8 март
план-конспект

Зиннатова Альфия Галиякбаровна

8март-әниләр бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8mart.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

Әзерләде: Зиннатова Ә.Г.

2017-2018 нче уку елы.

Алып баручы. Әни, әнием, әнкәй! КадерлӘп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк: “Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың. Анаң өчен учыңда тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың”. Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы сүзләрне җаныбызга, аңыбызга сеңдерү зарур.

Балагызның берәве сез,

Гаиләнең йөрәге сез,

Иминлекнең терәге сез,

Һәркемнең кирәге сез.

Сез чаялар, сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга яшәү гамьле.

Җыр. Бәйрәм бүген

1 укучы.

Бүген - Әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана

2 укучы.

Әниләр бәйрәменә,

Куана шулай алар.

Әнкәйләрне котлый бүген.

Җирдә барлык балалар.

3 укучы.

Тузаннарны сөртеп чыктым

Коедан су китердем,

Әни эштән кайтканчы дип

Бөтен эшне бетердем.

4 укучы.

Бүлмәләрне җыештырдым

Бар җир ялт итсен әле

Үзенең бәйрәмендә бер

Әни ял итсен әле.

5 укучы.

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән,

Бар өйгә нур бөркелә.

6 укучы.

“Әни” дип ачыла безнең тел,

Әнкәйне хөрмәт ит, шуны бел.

Әни өйдә булса бик рәхәт

Әйтәбез сиңа:   Мең рәхмәт!

(бергә)

Җыр. Иң якын кешем син ,әнием!

Алып баручы. Әни! Күпме наз бар бу сүздә. “Әннә” диеп телебез ачыла. Беренче адымнарыбызны күреп газиз әниләребез сөенә. Безнең иң якын киңәшчебез, сердәшчебез ул! Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатьле, сүзчән, нәфис, хисчән итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы, четерекле вазыйфаны – бала тәрбияләүне йөкләгән. Хатын-кыз – иң элек ана һәм гаилә учагын саклаучы ул.

1 укучы.

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле мәрхәмәтле

Алар безнең әниләр.

2 укучы.

Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр

Әниләрне кадерләсәк

Тыныч булыр ил-көннәр.

3 укучы.

 Йөрәкнкң ул мөкатдәс хисе,

Күңелнең ул иң-иң түрендә.

Ул салкында сине җылытучың,

Юатучың авыр көнеңдә.

4 укучы.

Башка беркем эндәшмзгән кебек

Син генә бит дәшә аласың.

Синең кебек кем генә соң

Сөя ала икән баласын.

5 укучы.

Тик син генә, әнкәй, балам, диеп

Сыйпагансың минем башымнан.

Җил-давылдан мине яшергәнсең

Җылы куеның һәрчак ачылган.

6 укучы.

Ана куены кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

 

 Җыр Әнием кочагы

Алып баручы. Синең өчен кайгыртучы әниең булу-нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерен белергә, сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк. Ана йөрәге – бала өчен дәрья. Авыр хәлгә төшкәндә, әнидән дә нык таяныч юк.

1 укучы.

Ана күңеле мәңге күләгәсез

Ана күңеле мәңге бозланмый.

Кирәк икән, ул баласы өчен

Яшьлеген дә, саулыгын да

Гомерен дә хәтта кызганмый.

2 укучы.

Коштай очып яныңа  әниең килер

Кайда булсаң, кайда йөрсәң дә

Ул юатыр, тыңлар, киңәш бирер,

Куркынычлы төшләр күрсәң дә.

 

 

3 укучы.

Аның киңәшләре көч-дәрт өсти

Илһам бирә миңа яшәргә.

Бәхет-шатлык белән һәрчак язсын

“Әни” диеп аңа дәшәргә.

4укучы.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез

урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр,

Юлдаш булсын сезгә гомергә!

5 укучы.

Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәк

Чәчәк бәйләмнәре корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек

Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

(Әниләргә кулдан ясалган бүләкләр тапшырыла).

 

1.    Ни  дисəң дə ана ана инде,

Изге  исем бер шəм булып яктыра,

Соңгы телемен өзеп авызыннан

Үзе  йотмый, сиңа каптыра.

2.                     

   Юанырга, арсаң ял алырга

Ана күкрəгенə авасың

Əниеңнəн якын, кадерлерəк,

Я əйт, кемне таба аласың?

3,   И, ходай кабул ит

Безләрдән зур гозер.

Әнкәйгә бир саулык,

Әнкәйгә бир гомер!

        

4.Гомерем буена

Бурычлы мин аңа.

Көчле син, изге син,

Бөек син, әй АНА!

5.         

Егылып еласам.

Абынып тормасам –

Кулыңны сузучы

Син генә әнием!

6.                      

  Гел шулай нур сибеп

Яшә син, әнием!

Исәнлек саулык сорап,

Дога кылам,

әниемнән аермасын

Берүк ходам!

         

Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә якты йолдызлардан

Йә кояштан һәйкәл салырлык!

Җыр Мең яшә,әнкәй


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий к 8 марта "Этот день 8 марта"

Праздник к 8 марта "Этот день 8 марта" был проведен с учащимися 1 класса. Дети рассказывали стихи, исполняли песни, делали подарки для мам своими руками и участвовали вместе с ними в конкурсах....

Сценарий праздника "8 марта - день чудесный" (март 2014 год)

Работа предназначена для использования при подготовке выступлений к 8 марта....

Конкурсы для девочек "8 марта" (6 марта 2014г.)

Конкурсы для девочек на праздничном мероприятии, посвященном празднованию Международного женского дня (6 марта 2014г.)...

8 МАРТА- праздник мам и бабушек (6 марта 2018)

Сценарий внеклассного мероприятия....

Презентация "8 МАРТА" ( март 2018)

Презентация к празднику...

Сценарий «Весенний день 8 марта» - тематический концерт, посвященный 8 марта.

Праздник 8 марта - это праздник любви и восхищения женщинами. Это день, в который принято уделять уважение своим любимым и близким женщинам - женам, матерям, сестрам и так далее.Наша жизнь большей час...

Праздник «В светлый день 8 марта!» Сценарий праздника 8 марта.

Поздравить мам , бабушек  с праздником;Способствовать воспитанию чувства уважения, благодарности, доброты к маме и бабушке;Развивать творческие способности учащихся....