Хәл һәм аның төрләре. Урын хәле.
план-конспект урока (7 класс) по теме

Прокопьева Татьяна Ильинична
7 сыйныфта татар теле дәресенә план-конспект.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon plan-konspekt_tatar_tele.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

Хәл һәм аның төрләре. Урын хәле.

(7 сыйныфта татар теле дәресе)

Татьяна Ильинична Прокопьева, Тукай районы Мәләкәс урта гомуми белем бирү мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Максат: укучыларның күзәтүчәлекләрен, фикерләү, чагыштыра белү

               сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү.

Бурычлар:

1. Җөмлә кисәкләре турында өйрәнгәннәрне искә төшерү.

2. Укучыларга  хәлләр, хәлләрнең бирелешен аңлату, аларның

    төркемчәләргә бүленешен ачыклау.

3. Урын хәле. Укучыларга урын хәлен таба һәм аларга хас үзенчәлекләрне

    таный белергә өйрәнү өчен ярдәм итү.

Җиһазлау. Дәреслек, ИТК: компьютер, интерактив такта, карточкалар, тест сораулары.

Дәрес барышы.

1.         Дәресне оештыру.

2.         Укучыларның белемнәрен актуальләштерү.

(Җөмлә кисәкләре турында өйрәнгәннәрне искә төшерү)

2 слайд. (Җөмлә кисәкләренең шәҗәрә агачы.)

Укучылар , уйлап карагыз әле, һәр кешенең үз шәҗәрә агачы була. Һәм алар гомер буена ничек тирән итеп тамыр җәя. Сезнең каршыгыздагы олы шәҗәрә агачы да тамырларын бик тирән җәйгән.  Бу агач “Җөмлә кисәкләре” дигән горур атама йөртә. Карап китик әле. Менә аның тамыры ике олы тармакка аерылган – ике бертуган дисәк тә була.  

1.Аларны ничек дип атар идек?

Көтелгән җавап: баш кисәкләр, иярчен кисәкләр.

2. Баш кисәкләрнең тармаклары ничә?  Алар ничек дип атала?

Көтелгән җавап: ия һәм хәбәр.

3. Иянең нинди туганнары бар?

Көтелгән җавап: гади ия, тезмә ия.

4. Иянең бертуганы хәбәрнең нинди туганнары бар?

Көтелгән җавап: фигыль хәбәр, исем хәбәр.

5. Карагыз әле, иябезнең тармаклары тукталса да, хәбәребез тагын да тамыр җәйгән? Болары кемнәр?

Көтелгән җавап.

  1. Гади фигыль хәбәр, тезмә фигыль хәбәр, кушма фигыль хәбәр

 2.  Гади исем хәбәр, тезмә исем хәбәр, кушма исем хәбәр.

   

  Алга таба шәҗәрәбезнең икенче тармагына әйләнеп кайтыйк. Баш кисәкләрнең икенче бертуганы иярчен кисәкләр дидек.

1. Иярчен кисәкнең туганнары кемнәр икән?

Көтелгән җавап: тәмамлык, аергыч, хәл, аныклагыч, модаль кисәкләр.

2. Әйе, тәмамлык та ике тамыр җәйгән бит. Болары кемнәр?

 Көтелгән җавап: туры һәм кыек тәмамлыклар.

3. Ә аергычның нинди туганнары бар?

Көтелгән җавап: тиңдәш аергыч, тиңдәш түгел аергычлар.

4. Никтер аныклагыч бер тамыр да җәймәгән, модаль кисәкләр җәйгән, алар кемнәр дип уйлыйсыз?

Көтелгән җавап. Эндәш сүзләр, кереш сүзләр.

5. Һәм инде менә иң күп тармаклысы – хәл. Карагыз әле, бик күп балалы зур гаилә башлыгы булып чыкты бит әле хәл. Бу гаиләгә аерым тукталып китик.

3.Өй эшен тикшерү.

3 слайд. Хәлләр гаиләсе. (Хәл билгеләмәсе язылган)

      Менә бу безнең хәл исемле гаилә башлыгы. Аның кырында сигез  баласы. Әмма алар үз исемнәрен әйтергә теләмиләр. Әйдәгез әле, исемнәрен әйттерик. Менә күрәсезме алар кырыенда мин сезгә өйгә тикшерегә биргән җөмләләр бирелгән. Шушы җөмләләрдән дөрес сорау куеп, хәлләрне табыйк. Һәм алар исемнәрен үзләре үк әйтерләр.

  1. Балаларым! Басуыбыз эчендә бер хәзинә бар. Әмма кай җиренә күмелгән икәнен белә алмадым. (Дәрдемәнд)

Көтелгән җавап:  Хәзинә кайда?-  Эчендә.  Кая күмелгән? –Җиренә.

Димәк, кайда? кая? кайдан? кебек сораулар эш яки хәлнең нәрсәсен белдерә?

 Көтелгән җава: Урынын. Димәк бу хәлнең исеме – урын хәле.  

  1. Хәзер миңа элеккегә караганда иртәрәк торырга туры килә. (Абдулла Алиш) Көтелгән җавап. Кайчан торырга туры килә? – Хәзер. Кайчан? Кайчанга чаклы?  кайчанга кадәр? Кебек сораулар эш яки хәлнең вакытын белдерә. Икенче хәлебезнең атамасы – вакыт хәле.

  1. Алдымда ак кар җәелгән ялтырап, ап-ак булып,

Энҗе мәрҗәннәр чәчелгән өстенә вак-вак булып. (Шәехзадә Бабич)

Көтелгән җавап. Җәелгән ничек? – Ялтырап, ап-ак булып.

                             Чәчелгән ничек? – Вак-вак булып.

Ничек? ни рәвешле ? кебек сораулар эш яки хәлнең рәвешен белдерә. Өченче  хәлебезнең атамасы – рәвеш  хәле.

  1. Ләкин бу биш-алты сәгать миңа күз ачып-йому кадәрле дә тоелмады. (Г. Ибраһимов)

Көтелгән җавап. Тоелмады никадәрле? – Күз ачып йому кадәрле дә.

Никадәрле? күпме? ни дәрәҗәдә? ничә тапкы? кебек сораулар эш яки хәлнең күләмен белдерә. Дүртенче  хәлебезнең атамасы – күләм  хәле.

  1. Агачлардан җанга ятыш әйберләр ясар өчен, ничәмә ничә корал кулланалар. (Ф. яруллин)

Көтелгән җавап.  Ни өчен кулланала? – Ясар өчен.

Ни өчен? ник? нигә? кебек сораулар эш яки хәлнең сәбәбен белдерә. Бишенче  хәлебезнең исемен дә белдек. Ул – сәбәп  хәле.

6. Ял итәргә,  тамакны туйдырырга туктаган идек. (Г. Әпсәләмов)

Көтелгән җавап. Ни өчен яки нинди максат белән туктаган идек? – Ял итәргә, туйдырырга туктаган идек.

Ни өчен?  нигә? нинди максат белән? кебек сораулар эш яки хәлнең нинди максат белән эшләнүен белдерә. Алтынчы   хәлебезнең исеме  – максат  хәле.

  1. Җиргә бассам, арта егәрлегем,

     Күккә баксам, иркен тын алам. (Э. Мөэминова)

Көтелгән җавап. Нишләсәм арта? – Бассам.

                            Нишләсәм тын алам? – Баксам.

Нишләсә? нинди шартта? кебек сораулар эш яки хәлнең нинди шарт белән эшләнүен белдерә. Җиденче   хәлебезнең исеме  – шарт  хәле.

  1. Көн, кичкә авышса да, үзенә күрә матурланып китте. (Х. Хәйруллин)

Көтелгән җавап. Нишләсә дә матурланып китте? – Авышса да.

Нишләсә дә? нсәгә карамастан? кебек сораулар эш яки хәлнең киресе булачагын белдерә. Димәк, сигезенче   хәлебезнең исеме  – кире  хәл.

4. Яңа теманы аңлату.

   Әйе, хәлләр безгә үз исемнәрен әйттеләр. Әмма исемнәрен белү генә җитәме икән соң? Әйдәгез әле, без алар белән якыннанрак танышып, дуслашырга тырышып карыйк әле. Беренче булып Урын хәленә кунакка барыйк.

Дәфтәрләрне ачып бүгенге теманы язып куыйк.

4 слайд. Тема.

5 слайд. Урын хәлендә кунакта.

   Эш яки хәлнең  урынын белдереп, кайда? кая? кайдан? Сорауларының берсенә җавап була торган хәл урын хәле була.

 Без моны инде хәлләрнең исемнәрен әйттергәндә ишеткән идек. 

6 слайд. (Рәсемнәр ярдәмендә урын хәленең үзенчәлекле билгеләрен танып белү.)

    Слайдта биш   рәсем күрсәтелгән:  түбәнтен очкан кошлар рәсеме; урмандагы кош оясы; торналар; кырдан кайтып килүче малай; каядыр юнәлеп баручы кешеләр.

   Рәсемнәр буенча җөмләләр төзелә.  Анда урын хәлләре кертелергә тиеш. Җөмләләрдән чыгып хәлләрнең үзенчәлекләре ачыклана:

  1. Урын хәленең соравы.
  2. Эш яки хәлне кайсы яктан ачыклый?
  3. Ничек белдерелә?

7 слайд. (Укучылар таблицаны интерактив тактада үзләре тутыралар.)

1. Кошлар, никтер, түбәннән очалар.

Кайдан? Урынын ачыклый. Рәвеш ярдәмендә белдерелә.

2. Урманда кошларга игътибарлы бул!

Кайда? Урынын ачыклый. Урын-вакыт килешендәге исем белән белдерелә.

3. Торналар көньякка китә башладылар.

Кая? Юнәлешен ачыклый. Юнәлеш килешендәге исем белән белдерелә.

4. Машиналар кырдан ашлык ташыйлар.

Кайдан? Урынын ачыклый. Исем, чыгыш килеше кушымчасы алган.

5. Батыр диңгезчеләр маякка таба юл тоттылар.

Кая? Юнәлү урынын ачыклый. Бәйлек белән килгән исем.

   

Бер баладан нәтиҗә әйттерелә.

8 слайд.  Урын хәле юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килешендәге исемнәр, урын рәвеше, шулай ук бәйлек (бәйлек сүз) белән килгән исемнәр ярдәмендә белдерелә.

5. Үзконтроль һәм контроль.

     Карточкалар белән эш. Эшли алу сәләтләренә карап, индивидуаль биремнәр тарату (көчле, уртача һәм белеме түбән укучыларга).

Карточка №1.

Схемалар белән эш.

Бирем. Игътибар белән җөмләләрне укып чыгыгыз, схемаларны күзәтегез. Схемалар кайсы җөмләләргә туры килә икән? Урын хәлләрен күрсәтергә.

1.        _._._._._ һәммәсе: ______, _____ һәм _____ _._._._._ =======.

2. _._._._._ , __________ _._._._._ =======.

3.                                   ___________ .

4.        ======= _________                            _._._._._ !

5.         _______          _._._._._                     _ _ _ _ _ _ =======.

1.         Диплом алгач, кыз туган авылына кайтыр.

2.         Кичке тынлык.

3.         Бармыйм мин ул шәһәргә !

4.                Гөлзифа китапханәдән кызыклы китап алды.

5.         Иртә белән һәммәсе : бала-чага, яше һәм карты тау буена ашыктылар.

Карточка №2

Бирем. Урын хәлләрен табарга. Алар нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

1.        Тышта җир туңмаган әле.

2.        Җыелышлар, киңәшмәләр, лекция һәм докладлар шунда уздырыла.

3.        Алдыбызда зур урман. Сукмактан эчкәрәк үтсәң катнаш урманга барып чыгарга мөмкин.

4.        Бераз баргач Хәйдәр киң кырлар түренә килеп чыкты.

5. Сабантуй көнне һәммәсе яше-карты олысы-кечесе мәйданга агылды.

Карточка №3

Бирем. Калын хәреф белән бирелгән хәлләрнең сорауларын күрсәтергә.

1.        Тышта җир туңмаган әле.

2.        Җыелышлар, киңәшмәләр, лекция һәм докладлар шунда уздырыла.

3.        Алдыбызда зур урман. Сукмактан эчкәрәк үтсәң катнаш урманга барып чыгарга мөмкин.

4.        Бераз баргач Хәйдәр киң кырлар түренә килеп чыкты.

5. Сабантуй көнне һәммәсе яше-карты олысы-кечесе мәйданга агылды.

9 слайд. Тест.

      Менә укучылар без урын хәле белән якыннан таныштык. Аның белән дуслашырсыз дип уйлыйм һәм җөмләдән тиз генә таба алугызга ышанып калам.

6. Өйгә эш бирү. 78 күнегү, язмача (52 бит). Урын хәле турында сөйләргә әзерләнергә.

7. Йомгаклау.

   Билгеләр кую.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәлләр. Урын хәле.

разработка урока 7 класс по татарскому языку...

Татарский язык в 5ом классе "Закрепление Урын-вакыт падежа"

на примерах закрепляются падежные окончания, обращаю внимание детей на твердые, мягкие слова, чтоб правильно подбирать окончания. Учащиеся составляют диалоги по образцу, применяя Урын-вакыт падеж....

"Кеше хэм анын яшэу урыны"

Сынлы сэнгатьтэн ачык дэрес...

Урын, вакыт рәвешләре.Презентация

Урын һәм вакыт рәвешләре турында аңлату. Рәвеш турында белемнәрне тирәнәйтү, системалаштыру. Рәвешләрнең сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау....

Рәшит Гәрәйнең татар әдәбиятында тоткан урыны

Рәшит Гәрәй иҗаты бик үзенчәлекле, матур иҗат, һәм ул шигъриятебез мәйданында кабатланмас урын тота.  Минем төп максатым: шигъриятебез мәйданында Рәшит Гәрәйнең тоткан урынын билгеләү. Мин үз алд...

Очрашу урыны - Казан (дәрес эшкәртмәсе)

8 нче сыйныфта татар теле дәресе....