Безнең шәһәр һәм аның транспортлары
план-конспект занятия по обж (подготовительная группа) на тему

Камаева Гульнара Разыловна

балаларны Әлмәт шәһәренең тарихы, транспорт һәм җәяүлеләрнең хәрәкәте белән таныштыру; үз шәһәреңнең үткүненә һәм хәзергесенә мәхәббәт уяту; шәһәр буенча дөрес йөрү күнекмәләрен ныгыту, уй-фикерләү сәләтләрен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл beznen_shhr_hm_anyn_transportlary.docx21.18 КБ

Предварительный просмотр:

          Максат. Өйрәтү: балаларны Әлмәт шәһәренең тарихы, транспорт һәм җәяүлеләрнең хәрәкәте белән таныштыру;

тәрбияләү: үз шәһәреңнең үткүненә һәм хәзергесенә мәхәббәт уяту;

үстерү: шәһәр буенча дөрес йөрү күнекмәләрен ныгыту, уй-фикерләү сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау. Әлмәт шәһәре фотолары, альбомы; транспорт төрләренең сурәтләре.

Алдан эшләнеләсе эшләр. Әлмәт шәһәре турында әңгәмә.....

Эшчәнлек барышы:

(Әлмәт шәһәре турында җыр яңгырый, балалар залга керәләр.)

Тәрбияче. Исәнмесез, кадерле балалар, килгән кунаклар! Балалар күрәсезме безгә күпме кунаклар килгән? Әйдәгез әле,  без  килгән кунакларга үзебезнең белгәннәрне күрсәтик.

Бүген без сезнең белән үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләренә таянып Әлмәт шәһәренә 60 ел тулу уңаеннан чара үткәрербез.

  • Балалар, безнең авылыбыз ничек атала? (Миңлебай).
  • Ә якын тирә авылларны беләсезме? (Чупай, Мәмәт, Кичүчат, Суркин, Югары Мактама, Көлшәрип һ.б.).
  • Ә сез безнең авыл нинди районга кергәнен беләсезме? (Әлмәт районы).
  • Әйе, балалар. Без бүген Әлмәт шәһәре турында сөйләшербез. Ул кайда урнашкан? (Татарстанда).
  • Әйе, безнең Әлмәт шәһәребез Татарстан Республикасының иң матур төбәкләренең берсе булып санала. Кайсы айда без Әлмәт шәһәренең туган көнен билгеләп үтәбез? (Ноябрьдә).
  • Быел Әлмәт шәһәренә ничә ел булды? (60 ел).
  • Әйе, балалар. Әлмәт шәһәренә быел 60 яшь тулды. 60 ел элек әле бу урында кечкенә генә татар авылы булган. Авылда яшәүчеләр икмәк үстергәннәр, сыер, сарык үрчеткәннәр. Авыл суга һәм балыкка бай булган Зәй елгасы буена урнашкан. Соңгы елларда шәһәр бигрәк тә зурайды, матурайды. Безнең шәһәребез нәрсә белән данлыклы соң? Ул үзенең “Кара алтыны” – нефте белән күренекле. Менә шуның өчен -  Әлмәт нефтьчеләр төбәге,  нефтьчеләр башкаласы дип йөртелә.
  • Балалар әйдәгез әле Әлмәт шәһәре турында шигырьләр сөйләп китик.
  1. Әлмәтем – бик матур шәһәр,

Бик яратам мин аны.

Кышлары да, җәйләре дә

Гаҗәеп матур аның.

  1. Эш сөюче нефтьчеләр

Заводта эшләүчеләр,

Һәммәсе дә үзара

Дус һәм тату яшиләр.

  1. И Әлмәтем, Әлмәтем!

Төзек, киң урамнары.

Бөтен дөньга танылды

Нефтьчеләрнең даны.

- Әйе балалар. Безнең Әлмәт шәһәребез нефтьчеләр белән данлы. Нефтьчеләр шәһәребезгә матур, күпкатлы йортлар, кибетләр, мәктәпләр, балалар бакчалары салдылар. Шәһәр урамнарыннан көн, төн машиналар йөри. Алар кибетләргә ипи һәм башка төрле продуктлар илтәләр; кыш көне урамнардан, ишек алларыннан кар чистарталар.

- Балалар, безнең шәһәр буенча нинди транспорт төрләре йөри (йөк машиналары, җиңел машиналар, такси, махсус автотранспорт һ.б.). Ә ни өчен йөк машиналары һәм башка махсус автотранспортлар кирәк? (Җаваплар тыңлана).

(Слайд яки күрсәтмә материал белән эшләү)

- Хәзер мин сезгә транспорт чаралары күрсәтәм, ә сез аларның кайсы төркемгә кергәнен әйтерсез. Безнең юлдан автобуслар һәм җиңел машиналар йөри. Бу...

Балалар. Пассажирлар транспорты.

Тәрбияче. Самосваллар һәм Камаз машиналары...

Балалар. Йөк машиналары.

Тәрбияче. Янгын сүндерүче һәм башка ашыгыч ярдәм машиналары ашыга...

Балалар. Оператив транспорт.

Тәрбияче. Җәй көне юллар чиста булсын өчен юлларга су сиптерәләр...

Балалар. Су сиптерүче машина.

Тәрбияче. Ә кыш көне юллардан карны чистарталар...

Балалар. Кар чистартучы машиналар.

Тәрбияче. Яңа өйләр төзелә, чокырлар казый эксковатор, йөк күтәрә кран. Бу...

Балалар. Махсус автотранспорт.

  • Балалар, безнең Әлмәт шәһәрендә нинди пассажирлар йөртүче машиналар йөри? (Автобус, троллейбус, такси.)
  • Автобус белән троллейбусны кайда көтәләр? (“Автобус көтү урыны” дигән махсус мәйданчыкта).
  • Автобуста баручы кешеләрне кем дип атыйлар (Пассажирлар).
  • Молодцы. Ә хәзер үзегезне пассажир дип хис итегез. Җәмәгать транспорты кагыйдәләрен искә төшерик әле. (Җәмәгать транспортында, пассажирлар үзләрен тыныч тотарга тиеш һәм тын гына сөйләшергә тиеш. Кычкырырга, тавышланырга ярамый. Пассажирлар автобусның түренә үтәргә тиеш. Тотынгычка нык тотынырга тиеш. Юл өчен түләргә. Өлкәннәргә, балалы пассаңирларга урын бирергә. Тәрәзәдән кул яки гәүдәне чыгарып барырга ярамый).
  • Ә җәяү йөрүче кешеләрне ничек атыйлар? (Җәяүлеләр).
  • Җәяүлеләр кайдан йөрергә тиеш? (Тротуардан).
  • Ә ни өчен юлдан йөрергә ярамый? (Юлдан машиналар хәрәкәт итә, алар җәүлеләрне бәреп китәргә мөмкин.)
  • Әгәр тротуар булмаса кайдан барырга? (Җәяүле юлның сул ягыннан барырга тиеш, чөнки транспорт юлның уң ягыннан.)

“Шәһәр транспортын дөрес җый” өстәл уены.

  • Балалар кискәләнгән рәсемнәрне җыялар һәм кайсы төркемгә кергәннәрен әйтәләр. (“Автобус”, “Троллейбус”, “Такси”).

Уен. “Мин Әлмәт шәһәре турында нәрсә беләм”

  • Ә хәзер  “Мин Әлмәт шәһәре турында нәрсә беләм” уенын уйнап алабыз.
  1. Әлмәт шәһәренә быел ничә яшь тулды?
  2. Шәһәрнең үзәк урамы ничек атала?
  3. Үзәк урамда нинди хәрәкәт – бер яклымы, әллә ике яклымы?
  4. Шәһәрнең ял паркы кайсы урамда урнашкан?
  5. Бу нинди бина? (Нефтьчеләр мәдәният сарае)
  6. Әлмәт шәһәрендә светофорлар бармы?
  7. Әлмәт шәһәре яныннан нинди елга ага?
  8. Автовокзал кырыенда җәяүлеләр өчен нинди юл аша чыгу урыны бар?

Тәрбияче.  Балалар, шәһәребезнең тырыш хезмәтчәннәре генә түгел, ә иҗат кешеләре дә күңелдә горурлык хисе уята. Нефтьчеләр кара алтын чыгарсалар, төзүчеләр йортлар төзесәләр, алар туган як турында матур-матур әсәрләр иҗат итәләр. Шәһәребездә яшәп иҗат итүче кайсы шагыйрь һәм композиторларны, язучыларны беләсез? (Э. Мөэминова, К. Булатова, Нур Әхмәдиев, Сәрия Бикмөхәммәтова, Альмира Таһирова, Резеда Фәрхетдинова).

  • Ә хәзер Әлмәт шәһәре шагыйре Резеда Фәрхетдинованың “Светофор сүзе” шигырен тыңлап китик.

  1. Кабынды кызыл күзе –

Бигрәк таләпчән үзе:

  • Юлга чыкма син чабып,

Тукта, алда юл ябык!

  1. Балкыды сары күзе –

Кыскарак аның сүзе:

  • Бераз гына көтәрсез,

Аннан ары үтәрсез!

  1. Яшел күзе – юмарт ут,

Кабынса, юллар ачык.

  • Җәяүле, юл аркылы

Яшел утка гына чык!

 

Шушындый матур шигырь юлларында чарабызны тәмамлыйсы килә. Балалар, Әлмәт шәһәре безнең шәһәр, матур һәм бай шәһәр. Без бу шәһәрдә тудык, шунда үсәбез, монда сезнең әти-әниләрегез хезмәт куя. Үз шәһәреңне яратырга гына түгел, ә үрнәк җәяүле дә булырга кирәк!

 

Кулланылган әдәбият

  1. Авт.-төз.: Г.А. Галеева, С.М. Гаффарова, З.Л. Ишниязова Р.Ш. Ахмадиева һ.б. – “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү дәресләре циклы” - Казан 2010.
  2. Авт.-төз.: Р.Ш. Әхмәдиева, Е.Е. Воронина, Р.Н. Миңнеханов, Д.М. Мостафин, В.Н. Попов, А.Н. Сахаров, И.А. Халиуллин “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү” - Казан 2008.
  3. Төзүчеләр: Л.Г. Әхмәтшин, З.Ф. Камалова, Р.К. Әхмәтҗанова, К.В. Закирова, Р.А. Зарипов, Р.Н. Миңнеханов, И.А. Хәлиуллин – “Адымнар нык, юллар имин булсын” – Казан 2002.
  4. Авт.-төз.: С. М. Харисова, Т. Ә. Шәрәфетдинова, С. Ә. Зарипова, Г. Ә. Мозаффарова, С. М. Җиһаншина “Әлмәт – кара алтын иле, ак шәһәр” – Әлмәт шәһәре 2002.
  5. Л. Вдовиченко. Наш город и его транспорт // Дошкольное воспитание. – 2007. - № 7.
  6. Р. Фәрхетдинова “Светофор сүзе” – Казан 2010.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

"Безнең авыл машиналары" шөгыль конспекты(уртанчылар төркеме)

Максат: Балаларны төрле машиналар ясарга өйрәтү.Сәләтләрен үстерү.Машиналарның төрле детальләрен ясарга өйрәтү.Дәрестә игътибарлы булуларын таләп итү.Җиһазлар:Рәсемнәр,карандашлар.Барышы: 1.Оештыру өл...

Безнең кара дошманнарыбыз аракы һәм тәмәке.

Балаларга тәмәкегә һәм аракыга карата кечкенәдән үк тискәре караш булдыру....

Балалар язмышы безнең кулда

Әти- әниләр белән эшләү өчен перспектив планга аңлатмалы язу...

"Безнең канатлы дусларыбыз"

Балаларда кошларга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисе тәрбияләү. Кошларга да кешеләрнең ярдәме бик әһәмиятле булуын аңлату....

"Безнең сәламәтлек-безнең кулларда!"

Мероприятие для подготовительной группы...