Наян куян сказка на татарском языке
материал по художественной литературе (подготовительная группа)

Лутфуллина Наиля Афауллаевна

Музыкальная сказка на тему нравственности для детей 6-7 лет

Скачать:


Предварительный просмотр:

                                                    5 февраля 2021 год

Встреча с сотрудниками редакции республиканской детской   подростковой газеты “Көмеш Кыңгырау”

Под татарскую веселую музыку входят дети

Исәнмесез, диеп башлыйк әле,

Очрашулар шулай башлана.

Сезнең белән бүген очрашуга

Күңелебез шундый шатлана

Яратабыз чын күңелдән

Кунарклар каршыларга

“Көмешт кыңгырау” газетасы

Килгән безгә кунакка

Матур итеп киендек,

Бакчага бүген килдек

Сезне күргәч кунаклар,

Шатландык та сөендек.

Көмеш кыңгыраулар килде

Бүген безгә кунакка

Матур итеп, җырлап, биеп

Күрсәтикче аларга  

“ Куян кызы” спектакелен сәхнәләштерү

Катнашалар: Куян кызы, Куян энисе, Төлке кызы, Куян малае, Бүре малае, доктор Айболит, керпе, тиен.

Беренче күренеш

Алып баручы:

Әкиятләр илендә яшибез,

Бәхетле балалар без.

Әкияттәге кебек булсын

Безнең киләчәгебез!

Хәзер сезнең игътибарга

Әкият тәкъдим итәбез

Серле әкият геройларын

Бик оста уйныйбыз без

Матур музыка астында Куян малае белэн Куян кызы сикереп сэхнэгэ чыгып кар атышып уйный башлыйлар.

Куян кызы: Әйдә, качышлы уйныйбыз!

Куян малае:Әйдә, мин беренче качам!

Куян кызы: Юк, мин беренче!

Куян малае: Юк, мин беренче!

Куян кызы:Мин беренче әйттем, мин беренче качам!

Куян малае: Әйдә, саныйбыз! Кем чыга, шул кача.

Бергәләп:  (саныйлар)             Бер туп, ике туп,

Өч туп, дүрт туп,

Биш туп, матур туп.

Куян малае: (бергәләп)Мин качам! Мин качам!

(Куян малае агач артына кача)

Куян кызы(эзли): Кайда син Куянкай? Монда юк, монда да юк! (Эзли)

Куян әни керә

Әни куян: Кызым, Кызым!Минем якты йолдызым! Менә кызым, мин сиңа җылы итекләр алдым.Аякларың туңмасын, киеп куй әле. (Киез итекләрне киертә)

Куян кызы :Рәхәт әнием.Нинди җылы итекләр.

(Куян кызы әнисен кочаклый.Әни куян чыгып китә.Куян кызы агач артыннан Куян малаен эзли)

Куян кызы (эзли): Кая соң син куянкай? Монда юк, монда да юк! (Эзли)

                                                         Куяннар   биюе (фитбол )

Куян кызы:Эй, бик җайсыз икән бу итекләр! Йөреп тә булмый, йөгереп тә булмый.

(Итекләрен салып ташлый.Әни куян чыга.Итекләрне кабат кигертә)

Әни куян: Кызым, Кызым!Минем якты йолдызым! Ник салдык итекләрне? Аякларың авыртыр бит.Киеп куй әле.

Куян кызы: Ярар әнием, яра.

(Куян кызы әнисе кереп китүгә, итекләрен салып, агач артына качырып куя. Куян малаен эзли)

Куян кызы:Менә син кая, Куянкай!Әйдә киттек йөгердек!

(Куян кызы белән Куян малае уйный-уйный чабып кереп китәләр)

Куян әни керә

        Әни куян:Эх, наян кыз! Тагын итекләрен салып ташлаган.Кызым, минем син кая?

(Аксый-аксый елап куян кызы керә)

Куян кызы:Әни-Әни, әнием , минем аякларым  авырта! И-И-И-И.!Мин йөри алмыйм, мин чаба алмыйм И-И-И-И-и!

        Әни куян: Ай кызым, минем якты йолдызым, синең аягың шешкән бит.Ай-ай-яй! Инде нишләргә?(Куян кызының аякларын карый)

(Керпе белән тиен җырлый-җырлый керәләр, шулвакыт елап утырган Куян кызын белән борчулы Әни куянны күреп  алалар)

Тиен:Исәнмесез, куяннар! Сез нигә елыйсыз?

Керпе:Сезгә нәрсә булды?

Әни куян:Минем кызымның аягы авырта.Инде нишләргә?

Тиен: Кайгырма, Куян! Мин беләм доктор Айблитка барырга кирәк.Әйдәгез киттек.

(Барысы бергә җыенып доктор Айблитка китәләр).

Икенче күренеш

Шифаханә янында доктор Айболит утыра.Өстәлендә төрле кирәк –яраклар.Доктор Айболитка Төлке кызы килә.

Төлке кызы:Доктор Айблит! Минем тамагым авырта-а-а-а! Туңдырма күп ашаган иде-е—е-е-ем.Әни күп ашарга кушмаган иде.И-И-И!Ә мин тыңламадым!

Доктор Айболит: Әй Төлкекәй! Нигә әниеңне тыңламадың  соң?Әйдә уутр, ач авызыңны, карыйм тамагыңны. ОООО синең тамагың кызарган.Ангина булган.Менә сиңа дару, шуның белән чайка тамагыңны.Әниеңне тыңла.  Туңдырма ашама!

Төлке кызы: Рәхмәт.Доктор Айболит.Мин хәзер әниемне  тыңлаармын. Сау бул доктор Айболит!

(Зарланган тавыш белән аксый-аксый Буре малае керә)

Буре малае:УУУУУ.Ай-яй-яй.Доктор Айболит, Исәнмесез, хәерле көн! Аягыма баса алмыйм у-у-у!

Доктор Айболит: Хәерле көн , Бүрекәй ! Нәрсә булды?

Буре Малае: Тавык урлаганда  аягымны авырттырдым.

Доктор Айболит: Кил , утыр мондаа.Аягынны карыйк.Хәзер май сөртеп, бәйләп куябыз.Икенче тапкыр тавыклар урларга йөрмә.

Буре Малае: У-У-у-у-!ярар , ярар, Доктор Айболиит!.Бик зур рәхмәт.Сау бул доктор Айболит!

(бүре малае чыгып китә.Куян кызы белән әни куян керәләр)

Барысы бергә: Исәнмесез, Доктор Айболит!

Доктор Айболит: Исәнмесез, Рәхим итегез! Сезгә ни булды?

Әни куян: Доктор Айболит! Менә минем кызымның аягы авырта.Зинһар өчен ярдәм итегез.

Доктор Айболит: Нәрсә булды?

Әни куян:Мин кызыма итекләр алып биргән идем.Ул аларны кимәде, салкын көннәрне ялан як йөрде.Менә хәзер аягы авырта.

Доктор Айболит: Кил әле Куян кызы , аягыңны карыйк.УУУУУ синең аягың шешкән.Аягыңа салкын тигән. Менә хәзер аягыңа дару сөртеп, бәйләп куям.Әниеңнең сүен һәрвакыт тыңла!

Куян кызы: Рәхмәт Доктор Айблит! Мин итекләрне гел киеп йөрермен.Әниемне һәрвакыт тыңлармын.

Барысы бергә: Рәхмәт Доктор Айболит

(куян кызы әнисе белән чыгып китәләр)

Күңелле музыка астында геройлар сәхнә уртасына чыгып, түгәрәккә басалар.Куян кызы түгәрәк уртасына  чыгып бии. Ә калган геройлар түгәрәктә җыр җырлыйлар.

Барысы бергә:                     Бар монда зур Куян

Зур Куян, матур Куян.

                                               Куян, Куян  кил әле

                                               Биеп-биеп кит әле.

(Кулга кул тотынышып Куян тирәсендә җырлап әйләнеп йөриләр)

Куян кызы: (алга чыгып) Барыгызга да рәхмәт!

                                               Жыр “ Энием, кадерлем”

Алып баручы:

“Куян кызы” әкиятебез

Ахырына якынлашты.

Чыгышыбыз ошаса,

Сез безне алкышлагыз.

Безнең нәни артистларның

Тырышлыгын күрдегез.

Хәзер менә бергәләшеп,

Уен уйнап алабыз.

                                “Көмеш  кыңгырау”

Уенның максаты: Балларның кул хәрәкәтләрен, җитезлекне, ишетү сәләтен һәм  үстерү.

Балалар түгәрәк ясап, уртага карап басалар. Урталарына зур бер җеп сузыла, ул җепкә кечкенә кыңгырау кидерелгән. 1 бала- уртада басып тора. Куплет башлангач, кырыйда торучылар җырлый-җырлый җепкә тотынган килеш әйләнәләр.

Көмеш телле бу кыңгырау,

Безнең кулларыбызда

Җитезрәк бул син,дустым,

Белеп кал кайсыбызда.

Кызу көй башлангач, уртада басучы бала түгәрәк эчендә күзен йомып бии, ә кырыйдагылар тавыш чыгармыйча гына кыңгырауны җеп буйлатып бер-берсенә бирәләр. Көй туктагач, уртадагы бала күзен ача һәм кыңгырауны кемдә туктаганын табарга тиеш була.Кыңгырауны кайсы балада дип уйлый, шуңа “Менә синдә ул, тыныч кыңгырау” дигән сүзләрне әйтә.Белсә, шул бала уртага баса. Уен дәвам итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

дидактическая сказка на татарском языке

сказка предназначана для детей средней группы, сказка называется "Серый волк и длиннаяухо у нас в гостях"  . Это сказка по ПДД. Здесь объясняется детям правила дорожного движения....

музыкальная сказка на татарском языке "Бер алманы бишкә бүләек"

Музыкальная сказка на татарском языке на осеннюю тематику....

авторская сказка на татарском языке "Дуслык яки күбәләкләр ничек барлыкка килгән".

Моя сказка на татарском языке, которая заняла второе место в республиканском конкурсе: "Дуслык яки күбәләкләр ничек барлыкка килгән"....

Сказка на татарском языке к дидактической игре "Веселые ежата.Сказка о дружбе."

Сказка на татарском языке к дидактической игре по Монтенссори...

Дуслык (сказка на татарском языке)

Сказка о дружбе для детей ....

Сказка на татарском языке "Батыр үрдәк малае"

Сценарий сказки, разработанный воспитателями по развитию татарской речи. Предназначен для старшего дошкольного возраста. Цель:обучать татарскому языку детей через театрализованную деятельность.Задачи:...