Праздник осени
план-конспект занятия (1, 2, 3, 4 класс)

Праздник Осени прошёл в школе в 23 октября.В нём приняли участие учащиеся начальных классов. Ребята мастерили забавные поделки из даров осени,шили костюмы.Очень весело прошла встреча Осени.Дети посвятили ей стихи и загадки.спели песни.Праздничная атмосфера царила в зале на протяжении всего мероприятия.Получился яркий,весёлый, запоминающийся праздник.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon koz_byrme.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

Уңыш бәйрәме

Октябрь 2019

Матур ,аяз көзге көн. Киртә белән әйләндереп алынган яшелчә бакчасы.  Анда төрле -төрле яшелчәләр үсеп утыра.(яшелчәләр булып киенгән балалар утырган). Бакчага бер кыз йөгереп керә.

Кулына кәрзин тоткан үзе җырлый.

   

  (Көз турында җыр)

Кыз :  Исәнме, Бакчакай,

            Көттеңме син мине?

           Әнием  жибәрде,

           Күреп кайт, дип, сине.

  • Бакчакай ни хәлдә,

Белеп кайт -, диде.

Яшелчәләр җыеп

Алып кайт,-диде ул.

( кинәт сокланып туктап кала) Абау, нинди генә яшелчәләр юк икән монда!   Күр инде син боларны! Кәбестәсе, суганы, кабагы ,кишере

Нинди матур булып үскәннәр!

(Кыз кәбестә булып киенгән бала янына килеп баса,  аңа сокланып елмая.)

Кәбестә:  Мин булам кәбестә.

                  Үзем яшькелт төстә,

                 Күлмәгем күп катлы,

                 Үзем бик тә татлы

                 Ашларга да төшәм мин

                 Бәлештә дә пешәм мин

                 Чөнки мине балалар

                 Көн дә көтеп алалар.

Кыз: Бик әйбәт. Рәхмәт сиңа. Мин сине алырмын кәрзинемә салырмын.

(Суган булып киенгән бала янына килә.)

Суган:  Минем исемем суган

            Мин Һиндстанда туган

            Мине бик тә мактыйлар

             Шифалы дип атыйлар.

             Салатка да турыйлар

             Тураганда елыйлар.

Кыз:  Шулаймыни?   Менә ничек икән? Ярый, мин сине дә Үзем белән алам.

(кабак булып киенгән бала янына килә)

Кабак: Ә мин булам –кабак.

            Әйтмим мин кабат – кабат

            Бик тә файдалы зат мин

           Тик  мин җәяү кайтмыйм!

Кыз аны сыйпап:  Ярый, ярый. Бер дә борчылма. Күтәреп кенә алып кайтырмын үзеңне.

(Кишер булып киенгән бала янына килә.)

Кишер. Минем исемем -Кишер,

             Теләсәң , болай пешер,

              Теләсәң ашка тура,

              Мине яраткан бала

               Озын гомерле була...

Кыз: Шулаймыни? Бик әйбәт, бу сүзләрне онытмабыз.

 (Яшелчәләр биюе)

( Җырдан соң ишектән кинәт кенә кәҗә килеп керә.Йөгереп керә дә яшелчәләргә ташланмакчы була. Яшелчәләр куркышып кыз янына җыелышалар..)

Кәҗә: Мин Кәҗә  Мәкәрҗә

Аерыдыр тоякларым,

Бакча эчләрен гизәргә

Яралган аякларым.

Яратам Кишерен дә,

Яратам суганында,

Кәбестәсен, Борчагын,

Яратам мин барында.

Мә-Мәәә. Барыгыз да үземә-мәәә.

Берегезне дә бирмим.

Кызны сөзеп үтерәм.

                                 Сезне ашап бетерәм. Мә-мәә.

(Яшелчәләрне куып йөртә башлый. Яшелчәләр куркышып елый-елый төрле якка качалар. Кыз артына яшеренергә тырышалар. Кыз озын чыбык алып килә.)

Кыз:  Еламагыз, туктагыз,

         Бернидән дә куркмагыз,

          Кәҗә бакчага кергән ,

          Чыбык татыйсы килгән!

  • Менә сиңа! Менә сиңа!( Кәҗәне куа).

Сөт бирүен бирәсең,

 Ник бакчага керәсең,

Урлашу- бөтен уең.

Бар, үлән ашап туен!

Юкса менә күрерсең,

Чыбык тәмен белерсең!

(Чыбык белән яный- яный Кәҗәне куып чыгара. Яшелчәләр куанышалар.)

Кыз: Әйдәгез, хәзер күңел ачып җырлап  алыйк инде.

Бию

(Бабай белән әби килеп керәләр.Кулларында поднос  белән пешкән ризыклар  Һәм ипи.)

Бабай: Исәннәргенәме барыгызда. Бәйрәмгә барыбер өлгедек бит.

Әбиегезнең сезгә дип тәмнүшкәләр пешергәнен көтә-көтә арып беттем.

Әби:Шушындый бәйрәмнән читтә калып буламыни? Чакыруыгыз өчен зур рәхмәт инде сезгә балакайларым.

Кыз:Хуш килдегез, үтегез,

         Түрдән рәхим итегез.

          Бездә бүген зур бәйрәм

         Ашлы-сыйлы зур бәйрәм!

Әби: Мәгез әле балакайларым, безнең күчтәнәчләрдән дә авыз итегез,  Барысы да яңа оннан пешерелгән.

Бабай: Яңа бодай оныннан пешерелгән икмәктән дә авыз итәрсез.

         Ипи басуда пешә,

         Аннан амбарга күчә,

        Аннары мичтә пешә,

         Кызарып мичтән төшә,

         Шуннан килә өстәлгә,

         Безгә куәт өстәргә.

         Һәркемгә ипи кирәк!

        Һәм көн дә ипи кирәк!

        Бигрәк  тәмле карасы,

        Бигрәк  тәмле агы да.

        Күмәчедә- бары  да....

        Ипекәйнең кайсы да

        Ризыкның    хөрмәтлесе,

        Җирдә иң кирәклесе.

 Җыр “Чайкала иген кырлары.”

Кыз: Әби белән бабайны бер биетеп тә алыйк инде.

Бию:  Шаян бию “Әби һәм бабай”

    Үтте китте  матур җәйләр

Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр.

    Сары, сары, сап-сары

Агачның яфраклары

Җил исә , ява яфрак

Көзнең матур чаклары.

   

.          Оча яфрак, уйный яфрак

Һаваларда әйләнеп.

Бүген, бүген, бүген,бүген,

Яфракларның бәйрәме.

 

   

            Ни арада җәй үткән

Алтын көз  килеп җиткән.

Җимешләр өлгергәч, бакча

Бигрәк матур икән!

Алмалар әй уңганнар,

Кызарып та тулганнар,

Шундый татлы булганнар.

Әйтерсеңлә балга манып алганнар

       

            Көзге табын бай табын

Кыяр, карбыз һәм кавын

Телем-телем теленгән

Өем-өем өелгән.

Әткәм кебек тырыш көз,

Әнкәм кебек юмарт көз

Көзләр юмарт  булганга,

Бик бәхетле бик шат без.

Бабай: Ай балалар мин бит сезнең тапкырлыгызны сынап карарга теләгән идем бөтенләй онытканмын мин сезгә табышмаклар әйтәм.

(табышмаклар әйтү)

Минем нәни дусларым да сезгә бүләк әзерләгәннәр иде.(1 нче сыйныфлар һәм 3нче сыйныфлар.)

       

           Урман кырларга

           Килде матур көз.

           Җәй үтте диеп

           Үкенмибез без.

            Көз көннәре бик күңелле

      Бик күп җимешләр пешә

      Помидор, карбыз өлгерә

       Алмалар өзелеп төшә

               Бакчабызда үсә алма

        Ул кызыл була ал да

        Тәмле шикәр бал гына.

         Аны гел алмаска тугел

         Рөхсәт булса ал гына.

          Көзге җил “усал”

            Салкын булса да

                Колак, борыннар

                Бераз туңса да

                Куркытмый безне

                Һичбер суык җил

                Һәрвакыт ямьле безнең

                Туган ил.

Җыр: “Кояшлы ил”

                 

           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарии праздников: "Осень, Осень, в гости просим", "Здравствуй, праздник Новогодний"

Сценарии праздников: «Осень, Осень, в гости просим!»   «Здравствуй, праздник новогодний!»      ...

Праздник осени "Осень - славная пора"

Презентация-отчёт о празднике осени, проведённом 6 октября 2011 года в 3-а классе ГОУ СОШ № 425...

Методическая разработка праздника "Осень, осень в гости просим".

Сценарий праздника "Осень, осень в гости просим" включает в себя песни, стихи, загадки, конкурсы. В игровой и стихотворной форме познавательный материал по предмету «Окружающий мир», который ...

Праздник осени "Осенний калейдоскоп"

Праздник проходит в виде творческих конкурсов....

Сценарий осеннего праздника для учащихся начальных классов «Праздник осени»

Сценарий осеннего праздника для учащихся начальных классов«Праздник осени»...

Сценарий осеннего праздника "Осень, осень, в гости просим!"

Этот сценарий осеннего праздника подойдёт и для учителей начальной школы, и для воспитателей....

Методическая разработка праздника осени "Осень, осень в гости просим!"

Конспект праздника предназначен для воспитателей детского сада, воспитателей группы продлённого дня, учителей начальной школы....