Өлкәннәр көне
план-конспект
Предварительный просмотр:
Өлкәннәрне хөрмәтлик!
Укытучы: Хәерле көн, кадерле авылдашлар, килгән кунаклар, дуслар!
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Кадерле әбиләребез,
Чал чәчле дәү әниләребез!
Бәйрәм белән котлый бүген
Сезне ул һәм кызларыгыз.
Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыгызда ямь булып.
Сез булсагыз таза- сәламәт
Оныкларга булыр бик рәхәт.
Сез булганда ямь бар җирдә
Сез булганда тәм дә бар.
Сез булганда дәрт бар җанда,
Көч-куәт тә тәндә бар.
Дәү әни дә, әби дә сез,
Сөйкемле әни дә сез.
Сез булганга дөнья ямьле,
Йөзебез һәрчак нурлы.
Өлкән кешеләр – безнең, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә бәлки әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
Бүген без монда Өлкәннәр көнен билгеләп үтәргә җыелдык.
Кадерле кунаклар! Сезне Өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлык, балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.
Җыр.”Аллага шөкер”
1 Бәйрәмегез котлы булсын,
Табыныгыз мул булсын,
Күңел шатлык белән тулсын, Илзия
Ял кичәгез гөрләп торсын.
2. Һәр җирдә бер хикмәт көтә,
Бүген гади көн түгел. Раяз З
Бүген - Өлкәннәр бәйрәме,
Шуңа шатлана күңел.
Аякларга күз иярми
Алар җиргә тимиләр,
Безнең балалар әнә ничек
Очкын чәчеп бииләр.
Бию: “Дружба”
3. Өйдән чыгып киткән чакта
Иртән мәктәпкә диеп,
Кем ул: - Исән йөр, балам, - дип, Камил
Озатып кала сөеп?
Йә, кем булсын, кемнең шулай
Сүзләре татлы тагын?
Шулай ярата белә бит
Әбием генә бары.
4. - Балакаем, - ди әби,
- Алмакаем,- ди әби,
- Шикәрем син, балым син,
Иң кадерле җаным син.
Минем хөрмә җимешем, Илзия
Челтерәп аккан инешем...
Каян таба сүзләрен,
Тезә тәмле сүзләрен.
Мин алай әйтә белмим,
- Әбием, - дим, - әбием!
5. Безнең заман әбиләре
Бар яктан да килгәннәр.
Мондый әбиләргә карап,
“Супер әби”, - дияләр. Динә
Аларның белмәгәне юк,
Барын да булдыралар.
Балаларга, оныкларга
Иң матур үрнәк алар.
6. Бүгенге көнгәчә
Безләргә зур бәйрәм
Тибеше җаныңның.
И Ходай, кабул ит! Зөлфия
Әбкәйгә бир саулык!
Әбкәйгә бир гомер!
Җыр.”Әбием”
А.б. Кадерле Өлкәннәр!
Сызламасын газиз җаннарыгыз,
Сызласа да аяк – кулларыгыз.
Озын гомер бирсен Сезгә ходай
Рәнҗетмәсен ул һәм кызларыгыз!
Әбиләрне, дәү әниләрне
Кадерлибез, зурлыйбыз.
Чын күңелдән һәммәгезне
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Укучылар үзләре ясаган котлау открыткаларын әбиләренә, дәү әниләренә тапшыралар
Бу биюне бүләк итик
Кадерле өлкәннәргә.
Өлкәннәрне тиңлибез без
Иң яраткан гөлләргә.
Ә хәзер татар халык биюе
А.б.Ә хәзер без бер уен уйнап алырбыз. (подноста сораулар язылган кәгазь битләре).
Кадерле кунаклар! Бу кәгазь битләренә сораулар язылган, шул сорауларга җавап бирүегезне үтенәм.
-Сез беренчеукытучыгызның исемен хәтерлисезме?
- Сез беренче сыйныфка укырга кайчан һәм кайда бардыгыз?
- Мәктәптә ятлаган нинди шигырьне хәтерлисез?
- Мәктәп елларындагы нинди вакыйганы исегездә калдырдыгыз?
- Сез берәр спорт төре белән шөгыльләндегезме?
- Сезнең яраткан вареньегыз нинди?
- Нинди телевизион тапшыруны яратасыз?
- Сезнең яраткан шөгылегез нинди?
- Сезнең мәктәптә яраткан фәнегез нинди иде?
- Сезнең оныгыгыз нинди фәнне ярата?
Рәхмәт кадерле кунаклар! Инде сезнең турыда без күбрәк белдек.
Аякларга күз иярми
Алар җиргә тимиләр,
Безнең балалар әнә ничек
Очкын чәчеп бииләр.
Бию. “Ай будет ,круто!”
7. Бәйрәм итик шатланышып,
Өлкәннәр, бергә-бергә,
Безнең бергә булуыбыз
Калсын бөтен гомергә.
8.Зәңгәр күгемдә ал кояш
Сүнмәсен, балкып торсын
Өлкәннәрнең көләч йөзе Рузилә
Гөл көләч булып калсын.
Алып баручы. Өченче конкурсны башлап җибәрәбез. “Әби мәктәп баласы”дип атала ул. Әниләр һәм әтиләр балаларына дәрес әзерләргә булыша, кайчак сез дә булышасыздыр. Хәзер без сезнең белемегезне тикшерәбез.
- Йомык күз белән дә нәрсә күреп була? (төш)
- Америка акчасы. (доллар)
- Көн белән төн нәрсәбелән бетә?(н хәрефе)
- Нәрсәне ак алтын, нәрсәне кара алтын дип атыйлар? (мамык, нефть)
- Нинди шәһәрдә аш пешереп була? (Казан.)
- Нинди шәһәрдән аркан ишеп була? (Баулы)
-Кечкенә чагында кайсы шагыйрьне Апуш дип атаганннар? (Г.Тукай)
-Районыбыз башлыгының тулы исем, фамилиясе ничек?
Алып баручы. Безнең әбиләр- алар безнең Ушинский, Сухомлинский, Макаренколар. Алардан тәрбия ысулларын әле безгә өйрәнергә генә. Әбиләр үзләре белгән тәрбия ысулларын безнең белән дә уртаклашсыннар дигән теләк белән ”Педагог әби” конкурсынбашлыйбыз.
- Телевизордан кызык кино бара, сез ашарга пешердегез. Аш суына. Аны ничек кинодан аерып ашарга китерәсез?
- Котырып уйнаган оныкны ничек йокларга яткырырга?
- Кибеттә йөргәндә оныгыгыз үзенә ошаган уенчыкны сатып алырга куша. Сез нишлисез?
- Оныгыгыз мәктәптән елап кайта. Сез нишлисез?
- Оныгыгызның көндәлегендә укытучыдан кисәтү. Нишлисез?
- Оныгыгызны тәрбиләүдәге тәҗрибәгез белән уртаклашыгыз.
Җилсез орчык эрлисез,
Әрле-бирле йөрисез;
Бигрәк оста биисез,
Күз тияр дип белмисез.
Бию: «Танец маленьких утят»
Бу очрашу торсын җим булып,
Бер алтын бөртек булып!
Ходай бирсен озак еллар
Яшәргә бөркет булып!
Мәңге яшь булыгыз әле,
Килик кабат-яңадан.
Ходай насыйп итсен иде
Очрашырга яңадан!
Җыр:”Хәерле иртә!”
Алып баручы. Сабыр, йомшак күңелле әбиләребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Гел шундый якты йөзле, тәмле сүзле булып оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез!
Телибез сезгә яшел җәйләр,
Ап-ак карлы кышлар.
Кышларда да, җәйләрдә дә
Бәхетле минутлар.
Ак төннәр телибез сезгә,
Матур тыныч төннәр.
Тагын ниләр телик сезгә,
Безнең Өлкәннәр.
Хөрмәтле Өлкәннәребез!
Сездәгедәй изгелек, сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк безгә. Сау – сәламәт булыгыз. Тыныч матур тормышта гомер кичерегез!
Бу хәвефле,тынгысыз, ыгы - зыгылы дөньяда бик кирәк Сез. Тыныч картлыкта гомер кичерегез!
Бар гомерегез үтсен шатлык белән
Кайгы, хәсрәт бер дә күрмәгез.
Йөзегез һәрчак шулай көләч булсын
Йөзегездә нурлар сүнмәсен
Хөрмәтле әбиләр,дәү әниләр! Сезгә аяз күк йөзе, бәхет – шатлык, якыннарыгыз кадер-хөрмәтен тоеп, сау-сәламәт булып озак яшәвегезне телибез. Сезнең хөрмәткә әзерләгән концертыбыз тәмам, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!
Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам ителә
Әзерләде:Абдуллина З.Г.