Сәламәт яшәү рәвеше.
план-конспект урока по зож (3 класс)

Валиева Гадения Рахматулловна

сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре белән танышу;сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен системалы үтәү;спиртлы эчемлекләрнең, тәмәке тартуның,наркотикның  сәламәтлеккә зыян китерүен аңлату;үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema.docx23.86 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Сәламәт яшәү рәвеше.

Максатлар:

-сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре белән танышу

-сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен системалы үтәү

-уйлау- фикерләү сәләтен үстерү

-спиртлы эчемлекләрнең, тәмәке тартуның,наркотикның  сәламәтлеккә зыян китерүен аңлату

-күзәтүчәнлекне үстерү,игътибарлылык тәрбияләү

-үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка

омтылыш тәрбияләү.

       Методлар һәм алымнар: сөйләм, әңгәмә, аңлату, тестирование,

Дәрес тибы: яңа белем бирү дәресе.

Материал: А.А.Плешаков, Әйләнә-тирәдәге дөнья дәреслеге 157-158 нче  битләр,  эш дәфтәре 86-87 битләр, Основы здоровья(курс лекций)   Аңлатмалы сүзлек 1 кисәк

 Интернет челтәре

Җиһазлау: тест биремнәре, ”Үзбәя бите”,  таблица: «Перечень вредных для здоровья пищевых добавок» практик эш - отчёт      

видеоролик: “Привычка”этикеткалар (су савытлары,ашамлык пакетлары),фломастер: кызыл,карасмайликлар,   рефлексия бите

   

                                       Дәрес барышы.

I.Оештыру  

1)Исәнмесез балалар! Утырыгыз.

2)Дежур укучының отчеты.

Бүген көн болытлы.Аз гына җил исә. Температура -2 градус,кар аз.

3.Үзбәя битен өләшү.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1.Укучылар, үткән теманы кабатлау өчен үзегезне үзегез тикшереп,бер –беребезгә сораулар бирегезче. Монын өчен үткән дәрескә төзелгән дәрес планын да ярдәмлек итеп кулланырга була. (планны карыйлар) 

Үткән дәрес планы:

1.Организмны чыныктыр.(һава, су, кояш)

2. Авыруларны булдырмау юлы.

3.Дөрес дәвалан.

Фикерләрегезне тупладыгызмы? Әйдәгез кемнән башлыйк?

-Һава организмны  ничек чыныктыра ?А

-Су белән чыныгуны нәрсәдән башларга?Д

-Кояшта кызынганда син нинди кагыйдәләрне исеңдә тотасың?А

-Кешегә авырулар ничек йога?Д

-Аллергия нәрсә ул?А

-Организмны тиз генә чыныктырып буламы?Д

2. Нәтиҗә.

    Сәләмәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен искә төшереп үттек.    Сәламәтлекне сакларга

              Бар да безнең кулларда

              Йөгерәбез, сикерәбез,

              Чыныгыбыз һавада

3. “Үзеңне үзең бәялә” дип аталган тест

Үзеңә “5” ле куй,әгәр син

-табигатьтә йөрергә яратасаң     ______________

-велосипедта йөрергә яратасаң   _______________

-турникта берничә тапкыр күтәрелә алсаң______________

- чаңгыда һәм конькида шуа белсәң ________________

-экскурсия-походларга йөрергә яратсаң _______________

-скакалкада сикерә аласаң ____________

- суда йөзә беләсәң __________________

Әгәр дә нәрсә дә  булса белмәсәң, үзеңә “4” ле куй һәм узеңә шушы “4” ле куйган шөгыльне өйрәнергә тырыш. Өйрәнергә тырышабызмы? Әлбәттә

III.Теманы ачыклау

Өйрәнергә тырышуны без тагын ничек итеп әйтә алырбыз икән.(укучылар җавабы)

-үзеңне тәрбияләү,тормышта дөрес яшәргә өйрәнү- Сәламәт яшәү рәвеше алып бару.Димәк, без сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшербез,таләпләрен  билгеләрбез

IV.Яңа белемнәр үзләштерү

  1. Ни өчен   сәламәт яшәү рәвеше ?

Сез сәламәт тормыш белән яшибез дип уйлыйсызмы?

(укучылар җавабы)

 Сәламәт кеше генә тормышта яшь, эштә тәм, яшәү өчен дәрт табып яши ала.

  1. Сәламәт яшәү рәвеше төрләре.

1)  Чисталык Укучылар сәламәт яшәүнең төп нигезе нәрсә икән?

 “Иртән дә кичен дә юынырга кирәк, бик кирәк “ дип кем әйтә эле.  Сәламәт яшәү рәвеше беренче чисталыктан башлана  Юыну гына җитми. Кулны юарга, тешне чистартырга, душ кабул итәргә, мунча керергә, аяк, өс киемнәрен чистартырга, бүлмәне җилләтергә,пөхтә киенү, торакны һәрвакыт җыештырып торырга, урамга чүп ташламаска

2) Ә икенче нигезен ничек атарбыз. Дөрес туклану.

а)Сәламәтлекнең нигезе чисталык дидек, ә менә кулларны без көнгә берничә мәртәбә кайчан  юабыз соң? Әлбәттә ашар алдыннан. Ашауны без тагын ничек атыйбыз.Туклану, бу турыда сөйләшеп киткәнче,кечкенә генә практик эш башкарып китик эле.

 б) Практик эш. 

       Әйтегезче,әниләрегез торт пешерәме? Торт пешерү өчен нәрсәләр кирәк? Тортны берничә әйбер кушып пешерәләр икән. Кибеттәге ашамлыклар да төрле азык өстәмәләре кушыла икән. Элбәттә азык өстәмәләре файдалы , шул ук вакытта зыянлы булганнары да бар Күп кенә ашамлыкларга, татлы суларга озак саклансын,төсе матур булсын өчен азык өстәмәләре кушалар.

     Менә бу таблицада азык өстәмәләренең зыяны күрсәтелгән.(Таблицаны күрсәтәм, өләшәм.Укучылар карый)   Ни өчен азык өстәмәләре “Е” хәрефе белән билгеләнә     «Е» индексы «Европа» дигәнне аңлата. Моннан 50 еллап элек азык өстәмәләрен Европа системасы буенча төзү каралган. Цифрлар маркировкасы аерым ашамлыкны күрсәтә.                                

               Будьте осторожны!!!

 Перечень вредных для здоровья пищевых добавок:

1.Очень опасные: Е 123,  Е 510,  Е 513,  Е 527, Е 102,  Е 110, Е220

2.Опасные:    Е 222,   Е 228, Е 233, Е 242,   Е400, Е 401   Е403,    Е404, Е. 405,  Е 501, Е 503,  Е 620, Е 636, Е 637

3.Расстройство желудка:    Е 151,   Е232,    Е 339,  Е341,  Е481,   Е1422,    Е1442

4.Кожные заболевания:     Е 951, 51105

5.Расстройство кишечника:    Е 202,    Е 211,    Е 627,    Е 628,     Е 629,  Е 630,     Е 631,     Е 632,        Е 633

6.Давление:    Е 154,      Е 250,      Е 252,      Е 475

7.Опасные для детей :  Е 103,   Е 111,     Е 121,    Е125,    

Е 126,   Е150d

8.Запрещенные:   Е130,  Е 152,  Е 211,  Е 952

 9.Подозрительные:     Е 104,    Е 111,    Е 173,             Е 476,      Е 477

 

Укучылар сез кибеткә йөрергә яратасызмы? Сез нинди ашамлыклар яисә сулар алырга яратасыз. Ә сез ашамлыкка ябыштырылган этикеткаларны укыйсызмы соң?Мин сезгә менә бүген шул кибеттән алган ашамлык һәм эчемлекләрнең(әлбәттә алар бушаган) этикеткаларын карарга тәкъдим итәм таблицада күрсәтелгән азык өстәмәләре юкмы икән тикшереп карарга тәкъдим итәм..   

 Безнең бурыч: менә шушы ашамлыктан бушаган савытларда Е хәрефе һәм цифр белән бирелгән өстәмәләр табып,битләргә язып барырга кирәк.Вакытны  билгеләргә _5 минут 

      Бер- берсенең эшләрен тикшереп алырга

   

 3.Е 1442,  Е1422, Е 481

     5. Е627,Е 628,Е631, Е202,Е 211

     6.Е475

     7.150d

     9.Е.476                          

— Сезне нәрсә гаҗәпләндерде?

— Мондый ашамлыклар безнең кибетләрдә сатыламы?

— Ә ни өчен бу продуктны саталар дип уйлыйсыз?

—Кибеттән ашамлыклар алганда нинди кагыйдәләрне үтәрбез?  

Кагыйдәләр

1. Этикетканы укырга

2. Күп зыян салучы азык өстәмәләрен истә калдырырга

3. Шулай ашамлыкның купме вакытка кадәр саклануын, срогын карарга.

3) Хезмәтне һәм ялны дөрес оештыр.

Мәктәптә уку, өйгә бирелгән биремнәрне үтәү – җитди хезмәт. Кайвакыт өченче сыйныф укучысының эше өлкәннәрнекеннән бер дә ким булмый. Шуңа күрә сәламәтлекне саклау өчен, хезмәтне, һичшиксез ял белән чиратлаштырырга кирәк.Хезмәт белән ялны дөрес оештыру.

V Физкультминутка       (хәзер бераз ял итик)

                           Хәзер бераз ял итик,

                           Тәнебезгә көч кертик.

                           Бер урында таптаныйк,

                           Сикергәләп тә алыйк.

                           

                            Бер чүгәлик, бер басыйк

                            Кул тегермәне ясыйк.

                            Тиз армаска тырышыйк

                            Арганнарга булышыйк.

4) Без дәрестә эшлибез, хәзер ял итеп алдык. Димәк хәрәкәтләндек. Хәрәкәтлән.

-Укучы:Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы. Шуңа күрә күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк. Иртән зарядка эшләргә. Күбрәк саф һавада хәрәкәтле уен уйнарга. Физик хезмәт, физкультура белән шөгыльләнергә. Авырмас өчен кыш көне кышкы уеннар белән чаңгыда, тимераякта шуып һ.б чыныгырга була.

5)  Начар гадәтләрдән саклан!

Гадәт сүзен аңлатып карагызчы.(аңлатмалы сүзлек белән эш)

Аңлатмалы сүзлеккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.Гадәтнең файдалысы һәм зыян китерүчеләре бар. Безнең әбинең бер гади генэ фикере истә калган, ул ничек өйрәнсәң, шулай дәвам итәсең.

   (Начар гадәтләр турында бер видеоролик карап китик.)

 - Укучылар, без сезнең белән сәламәт яшәү рәвешенең берничә төрен карап үттек.

6) Нәтиҗә

Сәламәт яшәү рәвеше – сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен даими үтәү ягъни бу – үзеңнең, тәнең, киемең һәм өеңне чиста тоту, дөрес туклану, хезмәт һәм ялны дөрес оштыру, күп хәрәкәтләнү, зарарлы начар гадәтләрне булдырмау.

VI  Белемнәрне ныгыту.

Өстәмә эш дәфтәрләрендә эш.

86 нчы бит.1 нче бирем, 2 нче бирем

VII  Рефлексия    

VIII Йомгаклау

- Үзегезгә нинди яңалыклар алдыгыз?

Өй эш

Укырга 157-159 нчы битләр.

Безнең гаилә сәламәт яшәү рәвешенә игътибарлымы?

                   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация авторской программы"Сәламәт яшәү рәвеше"

Презентация авторской программы"Сәламәт яшәү рәвеше" Презентация авторской программы"Сәламәт яшәү рәвеше"  для начальных классов...

"Сәламәт яшәү рәвеше" тәрбия сәгате

Әлеге материалда,  мәктәп укучыларының сәламәтлек проблемасы турында сәйләнә. Тәрбия сәгате конференция формасында алып барыла....

Сәламәт яшәү рәвеше

Сәламәт яшәү рәвеше...

Доклад на тему "Сламәт яшәү рәвеше"

Доклад для выступления на родительском собрании...

Cәламәт яшәү рәвеше

Сәламәтлек зур байлык....

Сәламәт яшәү рәвеше элементлары

Сәламәт кеше генә үз теләгенә ирешә ала. Юкка гына “Саулык – зур байлык”, димиләр...

"Минем көндәлек режимым". Аннан соң рәвеше

3 нче сыйныфта туган тел дәресе...