"Куянга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтәбез" (1-нче кечкенәләр төркеме)
план-конспект занятия по обж (младшая группа)

Шакирова Эльвира Альфредовна

Эшчәнлек конспекты балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр өчен тәкъдим ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kuyanga_yul_yoru_kagyydlren_oyrtbez_-_pdd_-_18.05.2018.doc42.5 КБ

Предварительный просмотр:

«Куянга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтәбез»

/1-нче кечкенәләр төркемендә ачык эшчәнлек/

Саба 2-нче номерлы “Әллүки” балалар бакчасы                                                          1 квалификацион тәрбияче                                                                                             Шакирова Эльвира Альфред кызы

Максат: балаларның юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре, транспорт төрләре      турындагы белемнәрен ныгыту.                                                                                                  Бурычлар: уен формасында балаларның урамда йөрү, урам аша чыгу                        күнекмәләрен ныгыту;

  • ситуатив мәсәләләр чишәргә өйрәтү;
  • балаларда  игътибарлылык, уйлау, күзаллау сәләтләрен үстерү, ярдәмче сыйфатлары тәрбияләү.

Материал: урындыклардан ясалган автобус, руль,  уенчык йомшак куян, бинт, рәсемнәр (транспорт төрләре), светофор макеты, мольберт; уенчык машиналар (җиңел, йөк), төсле кыршаулар (яшел, зәңгәр).

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: - Балалар, без сезнең белән хәзер саф һавага “чыгарбыз”. Киенү имитациясе (күрсәтәм, балалар кабатлыйлар).- Әйдәгез, киттек!                                            

 В.Волков пьесасы “Прогулка”.

Балалар йөриләр, светофор каршында туктыйлар.

Тәрбияче: - Балалар, бу нәрсә?

Балалар: - Светофор!

Тәрбияче: - Ә нәрсә соң ул светофор? Бу күзләре ни өчен кирәк соң аның?

Балалар: -  Светофор машиналарга бер-берсенә комачаулык тудырмыйча хәрәкәт итү өчен кирәк. Аның утларының берсе кызыл – машиналар туктап тора, сары төстә – машиналар хәрәкәт итәргә әзерләнә, яшел төстә – машиналар хәрәкәт итә.

Тәрбияче: Урамны күзәтеп

                    Ваемсызны кисәтеп

                    Чатта тора светофор

                    Сакта тора светофор.

               Янып тора өч күзе

               Күреп тора ич безне

               Әйтеп тора өч сүзне:

  • Кузгалма ! - ди – кызыл күз.
  • Сабыр! - ди – сары күз.
  • Ярый, - ди – яшел күз.

Тәрбияче: - Әйдәгез, уен уйнап алабыз.

 «Светофор сигналлары» уены                                                                                            Уен барышы: Светофор сигналларын аралаштырып күрсәтәм, яшел төскә балалар атлап баралар,  сары төскә – кул чәбәклиләр, кызыл төскә – тик торалар.

Тәрбияче: - Киттек алга таба. Менә без сезнең белән автобус тукталышына  килеп җиттек. Әйдәгез, автобуска утырыйк та, урам буйлап сәяхәткә чыгыйк. Балалар алдан әзерләп куелган урындыкларга утыралар. Алда бер бала шофёр була, руль тотып утыра.

Тәрбияче: - Барыбыз да каешларны эләктерәбез. Каеш эләктерү имитациясе. -  Күңелле булсын өчен, әйдәгез “Мин шофёр” җырын җырлап барыйк.

                                       “Мин шофёр” җыры

Тәрбияче: - Балалар, күрегез, юл кырыенда кем ята?

Балалар куянны күреп алалар, аның янына киләләр. – Балалар, куян тәпиен авырттырган. – Куянкай, машиналар йөри торган юлда йөгереп йөрергә ярамый бит!  - Балалар, әйдәгез куянкайның тәпиен бәйләп куйыйк. Бинт белән куянның тәпиен бәйлиләр.                                                                                                       – Куянкайга юлда йөрү кагыйдәләрен аңлатыйк әле, балалар. Кешеләр кайдан йөрергә тиеш? Тротуардан. Ә машиналар кайдан йөри? Машиналар йөри торган юлдан. Машиналар йөри торган юлга чыгарга, анда уйнарга ярыймы? Юк, ярамый. – Юл аша чыкканда, кайдан чыгасы? Зебрадан. – Менә хәзер юл кагыйдәләрен беләсеңме инде,  куянкай?

Куян: - Әйе, хәзер беләм инде. Рәхмәт сезгә, балалар!  

Тәрбияче: - Ә хәзер “Нәрсә юкка чыкты?” дигән уен уйнап алырбыз.

Уен “ Нәрсә юкка чыкты?” /транспорт төрләре белән/

Балалар күзләрен йомалар,  бер рәсемне алып куям, балалар кайсысы юк икәнен әйтергә тиешләр.

Тәрбияче: - Балалар, без юлыбызны дәвам итә алмыйбыз, монда нәрсәдер бар (материал белән капланган түмгәккә килеп җитәләр), ачып карыйк әле, машиналар ич бу һәм аларның гаражлары.

  • Монда нинди машиналар бар?

Балалар: - Йөк һәм җиңел машиналар.

Тәрбияче: - Йөк машинасы ни өчен кирәк, ә җиңел?

Балалар: - Йөк машинасы ком, таш ташыр өчен, ә җиңел машина кешеләр утыртып йөртү өчен кирәк.

Тәрбияче: - Дөрес, балалар. Ә хәзер машиналарга булышыйк, йөк машиналарын зәңгәр гаражга ( кыршауга), җиңел машиналарны яшел гаражга (кыршауга) кертик.

“Кошлар һәм автомобиль” уены

Тәрбияче: - Балалар, безгә бакчабызга кайтырга кирәк. Автобуска утырыйк та, юлга кузгалыйк. Каешларыгызны эләктерергә онытмагыз!

“Мин шофёр” җыры  куела (минусовка)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

"транспорт төрләре" шөгыль коспекты (кечкенәләр төркеме)

Максат: Балаларны транспорт төрләре белән таныштыру,аларда игътибарлылык,ярдәмчеллек,хәлгә керә белү сыйфатлары тәрбияләү.Җиһазлар: Телевизор макеты,транспорт рәсемнәре,төзелеш материаллары,уенчык эт....

Кечкенә шырпы - зур бәла.( кечкенәләр төркеме өчен тирә - юнь дәресе)

   “Кечкенә шырпы – зур бәла”(  II кечкенәләр төркеме).Максат: Балаларны янгын сүндерүчеләр бел...

Урманга сәяхәт(икенче кечкенәләр төркеме өчен)

балаларның җиләк-җимеш,яшелчәләр ,урман җәнлекләре турындагы белемнәрен ныгыту.Урманга"бару"."серле агач"белән очрашу.ял иту."серле капчык"җәнлекләрне сыйлау.бүлмәгә кайту....

Көз бәйрәме икенче кечкенәләр төркеме өчен

Көзге бәйрәм!!!Алып баручы залга керә, исәнләшә һәм килгән кунакларны котлый. - Исәнмесез кадерле кунаклар, әти –әниләр һәм әби-бабайлар. Хәзер әйдәгез без әзерләгән бәйрәм кичәсен карап узыйк.К...