Светофор иленә сәяхәт
план-конспект занятия по обж (средняя группа)

Юл йөрү кагыйдәләре буенча квест уен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл svetofor_ilen_syaht.docx15.46 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Светофор иленә сәяхәт.

Максат:Балаларның урамнарда һәм юлларда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләре  турында  белемнәрен ныгыту.

Тәрбия бурычлары:Балаларда бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү,игътибарлы булу,сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү.

Үстерү бурычлары:балаларның иҗади активлыгын,фикерләү сәләтен үстерү.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнгәндә балаларның сөйләм телен үстерү.

Белем бирү бурычлары:кулланылышы(йөк,җиңел һәм пассажир),тышкы формасы,төп өлешләре буенча транспорт төрләрен аера белергә өйрәтү.Светофор белән таныштыру,төп төсләр турындагы белемнәрен ныгыту.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль- коммуникатив,  сөйләм үсеше, эстетик сәнгать,  физик үсеш.

Методик алымнар һәм чаралар: квест уен, сорау,сөенеч мизгеле,,мактау,ярдәм итү,бәяләү.

 Җиһазлау :

Сүзлек белән эш: җәяүле,шофер,светофор,тротуар,зебра, елга порты

Эшчәнлек барышы:

Балалар ярым түгәрәк ясап басалар.

Тәрбияче: Хәерле көн,килгән кунаклар,хәерле көн балалар!Кәефләрегез ничек?

Балалар:Яхшы.

Тәрбияче:Әйдәгез,балалар,барыбызгада күңелле булсын өчен –хәерле көн телик.Килгән кунаклар белән исәнләшик.

Балалар:Исәнмесез,хәерле көн сезгә!

Тәрбияче: Барыгызда матур итеп басыгыз,бер-берегезгә карап матур итеп елмаегыз,ә хәзер кунакларга үзебезнең елмаюны бүләк итик.

Елмай әле дускаем,

Елмаю матур була.

Елмайганда кешенең,

Күзләренә нур тула!

Бир кулыңны дус булыйк

Һәрчак елмаеп торыйк!

Тәрбияче:Дусларыбызның,иптәшләребезнең көләч йөзләрен,елмаюлы күзләрен күргәч күңелләребез күтәрелеп,безгә бик рәхәт булып китте.

Сюрприз.  Балалар !нинди тавыш ишетелә? (Светофор тавышы куела)

Исәнмесез,балалар  мин сезне төсләр иле, Светофор иленә чакырам. Юлны сезгә табарга уңайлы булсын өчен мин сезгә карта һәм минем рюкзагымны җибәрдем.

Тәрбияче: рюкзакта ниләр барын карыйбызмы? Бу нәрсә?  җилләткеч, билет автобуска

Дусларым сез әзерме?

Тәрбияче: Әйдәгез әле башта картага күз салыйк безгә башта кайда барырга кирәк?

Карта елганы күрсәтә, ә безнең елгабыз кайда әле? (2 кечкенәләр төркеменең мәйданчыгына юл тотабыз)

Юлда барганда күңелле булсын өчен без уен уйнап алыйк. “Тигез юлдан”

 Тигез юл буйлап, тигез юл буйлап

Ташлар өстеннән,ташлар өстеннән

 Барган чагында чокырга төштек – бух.

Чокырдан чыктык –уф.

Тәрбияче:- Балалар,әйтегез әле без нинди  авылда яшибез?(Актаныш авылында)

- Безнең авылыбызның урамнарында  машиналар күп йөриме?

 -Машиналар нинди юлдан йөри соң ул, балалар?(киң юлдан)

 - Ә җәяүле кешеләр нинди юлдан йөри?

 Балалар: Тар юлдан,тротуардан йөриләр

Тәрбияче:  Балалар без килеп җиткәнбез дә икән. Ләкин безгә юл аша чыгарга кирәк. Каян чыгыйк икән? (Зебра, юлда транспорт йөри: уртанчылар төркеме малайлары уенчык машиналар белән узалар, балалар зебрадан чыкканда туктыйлар)

Балалар: Зебра аша (Чыгабыз, төркем мәйданчыгына керәбез, “Елга порты”)

Таныштыру: “ ЕЛГА порты”Елга   порты  – судноларның, көймәләрнең   тукталышы. (Балалардан кабатлату)

Балалар карагыз эле безнең көймәләр җил булмагач яр буеннан кузгалып китә алмыйлар. Безнең рюкзакта берәр җайланма юк идеме?

Балалар: Җилләткечләр.

Тәрбияче: Әйдәгез җилләтеп карыйк әле. Һәм уртадагы портка юл тотыйк.

(Балалар җилләткечләр белән көймәләрне уртадагы портка кертәләр)

Тәрбияче: балалар әфәрин., булдырдыгыз.

Ә хәзер, әйдәгез картага күз салыйк, кайда барырга диелгән анда?

“Автобус” ясалган урынга,  юл аша чыгып  “Автобус тукталышы” на барабыз (тукталыш бакча алдындагы урында)

(Юл аша зебрадан чыгабыз, тукталышка барабыз)

Балалар бакчасы стенасында рәсемнәр ябыштырылган “Автобус” “Трамвай” “Поезд”

Тәрбияче: балалар монда нинди транспорт төрләре күрсәтелгән?

(Автобус, трамвай,поезд)

Без кайсына утырабыз хәзер?

Тәрбияче: Автобусны тукталышта көтәбез (автобус килә). Балалар автобуска кергәндә арткы ишектән керергә кирәк.( керәбез)

Автобуска кереп утырдык.

Балалар автобуста барганда тотынып барырга, тыйнак булырга һәм тыныч кына утырырга кирәк. Карагыз әле төлкене ул нишли?

Кулларын тәрәзәдән чыгарып бара

Балалар шулай ярыймы?

Карагыз әле балалар рюкзак селкенә , нәрсә әйтмәкче була икән ул?

Карыйк әле, дусларым монда безнең билет бар икән!! Автобуска утыргач билет алырга кирәк.

Автобус белән без кая кадәр барабыз икән? Картаны карыйк әле..

Безгә урманга җәнлекләр янына кереп ярдәм итәргә кирәк икән.

Хзер безнең тукталыш була, автобустан чыкканда алгы ишектән чыгабыз.

Юл чатында ни тора?

Светофор !!

Светофорның нинди төсләре бар ( кызыл, сары, яшел)

Кызыл төсе безгә нәрсә дип әйтә?

Сарысы, Яшеле, ??

Балалар безгә юл аша чыгарга кирәк, әйдәгез светофорның яшел төсе янгач юлга кузгалыйк.

Урманда җәнлекләр безне сабыр гына көтеп торалар, Исәнләшик әле алар белән.

Балалар җәнлекләр дә юл йөрү кагыйдәләрен беләләр, ләкин светофорны күргәннәре юк, әйдәгез аларга төзеп күрсәтик.

Ә хәзер юлыбызны велосипедларда дәвам итәбез. (Утыру)

Зебрага кадәр барабыз.

Балалар юлны велосипед белән зебра аша чыкканда велосипедтан төшеп тотып чыгарга кирәк.

(велосипедларны тезеп куйдык)

Әйдәгез хезер юлны күзәтик әле, нинди транспорт төрләре йөри икән монда?

Ашыгыч ярдәм машинасы уза, полиция хезмәткәрләре, янгын  сүндерәчеләр (кабатлату)

 Балалар бу нәрсә икән? Кем әйтә белә? Бу шлагбаум.

Поезд килгәндә шлагбаумны төшерәләр, узып киткәч күтәрәләр.

(Зурлар төркеме балалары поезд булып үтәләр)

Балалар карагыз әле өй күренә Светофорның өе инде ул.

Без җәяүлеләр тротуардан йөрибез

Кунакларым килеп җиттегез ме , биремнәрне төгәл үтәгәнсез. Менә сезгә бүләкләр


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Белем иленә сәяхәт.

Белем иленәсәяхәт (мәктәпкә хәзерлек төркемендә математикадан йомгаклау шөгыле)....

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләрен өйрәтү буенча шөгыль...

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...

Образовательная деятельность по татарскому языку для русско язычных детей "Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт".

Внедрить систему воспитания чувств через путешествие по сказкам, научить ребенка сопереживать, откликаться на чужую беду, выражать свои чувства адекватно. Воспитывать интерес к творчеству великого тат...

“Татар теле иленә” сәяхәт-дәрес.

Татар теленнән  гомумиләштерү дәресе...

Методическая разработка для детей дошкольного возраста по изучению правил безопасного поведения на дорогах "Юл фәне иленә сәяхәт"

Здесь  отрывок  этой методической разработки. Работа сама  состоит из проектов для детей старшей группы коррекционных  ДОУ....

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе.

Конспект занятий по математике. Тема:"Математика иленә сәяхәт" в старшей группе....