Проектная работа в урочной и внеурочной работе младших школьников

Поиск новых средств приводит педагогов к пониманию того, что нам нужны деятельностные, групповые, игровые, ролевые, практико-ориентированные, проблемные, рефлексивные и прочие формы и методы учения и ...

Проектная работа по методической теме «ФОРМИРОВАНИЕ КЛЮЧЕВЫХ КОМПЕТЕНЦИЙ МЛАДШИХ ШКОЛЬНИКОВ ЧЕРЕЗ ПРОЕКТНУЮ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬ»

В своей публикации я поделилась опытом работы по проектной деятельности в 1-4 классах....

"Технологии коррекционно-развивающей работы по формированию моторных функций у младших школьников с тяжелыми нарушениями речи". Проектная работа.

В данном проекте представлена технология, состоящая из комплексов упражнений по формированию и развитию моторных функций. Она включает в себя традиционные и нетрадиционные приёмы коррекционного воздей...

ПРОЕКТНАЯ РАБОТА «Особенности использования технологии проектного обучения в начальной школе»

ПРОЕКТНАЯ РАБОТА «Особенности  использования технологии проектного обучения в начальной школе» Классификационные параметры технологии. Цели и задачи,типология,этапы работы над пр...

Проектная работа «Формирование умений самоорганизации учебной деятельности у младших школьников в процессе решения проектных задач»

Конкурсная проектная работа«Формирование умений самоорганизации учебной деятельности у младших школьников в процессе решения проектных задач»....