"Светофор"
план-конспект занятия по обж (младшая группа) на тему

Конспект занятия для младшей группы по основам безопасности жизнедеятельности

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon svetofor.doc38.5 КБ

Предварительный просмотр:

Юлда йөрү кагыйдәләре буенча ачык дэрес

1 кечкенәләр төркеме тәрбичесе

 Сибгатуллина Раилә Рафаэлевна

Тема: “Светофор”

Максат:

1. Светофор турында белемнәрен ныгыту.

2. Машиналарга карата кысыксыну үстерү.

3. Балаларда бер-берсенә һәм башкаларга карата хөрмәт тәрбияләү.

Сүзлек эше: светофор, автобус, җиңел машина.

Җиһазлар: светофорның өч төсе, дидактик уен “Ватылган светофор”, светофор, автобус, җиңел машина сүрәтләре.

Т: Балалар, карагыз эле, кем безгә кунакка килгән? 

Б: “Светофор”.

Т: Хәзер мин сезгә светофор турында шигырь укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз.

Җәен, козен, язын, кышын,

Иртә-кичен, кондезен

Ача йомадыр өч күзен,

Телсез әйтәдер сүзен,

Бик тиз аңлыйлар үзен.

(Светофор)

Т: Балалар, ә сез светофор турында шигырьләр беләсезме?

Б: Янса кызыл ут

Тукта шунда ук

Алга барырга

Димәк, һич юл юк.

Б: Сары ут янса

Игътибарлы бул

Урамда эле

Ачык түгел юл.

Б: Яшел ут янды

Сина юл ачык

Ашыкмый гына

Урам аша чык.

Т: Балалар, карагыз эле, светофорның күзләре төрле төсле. Алар нинди төсләр? 

Б: Кызыл, сары, яшел. 

Т: Светофор юлда тәртип урнаштыра, юл хәрәкәтләре белән идарә итә. Балалар карагыз эле аның 3 сигналы бар, алар барысыда бик мөһим. Өч күз – өч боерык. Утлар чиратлашып яналар. Сез аларның ни аңлатканын беләсезме?

Б: Әйе!

Т: Нинди төс янганда без юл аркылы чыга алабыз? 

Б: Юлны яшел төскә чыгарга ярый. 

Т: Ә кызыл төскә чыгарга ярыймы?

Б: Юк.

Т: Нигә кызыл төскә чыгарга ярамый?

Б: Машиналар таптыйлар.

Т: Ә сары төс ни аңлата?

Б: Көт, әзерлән.

Т: Балалар, менә миндә шушындый светофорлар бар, ничек уйлыйсыз ни җитми икән монда?  

Б: Төсле түгәрәкләр!

Дидактик уен “Ватылган светофор” (Балаларга ватылган светофорны төзәтергә әйтү, төсле түгәрәкләрне светофорнын күзләре кебек урнаштырырга. Балалардан нинди төскә кешеләр юл аркылы чыга алуларын сорарга.

Т: Ә хэзер әйдәгез светофор белән уйнап алабыз. Мин сезгә кызыл төс күрсәтсәм сез басып торырсыз, сарыны күрсәтсәм – кулларны чәбәкләрсез, ә яшелгә бер урында тыпырдырсыз. Игътибарлы булыгыз!

Т: Молодцы, балалар, булдырдыгыз, бик игътибарлы булдыгыз, светофорның барлык боеруларында дөрес үтәдегез!

Т: Светофорлар кайда тора?

Б: Юлда. 

Т: Дөрес. Балалар, рәсемгә карагыз эле, юлда тагын ниләр бар? 

Б: Машиналар.

Т: Сез рәсемдә нинди машиналар күрәсез?

Б: Рәсемдәге машиналарны атыйлар. Җинел машина, автобус.

Т: Балалар, мин сезгә шәһәр буйлап сәяхәткә чыгарга тәкъдим итәм. Без нинди машина белән сәяхәт итә алырбыз икән? Җиңел машинада буламы?

Б: Әйе.

Т: Ләкин без бит күп, барыбызда сыймабыз шул. Ә менә бу машинага утырсак буламы (автобус рәсеме күрсәтү)?

Б: Әйе.

Т: Дөрес, була. Бу автобус – ул кешеләр йөртә.

Без хәзер сезнең белән автобуска утырып сәяхәткә китәбез. (Балалар автобуска утыра.) (бию: Е.Железнова “Автобус”)

Т:  Молодцы! Сез светофорны бик яхшы беләсез. Безнең кунагыбызга сезнең җавапларыгыз бик ошады һәм ул сезгә хәерле юллар гына тели!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект Урам чатында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, светофор сигналлары («Безнең дустыбыз- светофор»)

“Безнең дустыбыз- светофор” кыска  сроклы проекты  аша без балаларны һәм ата-аналарны светофор эшчәнлеге белән тирәнрәк таныштырып, аларны юл аша дөрес чыгарга өйрәтербез...

Конспект занятия по теме: Лучший друг на дороге – светофор. Как пользоваться светофором. Правила поведения на дороге и в автобусе.

Вспомнить правила дорожного движения, правили перехода и поведения на улице, значение сигналов светофора....

"Наш Друг- Светофор Светофорович". Сборник материала для ознакомления дошкольников с ПДД. Конспекты.Загадки.Проект. Консультации для родителей. Анкеты. Анализ анкетирования.Макет "Светофор Светофорович"-наглядный материал своими руками.

Конспект НОД «Знакомство со светофором. Светофор-страж порядка» в младшей группеЦель : формирование навыков безопасного поведения на дорогах. познакомить детей с понятием «свет...

Конспект целевой прогулки к светофору "Светофор"

Конспкт целевой прогулки  к светофору...

Конспект занятия по теме: «Лучший друг на дороге – светофор. Как пользоваться светофором. Правила поведения на дороге и в автобусе»

Цели и задачи:• Научить детей соблюдать элементарные правила поведения на улице и в транспорте;• Систематизировать знания детей о ПДД, правилах пешехода, о работе светофора;• Воспитыват...

Тема: «Наш друг – светофор» Цель: познакомить детей со светофором; формировать представления о безопасности пешеходов на дороге; закреплять знания об основных цветах: красный, желтый, зеленый.

Познакомить детей с характерными признаками осени; учить устанавливать причинные связи. Дифференцировать красный, желтый цвета. Развивать пространственные ориентировки, слуховое и зрительное внимание,...