Мастер класс
план-конспект занятия по художественной литературе на тему

Лутфуллина Миляуша Габбасовна

открытое занятие на конкурс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master-klass.docx17.11 КБ

Предварительный просмотр:

Әтнә муниципиаль районы “Күшәр балалар бакчасы”

Сөйләм үстерү эшчәнлеге буенча мастер-класс

Тема: әкияткә нигезләнгән эшчәнлектән тәҗрибә.

Төзеде: тәрбияче Газизова М.Г.

Февраль,2018

Максат:

Әсәрләргә нигезләнеп балаларның сөйләм телен, авазларны дөрес итеп әйтүен, фикерләү сәләтләрен, күзаллауларын, чагыштыра белү сәләтләрен үстерү.

Бурычлар:

1.Кешелеклелек сыйфатларын балаларның аңына барып җитәрлек итеп аңлату;

2.Балаларда кешеләргә, тереклек ияләренә карата мәхәббәт тәрбияләү;

3.Дөньяны күзаллауларын киңәйтү;

4.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: дидактик материаллар( патша, патша малайлары, патшалык рәсемнәре), смайликлар, магнитлар, кайчылар, әкият.

Магнитлы тактада патшалык рәсемнәре ясалган плакат эленгән. Мин үземнең эшчәнлекләремне менә шушындый рәсемнәргә нигезләнеп алып барырга тырышам. Мондый рәсемнәр куллану ул балаларның игътибарларын туплауөчен, әкиятләр, хикәяләр, шигырьләрне истә калдыру өчен һәм аларның кызыксынуларын арттыру өчен бик уңайлы алым булып тора. Мин бу алымны башка эшчәнлекләрдә дә кулланырга тырышам.Мәсәлән саннарны үткәндә патшалыклар урынына саннар куям,төсләрне,фигураларны,транспортларны өйрәнгәндә шуларны куям. Шулай ук шигырьләр укыганда да бу алымны кулланып була.

Әкият укыла.

Яшәгән ди бер патша.( Плакатка патша рәсеме куела).Аның ике улы булган.( малай рәсемнәре куела)Алар үсеп үзләре аерым патшалык салып тора башлаганнар. Малайларның олысы усал да, ялкау да, саран да, боерык бирергә, кешеләр белән идарә итәргә ярата икән. Шуның өчен аны беркем дә яратмаган, аның белән сөйләшәселәре дә килмәгән. Ә менә икенче малай бик акыллы, уңган, кешелекле, кыю, гадел, куркусыз,кешеләргә ярдәм итәргә әзер тора икән. Шуңа күрә аны кешеләр дә яратканнар, аның уңганлыгына сокланып туя алмыйлар икән.

Менә ямьле яз җиткән. Патшалыкның кырларында язгы кыр эшләре башланган.Патшаның олы малае халыкка эшкә чыгарга боерган: эшкә чыгыгыз, җирне тырмалагыз, орлык чәчегез дигән. Үзе бернигә катнашырга теләми икән. Шуңа күрә кешеләрнең эшкә чыгасылары килмәгән. Ә менә икенче малай кешеләргә : “әйдәгез бергәләп кырга чыгыйк, тырышып бердәм булып эшләп алыйк” дигән һәм үзе дә алар белән эшкә чыккан  һәм тиз арада алар бергәләп эшне тәмамлаганнар да ди.

Әйтегез әле, патшаның олы малае нинди( усал, ялкау, саран, боерык бирергә ярата, кешеләр белән идарә итәргә ярата). Ничек уйлыйсыз, болар яхшы сыйфатлармы әллә начар сыйфатлармы?

Ә икенче малай нинди?( кыю, акыллы, гадел, кешелекле, уңган).Ә болары нинди сыйфатлар?Сез бу малайларның кайсысы кебек булырга телисез?(икенче малай кебек)

Менә сезнең алдыгызда төрлечә сүрәтләнгән йөзләр. Әйдәгез әле шулар ярдәмендә ике малайны да сурәтләп карыйк. Олы малайны сез ничек күзаллыйсыз, һәм икенче малайны ничек күзаллыйсыз?

Мин бу әкиятемдә икенче малайның патшалыгын К хәрефе итеп алдым. Балалар андагы сыйфатларны әйткәндә шуңа басым ясап әйттерәм: кешелекле, кыю, куркусыз,бердәм булыйк,дус булыйк,бергәләп эшлик.

Бары тик бергә, бердәм булып,дус булып,бер-береңгә булышып эшләсәң генә ниндидер нәтиҗәләргә ирешеп була.

Минем бу эшчәнлемнән сез үзегезгә нинди нәтиҗә ясадыгыз?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ГОТОВИМСЯ К МАСТЕР-КЛАССУ Пошаговый алгоритм проведения мастер-класса

Методические рекомендации по организации и проведению мастер-класса...

Мастер класс по оригами в старшей-подготовительной группе. Тема: Тюльпаны (мастер класс посвящен Дню Города) подготовила Ворон Т.В.

Мастер класс по оригами в старшей-подготовительной  группе. Тема: Тюльпаны(мастер класс посвящен Дню Города) подготовила Ворон Т.В., воспитатель1 категории....

Пасхальное яйцо своими руками в технике квиллинг. Мастер - класс с пошаговыми фото. Мастер - класс “Пасхальное яичко”

Цель: создание яичка в технике квиллинг.Задачи:- закреплять навыки накручивания полоски бумаги в ролл;- развивать творческие способности детей, внимание, воображение и фантазию;- развивать мелкую мото...

«Мастер – класс « «Мастер – класс «Песочная терапия в работе педагога – психолога»» + презентация

Все мы, взрослые и дети, брали в руки песок. На вид мелкие крупинки, ничего особенного, но почему-то с ним хочется что-то делать: строить из мокрого песка замки, с помощью формочек делать кулич...

Мастер-класс для детей «Чудесное тесто!» . Мастер-класс проводит повар детского сада, мама Мирославы Морозовой – Морозова Елена Владимировна.

Цель мастер-класса для детей: Продолжать знакомить детей с профессией повара, через встречу с родителями и проведение мастер – класса. Познакомить с тестом, его приготовлением. Предложить д...

МАСТЕР-КЛАСС «Нетрадиционные формы оздоровления дошкольников» в рамках муниципального обучающего семинара-практикума на тему «Мастер-класс как форма распространения опыта работы педагога ДОУ»

Цель: Познакомить присутствующих педагогов с нетрадиционными формами оздоровления детей, используемыми в практической деятельности. Стремиться развивать у коллег коммуникативные навыки и ум...

Мастер - класс: " Рисуем солью и крупой". Фотоотчёт по мастер - классу.

В этом мастер - классе показано, какие поделки можно создать, используя соль и крупу (манную и рисовую). Как можно фантазировать, используя нетрадиционные тех...