"Урман җәнлекләре юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә" (театраль постановка)
материал по обж (подготовительная группа)

Шакирова Эльвира Альфредовна

Театраль постановканы мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан балалар белән оештыру өчен кулланырга мөмкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urman_zhnleklre_yul_kagyydlren_oyrn.docx22.22 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан республикасы Саба муниципаль районы ш.т.б. Байлар Сабасы                                   гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 2 нче “Әллүки” балалар бакчасы”                                         мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

Театраль постановка:

“Урман җәнлекләре юл кагыйдәләрен өйрәнә”

/Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы,                                          Балаларны яклау көне уңаеннан/

1 квалификацион категорияле тәрбияче                                                                                              Шакирова Эльвира Альфред кызы

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү.

 

Бурычлар: - юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту, системалаштыру;

  • урамда, юлда үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләре, тирә-якта ориентлаша белүне формалаштыру;
  • күзәтүчәнлекне, хәтерне, игътибарлылыкны үстерү.

Катнашучылар: алып баручы, урман җәнлекләре (куян, тиен, бүре, аю балалары, керпе, 2 төлке), карга баласы, ябалак.

Бер әкияти урманда яшәгәннәр ди җәнлек балалары: куян-футболчы, бүре-Соры колак, озакламый туган көне җитә торган аю баласы һәм йомшак тиенкәй-Чибәркәй. Бу җәнлек балаларының булган канатлы дуслары – карга баласы Кар-кар. Аларның әти-әниләре көне буе эштә, өйләренә кич белән генә кайта торган булганнар.

Ә җәнлек балалары барысы бергә урманның зур бер аланында качышлы, куышлы һәм башка күңелле уеннар уйнаганнар. Аларны карт Ябалак күзәтеп торган. Нарат агачының зур бер ботагында җәнлек балаларының дус булып, күңелле итеп уйнауларына сокланып, сөенеп утырган.

Ләкин, куян баласы аланга чын футбол тубы алып килсә, ыгы-зыгы башлана торган булган! Барысы да: куян үзе, бүре, аю балалары барсын да онытып, алан буйлап шул аклы-каралы тупны тибеп, кичкә кадәр уйнаганнар.

Карга баласы Кар-кар футбол уйный белмәгәч, тамашачы гына булган. Әле монда, әле тегендә алар өстеннән очып, каты итеп кычкырган: «Карр, карр! Әйдә! Әйдә! Тип! ГО-О-Л»!

Йомшак тиенкәй-Чибәркәй генә тыныч кына бер агач төбендә утырган. Ул уйнаучыларны күзәтеп кенә утырган, чөнки аны җәнлек балалары уенга алмаганнар.

Карт Ябалак: “Ух-ух! Урман кырыена чыкмагыз! Анда юл, анда машиналар! Ух-ух, анда бик куркыныч! – дип, борчылып утырган.

– Без курыкмыйбыз ул юлдан! – дип кычкырган куян баласы һәм тупны җитез генә куакларга таба тибеп җибәргән.

– Ух, ух! Сез очраклы гына да юлга чыгарга һәм машина астына эләгергә мөмкин бит! – дип, кисәткән карт Ябалак.

– Эләкмибез! Без җитезләр! – дип кычкырган бүре баласы һәм борыны белән тупны куаклар арасыннан чыгарган.

– Һәм көчлеләр! – дип калын тавышы белән өстәгән аю баласы.

Шулай итеп, уйнап-шаярып, мәшәкатьсез, көн артыннан көн үткән.

Һәм бервакыт аю баласы зарыгып көткән бәйрәм – аның туган көне дә килеп җиткән! Әтисе белән әнисе аңа яңа самокат бүләк иткәннәр. Ә дуслары самокатны матур шарлар белән бизәгәннәр һәм бәхетле туган көн иясе велосипедта йөрергә өйрәнә башлаган.

Карт Ябалак башын чайкап: - Сезнең барыгызга да  юл йөрү кагыйдәләре белән танышырга кирәк, - дигән.

Таныш булмаган сүзләрне ишеткәч, җәнлек балалары аның янына йөгерешеп килгәннәр: - Нәрсә соң ул - юл кагыйдәләре? Алар ни өчен кирәк? Безнең урманда юл да юк бит!

Карга баласы Кар-кар да: - Киррәк түгел безгә юл кагыйдәләррре! Безгә болай да рррәхәт! – дигән.

Зиһенле, акыллы йомшак тиенкәй-Чибәркәй үзенең дусларына болай дигән: -  Белем һәркемгә дә кирәк. Бәлки аларның безгә кайчан да булса кирәге чыгар!

Ләкин шаяннар аны тыңламаганнар, туп белән уйнарга йөгергәннәр. Аю баласы аларның артыннан самокатта җилдергән.

– Карт Ябалак, син миңа ул кагыйдәләр турында сөйлисеңме? – дип ягымлы гына сораган тиенкәй-Чибәркәй.

– Әлбәттә сөйлим! Кая соң әле безнең шаяннар? – дип борчылып, карт Ябалак аларны эзләргә ашыккан.

Җәнлек балалары уйный-уйный, котыра-котыра урман кырыендагы юл буена килеп җиткәннәрен сизми дә калганнар. Куян баласы барысын да шаккатырмакчы булып, тупка каты итеп тибеп җибәрүе булган, туп машиналар йөри торган юлга килеп төшкән.

– Ничек итеп алырга инде яраткан тубымны? – дип, куян баласы елап җибәргән.

– Чыгабыз да алабыз! – дигәннәр җәнлек балалары.

… Шул вакыт юл читеннән Керпе бара икән. Кәрзиненә гөмбә җыеп, ул өенә ашыккан. Җәнлек балаларының тиеш булмаган урында юл аша чыгарга җыенуларын күреп, кычкырган: - Кая барасыз!? Юлны җәяүлеләр кичүеннән һәм светофор рөхсәте белән генә чыгарга кирәк!  

– Юк, без тиз генә чыгабыз да тупны алабыз, - диешкәннәр җәнлек балалары. Шул вакыт аю баласы самокатында, куян сикерә-сикерә, бүре баласы үрмәләп юл аша чыгып киткәннәр. Карга баласы Кар-кар да алар артыннан калышмаган: - Карр! Булдырасыз! Нәрсәгә безгә җәяүлеләр кичүе, нәрсәгә безгә светофор!

… Шул вакыт тиенкәй-Чибәркәй һәм карт Ябалак килеп җитәбез дигәндә генә машиналар тормозы тавышын ишетәләр.

– Ой! Каза, каза! – дип кычкырган Керпе.

Зур машина, туктый алмыйча, аю баласының самокатына бәрелә. Аю егылып төшә һәм тәпиен тотып елый башлый. Куян баласының арткы тәпие, бүренең – койрыгы машина астына эләгә.

Тавышка ике төлке – шәфкать туташлары килеп җитә. Алар куян баласын носилкага салып урман хастаханәсенә алып китәләр. Алар артыннан аксый-аксый, ыңгыраша-ыңгыраша аю һәм бүре балалары бара. Әти аю баласына зур тәпие белән янап, ватык самокатны өенә алып кайтып китә.

Карт Ябалак юл аша очып чыгып, тупны ике тәпие белән ала да куянга бирә.       – Рәхмәт! – ди, футболчы куян баласы.

Зыян күрүчеләрнең барсын да урман докторы Тукран хастаханәгә сала. Ул аларны озак дәвалый: укол ясый, тәпиләрен, койрыкларын бинт белән бәйли, әче дарулар бирә.

Дәваланып, хастаханәдән чыккач, җәнлек балалары карт Ябалак янына юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә киләләр.

– Гафу ит безне, сине тыңлаган, кагыйдәләрне өйрәнгән булсак, бәла булмас иде.

– Өйрәнергә бервакытта да соң түгел, дигән карт Ябалак һәм җәнлек балаларын юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү мәктәбенә чакырган.

– Ух, ух! – дип башлаган үзенең дәресен карт Ябалак. – Җәяүлеләрнең юл аша чыгарга мөмкинлеге булсын өчен махсус чыгу урыны уйлап тапканнар. Аны ак сызыклар белән билгеләгәннәр һәм янына билге куйганнар: ак өчпочмаклы зәңгәр квадратта  кеше бара.

– Бу урында юлны чыгарга ярыймы? Машиналар туктап, җәяүлеләрне чыгарамы? – дип бик гаҗәпләнгән куян баласы.

– Ух, ух! Әйе, ләкин юлны чыга башлаганчы, сул якка, юл уртасына җиткәч, уң якка карарга кирәк!

  • Әтием самокатны ремонтлагач, юлны җәяүлеләр кичүеннән генә чыгам! – дигән аю баласы.

– Юк, юк! Җәяүлеләр кичүеннән самокатта чыгарга ярамый! Аны тотып кына чыгарга кирәк.

– Ә светофор нәрсә өчен кирәк? – дип сораган бүре баласы. – Ни өчен аннан рөхсәт сорарга?

– СВЕТОФОР – юлдагы иң зур ярдәмче һәм регулировщик. Аны җәяүлеләр кичүе янына, машиналар һәм җәяүлеләрнең зур хәрәкәте булган урынга куялар. Кызыл ут янса – чыгарга ярамый! Ул – барлык хәрәкәтне дә тыя.

– Минем яраткан чәчәкләрем – тузганаклар төсе кебек сары төс янса, юл аша чыгарга ярыймы? – ди тиенкәй-Чибәркәй.

– Юк! Сары төс юлны чыгарга әзерләнеп торырга куша.

– Ә кайчан чыгарга ярый соң? Кайчан рөхсәт бирә светофор?– дип түземсезләнеп сорыйлар җәнлек балалары.

– Светофорның яшел уты янгач, ул юл аша чыгарга рөхсәт итә.

– Рәхмәт сиңа, карт Ябалак! Без барсын да истә калдырдык, юл кагыйдәләренең нәрсә икәнен белдек, хәзер инде һәрвакыт дөрес итеп юл аша чыгарбыз.

Шулай дигәннәр дә җәнлек балалары, яраткан урман аланына уйнарга йөгергәннәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга:           Исәнмесез,балалар!...

Методические рекомендации «Балалар сөйләмендәге фонетик-фонематик җитешсезлекләрне төзәткәндә юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту » («Закрепление правил безопасного поведения на дороге на индивидуальных занятиях по постановке звуков детей с фонетико-фонематическ

В методических рекомендациях систематизирован практический материал по системе работы  коррекции недостатков звукопроизношения у детей с ФФН, которая включает в себя: артикуляционные упражнения, ...

Җәнлекләрнең кышка әзерләнүләре

Җәнлекләрнең кышка әзерләнүләре...

Урман җәнлекләренә булышабыз!

Катнаш төркемдә математикадан куллану өчен ярдәмлек....

Яңа ел бәйрәменә сценарий Тема: «Урман жәнлекләре кыш бабайны көтә”

Яңа ел бәйрәменә сценарийТема: «Урман жәнлекләре кыш бабайны көтә&rdquo...

Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күрсәтмә эшчәнлек. Тема: “Юлда булсаң бул өлгер-юл кагыйдәләрен нык бел”.

Максат: 1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.2. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга. юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөн...