"Икмәк тәме"
план-конспект занятия (1, 2, 3, 4 класс)

Шакирзянова Гузалия Зиннуровна

Башлангыч сыйныф  укучылары өчен кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_meropriyatiya_ikmk_tme.docx30.7 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы муниципаль

бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«Кече Урыссу төп гомуми белем бирү мәктәбе»

                Икмәк тәме

(башлангыч сыйныф                                      укучылары өчен кичә)

Төзеделәр: башлангыч сыйныф укытучылары

Шакирҗанова Г. З.

Мөхәммәдиева Д. З.

                                                           2019 ел

Тема: Икмәк тәме.

Максат:

- Марсель Галиев иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту.

– Икмәкнең һәркемгә кирәклеген төшендерү, аны авыл хезмәтчәннәре җитештерүен, аларга төрле машиналар ярдәм итүен аңлату.

– Икмәк үстерүчеләр хезмәтен хөрмәтләргә өйрәтү.

Тәрбия бурычы: балаларда игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү,

Үстерү бурычы:

– Күзаллау, фикерләү, акыл сәләтен үстерү, сөйләм телен камилләштерү, тулы җөмләләр белән җавап бирүне үстерү.

– Икмәккә, ризыкка карата хөрмәт, сакчыллык тәрбияләү.

Белем бирү бурычы: һөнәрләр турында белемнәрен арттыру.

Эшчәнлеккә алдан әзерлек: шигырь ятлау, игенчеләр турында рәсемнәр карау ; игенче хезмәте турында әңгәмәләр уздыру.

Материал: презентация, карточкалар, аудио, стенада плпкатлар, авыл хуҗалыгындагы сезонлы эшләр сүрәтләнгән картиналар, савытларда бодай, арыш бөртекләре, он, пешкән йомры икмәк.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, музыка, матур әдәбият, сәламәтлек.

                                               Кичә барышы

 1. Оештыру моменты. Уңай психологик халәт тудыру. 

- Исәнмесез!

Ишегебез ачык –

Түрдән үтегез!

Кайчан булмасын

Рәхим итегез!

Кемнәр килсә дә

Йөзебез ачык,

Кунаклар килү –

Үзе бер шатлык.

-Хәерле иртә хөрмәтле укучылар, килгән кунаклар.  Кичәбезне башлыйбыз.

- Җырны игътибар белән тыңлагыз. Нәрсә турында икән ул?

  “Чайкала иген кырлары”. (И. Шәмсетдинов муз., Г. Латыпов сүзләре)(укучыларның җаваплары тыңлана).

  • Әйе игенче һәм икмәк турында.
  • Кем ул игенче?( җаваплар тыңлана).
  • Димәк без бүгенге кичәдә нәрсә турында сөйләшәбез? (Игенче хезмәте турында. Бөтен кешеләргә дә кирәк булган икмәк турында.)
  • Сезнең парталарыгызда кәгазьләр,игътибар белән укып карагыз әле анда нәрсәләр язылган? (Мәкальләр).
  •  Мәкальләрне укыр өчен аларның ахырын табып тоташтырырга  кирәк.

(парлап эшләү)

Икмәк                                                       икмәктән олы аш юк.
Ил куәте                                                   йөк түгел
Икмәк                                                       бәхетле кеше
Икмәк булмаса,                                       жирдә ямь юк
Икмәк юлда                                             икмәктә
Икмәкле кеше                                         беркайчан да ялкытмый
Һәркем иген икми,                                 ә икмәкне барысы да ашый
Адәмнән олы ат,                                    яшәү чыганагы

-Мәкальләрне төзеп бетердек.

-Бу мәкальләр нәрсә турында? (җаваплар тыңлана, дөреслеге тикшерелә).

-Нәтиҗә ясыйбыз. Борынгы заманнарда ук безнең бабаларыбызның  игенче хезмәтен зурлаганнары, икмәкне ихтирам иткәннәре  күренеп тора.

 -Экранда табышмаклар чыга  укучылар укып җавапларын әйтәләр.

Башы алтын чук. (бодай)

Диңгез түгел – дулкынлана. (басу)

Озак, озак, юлга тозак. (басу, иген кыры)

Яз көне җәйгән җәймәмне

Көзгә җыеп алдылар;

Бер келәткә салдылар,

Караңгыга яптылар. (чәчү, уру, амбардагы ашлык)

Үзе ура, үзе суга

Үзе капчыкка сала,

Шаулап – гөрләп эшләгәндә

Кыр матурланып кала. (комбайн)

(Игенче һәм икмәк турында)

-Булдырдыгыз укучылар.

-Игенче һәм икмәк темасына шагыйрльләр дә битараф калмаганнар.

- Әйдәгез хәзер иптәшләрегез ятлаган шигырьләрне тыңлап үтик.

Р. Гәрәй “Табындагы арыш икмәге”.

Алдыбызда ята кара икмәк,

Телем – телем итеп киселгән.

Өй эчләре шундый аңкып тора

Яңа пешкән икмәк исеннән!

Игенчеләр күпме тир түкмәгән

Һәр бөртеге өчен аларның?!

Ашауларын онытып, буразнада

Үткәргәннәр күпме таңнарын!

Э. Мөэминова “Икмәк”.

Яшәү чыганагы – кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә,

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Һәр табынның тора түрендә.

Р. Миңнуллин “Ипи булса”.

Ипи басуда үсә,

Аннан амбарга күчә,

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә –

Безгә куәт өстәргә!

Ипи булса табында,

Булдырам мин барын да!

Бугенге кичәдә без тагын  бер язучынын әсәре белән танышырбыз. Кайсы язучы белән танышасын  шифрны чишеп  белә алабыз.

Гfаlлtиsеrв   Мuаgрdсsеwлqь  

 Марсель Галиев — татар шагыйреязучыГ. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты. Татарстанның халык язучысы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Ул 1946 елның 8 октябрь көнендә Азнакай районы Балтач авылында туган. Үз районындагы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт төзү–монтаж идарәсендә эшли. 1965-1968 елларда әрмедә хезмәт итә, анда кече авиабелгечләр хәзерли торган хәрби мәктәпне тәмамлый. 1969 елда Марсель Галиев Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә; 1974 елдан 1983 елга кадәр Татарстан Язучылар берләшмәсендә әдәбиятны пропагандалау бюросында әдәби хезмәткәр һәм «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге редакторы булып эшли.

Марсель Галиев шигърият һәм проза жанрында иҗат итә. Матбугатта аның әсәрләре 70нче еллар башында күренә башлый. 1979 елда «Еллар чалымы» исеме белән мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы, ә 1980 елда ике повестен эченә алган «Ул чакта» исемле проза китабы дөнья күрә. Аның әсәрләре, кагыйдә буларак, интеллектуаль укучыны күздә тотып языла һәм ассоциатив чагыштыруларга, яңача көтелмәгән образлы тәгъбирләргә бай булуы белән аерылып тора.

-Балалар сезнең алдыгызда хәрефләр. Шушы хәрефләрдән   сүзләр төзик.(укучылар төркем белән сүзләрне төзиләр).

-Нинди сүзләр килеп чыкты?

  -Җиләктән кайтканда .  

Баш түбәсен ялый кояш,

Шундый эссе, юл озын.

Егылыр идең сусаудан,

Әгәр булсаң ялгызың.

Сер бирәсе килми бер дә,

Апалар бар янымда.

Егет булмый карале син

Апаларың алдында!

Иртән генә әйткән идем:

 Чакрымнарны саный торгач,

 Килеп җиттек чишмәгә.

 Судан туйгач, тотындым мин

 Төенчекне чишәргә.

 Суга манып, ипи ашыйм.

 (Җиләкне күреп туйган!)

 Авылга да ерак түгел,

 Ару-талу онтылган.

Берни дә юк бу җирдә, - дип,

Хәзер менә су кирәк...

-Тәмләндеме икмәк? – диеп,

Апалар миннән көлә.

Җирдәге бар ризыкларның

Тәме ипидән килә!

Экранда шигырьнең сүзләре чыгарыла. Балалар экраннан укый.

 -Бу шигырьдә сөйләүче герой кем һәм ул нинди?

-Шигырьдә герой үз-үзен ничек тота?

-Герой авылда яшиме, әллә шәһәрдәме?

Хәзер сезгә мондый бирем: Карточкада төрле ризыкларның исемнәре язылган. Сезгә геройның ничә төрле ризык ашавын билгеләргә кирәк.

Су, алма, ипи,  торт, җиләк, сок.

-Җир йөзендәге иң тәмле ризыкны автор нәрсә белән чагыштыра?

(укучыларның җаваплары тыңлана)

  • Безнең туган җиребездә дә  тырыш игенчеләребез  бар.  Аларның хезмәте зур ихтирамга лаек. Бүгенге кичәбездә  Тукай исемендәге күмәк хуҗалык игенчесе Йосыпов Марсель Зиннур улы кунакта. Хәзер аңа сүз бирәбез.

Тракторчылар, комбайнчылар, шоферлар, ипи пешерүчеләр, әтиләр, әниләр безнең тамагыбыз тук булсын өчен күпме көчләрен куялар икән. Менә шундый катлаулы юллар үтеп кенә ипи безнең өстәлләргә менә икән. Табында ипи булмаса конфет – шоколад кына безнең тамакны туйдырмый бит, балалар. Менә шуна күрә ипине кадерләргә, хөрмәтләргә кирәк.

Укучылар башкаруында  «Күмәч пешерүчеләр җыры»

Күмәчнең йөзе килсә,

Бөркелеп хуш исе килсә,

Нечкәрә күңелебез:

Сөенәбез, көләбез –

Бик сабый күңелле без.

Күмәч пешерүчеләр без!

Пешерәбез йөземлесен,

Мәклесен һәм мәксезен,

Түгәрәген, сырлысын …

Табыныгыз мул булсын!

Әйдә, кайчак он кунсын,

Кулларда камыр булсын!

Тик эшебез уңганнарның

Хезмәте чаклы булсын,

Күзләрдә чаткы булсын,

Йөзебез якты булсын!

Эшебез, ай-яй, тыгын,

Сөйләшмибез артыгын,

Кабарт, из, бас тизрәк!

Әвәлә, сал тизрәк!

Күмәч кирәк! Күмәч кирәк!

(Равил Файзуллин.)