Билгеле юнәлеш буенча дөрес хәрәкәт ит
план-конспект занятия по обж

Халиуллина  Фария Миннехановна

Билгеле юнәлеш буенча дөрес хәрәкәт ит

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bilgele_yunlesh_buencha_dores_hrkt_it.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Билгеле юнәлеш буенча дөрес хәрәкәт ит”

Максат. Балаларга юл билгеләрен өйрәтү. Балаларга  “җәяүлеләр светофоры, транспорт светофоры”, җәяүлеләр юлы барлыгын аңлату. Яңа  "Сак булыгыз, балалар!" билгесе белән таныштыру.

Шөгыль барышы.

Тәрбияче:        Карагыз әле, балалар, без бүген әллә экскурсиягә барыйкмы икән,  гел группада утырып туйдырды. (Ишек шакыйлар, телеграмма бирәләр).

Почтальон (бала):        Исәнмесез! Сезгә телеграмма.

Тәрбияче:        Бара алмый калдык, нәрсә язылган икән, укыйк әле: "Тиз генә кечкенә кешеләр иленә килеп житегез. Белмәмеш юл билгеләрен бутап бетергән. Юл һәлакәте килеп чыгарга мөмкин. Ярдәм итегез."

Балалар, бу телеграммада бездән ярдәм сораганнар. Барып ярдәм итәбезме, Менә безгә экскурсия дә булыр.

Балалар:        Ярдәм итәбез. (Слайд 2)

Тәрбияче:        Әйдәгез, тигез адымнар белән, бер-берегезне төрткәләмичә барыйк, автобуска утырыйк.

Залга барабыз, залда юл ясалган. (Юл билгеләре, светофор ауган. Белмәмеш юл кырыенда йөри.)

Карагыз әле, кая килеп эләктек без, нәрсәләр бар монда? (Слайд 3)

Балалар:        “Кечкенә шәхәрчек”светофор,чәчәкләр, агачлар

Тәрбияче:        Дөрестән дә монда Белмәмеш бик тырышкан, ахыры. Бу Белмәмеш үзе түгелме соң. Исәнме, Белмәмеш. Кем бу светофорларны аударып бетерде?

Белмәмеш:        Мин аудардым. Ник, сезгә ошамыймыни, миңа бик ошый.

Тәрбияче:        Белмәмеш, син светофорның нәрсә икәнен беләсеңме?

Белмәмеш:        Беләм, юк, белмим.

Тәрбияче:        Балалар, әйдәгез әле, Белмәмешкә светофор турында җыр җырлыйк.

        Җыр: Басып тора багана,

          Бер аяклы багана,

Өлкәннәргә эндәшә,

эндәшә һәр балага.

Багананың ике күзе,

 ике күзендә ике  сүзе,

 Кызыл күз дә, яшел күз

Ике  күздәге ике сүзне

 һәр бала да беләдер.

Безнең песи дә белә,

сезнеке дә беләдер.

Тәрбияче:        Белмәмеш, ошадымы сиңа бу җыр? Белдеңме инде светофорның нәрсә икәнен!

Тәрбияче:        Әйдәгез балалар, Белмәмешкә булышыйк әле,  берәр хәл булганчы светофорны да үз урынына куйык. Уен “Светофорны  җый!” (Слайд 4). Җәяүлеләр светофоры  белән таныштыру. (Слайд 5, 6). Бу  нәрсә?

Белмәмеш:        Юк белмим.

Тәрбияче:        Безгә ошамый. Светофорны аударгансың, син юлны дөрес чыга  белмисең бит?

Белмәмеш:        Беләм, ник белмәскә.

Тәрбияче:        Ә син беләсеңме соң,светофорны дөрес куймасаң, юл һәлакәте килеп чыгарга мөмкин бит?

Белмәмеш:        Юк, белмим, башымны катырмагыз әле.

        Юк шул, Белмәмеш, белмәдең, хәзер таныштырам бу билге белән. Бу билге  җәяүлеләр йөрү  өчен. (Слайд 7). Мин хәзер тагын бер билге күрсәтәм. Бу билге машина йөртүчеләр өчен,”Сак  булыгыз балалар” дигән билге. (Слайд 8).  Шул билгене күрүгә шоферлар тизлекләрен киметәләр. Чөнки балалар килеп чыгуы бар. Аңладыгызмы инде? Ә хәзер без сезнең белән бер уен уйнап алыйк әле. Бу уен «Мин күрсәтәм,сез әйтегез.” дип атала. Мин күрсәтәм, сез шуның буенча әйтегез (Слай 9)  Балалар, сезгә бу уен ошадымы? Белмәмеш, син дә хәзер күп беләсең инде, исеңдә калдыр.

Белмәмеш:        Ярар.

Тәрбияче:        Балалар, менә күпме билгеләрне белдек, Белмәмешкә дә өйрәттек.Бездән аерылгачта  онытма!

Белмәмеш:        Рәхмәт сезгә, балалар, сез мине бик күп нәрсәгә  өйрәттегез. Мин икенче болай кыланмам. Уен”Автомобиль һәм чыпчыклар”

Тәрбияче:         Ә хәзер, балалар, Белмәмеш белән кечкенәләр иле белән саубуллаштык, Белмәмешкә уңышлар телик. Ә безгә үз группабызга кайтырга вакыт җитте. Сау бул, Белмәмеш. (Чыгып китәләр).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләрен өйрәтү буенча шөгыль...

" =, # билгеләре, математик табышмак, зурлык"

=, # билгеләре турында белемнәрне ныгыту, язарга күнектерү; арифметик мисал төзергә өйрәтү, аны чишү; +, ˗ билгеләре белән эшләүне дәвам итү. ...

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....

Юл билгеләре иленә сәяхәт.

Балаларга юл билгеләренә танырга, юл йөрү кагыйдәләрен аңларга өйрәтү....

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләре иленә сәяхәт  Тәрбияче: Кояшның шаян нурлары...