Проектная работа"Без патриотлар"
проект (4 класс)

Мухаметова Розалия Хатиповна

Проект"Без патриотлар". Мухаметовлар династиясе турында

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл proekt_beznen_dinastiya_almir.docx21.87 КБ

Предварительный просмотр:

Теләче муниципаль районы Олы Мишә урта мәктәбе

Проектның темасы:

“ Без - патриотлар!”

Эшне башкарды:

Мөхәмәтов Альмир Альберт улы, 9 сыйныф

Теләче районы Олы Мишә урта мәктәбе

                                                                                                Җитәкчесе :

Мөхәмәтова Розалия Хатип кызы

                                                 

                                                               

Эчтәлек.

Кереш.......................................................................................................       3

Төп өлеш..................................................................................................      5

Йомгаклау................................................................................................      7

Кулланылган әдәбият................................................................................... 8

Кушымта   ....................................................................................... ..........    9

                                                              Кереш өлеш

Батырлык ул- рухи матурлык...

 Бүгенге проект эшемне батырлык төшенчәсеннән башлап киттем. Нинди генә малайның, ир-егетнең батыр буласы килми икән!? Батырлык төшенчәсе безнең татар халкына, әби-бабаларыбызга, туган илебезгә, хәзерге Россия дәүләтебезгә хас төшенчә. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк диләр. Тарих битләренә күз салсак, безнең бугенге бәхетле балачагыбыз нәкъ менә бик күп батырлыклар бәрабәренә яулап алынган. Бөек революция, 21нче -ачлык еллары, икенче бөтендөнья сугышы, Бөек Ватан сугышы, сугыш вакытында хатын-кызларның, балаларның иген кырларында хезмәт куюлары, ятимлек ачысы, илебезне төзекләндерү, аякка бастыру..... һәм бүгенге көнгә килеп җитү.

 Бүгенге көндә, без- яңа буын батырлык, патриотлык төшенчәләрен ничек аңлыйбыз, аның актуальлелеге нидә соң? Батырлык һәм патроитлык – ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек тормышта да , эштә дә кирәк. Проект эшемне язганганда мин:  - Кем ул патриот? - Патриотизм нәрсә ул?-, сорауларына җавап эзләдем. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә “ патриот – үзенең туган җирен, халкын, илен , ватанын сөюче, шулар өчен һәр төрле корбаннарга әзер булган кеше”, - дип язылган. Димәк патриот булган кеше Туган илен, туган авылын, туган йортын, туган мәктәбен, әти-әнисен, туганнарын яратырга, алар өчен борчылырга, кайгыртырга тиеш дигән сүз. Патриот кешедә гражданлык, ватанпәрварлык хисләре була. Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул  кеше күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына , халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбәрәт.

 Туган ил - ул син яшәгән җир, авыл, төбәк , син яраткан табигать, син хөрмәт

                                                                                                                              иткән кешеләр. Туган ил, туган як, туган авыл! Һәркем өчен иң мөкатдәс, иң

изге, иң кадерле сүзләр алар. Кеше кайда гына булмасын, ул иң беренче чиратта, әти-әнисен, туган ягын искә төшерә, алар белән бәйләнешле истәлекләрен яңарта. Ләкин алар турында уйланмау, әлеге төбәкнең тарихын, бүгенгесен белмәү, кызыксынмау аны яратмауга тиң. Шулай итеп, үз төбәген белмәгән, өйрәнмәгән , аңа битараф кеше үз туган илен ярата алмый. Димәк, патриотик тәрбия, туган илне, милләтне ярату, милләткә хезмәт итәргә әзер булу хисләре тәрбияләү өчен  нәсел-нәсәбеңне,туган төбәк материалларын белү, өйрәнү мөһим.

                                                                                                         

Төп өлеш

Минем гаиләмдә патриотик тәрбиянең әһәмияте

  Фәнни-эзләнү тикшеренүнең төп объекты нәсел шәҗәрәм, туганнарым, әби-бабаларымның үткәне. Гаиләбез тарихы, илебез тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Гаиләбез ил тарихында булган вакыйгаларның  шатлыклысын да, кайгылысын да ил, халык  белән бергә кичергән. Нәсел шәҗәрәсенә күз салсак, безнең нәселдә патриотлар, ватанпәрварлар, батыр кешеләр булуына инанасың. Һәр кеше үзенең җиде буынын белергә тиеш.  Кызганычка каршы, җиденче буын әби-бабаларымны мин белмим, ә үземнең бишенче алтынчы буын әби-бабаларым турында ишетеп беләм. Туганнарым арасында Бөек революция чорында туган, ачлык елларын күргән әби-бабаларым да, Бөек Ватан сугышында катнашкан, кайтмый калган туганнарым да бар. Хәзерге көндә нәселебезнең исән калган иң өлкән кешесе ул 85 яшьлек әбием. Әбием Рауза 1935 нче елда дөньяга килә. Әтисе сугышка киткәндә алар гаиләдә 4 бала калалар.  6 яшьлек әбиебез барлык хуҗалык эшләрендә әнисенә ярдәмче була, ындыр табагында эшли . Әтисе, минем карт бабай Хидият сугыш кырларында хәбәрсез югала.  Әбием үзенең 3 туганы белән ятимлек ачысын, ачлыкны күреп үсә. Ул еш кына кулына хәтер китабын ала,үзенең әтисе турында мәгълүматны укый. Үзенең сугыш чоры баласы, әтисез үткән балачагы турында хатирәләрен яңарта. Башка балаларның әтиләре кайткач, ничек итеп үз әтиләрен көтеп яшәгәннәрен искә ала.

 Әни ягыннан булган шәҗәрәгә куз салсак та бабайларыбыз Бөек Ватан сугышында катнашып, Туган илне дошманнардан саклаганнар. Әниемнең әнисе Дәү әниемнең сөйләве буенча мин   менә ниләр белдем: Госман абый Әүхәди бабайның өченче  улы.  Гомәр, Ризван абыйлары сугышка киткәч, 18 яшьлек  Госманга да чират җитә. Әүхәди бабай колхозга кермәгәнлектән, Госман абыйга  Саба военкоматына бару өчен ат бирмиләр,  җәяү бара. 1941 нче елда  сугышка киткән Госман  абый, 1944 нче елда авыр яралардан соң үлә.

“Хәтер китабы”ннан  менә ниләр укып белдем: Әүхәдиев Госман Әүхәди улы, 1922 елгы, Саба районы Түбән Саурыш авылыннан, кызыл армеец. 1.05.1944 елда яралардан үлгән. Краснодар шәһәрендә җирләнгән.

         “Без онытмыйча яшибез”дигән девиз астында, Ташкент  шәһәрендә яшәүче  сеңлесе Сәлимә апа,  аның каберен эзләп табып, дога кылып кайтты.  Сугышта  һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориаль  тактага  фашистлар тарафыннан үтерелгән 6550 сугышчының көле күмелгән дип язылган.  Бер каберлектә алты кеше җирләнгән. Каберлекләрнең фотоларын  безгә дә күрергә насыйп булды.

 Димәк минем патриотлар дип горурланырлык нәселем, туганнарым бар.

 “Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәндә, гүзәл кеше дә җитешмәс. Шулай икән, тәрбия – иң кирәкле эш булачактыр”- дигән Ризаэтдин Фәхретдин. Инде үткәннәр белән кыскача таныштырдым, ә бүгенге көндә, безнең буынга патриотик тәрбия биреләме

 соң? Бездән үз Ватанын саклаучы, Туган иле өчен батырлыклар эшләргә эзер булучы ватанпәрварлар чыгармы ?  Мин патриотик хис безнең гаиләдә тәрбияләнә дип курыкмыйча, ышанып әйтә алам. Без гаиләдә 3 малай  үсәбез. Абыйларым Айтуган һәм Айназ зурлар инде. Икесе дә армия сафларында хезмәт итеп кайттылар. Мин дә , Ватан алдындагы бурычны  үтәргә кирәк икәнлеген аңлап үсәм. Чөнки безнең гаиләдә кечкенә чактан ук ватанпәрварлык, туган илеңне, туган авылыңны ярату төшенчәләре тәрбияләнә. Әтиебез Альберт 3 ел моряк хезмәте үтәп кайткан ир-егет. 1990 нчы елларда әти тын океанда чик сакчысы, гидрокостик булуы, старшина 1 статьи званиясе алуы турында горурланып сөйли. Әтинең армия альбомы безнең өйдә кадерле ядкарь. Өч ел эчендә ике абыемның армиядэ хезмәт итеп кайтуларына нәкъ менә шушы альбом, аларның спортны яратулары сәбәпче булгандыр да. Бабабыз Вәлиәхмәттә  солдат хезмәтен үтәгән. Нәкъ җырдагыча бабайда солдат булган, әти дә солдат булган, абыйлар да солдат булып, ил чикләрендә торган.

  Безнең гаиләдә башланган тәрбия эшен мәктәбебез дәвам итә. Яшь буынны – безне патриотик рухта тәрбияләү – мәктәбебезнең бурычы булып тора. Чөнки кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак безнең-бүген нинди тәрбия алуыбызга бәйле.

Бүгенге көндә сыйныф сәгатьләрендә, дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда– тормышка әзер булган, үз Ватанына чын күңелдән бирелгән Кеше, Гражданин һәм Патриот тәрбияләү эше алып барыла. Безне гражданлык хисенә ия булган шәхесләр, Ватанның лаеклы уллары һәм кызлары итеп тәрбияләргә тырышалар. Нәтиҗәсе дә бар мәктәпне тәмамлап чыккан ир-егетләр сәламәт яшәү рәвеше алып баралар, 80% Ватан алдындагы бурычларын үтәп, Россия армиясе сафларында хезмәт итәләр. Мин туган авылыбыз өчен җан атып торучы, спорт белән шөгыльләнүче, белемле, көчле абыйларым, авылдашларым булуы белән горурланам.

                                                                                                                                                                 

Йомгак

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, бәлки мин бу проект эшем аша патриотлык төшенчәсен ачып та бетерә алмаганым дыр. Ләкин мин шуны аңладым, патриотлык ул һәркем дә дә бар, бары тик аны  дәвамлы, системалы итәргә кирәк. Һәр кеше үз алдына, җәмгыятькә лаеклы һәм үрнәк гражданин булу максатын куярга тиеш. Әле минем моңа вакытым бар, 8 нче сыйныфта гына укыйм, патриотлык тәрбиясенең башлангычы әйбәт, киләчәге дә яхшы булыр дип ышанам.

Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан районыбызда, мәктәбебездә бик күп чаралар уза. Без укучылар, укытучылар җитәкчелегендә эзләнү эшләре алып барабыз, мәгълүматлар туплыйбыз. Эзләнү барышында  шундый бер санга күзем төште безнең Олы Мишә авыл җирлеге территориясеннән 454 ир-ат сугышка киткән һәм шуның бары 96 сы гына кире әйләнеп кайткан. Димәк 358 авылдашыбыз сугыш кырларында ятып калганнар. Бу хәзерге вакытта Олы Мишә авылында яшәүче халык белән тиң саннар. Бер авыл халкы дигән сүз. Менә мондый фактлар белән танышканнан соң Ватанпәрварлык тагы да арта, сугышта вафат булган бабайлар искә төшә, авылыбызда урнашкан һәйкәлгә хөрмәт арта.

 Әйе, хәзерге шартларда туган илгә мәхәббәт тәрбияләү җиңел эш түгелдер. Бүгенге чорның катлаулы, авыр мизгелләре кешеләрнең байтагын өметсезлеккә этәрә. Ватанпәрвәрлек ул барлык гражданнар да, кемнең - кем булуына карамыйча, илгә файда китерү өчен тырышып эшләгән җәмгыятьтә генә була ала. Ватанпәрвәрнең хезмәте илгә бәла китермәскә тиеш; ул бүгенге уңыш, отыш белән яшәмичә, киләчәге турында кайгыртырга бурычлы. Безнең  күңелебездә өмет, киләчәкнең матур булуына ышаныч уяту - өлкәннәрнең төп вазифасы булсын иде. Безнең балаларыбыз да безнең белән горурланырлык булсын дигән теләктә калам.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

1.Хәтер китабы. Издательство книга памяти. 1997ел.

2Рауза  әби сөйләгәннәрдән, туганнардан җыелган мәгълүматлар.

3. Гаилә альбомыннан   фото материаллар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проектная работа, 2 класс, начало работы.

Проектная работа, 2 класс, начало работы....

Проектная работа в урочной и внеурочной работе младших школьников

Поиск новых средств приводит педагогов к пониманию того, что нам нужны деятельностные, групповые, игровые, ролевые, практико-ориентированные, проблемные, рефлексивные и прочие формы и методы учения и ...

Проектная работа по методической теме «ФОРМИРОВАНИЕ КЛЮЧЕВЫХ КОМПЕТЕНЦИЙ МЛАДШИХ ШКОЛЬНИКОВ ЧЕРЕЗ ПРОЕКТНУЮ ДЕЯТЕЛЬНОСТЬ»

В своей публикации я поделилась опытом работы по проектной деятельности в 1-4 классах....

ПРОЕКТНАЯ РАБОТА «Особенности использования технологии проектного обучения в начальной школе»

ПРОЕКТНАЯ РАБОТА «Особенности  использования технологии проектного обучения в начальной школе» Классификационные параметры технологии. Цели и задачи,типология,этапы работы над пр...

Проектная работа «Формирование умений самоорганизации учебной деятельности у младших школьников в процессе решения проектных задач»

Конкурсная проектная работа«Формирование умений самоорганизации учебной деятельности у младших школьников в процессе решения проектных задач»....

Альманах № 1, 2022 Исследовательские и проектные работы учащихся. Методические рекомендации для руководителей проектно-исследовательских работ.

Материалы альманаха подготовлены методическим объединением учителей начальных классов МОБУ Новобурейской СОШ № 3 Бурейского муниципального округа Амурской области. В нём представлены лучшие исследоват...