Рабочая программа по татарскому языку для 9 класса
рабочая программа (9 класс) по теме

Рабочая программа предназначена для русскоязычных групп русских школ. Программа составлена по учебнику Р.З.Хайдаровой.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 9_klass_rab_progr_.tat_._yazyk.docx69.21 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының

 “Зәй шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле

7нче урта гомуми белем мәктәбе”

Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

“Каралды”

МБ җитәкчесе

Ә.М. Петрова ________

Беркетмә № ______

“___ “ ___  август, 2012 нче ел

“Килешенде”                                               Милли мәсьәләләр буенча  директор урынбасары

М.К.Вәлиәхмәтова__________

“____” ___ август, 2012 нче ел

“Раслыйм”

“ Зәй шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7нче УГБМ” МБГБУ җитәкчесе  З.Г.Бареева___________

“____” _____________ , 2012 нче ел

Боерык № ___________

2012-2013 нче уку елына

9 нчы сыйныфның рус төркеме өчен

татар теленнән

ЭШ ПРОГРАММАСЫ

( төп гомуми белем өчен)

Төзүче: I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гыйниятуллина Люция Сингат  кызы

Педагогик киңәшмә утырышында каралды

Беркетмә  № ______

“____” __________ , 2012 нче ел

2012 нче ел

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары  (“Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең стандарты” Казан, 2008) салынды,Татарстан Мәгариф һәм фән министрлык тарафыннан расланганР.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева“Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укыту программасы,” 2011 ел, 9 нчы сыйныфның рус төркеме өчен чыгарылган дәреслеккә  (авторлары: Р. З. Хәйдарова, Р. Л. Малафеева)(Казан “Мәгариф”2008), мәктәпнең базис-укыту планына  нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы

Татар теленең өч өлештән тора: аңлатма язуынан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге

Әлеге эш программасы урта гомуми белем бирү мәктәбенең гамәлдәге базис планы буенча  9 нчы сыйныфының рус балалары өчен, атнага 2 сәгать татар теле исәбеннән төзелде. Ел буенча 70 сәгать. Программаның эчтәлеген тулысынча саклап, эш программасына кайбер үзгәрешләр кертелә. Әлеге үзгәрешләр түбәндәгеләр:

                    Бүлекләр, темалар

 Программа

  Эш программасы

татар теле

татар әдәбияты

1

Без Татарстанда яшибез

16

7 сәг.

7 сәг.

2

Белем һәм китап  (Китап-киңәшчем, дустым минем)

18

14 сәг.

6 сәг.

3

Һөнәр сайлау

22

5 сәг.

4 сәг.

4

Ата-анага хөрмәт мәңгелек  (Аралашу әдәбе)

30

11 сәг.

3 сәг.

5

Буш вакыт

25

Тирәбездә яхшы кешеләр  

10 сәг.

4 сәг.

6

Кеше һәм мохит (Табигать һәм кеше)

15

7 сәг.

4 сәг.

7

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый

10

Беренче хисләр

8 сәг.

4 сәг.

Контроль эш

4

Хаталар өстендә эш

4

Барлыгы:

136

70

35

“Без Татарстанда яшибез” бүлеге 1 сәгатькә  кыскартылды; “Белем һәм китап”  бүлегенә   5 сәг. өстәлде;

“Һөнәр сайлау” бүлеге  6 сәгатькә  кыскартылды; “Ата-анага хөрмәт мәңгелек”  бүлеге   4 сәгатькә кыскартылды;  

“Буш “ бүлегенә тиешле 13 сәгатьнең 10 сы “Тирәбездә яхшы кешеләр”  бүлегенә бирелде, 3 сәгате  контроль эшләргә бирелде;

“Кеше һәм мохит”  бүлегенә тиешле 1 сәгать  контроль эшкә бирелде;“Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый” бүлегенә тиешле 5 сәгать

“ Беренче хисләр”  бүлегенә бирелде. Контроль эшләргә   4 сәгать, хаталар өстендә эшкә 4 сәгать бүлеп бирелде.

Рус мәктәпләрендә укучы рус телле балаларга татар теле укытуның  төп максатлары

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

Рус телле балаларга татар теле укыту максаты киң кырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.                                                      

1. Танып –белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә,әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үзяшәешендә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Уртазвенода Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстан символикасы, башкалабыз Казанның тарихы, бүгенге йөзе, Татарстанның территориясе, географик урыны, экономик бәйләнешләре, татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча билгеле булган шәхесләр, Бөек Җиңүгә Татарстанның өлеше турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куелды.

2. Үстерү максатының эчтәлеге

Белем бирү максаты методика фәнендә бик озак еллар буе беренчел дәрәҗәдәге максат итеп саналды. Ләкин дидактик максатларның башкаларын икенчел дәрәҗәдә дип карау, киресенчә, белем бирү максатының тиешле дәрәҗәдә тормышка ашырылмавына китерде. Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының ал шарты (Л.С.Выготский). Бу хакыйкатьне балаларның белем алу эшчәнлегенең барлык этапларында да истә тоту зарур.

Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйләп сихик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

- хәтерн еүстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.

Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенчада эш оештырганда бу максатлар беренче планга куела.

3. Тәрбияви максатның   эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Әлбәттә, укытучының шәхси сыйфатлары, укучы белән махсус оештырылган мөгамәләсе  укыту-тәрбия процессында  зур роль уйный. Ләкин, тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу – авторларның беренчел бурычы булды. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны үзэченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.

Уку эшчәнлеген мотивлаштыру юнәлешендә эшләүче галим А.К.Маркова фикеренчә, эчтәлегендә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үккоммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырылды һәм сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары тәкъдим ителде. Программаның ачык характерда булырга тиешлеген исәпкә алып, әдәби әсәрләр үзләре күрсәтелмәде, ә авторларны санап чыгу белән чикләнде.

Укучыларның кабул итү мөмкинлекләрен  исәпкә алып, аралашу-сөйләшү проблемаларына туры килгән әдәбиә сәрләрдән төрле өзекләр сайлауны дәреслек авторларына калдыру – методика фәнендә программага эчтәлек сайлауда монополиялектән котылуның берюлы дип күрсәтелә.

4.  Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә. Укучының гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.

Укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр

Белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү

Эш төрләре

Эш төрләре

Сыйныфлар

5

6

7

8

9

1.

Уку

55-60сүз

60-70 сүз

70-80 сүз

80-90 сүз

90-95 сүз

2.

Язу:

Сүзлек  диктанты

8-10сүз

10-15 сүз

15-18 сүз

18-22 сүз

22-25 сүз

сочинение

5-7 җөмлә

7-8 җөмлә

8-9җөмлә

9-10җөмлә

10-12җөмлә

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү

-Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә “5” ле куела.

-Тыңланган текстның эчтәлеген  аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән , 2-3 орфографик, 3 пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә “4” ле куела.

-Тыңланган текстның эчтәлеген  өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелмәгән , 5 орфографик, 5пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә “3” ле куела.

-Тыңланган текстның эчтәлеге буенча  тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы  дөресбулмаса , 6 орфографик, 6пунктацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә “2” ле куела.

Диалогик сөйләмне бәяләү

-Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, “5”ле куела.

-Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда,  репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында2-3 хата җибәреп ,эчтәлеге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, “4”ле куела.

-Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4-6 хата җибәреп,эчтәлеген бозып, диалогик сөйләм төзегәндә, “3”ле куела.

-Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда “2” ле куела.

                                                                   Язма эшләрне бәяләү

Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү

-Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә “5” ле куела.

-Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә “4” ле куела.

-Пөхтә, төгәл язылмаган, әмма 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә “3” ле куела.

-Пөхтә, төгәл язылмаган,  6яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә “2” ле куела.

Диктантның күләме һәм аны бәяләү

- Пөхтә, төгәл язылган,  1 орфографик, 1пунктацион хаталы диктантка “5” ле куела.

- Пөхтә, төгәл язылган,  2-3 орфографик, 2-3пунктацион хаталы диктантка “4” ле куела.

- Пөхтә, төгәл язылмаган,  4-6 орфографик, 6 пунктацион хаталы диктантка “3” ле куела.

- Пөхтә, төгәл язылмаган,  7 дән артык  орфографик, 7 дән артык пунктацион хаталы диктантка “2” ле куела.

                   

Укучының гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.

5-9 нчы сыйныфлар

Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килеш(мә)ү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку

Программада тәкъдим ителгән текстларны, татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

 Язу

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган  сүзләрне дөрес яза белү;

конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (шәхси һәм официаль хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Грамматик минимум

9 нчы сыйныф

  1. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтә, сорау куя,аера белү.
  2. Гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү.
  3. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен булдыру.
  4. Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.
  5. Иярчен хәл җөмләләрнең иярчен вакыт җөмлә, урын җөмлә, максат җөмлә, шарт җөмлә, сәбәп җөмлә, кире җөмләләре белән таныштыру һәм аларны сөйләмдә урынлы куллануга ирешү.
  6. Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес кую һәм аларны тиешле интонация белән әйтү.

Программаның тематик эчтәлеге. 9 нчы сыйныф (136)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Без Татарстанда яшибез (16 сәг.)

Татарстанның экономик хәле, чит илләр белән экономик бәйләнешләрен әйтә белү.

Татар музыка сәнгате тарихы турында сөйли белү.

Александр Ключарев, София Гобәйдуллина, Салих Сәйдәшев турында белешмә бирә белү.

Татар театр сәнгате барлыкка килү турында белешмә бирә белү.

Татарстан күп илләр белән экономик бәйләнешләргә керә, шартнамәләр төзи.

Заһидулла Яруллин – беренче кыллы оркестр төзегән халык музыканты. <…>

София Гобәйдуллина – Швеция Короле Сәнгать академиясе әгъзасы. <…>

1906нчы елның 22 нче декабре – татар театры туган көн. <…>

Халыкара, хокук, меңьеллык, манара, шәхес, борынгы, башкара,  шартнамә, сайлаучылар, сайлыйлар, мөстәкыйль, кыллы оркестр, моң, сәнгать осталары, нигез салучы, сәхнә әсәрләре, сәнгать эшлеклесе, яңгырап тора, гадәт, уен коралы, сәләт, мәдәни үзәк, драма театры, дәртле, нурлы, гасыр, тамаша, тамашачы, оештыручы.

Китап - киңәшчем, дустым минем (18 сәг.)

Китаплар, китапханәләрнең безнең тормыштагы роле турында сөйли белү.

Китаплар дөньясыннан кызыклы фактлар турында сөйләшү.

Белемне алу һәм тормышта үз урыныңны табу проблемасы буенча сөйләшү.

Нинди китаплар, газета-журналлар укуны файдалы, ә ниндиләрен гомер әрәм итү дип саныйсыз? Сезнең өйдә нинди китаплар бар?  Сез кызыксынган китаплар киләчәктә сайлаячак һөнәрегез белән бәйлеме?

Китап уку кирәкме, әллә интернет җитәме? Мин ... турында укырга яратам.

Уңышлы бизнес оештыру өчен, беренче чиратта белемле булу кирәк, ... . <…>

Хөрмәт, татар халкы, аерым, инглиз, немец, кытай, гарәп, француз, горурлык, фәнни, гасыр, сирәк, атаклы, дөнья, системалы, билгеле, күрсәтә, ишетелә, чит тел, киңәш, югары белем, ялчы, мәгарә, коткара, уңышлы, белемле.

Һөнәр сайлау (22 сәг.)

Үз гаилә членнарының про-фессияләре турында сөйләшү.

Төрле профессияләргә хас сыйфатлар турында фикер алышу.

Үзеңә ошаган профессияне яклый белү.

Минем әтием заводта токарь булып эшли. Ул үз хезмәтен бик ярата. <…>

Укытучы булу өчен балаларны яратырга, үз фәнеңне яхшы белергә кирәк. <…>

Миңа пешекче профессиясе ошый, чөнки мин тәмле пешерергә яратам.

Мин гөлләр үстерергә яратам. <…>

Мин буйый беләм. <…>

Һөнәри училище, хастаханә, дәвалау, нәтиҗә, чир, кадрлар бүлеге, нефтче, бораулаучы, эш стажы, пешекче, трамвай йөртүче, эшче профессияләре исемнәре, җаваплы, белемле, төгәл, гариза, кабул итү.

Аралашу әдәбе (30 сәг.)

Дуслыкны саклый белү серләре турында сөйләшү

Яшүсмерләрнең бәйрәмнәре турында сөйләшү.

Ярыймы, ярамыймы? Кайчан, нәрсә турында сөйләшергә мөмкин? Сөйләшү әдәбе турында фикер алышу.

Дустыңа дөресен әйтү – авыр, ләкин ...

Син башкаларны тәнкыйтьләргә яратасыңмы? Үзеңдәге нинди сыйфатлар сиңа ошамый?

Гашыйклар көнен кайда, ничек бәйрәм итәләр? Гашыйклар көнендә сез ничек аралашасыз?

Аралаша белү – үзе бер осталык. Кешене тыңлый белмәү – начар гадәт. Кайбер кешеләр гел үзләре генә сөйлиләр. <…>

Күрмәмешкә салышу, әшәке, битараф, тату яшәү, ялкаулана, сугышу, сүгенү, күз йому, гашыйклар,  хат, ялагайлык, әңгәмәдәш, читкә борылу, чын күңелдән сөйләшү, елмаеп сөйләшү, чыннан да.

Буш вакыт (25 сәг.)

Спорт төрләре, Татарстанның атаклы спортчылары, төрле спорт түгәрәкләренә йөрү турында сөйләшү.

Дусларыңны спорт белән шөгыльләнергә кирәклегенә инандыру.

Ял көнен уздыруны   планлаштыру.

Караган фильм, андагы геройлар турында фикер алышу.

Минем виртуаль дөньям. Компьютер уеннары, прог-раммалар төзү, он-лайн режимында аралашу, төрле сайтларга теркәлү, компьютер белән мавыгу  турында сөйләшү.

Миңа төрле спорт төрләре ошый: ... . Мин волейбол белән шөгыльләнәм. Спорттагы кумирым - ... . Спорт белән шөгыльләнергә кирәк, чөнки ... . <...>

Әйдә ял көне дискотекага барабыз. Бүген яңа музыка була.

Миңа бу фильм бик ошады, чөнки … . Төп рольне  ... .

Мин үз сайтымны булдырдым.

Дустым белән он-лайн режимда аралашам. <…>

Компютер уеннары белән мавыгу зыянлымы?

шөгыльләнә, түгәрәк, бәлки, күргәзмә, кумир, осталык, бәяләнде, тамашачылар, алкышлар, теләү, күренекле, атаклы, алкышлар, танылган, виртуаль дөнья, сайтка теркәлү, мавыгу, зарарлы.

Табигать һәм кеше (15 сәг.)

“Кеше һәм табигать” про-блемалары буенча сөйләшү.

Мин – табигать баласы. Табигать бай, ләкин аны сакларга кирәк. Янгын булмасын өчен ... .

Казылма байлыклар, зарарлы матдәләр, агулана, янгын, киләчәк, буын, үсемлек, кими, куркыныч.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый (10 сәг.)

Бөек Ватан сугышы турында белешмә бирә белү. 9нчы Май – Җиңү көне, Рейхстагка җиңү байрагын элүчеләр, Бөек Ватан сугышында катнашкан өлкән буын-ветераннар турында сөйләшү.

Бөек Ватан сугышы 1941нче елда башлана. <…>

Бөек Ватан сугышында безнең әтинең бабасы катнашкан. <…> Рейхстагка байрак элүчеләр арасында татар егетләре дә була. <…>

Бөек Ватан сугышы, дәвам итә, яралылар, һөҗүм итә, көчле сугыш, очучы, чигенә, буын, элүче, байрак, өлкән, әсирлек.

Урта звенода уку һәм сөйләшү өчен тәкъдим ителгән әсәрләрнең авторлары: Дәрдемәнд (Бер хәзинә), Г.Тукай, М.Җәлил, Һ.Һакташ, С.Хәким, Г.Әпсәләмов, Г.Ахунов, И.Гази, М.Мәһдиев, Ф.Яруллин, Т.Миңнуллин, В.Нуриев, Ф.Шәфигуллин, М.Галиев, Р.Миңнуллин, Ш.Галиев,  Л.Лерон, Н.Мадьяров, З.Гомәрова, Р.Вәлиев, Р.Вәлиева,Н.Гыйматдинова,  М.Газизов, В.Осеева, Ю.Ермолаев.

       9 нчы сыйныфның  рус төркемнәре өчен татар теленнән тематик план

Дәрес темасы

Сәгать саны

Дәрес тибы

     Эш төрләре

Контроль (көтелгән нәтиҗә)

Үзләштерү нәтиҗәсе

     Үткәрү

     вакыты

План

Факт

БЕЗ    ТАТАРСТАНДА    ЯШИБЕЗ (7 сәг.)

1

“Татарстан Республикасы”  текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

Ялгызлык, уртаклык исемнәрне аера белү.

2

(3)

“Казан-тарихи башкала” текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Ия белән хәбәр арасында сызык кую

Ия белән хәбәр арасында сызык куелуны аңлау

3

(6)

“Татар музыка сәнгате” текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Ия белән хәбәр арасында сызык кую

4

(8)

“Александр Ключарев” текстындагы лексик- грамматик материал.

1

ГКК

Изафә бәйләнеше. Сыйфат фигыль.

Куллану

5

(10)

Исем фигыль.

1

ГКК

Исем фигыль

Куллану

6

(13)

“Татар театры”  текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Изафә бәйләнеше

Куллану

7

(15)

Теләк белдерү формалары.

1

ГКК

Теләк белдерү формалары

Теләк белдерү формаларын сөйләмдә куллану

8

Кереш контроль эш. “Без Татарстанда яшибез”

1

9

Хаталар өстендә эш. Фигыль төркемчәләре.

1

БЕЛЕМ  ҺӘМ  КИТАП (14 сәг.)

10

(17)

Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләре.

1

ГКК

Сыйфат һәм сыйфат дәрәҗәләрен искә төшерү.

Куллану

11

(18)

Алмашлык төркемчәләре.

1

ГКК

Алмашлык төркемчәләре

Куллану

12

(21)

Сан һәм аның төркемчәләре.

1

ГКК

Сан, аның төркемчәләрее

Сүзлек диктанты

Куллану

13

(22)

Ярдәмлек сүз төркемнәре.

1

ГКК

Ярдәмлек сүз төркемнәре

Куллану

14

(25)

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре.

1

ГКК

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре

Җөмләнең нигезен билгели белү, баш кисәкләрдән чыгып, башка кисәкләрне таба белү

15

(27)

Кушма җөмлә төрләре.

1

ГКФ

Кушма җөмлә төрләре

Аңлау

16

(28)

М.Мәһдиевнең “Колаямбу плантациядә эшли” хикәясендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Каршы бәйлеге. Фразеологик берәмлекләр.

Сүзлек диктанты

Тәрҗемә итә белү күнекмәләрен үстерү.

17

(31)

Хикәя фигыльнең заман формалары.

1

ГКК

Хикәя фигыльнең заман формалары

Хикәя фигыльнең заманнарын аера белү

18

(32)

Хикәя фигыльләрне кабатлау.

1

ГКК

Хикәя фигыльнең заман формалары

Хикәя фигыльнең заман формаларын куллану

19

(34)

М.Мәһдиев. “ Колаямбу плантациядә эшли” хикәясе буенча диалогик сөйләмгә чыгу.

1

д/м сөйләм

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

 

20

(35)

Сыйфат фигыль.

1

ГКК

Сыйфат фигыль

Аңлау

21

(36)

Сыйфат фигыльнең заман формалары .

1

ГКК

Сыйфат фигыльнең заман формалары

Куллану  

22

(37)

Л.Ихсанова.  “Бер маҗара” әсәрендәге лексик-грамматик материал.(1 өлеш)

1

ЛКФ

Сыйфат фигыль

Куллану

23

(40)

Л.Ихсанова. “Бер  маҗара” әсәрендәге лексик-грамматик материал. ( II өлеш)

1

ЛКФ

Тамырдаш сүзләр Тезмә фигыльләр.

Куллану

ҺӨНӘР    САЙЛАУ (5 сәг.)

24

(44)

Г.Әпсәләмовның “Ак чәчәчкләр” әсәрендәге  лексик-грамматик  материал.  

1

ЛКФ

Антоним, синоним

Сүзлек диктанты

куллану

25

(45)

Теркәгечләр. Тезмә кушма җөмлә.

1

ГКФ

Теркәгечләр, тезмә кушма җөмлә

Куллану, аңлау

26

(49)

Иярченле кушма җөмлә төрләре.

1

ГКФ

Кушма җөмлә төрләре

аңлау

27

(52)

И.Юзеев. “Таныш моңнар” әсәрендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Сыйфат фигыль

Куллану

28

(56)

Шарт фигыль.

1

ЛКФ

Шарт фигыль

Куллану

29

Контроль эш. “Һөнәр сайлау”.

1

30

Хаталар өстендә эш. Кушма җөмләләр.

1

АТА-АНАГА ХӨРМӘТ МӘҢГЕЛЕК (11 сәг.)

31

(57)

Иярченле кушма җөмлә төрләре.

1

ГКФ

Иярченле кушма җөмлә төрләре

аңлау

32

(58)

“Латын алмалар” әкиятендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКК

Дөрес уку, транскрипция билгеләре белән язу, грамматик күнегүләр

33

(61)

“Зирәк  карт” әкиятендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Сүзлек диктанты

34

(64)

Иярчен вакыт җөмлә.

1

ГКФ

Иярчен вакыт җөмлә

аңлау

35

(65)

Иярчен вакыт җөмләне кабатлау.

1

ГКК

36

(68)

Саннар.

1

ГКК

саннар

куллану

37

(69)

А.Шамовның “Госпитальдә” әсәрендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Бәйлекләр, иярченле кушма җөмлә

куллану

38

(76)

Аваз ияртемнәре. Ымлыклар.

1

ГКФ

Аваз ияртемнәре

Ымлыклар

Аңлау

39

(77)

Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр.

1

ГКФ

Теркәгечләр

Аңлау

40

(78)

“Ана белән бала” темасына әңгәмә.

д/м сөйләм

Үз әниләре турында сөйли белү

41

(79)

Н.Әхмәдиевнең “Ана” әсәрендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Сукыр, култыклап, тумыштан, ваз кич, баш тарт, лаек, бөек

Куллану

ТИРӘБЕЗДӘ  ЯХШЫ  КЕШЕЛӘР (10 сәг.)

42

(81)

Г.Шәрәфи. “Күңелләрдә гөл үсә” әсәрендәге лексик-грамматик материал.

1

ГКФ

Күңел, гөл

Аңлау

43

(82)

Иярчен урын җөмлә.

1

ГКФ

Иярчен урын җөмлә

44

(83-84)

Иярчен максат җөмлә.

1

ГКФ

Иярчен максат җөмлә

Аңлау

45

(85)

Иярчен сәбәп җөмлә.

1

ГКФ

Иярчен сәбәп җөмлә

Аңлау

46

(88)

Әсәр эчтәлеге буенча әңгәмә.

1

д/м сөйләм

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

47

(89)

Ш.Галиев. “Урам ул нинди?” шигырендәге лексик-грамматик материал.

1

ГКФ

Гади һәм кушма җөмләләр

Куллану

48

(91-93)

Фигыль юнәлешләре.

1

ГКФ

Фигыль юнәлешләре

Аңлау

49

(96)

Ш.Еникеевның “Солтангәрәйнең  язмышы” әсәрендәге лексик-грамматик материал.

1

ГКФ

Затланышсыз фигыльләр

Куллану

50

(97-98)

Иярчен шарт җөмлә.

1

ГКФ

Иярчен шарт җөмлә

Аңлау

51

(101)

Ш.Еникеев. “Солтангәрәйнең язмышы” әсәре өстендә эшне дәвам итү.

1

д/м сөйләм

52

Контроль эш “Тирәбездә яхшы кешеләр”. (III чиреккә)

1

Контроль эш

53

Хаталар өстендә эш. Иярченле кушма җөмләләр.

1

КЕШЕ  ҺӘМ  МОХИТ (7 сәг.)

54

(102)

Текст.

1

ГКФ

Сүзтезмәләр, бәйлек һәм бәйлек сүзләр

Куллану

55

(103)

Р.Мөхәммәдиев. “Беренче умырзая” әсәрендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Әсәрнең эчтәлеген сөйли белү

56

(106)

М.Гафуриның “Кыр казы” әсрендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре

Сүзлек диктанты

Куллану

57

(107)

Сүз ясалышы.

1

ГКК

Сүз ясалышы

Куллану

58

(108)

Фигыль төркемчәләре.

1

ГКК

Фигыль төркемчәләре

Куллану

59

(111)

М.Гафуриның “Кыр казы” әсәре өстендә эшне дәвам итү.

1

60

(112)

Р.Бәшәр. “Авыру урман” әсәрендәге лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Инфинитив + кирәк

куллану

БЕРЕНЧЕ  ХИСЛӘР (8 сәг.)

61

(115)

Сыйфат дәрәҗәләре. Фигыль төркемчәләре.

1

ГКК

Күз, бармак, маңгай, каш, теш, керфек, бит, ирен

62

(119)

И.Гази. “Ак сирень” әсәрендәге лексик-грамматик материал. (1I өлеш).

1

ГКК

Тезмә, иярченле җөмләләр

Куллану

63

(122)

“Ак сирень” әсәре буенча әңгәмә.

1

д/м сөйләм

64

(123-124)

Иярчен кире җөмлә.

1

ГКФ

Иярчен кире җөмлә

Аңлау. Үз-үзеңә контроль ясау

65

(127)

“Ике кояшым бар, Илсөя”әсәре буенча әңгәмә

1

д/м сөйләм

Сорауларга җавап бирү, ситуатив күнегүләр

66

(128)

“Минем героем” текстындагы лексик-грамматик материал.

1

ЛКФ

Гашыйк, егет, хыяллану, таптым, тектердем

67

Еллык контроль эш.

1

контроль эш

68

Хаталар өстендә эш. Сүз төркемнәре.

1

69

Ел буена үтелгәннәрне кабатлау.

1

д/м сөйләм

70

Йомгаклау.

1

д/м сөйләм

Әдәбият  һәм интернет ресурслар

1. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева, З.М.Шаһгалиева. Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы  сыйныфы  өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “ Мәгариф”, 2008.

2. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм уку дәресләре оештыру. (Укытучылар өчен методик кулланма. Яр Чаллы, 2007)

3. Хайдарова Р.З., Гиниятуллина Л.А. Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся.( Наб. Челны, 2004.)

4. Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова,Н.Г.Сазонова .Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар. Казан-Тарих, 2003.

5. Д.М.Гыйльманова .5-9 сыйныфларның рус төркемнәрендә укучы балаларның татар теленнән белемнәрен тикшерү өчен контроль эшләр.Яр.Чаллы, 2008

6. Р.Н.Фатыйхова. Татар теленнән диктантлар, контроль эшләр, тестлар. Казан, “Гыйлем” нәшрияты, 2009.

7. Р.З.Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева. Татарский язык в таблицах. Н.Челны.

8. Презентация “Морфология”, “Кушма җөмлә синтаксисы”, “Кушымчалар”.

9. К.С.Фәтхуллова, Э.Н.Денмөхәммәтова, Р.З.Хәйдәрова.  Татар теле. 9 нчы сыйныф. Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләнү өчен кулланма. Яңа формада. Рус телендә сөйләшүче укучылар өчен. Казан, “Гыйлем, 2012.

10.  http://edu.tatar.ru/          

11. http://tarkhanova.ru/taxonomy/term/22

12. http://openclass.ru/sub/Родной...

13. http://rusedu.ru/files.php?cat=39&sort

        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку, 6 класс

Рабочая программа по татарскому языку, 6 класс - русская группа....

Рабочая программа по татарскому языку, 5 класс

Рабочая программа по татарскому языку, 5 класс...

Рабочая программа по татарскому языку, 10 класс

Рабочая программа по татарскому языку, 10 класс, русская группа...

Рабочая программа по татарскому языку, 11 класс

Рабочая программа по татарскому языку, 11 класс, русская группа...

Рабочая программа по татарскому языку ( 2 класс )

Рабочая программа по татарскому языку ( 2 класс )...

Рабочая программа по татарскому языка , 9 класс.

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды: “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 и...

РАБОЧАЯ ПРОГРАММА по татарскому языку для классов

Предлагаю рабочую программу по татарскому языку  для 6 классов русскоязычных групп. Тематическое планирование рассчитано на 105 часов- 3 раза в неделю....


 

Комментарии

Программа составлена с учетом 2 ч. в неделю уроков татарского языка в 9 классе.

Программа составлена с учетом 2 ч. в неделю уроков татарского языка в 9 классе.

Программа составлена

Программа составлена с учетом 2 ч. в неделю уроков татарского языка в 9 классе.

Программа составлена с учетом 2 ч. в неделю уроков татарского языка в 9 классе.