Дәресләрдә куллану өчен уеннар
методическая разработка по зож на тему

Гильфанова Райхана Раисовна

Укучылар табышмаклар буенча кроссвордлар төзергә, мәкальләрне дәвам итәргә, бирелгән рәсем буенча хикәя төзергә, хикәягә исем уйларга өйрәнәләр. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dreslrd_kullanu_ochen_uennar.doc25.5 КБ

Предварительный просмотр:

Дәресләрдә куллану өчен уеннар

1.”Ун адым-ун серле сүз”

Бер укучы каршыга чакырыла һәм түбәндәге бирем бирелә: “10 адым яса һәм һәр адым саен бер серле сүз әйт” Калган укучылар дөреслеген тикшерә. (исәнмесез, хәерле көн, һ.б. санарга мөмкин)

2. “Игътибарлы бул”

Укытучы дәрестә укыган материал буенча( хикәя, мәзәк, шигырьгә туры килә торган рәсем яки предмет күрсәтә.Укучылар хикәя, мәзәкнең, шигырьнең исемен әйтергә тиешләр.

 3. “Кем җитез”

Ике команда уйнатыла. Һәр команда члены өстәл янына йөгереп килә һәм әдәпле сүз яза, кайсы команданыкы күбрәк , дөрес, шул җиңүче.

4. Бирелгән хикәядән кем күбрәк ялгыш таба?

Марат урамга чыкты. Кибеттән авыр сумка күтәреп кайтып килүче әбине күрде. Әби арттыннан көлеп карап калды.  Урам буйлап аяк астындагы чүпләргә тибә - тибә юлын дәвам итте. Һ.б.

5. “Дөресен сайла”

Ике команда сайлана. Малайларга, кызларга гына хас сыйфатларны дөрес аерырга. Беренче командага бары тик малайларга, икенче командага кызларга гына хас сыйфатлар.

Кыю, матур, батыр, тырыш, чиста, тәмле пешерә, әтигә ярдәм итә, сөйкемле, чибәр, гүзәл, озын толымлы, кызларны яклый, тыйнак, авыр эшләрдә ярдәм итә һ.б.

Шулай ук укучылар табышмаклар буенча кроссвордлар төзергә, мәкальләрне дәвам итәргә, бирелгән рәсем буенча хикәя төзергә, хикәягә исем уйларга өйрәнәләр. Әлеге  эшләрне укучылар бик кызыксынып һәм яратып башкаралар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшләрдә информацион – коммуникатив технологияләр куллану.

Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү....

Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә халык традицияләре куллану.

"Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта....

Әдәби уку дәресләре өчен уеннар

Башлангыч сыйныфл укучыларында туган телгә, өйрәнелә торган материалга кызыксыну тәрбияләүнең отышлы ягы --уен алымнарын куллану. Беренчедән, уен аша материал җиңелрәк үзләштерелә, икенчедән, баланың ...

Татар теле дәресләре өчен дидактик уеннар

"Синоним, антоним, омоним", "Сүз төркемнәре", "Кушма һәм парлы сүзләр " тамаларына дидактик  уеннар...

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар...

әдәби уку дәресләрендә уеннар.

Әдәби уку дәресләрендә укучыларнын белемнәрен тикшерү өчен уеннар....

Татар теле дәресләрендә грамматик уеннар.

Укучыларны орфографик кагыйдәләрнең нигезенә төшендерүдә уеннарның әһәмияте зур. Түбәндә биреләчәк уеннар 5-6нчы сыйныфларда белемнәрне ныгыту, камилләштерү, укучыларга грамоталы язу күнекмәләре бирү ...