Мәктәп-бакча ачылу тантанасы.
статья

Султанова Люзия Рахимзяновна

2020 елның 30 августында авылыбызда яңа мәктәп-бакча ачылды. Ул бик матур урынга урнашкан, тирә-ягы яшеллек. Анда белем һәм тәрбия алу өчен бөтен шартлар да тудырылган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chognd_mktp-bakcha_achylutantanasy.doc43 КБ

Предварительный просмотр:

“Тургай” зурлар в/а. “Юкка тугел”

  1  Кыз Ипи-тоз, якты йөз белән

                 Кунак каршына чыктык.

                Сезгә зур ихтирам белән

                Тәмле нигъмәтләр тоттык.

   2 Кыз   Сездәй кадерле дусларны

                   Зурлыйбыз чын күңелдән.

                    Ипи-тоздан авыз итеп,

                    Әйдә, узыгыз түрдән!

Икесе бергә :  Рәхим итегез!

( Кунаклар ипи-тоз һәм чәк-чәктән авыз итәләр)

1 алып баручы. Хәерле көн,  хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар,  әти-әниләр! Бүген бездә зур тантана .Мәктәп- бакча  ишекләрен  киң ачып,яңа бинада нәни дусларын каршылый. Авылыбызда башлангыч мәктәптә укучылар һәм  мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны үсә. Алар - районыбызның, авылыбызның киләчәге. Ә хәзер сүзне балаларның узләренә бирәбез

     

 1.Бүген бәйрәм, бүген тантана,

Бездә күркәм, мәктәп-бакча ачыла.

Йөрәктәге рәхмәт хисләре

Күңел түрләреннән агыла.

2.Ерак араларны якын итеп

Безгә килеп җиткәнсез.

Мәктәп-бакчабызны якыннанрак

Күреп китик дигәнсез.

3.Энгель абыйдан бүләк безгә,

Яңа мәктәп-бакча салынды.

Тирә-якка нурлар сибеп,

Анда утлар кабынды.

 

 4.Бүген безнең бик зур бәйрәм,

Яңа мәктәп-бакча безнең.

Нинди иркен, нинди матур,

Безнең мәктәп-бакча, күрегез!

5.Без бу яңа мәктәп-бакчабызга

Бик шатланып килдек ич.

Без Сезгә бик рәхмәтле

Энгель абый Фәттахов.

6.Барлык җитәкчеләр дә

Бик күп булышлык итте.

Бәхетле балачак өчен

Ямьле мәктәп-бакча өлгертте.

7.Төзүчеләр дә бик уңган,

Тырышып эшләделәр.

-Рәхим итегез, балалар,

-Бу мәктәп-бакча сезгә!- диләр

8.Абыйлар, апалар,

Сезгә бик зур рәхмәт.

Без шундый  бәхетле,

Безгә монда бик рәхәт.

9.Матур итеп киендек,

Бүген бәйрәмгә килдек.

Сезне күргәч, кунаклар,

Шатландык та, сөендек.

 

10.Бу бүләккә без тырышып,

Укып җавап бирербез.

Бөтен матур эшләрдә дә

Алгы сафта йөрербез.

    Концерт номеры. Харисова Сомбел

 1 алып баручы. Сүз Актаныш  муниципаль районы башлыгы Фәттахов Энгель  Нәвап  улына бирелә.

Сүз (КУНАК) ______________________________________________ бирелә

 Сүз жаваплылыгы чикләнгән  ПМК житәкчесе Шаяхмәтов Асыл Әскат улына бирелә (символик ачкыч тапшыра)

Концерт номеры

1 алып баручы        Бәйрәмебез гөрләп үтсен,

                                   Истә калсын гомергә

                                    Шатлыкларны уртаклашып,

                                    Кунаклар килгән безгә.

 

      1 алып баручы  Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Мингазов  Рәмис Ленар  улына бирелә.

Концерт номеры  җырлый Мугтазиров Илнур

                                                         

1 алып баручы: Һәр җирдә бер хикмәт көтә

                            Бүген гади көн түгел.

                             Бүген- мәктәп-бакчабыз бәйрәме,

                             Шуңа шатлана күңел.

Әти- әниләр исеменнән сүз ........... бирелә

Чыгыш:(Хөрмәтле районыбыз җитәкчеләре, килгән кунаклар! Безнең сабыйларыбыз бүгеннән башлап  искиткеч матур, җылы,иркен бакчага йөри башлыйлар.Шатлыгыбызның чиге юк.  Безнең балаларыбызга шундый зур бүләк ясавыгыз өчен рәхмәт Сезгә, Энгель Нәвапович!Рәхмәт республикабыз житәкчеләренә, төзүчеләргә көнне төнгә ялгап эшләгәннәре өчен. Рәхмәт җирле үзидарә җитәкчеләренә, мәктәп-бакча коллективына, әти-әниләргә.Сезгә баргызга да зур сәламәтлек, эшегездә  уңышлар телим.)

 

          Сүз Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Даниал Дәниф улы Гариповка бирелә.

2 алып баручы: Кадерле дуслар! Бәйрәмебезнең дулкынландыргыч мизгелләре килеп җитте .      

                              Нинди мәктәп-бакча , дип тормагыз

                                Бу бинаны күрегез.

                                Ал тасмаларны кисеп

                                 Әйдә,түрдән   үтегез!
1 бала кыңгырау шалтырата 

 1 алып баручы. Тасманы кисү өчен Актаныш  муниципаль районы башлыгы Фәттахов  Энгель Нәвап улы, мәктәп- бакча  мөдире, авыл җирлеге башлыгы, жаваплылыгы чикләнгән  ПМК житәкчесе Шаяхмәтов Асыл Әскат улы чакырыла

                                                Тасманы кисү (эчкә үтәләр)

1 алып баручы: Хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр, балалар! Күркәм бакчага рәхим итегез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Чыгыш . Мәктәп һәм бакча арасында дәвамчанлык.

laquo;Мәктәпкә әзер булу – укый, яза, саный белү генә түгел,Мәктәпкә әзер булу – укырга өйрәнергә әзер булу.»...