Спортивный праздник "Бездә спорт бәйрәме"
план-конспект занятия по зож (4 класс)

Нагимова Ильсеяр Саетовна

Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү;  команда белән эшләү кагыйдәләрен ныгыту; җитезлек,тапкырлык,ихтыяр көче тәрбияләү; гаилә һәм мәктәпнең бердәмлеген ныгыту, балаларны гаилә традицияләренә җәлеп итү, спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ata-analar_beln_klasstan_tysh_chara_bezd_sport_byrme.docx169.61 КБ

Предварительный просмотр:

Ютазы районы Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү мәктәбе

“Бездә спорт

бәйрәме”

(класстан тыш чара)

https://www.nurcbs.ru/wp-content/uploads/2020/06/Letnie-Olimpii-skie-igry.jpg

Төзеде: башлангыч

сыйныф укытучысы Нәгыймова Илсөяр

Сәет кызы

Бездә спорт бәйрәме.

          Максат: балаларның иҗади сәләтләрен үстерү;  команда белән эшләү кагыйдәләрен ныгыту; җитезлек,тапкырлык,ихтыяр көче тәрбияләү; гаилә һәм мәктәпнең бердәмлеген ныгыту, балаларны гаилә традицияләренә җәлеп итү, спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

           Үткәрү урыны: спорт залы  

    Җиһазлау:балалар спорт киемнәреннән, эмблемалар, , озын бау, урындыклар, күз бәйләвече, кечкенә чаңгы, хоккей таяклары, кечкенә туплар, теннис ракеткасы һәм тубы, чиләкләр әзерләнә.

      Күренекле педогог В.А. Сухомлинскийның : " Мин әллә ничә тапкыр кабатлап әйтүдән курыкмыйм: сәламәтлек турында кайгырту-укытучының иң мөһим хезмәте. Балаларның рухи тормышы, дөньяга карашы, акыл үсеше, белемнең ныклыгы, үз көченә ышанычы аның көр күңеллелегенә , дәртлелегенә бәйләнгән "дигән сүзләре,"Безнең белән, безнең кебек һәм бездән яхшырак эшлә”дигән сүзләр плакатка язып эленә.

1 нче алып баручы- Зиләрә апа, 2 нче алып баручы- Илсөяр.

Зиләрә апа.  Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар,балалар, укытучылар! Менә без сезнең белән барыбыз бергә залга җыелдык. 

Илсөяр.Сезнең, әлбәттә, бик күп хәл ителмәгән эшләрегез, мәсьәләләрегез бардыр. Ләкин сез аларның барысын да мәктәп ишегенең теге ягында калдырып торыгыз һәм бүген балаларыгыз белән бергәләп ял итәргә тырышыгыз.

    Зиләрә апа. Хәзерге чорда яшь буынның сәламәтлеген ныгыту мөһим мәсьәлә булып тора. Һәрбер кеше балачактан ук үзенең эчке халәтен яхшы сиземләргә һәм сәламәтлеге турында кайгырта белергә тиеш. Яшәү шартларыннан чыгып, организмың өчен уңай мөмкинлекләр тудыра белү дә бик мөһим.

      Илсөяр.  Бүген безнең педагоглар коллективы балаларда сәламәт булу ихтыяҗы тәрбияләү кебек мөһим мәсьәләне хәл итә. Аларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үзләштерү бурычын тормышка ашыру юнәлешендә нәтиҗәле эш бара. Безнең мәктәптә  шушы уңайдан төрле чаралар үткәрелә. Сезнең игътибарга шундый мероприятиеләрнең берсен  тәкъдим итәбез.

Зиләрә апа:Бәйрәмебезнең йолдызлары – безнең тату һәм спорт сөюче гаиләләр! Чөнки, бүген без спорт бәйрәменә җыелдык. Спорт ул кешеләрне берләштерә, дуслаштыра торган бер чара.

Илсөяр. Спорт сөюче кеше генә сәламәт, матур була ала. Тату гаиләдә генә тәрбияле, акыллы балалар үсә. Тату гаиләнең терәге булган әтиләр, гаиләнең учагын саклаучы әниләр һәм тормышка ямь өстәүче балалар бүген үзләренең гаиләләренең көчен, җитезлеген, тапкырлыгын һәм татулыгын сынарга килделәр. (Залга музыка астына командалар чыгалар). Көчле алкышлар белән каршы алыгыз!

_Имамиевлар _____________________гаиләсе

_Хайдаровлар   ____________________гаиләсе

_Латыйповлар_____________________гаиләсе

_Хакимовлар______________________гаиләсе

_Хамитовлар______________________гаиләсе

_Садыковлар______________________гаиләсе

Зиләрә апа: Командаларга бәя бирү өчен жюри сайлап куйыйк әле.( сайлау) Хөрмәтле жюри әгъзалары , өстәл янына рәхим итегез.

Илсөяр. Без бәйрәмебезне командалар арасында ярыш формасында алып барачакбыз.

Зиләрә апа:  Ә  хәзер сүзне  балаларга  бирик.

     Хор:” Рәхим итегез”

                 Ә.Хәйретдинов көе, Х.Халиков сүзләре.

1 укучы.  –

“Сәламәтлек - зур байлык”,- дип

Юкка гына әйтмиләр.

Сәламәтлекнең килгәнен                      

Өйдә утырып көтмиләр.                  

2 укучы. Иртән көн дә физзарядка

Ясап алырга кирәк.

 Битне , кулны юып алыйк

 Тешне чистартыйк тизрәк.

3 укучы. Кичтән куйган урыныннан

Киемне киеп алыйк.

Иртәнге ашны ашыйк та

Тизрәк мәктәпкә барыйк.

4 укучы. Менә шунда без сәламәт

 Бала булып үсәрбез.

 Илебезнең сакчылары

Булып гомер итәрбез.

    Хор :" Әйлән -бәйлән уйныйбыз "

                Л.Батыр – Болгари көе, Р. Батулла сүзләре.

5 укучы.Нәрсә соң ул сәламәтлек?                                

                  Кайсыгыз җавап бирә?

                  Сәламәт яшәү рәвешен

                  Һәркем үзенчә күрә.

 6 укучы. -Сәламәтлек,-ди бер бала

                  Тауда чана шууда

                  Әдәпле һәм тәртипле,

                  Уңган бала булуда.

7 укучы. -Сәламәтлек,-ди бер үсмер,

                Тауда чаңгы шууда.

                Наркотиктан башка гына

                Таңны каршылый алуда.

8 укучы. -Сәламәтлек,-ди бер кызчык

                Алдынгы булу укуда.

                Компьютер дигән тартмада

                Аралаша алуда.

9 укучы. -Сәламәтлек,- ди бер табиб

                Авырмыйча яшәүдә.

                Алга килгән авыртуга

                Дөрес дәва бирүдә.

10 укучы. -Сәламәтлек -  зур төшенчә

                  Җавап тота бер туташ.

                  -Гаилә корып яши алу

                  Ана булу,- ди туташ.

11 укучы.  -Сәламәтлек,-ди бер егет

             -Ватанга хезмәт итү.

             Сынау үтеп казармада

              Тормышка ныклап килү.

Малайлар хоры:“Солдатта булган, диләр “

                                Г.Нигъмәтҗанов көе, Ш.Маннапов сүзләре.

12 укучы. Сәламәтлек илаһи көч

             Дөрес яшәү рәвешен,

             Тәрбияли алсам әгәр,

             Үкенмәс идем мәгәр,-

             Диеп тели ата-ана

             Аңласын фәкать бала.

13 укучы.Сәламәтлек кирәк һәр кешегә

            Әбигә дә, бабайга да,

            Уңган, булган апайга да,

            Сансызланган малайга да.

14 укучы. Сәламәтлек төшенчәсен

             Һәркем аңлый үзенчә.

             Ә мин уйлыйм – сәламәтлек,

              Дөрес яши белүдә.

              Кеше булып туып – яшәп,

              Кеше булып үлүдә!

      Илсөяр.      Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлеккә зур ярдәм итә. Шуңа күрә иртәнге зарядка ясау, чаңгы шуу, саф һавада булу , йөгерү-һәркемнең тормыш кагыйдәсенә әверелсен.

15 укучы.Сынарга дип көчемне      

Алдым мин зур геремне.

Күтәрәм дә төшерәм        

Мускулларны үстерәм.

Хор: " Чебиләр зарядкасы “

            Л. Хәйретдинова көе, М. Фәйзуллина сүзләре.

Зиләрә апа: Кемнәр уйнарга ярата,

Кемнәр өлгер һәм җитез?!

Безнең белән ярышырга

Кемнәр тели, әйтегез!

Илсөяр Безнең белән ярышырга

Җитез балалар кирәк.

Кемнәр ярышырга әзер

Чыгып басыйк тизрәк!

Зиләрә апа.Балаларда тәртип  нык

            Һәркем үз урынын белә.

            Команда ачык бирелсен

 Раз-два, раз-два

 Бер, ике, өч -диюгә

 Һәркем кире йөгерә

Урын алып өлгерә.

Илсөяр: Безнең әти –әниләребез үз урыннарын алалар һәм беренче ярышка әзерләнәләр. Капитаннар сайлана. Девиз уйлана.

 Девиз: Спорт - ул сәламәтлек, спорт -ул җитезлек, спорт - ул тапкырлык.                                                                        

                Сәламәт тәндә - сәламәт акыл.

Зиләрә апа: 

1. Конкурс

Олылар һәм балалар арасында иң яхшы җырчыга, биючегә, сүз остасына конкурс оештырыла.

Илсөяр. 2. Конкурс.

Чисталык сәламәт булуның бер шарты булып тора. Чиста, пөхтә итеп җыештырылган өйдә бер кеше дә авырмый. 2 конкурсыбыз чисталыкка багышлана – ул “Җыештыручылар” дип атала. Команданың һәр кешесе чиратлап, куллар белән тимичә, соскы белән шарны “кәрзингә” алып барырга һәм үзе командасына йөгереп кайтырга тиеш. Кем тизрәк бетерә, шул җиңүче була

Кызыклар бик күп монда,

 Кайдан уйлап табалар.

Йөгерешәләр кешеләр,

Калмаска дип, ахырга.

Зиләрә апа. 3 нче конкурс. Уен ” Биатлон ”.

   1 аякка кечкенә чаңгы киеп, кулга кечкенә туп тотып билгеләнгән араны үтү һәм тактада ясалган  мишеньгә туп ату. Кайсы команда мишеньгә тупны күбрәк тидерә һәм тизрәк йөгереп килә шул күбрәк очко җыя һәм җиңүче була.

Илсөяр. 4 нче конкурс.  ” Спорт пантомимосы “  

Пантомимо – сәнгатьнең киң таралган ,борынгы жанры.Пантомимо осталары үзләренең чыгышларында төрле һөнәр ияләрен чагылдыралар.Әйдәгез сәнгатьнең бу төрендә сез дә үз көчегезне сынап карагыз әле.

   1) Штанга күтәрүче                                                     1) Гимнастка

( 3 тапкыр төрле авырлыктагы штанганы               ( обруч, туп белән

күтәрә )                                                                        башкара )

Зиләрә апа: 5 нче конкурс

Физик яктан сау-сәламәт, чыныккан кеше авыруларга каршы тору сәләтенә ия булып кына калмыйча,тормышны    сөючәнлеге,    ризыктан    тәм    таба    белүе, зирәклеге, тапкырлыгы белән дә аерылып тора.

Ә хәзер командаларга ял итеп алу мөмкинлеге бирәбез. Алар үз өстәлләре янына килеп “Физкультура” сүзеннән булдыра алган кадәр яңа сүзләр төзергә тиеш булалар.

Илсөяр. 6 нчы конкурс. Киләсе уеныбыз " Гаиләләр эстафетасы" дип атала. Уенның шартлары белән таныштырып китәм: Беренче кеше тупны аяк арасына куеп, кыршау янына кадәр   сикереп бара- кыршау эченә тупны куя, ә кыршау эчендәге скакалканы алып     командага кадәр сикереп бара, скакалканы алдагы уенчыга тапшыра. Икенче кеше скакалка белән сикереп кыршауга кадәр бара, скакалканы кыршау эченә куя да, тупны ала. Тупны аяк арасына куеп, командага кадәр сикереп бара, тупны алдагы уенчыга тапшыра. Шул рәвешле калган катнашучылар дәвам итә. Эстафетаны башлыйбыз! Ә тамашачыларга бары бер теләк: алкышларыгызны кызганмагыз –дөрләтеп кул чабыгыз , командаларга дәрт , көч биреп торыгыз!

Зиләрә апа. 7 нче конкурс

Гаилә бердәм булса гына тормыштагы авырлыкларны җиңеп чыга. 7 конкурс шулай ук гаиләнең бердәмлеген күрсәтер. Ул “Бергә булыйк ” дип атала. Башта әтиләр билгеләнгән урынга кадәр чабып, кире йөгереп кайталар. Әни әтинең биленә тотынып бергә йөгерәләр, аннары балалары әниләренең биленә тотынып өчәү йөгерәләр. Уен шулай дәвам итә . Кулларны ычкындырырга ярамый.

Илсөяр: 8 нче конкурс Бөтен кешенең дә сәламәт буласы килә. Авырмас өчен җылы киенергә кирәк һәм 8 конкурс – “Сәламәт булыйм дисәң” дигән исем астында үтәчәк.

Командирлар билгеләнгән урынга килеп, башлык, шарф, куртка һәм ботинка кигән килеш үз командасы янына кайта һәм өс киемнәрен икенче катнашучы салдыра,өченчесе киенә, дүртенчесе салдыра .

 Спорт, сәламәтлек дип,

 Тырышабыз, карагыз.

Берегез дә ким түгел,

Әйдә, сез дә калмагыз!

Зиләрә апа: 9 конкурс Мәктәп, гаилә – бу ике сүз яши бит янәшә. Бары тик алар арасында татулык , бердәмлек булганда гына алга таба атлап була. Ә хәзер хөрмәтле әти –әниләр, укучылар! Әйдәгез шушы йомгакны без үзара җибәрик һәм үзебезне берләштергән учакка кулларны җибәрмичә җыелыйк.

Бәхет таңы көлеп каршыласын

Шат елмайсын һәрчак йөзегез.

Тигез яшәп, тигез картаегыз,

Тик муллыкта үтсен көнегез!

Илсөяр: 10 нчы конкурс.“Туплы хоккей” уены.

   Хоккей таягы белән туп йөртү. Һәр командадан бертигез санда малайлар берәрле колоннага тезелеп, старт сызыгына басалар. Беренче уенчының кулында хоккей таягы, бер кечкенә туп. Сигнал буенча уенчы таяк белән тупны йөртеп алып китә, флажокны әйләнеп чыга, тупны йөртеп кайта. Икенче уенчыга тапшыра. Икенче уенчы китә.Һ.б. Алдан бетергән команда җиңүче.

 Зиләрә апа:   11 нче конкурс.  Капитаннар ярышы.

   Команданың командирлары ярыша.

   Теннис ракеткасында тупны (теннис) ничә тапкыр сикертә, шул кадәр очко була.

     Илсөяр: 12 нче конкурсыбыз ” Сорау-җавап “ тибында.

а) Бокс мәйданчыгы ничек атала? (ринг)

б) Теннис уены мәйданчыгы? (корт)

в) Штраф тибүе? (пенальти)

г) Хоккейны нәрсәдән башка уйнап булмый? (алка)

д) Каратэның ватанын атагыз? (Япония)

е) Хоккейны кем уйнамый? (куркак)

ё) Ат узышлары үткәрелгән урын? (ипподром)

ж) Спорт ярышлары үткәрелгән мәйдан? (стадион)

з) Ярышларда җиңүчеләргә нәрсә тапшыралар? (медаль, кубок)

и) Тимераякта шуу мәйданчыгы ничек атала? (шугалак, каток)

     Зиләрә апа:  13 нче конкурс. “Тупны ал!” уены.

      Кулларны артка куеп, идәнгә утырмыйча идәндәге кечкенә тупны кул белән алу.

       Сәламәтлекне   саклау   һәм   ныгыту   иң   беренче   көндәлек режимны    дөрес     билгеләүдән,     аны    үтәүдән    тора.

Илсөяр.14 нче конкурс.  Әти белән әни куллары белән урындык ясыйлар, шунда баланы утыртып, билгеләнгән урыннан әйләнеп киләләр.

      Зиләрә апа: Афәрин! Һәр команда да бик җитез, өлгер, сәләтле икәнен исбатлап күрсәтте. Алар һәр уенны кагыйдәсенә туры китереп үтәделәр. Бик зур рәхмәт аларга. Ә хәзер сүзне хөрмәтле жюри әгъзаларына бирик, алар уеннарның нәтиҗәләре белән таныштырып үтсеннәр.( Очколар саналып,  урыннар билгеләнә һәм һәр команда истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә).

      Илсөяр.  Кадерле балалар, хөрмәтле әти - әниләр, сезгә тагын бер кат шушы гаилә бәйрәменә килүегез һәм анда катнашуыгыз өчен рәхмәт әйтәбез. Һәрвакыт шушы кичәдәге кебек көләч йөзле, сау-сәламәт булып калыгыз. Гаиләләрдә балаларның шат авазы тынмасын, әти - әниләр аларга карап шатлансын. Тагын да шушындый кичәләрдә бергә - бергә күңел ачарга насыйп итсен. Гомер юлларыгыз озын булсын,                    

     Тигез тормыш аны бизәсен!                            

      Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

     Авырлыклар мәңге килмәсен.

 Зиләрә апа: Җиңүчеләрне билгеләү, бүләкләү.

       Иң мөһиме -сәламәтлекне саклау һәм ныгыту. Сәламәтлек безгә табигать тарафыннан бирелгән зур байлык. Югарыда әйтелгән киңәш - фикерләрне истә тотып, үз сәламәтлегегезне саклауга һәм ныгытуга игьтибар итегез . Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!

Спорт бәйрәме күмәк җыр җырлау белән тәмамлана .      


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Спортивное мероприятие в начальной школе «Спорт ребятам очень нужен, мы со спортом очень дружим»».

Пропаганда здорового образа жизни. Развитие личности ребенка на основе овладения физической культурой.  Воспитание чувства коллективизма, товарищества, взаимовыручки, творческого мышления....

Спортивный праздник "Спорт-это здоровье"

Спортивный праздник "Спорт-это здоровье"...

Спортивный праздник «Спорт, здоровье и игра – школа вечно молода».

Конспект занятия для учащихся 3-го класса.Спортивный праздник "Спорт, здоровье и игра - школа вечно молода".Цель Данной работы является популяризация здорового образа жизни среди учащихся и  роди...

Сценарий весёлого спортивного праздника «Спорт – это жизнь!»

Что такое спорт? Пьер де Кубертен - выдающийся общественный деятель, который является почетным президентом Международного олимпийского комитета, говорил так: “Спорт — это наслаждение, имен...

Спортивная игра «Спорт любить –здоровым быть»(2-5 класс)

Мероприятие организовано с целью дать учащимся представление о том, что такое здоровый образ жизни, помочь задуматься о необходимости быть здоровым, приобщение к здоровому образу жизни, сделать в...

Методическая работа. Сценарий спортивного праздника "Спорт, математика и я - друзья!"

Поиск эффективных форм, использование инновационных подходов и новых технологий при организации физкультурно-оздоровительной работы....