Буклет. " Татар халык ашлары". Начальная школа.
учебно-методическое пособие (4 класс)

Укучылар татар теле дәресләрендә текстлар аша туганлык исемнәре, татар халкының милли киемнәре, милли ризыклары, традицияләре, бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты һ. б. белән якыннан танышырга тиеш. Үзләштерелә торган барлык материал укучыларның белемен арттыруга, коммуникатив эшчәнлекне оештыруга, татар халкының милли үзенчәлекләренә кызыксыну уятуга,  этномәдәни диалогны оештыруга хезмәт итәргә тиеш. 

Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар. Бәйрәм табыны ризыклары арасында ниндиләре генә юк. Зур табыннарга чәкчәк, кош теле, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш ише нигъмәтләрне куймый калмаганнар. Көндәлек тормышта коймак, белен, төрле кабартмаларны токмач салынган ит шулпасы белән ашаганнар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon buklet2.doc243 КБ

Предварительный просмотр:

Бәлеш

Бәлешне ярма кушып җимештән дә, ит белән бәрәңгедән дә, карабодай, кабак, борайдан да пешерәләр.  

Өчпочмак

Йомырка белән онны

Бутап камыр басканнар.

Бәрәңге, ит, тоз салып,

Почмаклар ясаганнар.

Каюм Насыйриның тәрбия китапларында бирелгән киңәшләр:

  1. Ашарга сине дәшүгә кил, көттермә.
  2. Уң кул белән аша.
  3.  Табында синнән зуррак кеше булса, аннан алда ризыкка үрелмә, бу тәрбиясезлек.
  4. Сәламәтлегең нык, акылың аек, хәтерең көчле булуын теләсәң чама белән аша.
  5. Чамалы ризыкта – сәламәтлек дип язган сүзләр бар.

   Мәкаль-әйтемнәр.

  1. Аштан олы булып булмый.
  2. Дөньяда таш каты, ташны эреткән аш каты.
  3. Икмәкне катыкка манган ач булмый.
  4. Кайда коймак, шунда кунак.
  5. Шикәр, тәмле булса да, икмәкне алыштыра алмый.

                                                           

Татар халык          

             ашлары   

hello_html_m36e32c66.jpg     

   Татар халкы бик борынгыдан ук     аш-су әзерләргә оста булган,

тәмле, оригиналь ашлар пешергән.

Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган.                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Буклеты для родителей учащихся начальной школы

В буклетах представлена информация о кризисе 7-ми лет, условиях успешной адаптации ребенка к школе, возрастных особенностях учащихся начальной школы....

Буклет «Проектная деятельность в начальной школе в рамках реализации ФГОС НОО»

Современные дети — это уже не чистый лист, на который наносят­ся знания. К ним поступает огромное количество информации отовсюду. Это нельзя не учитывать. Но зачастую обилие информации не приво...

Презентация "Татар халык ашлары" ("Национальные блюда татар")

Рус төркемнәрендә  белем  алучы балалар  белән  татар халык  ашларын  өйрәнү  өчен   укыту  материалы....

”Татар халык ашлары” темасы буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Өйрәтү максаты: татар милли ризыкларының исемнәрен хәтерләп калу; исемнәрне кертеп җөмләләр төзү.Үстерү максаты:укучыларның фикерләү сәләтен, нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен үстерү, сүзлек запасын баету...

Татар халык ашлары 3 сыйныф рус төркеме

Конспект урока родного (татарского) языка в 3 классе русская группа...

Буклет на тему "Татар халык ашлары". Начальные классы.

     Укучылар татар теле дәресләрендә текстлар аша туганлык исемнәре, татар халкының милли киемнәре, милли ризыклары, традицияләре, бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты һ. б. белән якынн...

"Татар халык ашлары" темасы буенча презентация.

quot;Татар халык ашлары" темасы буенча презентация....